Яңача әкият. "Шөпшә белән кырмыска"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Маннанова Алсу Равиловна

Сценарий сказки   "Шөпшә белән кырмыска". Для детей старшей и подготовительной группы.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Яңача әкият

“Шөпшә белән Кырмыска”

Ведущая: 

Яңа әкият карагыз

“Шөпшә белән кырмыска”

Игътибар белән тыңлагыз!

Тамашаны башлыйбыз!

Күбәләкләр чыгып чәчәкләр кырында бииләр.

Шөпшә чыга.

Шөпшә: 

Күбәләк дустым, хәлең ничек?

Күбәләк: 

Әй, рәхәт соң җәй айлары!

Кояш көлә һавада

Кырмыскага өй салырга

Булышабыз без монда!

Шөпшә:

Ашыкмагыз сез юкка!

Җәй бетми әле, тукта!

Хи-хи-хи, ха-ха-ха,

Өй салу ул чепуха!

Шөпшә җыры:

Мин зифа шөпшә кызы

Бөҗәкләрнең асылы

Матурлыкта беренче

Мин һәрвакыт җиңүче!

Болында мин очамын

Чәчәктән чыклар эчәм

Җырларга мин яратам

Менә шундый мин!

Кырмыска:

Исәнмесез! Мин кырмыска!

Хезмәттә без бик оста.

Йорт салабыз, тырышабыз,

Безгә дуслык булыша!

Кырмыска чыгып китә.

Күбәләк кортлары чыгып бииләр.

Күбәләк кортлары:

1.Әйдәгез, кырмыскага булышабыз!

Көз килә! Көз килә!

2.кем эшләми, шул ашамый

Мин беләм шул турыда

Җәй буенча хезмәт итәм

Кышын рәхәт торырга.

Өйгә кадак кагалар, аланга Шөпшә чыга, Күбәләк кортлары тирәсендә әйләнә.

Шөпшә:

Нигә шакыйсыз болай?

Күбәләк кортлары:

  1. Көз җитә бит! Көз җитә!

Булышыр идең безгә!

  1. Без бушка шакымадык!

Тактага кадак кактык!

Шөпшә:

Хи-хи-хи, ха-ха-ха,

Өй салу ул чепуха!

Күбәләк кортлары бурәнә ташыйлар.

Күбәләк кортлары:

3. Әйдәгез, менә шулай, шулай!

4.Әйдәгез, тизрәк, тизрәк!

Шөпшә чыга.

Шөпшә:

Алла! Һаман эшлиләр икән!

Күбәләк кортлары:

3-4. Көз җитә бит! Көз җитә!

Шөпшә: Аның өчен нигә хәзер кайгырырга?

Шөпшә очып китә, Кырмыска чыга.

Кырмыска:

Ай, рәхмәт сезгә дуслар!

Һәрбер эштә, һәр адымда,

Дуслар кирәк! Дуслар кирәк!

Күбәләк кортлары (бергә):

Әйдәгез дуслар, яңа өйгә!

Кырмыска:

Ой, нишләптер салкын булып китте!

Яфраклар бии, салкын кар җәймәсе җәелә.

Шөпшә салкын кар  өстеннән бара.

Шөпшә:

Гел җырлап кына йөрдем,

Гөлдән гөлгә сикердем.

Гөмерләр зая үтә

Мин бит бәхетсез шөпшә!

Ой! Салкын, салкын миңа!

Кырмыска:(ачуланып)

Тыңламадың бит безне!

Булышмадың син безгә!

Шөпшә:

Гафу итегез мине!

Өйгә кертегез мине!

Кырмыска:

Нишлибез соң дусларым?

Күбәләк кортлары:

  1. Гафу итик без аны!
  2. Өйгә кертик без аны!

Шөпшә:

Рәхмәт дуслар!

Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт!

Дустым булганың өчен

Сезгә зур рәхмәт!

Күмәк җыр

  Дуслар.

1.Дус-дус-дус, Мәңгелеккә дус

Күңел түренә Дускаем син уз

2.

Мин-синең дустың, Син-минем дустым

Яхшы һәрвакыт Булганы дусның

Кушымта:

Дуслар кирәк, Дуслар терәк

Дусларымда Батыр йөрәк!

Дуслар кирәк, Дуссыз булмый

Бу дөньяда яшәү бер кемгә!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.

Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....

Кырмыска узенэ дуслар эзли

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...

Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.

В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание....

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....