Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.
статья (младшая группа) по теме

Губеева Наиля Гаптулловна

В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyat_asha_ekologik_trbiya.doc23.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                            Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.

     Яшәгән ди, булган ди Рамил исемле малай. Ул бүләк алырга бик яраткан булган. Бер көнне аның туган көненә Буратино бүләк иткәннәр. Аның белән ул шулчак дуслашкан һәм уртак тел тапкан. Бер ел үткәч, Буратино кайгыра башлаган:

  1. Менә ни өчен син, Рамил, үсәсең, ә мин бәләкәй булып калам; син әнә нинди йомшак, ә мин каты; синең әтиең дә, әниең дә бар, ә мин бер үзем?
  2. Кайгырма, дустым Буратино, мин бит һәрвакыт синең белән. Ул агач дустының күңелен күтәргә уйлаган. Ә әйдә, дустым Буратино, синең әти һәм әниеңне табабыз.

     Алар икәү якындагы паркка юл тотканнар. Рамил кайбер агач исемнәрен белгән, шуңа күрә бер агачка мөрәҗәгать иткән:

  1. Исәнмесез, Имән бабай, сез Буратиноның әти-әнисен күрмәдегезме?
  2. Исәнмесез. Юк, күрмәдем. Аларны белмим дә. Ләкин ул минем ерак туганым.
  3. Ә ни өчен?
  4. Мин – агач, ә Буратино агачтан ясалган уенчык.
  5. Рәхмәт, Имән бабай. Сау бул.
  6. Сау булыгыз.

     Малайлар үз сәяхәтләрен дәвам иткәннәр. Бара торгач, аларның юлында матур каен агачы очраган:

  1. Исәнмесез, Каен апа, бәлкем сез, Буратиноның әти-әнисен күрдегез?
  2. Хәерле көн, малайлар. Юк, малайлар, кызганычка каршы, сезгә ярдәм итә алмыйм. Ләкин шуны белегез: Буратино минем ерак туганым, чөнки мин дә агач.
  3. Рәхмәт, Каен апа. Сау бул.
  4. Сау булыгыз.

     Һәм малайлар үз юлын дәвам иткәннәр. Күпмедер баргач, аларның юлында өрәнге агачы очраган. Буратино үзе сораган:

  1. Исәнмесез, Өрәңге абый, ә сез минем әти-әниемне кая икәнен белмисезме?
  2. Исәнмесез. Бик теләп булышыр идем сезгә, ләкин синең әти-әниеңне белмим. Шуны белеп тор: мин сиңа куянның шулпасының шулпасы.
  3. Рәхмәт Өрәңге абый. Сау бул.
  4. Сау булыгыз.

     Дуслар юлын шулай ук дәвам иткәннәр. Алар башларын иеп, әллә кая киткәннәр. Кинәт кенә чыпчык очып килгән һәм әйткән:

  1. Мин сезгә күптән карап торам һәм сезгә булыша алам. Элек мин әнә тегендә, елганың теге ярында кунак булдым. Анда табигатьнең сокландыргыч матурлыгын күрсәгез иде. Ерак юлга мин үземә ашарга дип орлыклар алдым. Андагы орлыкларны күреп авызым ачылды да, шәһәр орлыкларын мин төшердем. Орлыкларның берсеннән бик матур агач үсте. Агач үскәч аны кистеләр һәм шул агачтан сине Буратиноны ясадылар. Ә әти-әниеңне мин сиңа хәзер күрсәтәм.

     Килеп җиткәч, бик матур күренеш күргәннәр: бер-берсеннән ерак түгел, бер-берсенә карагандай ике чыршы агачы үсеп торган.

     Буратино шул көннән бәхетле булган, шул көннән ул кайгырмаган. Ул иң бәхетле уенчык булган, чөнки ул үзенең әти-әнисен генә түгел, ә үз туганнарын да тапкан. Ә иң мөһиме – ул бик акыллы, тәртипле һәм игелекле малай белән дус булган. Дуслар көн саен паркта ике чыршы янында уйнаганнар.

     Минемчә, мондый әкиятләр бик универсаль, чөнки аларны тиз арада үзгәртергә мөмкин. Икенче кечкенәләр төркемен алсак, без каты – йомшак, зур – бәләкәй, күп һәм әз төшенчәләрен аңлата алабыз. Мәсәлән, Буратино сүзләрен искә төшерик:

  1. Менә ни өчен син, Рамил, үсәсең, ә мин бәләкәй булып калам (үсә – зур, ә үсми - бәләкәй); син әнә нинди йомшак, ә мин каты (балалар үз-үзләрен тиеп карыйлар һәм агачтан ясалган Буратиноны); синең әтиең дә, әниең дә бар, ә мин бер үзем (әз һәм күп төшенчәсен). Зур һәм бәләкәй, әз һәм күп төшенчәләрен, әлбәттә, рәсемнәр карап аңлатабыз һәм аларның капма-каршы икәненә басым ясыйбыз.

     Балалар культура-гигиена күнекмәләренә төшенәләр (исәнләшү, рәхмәт әйтү).

     Экологик тәрбия дә бирә алабыз. Икенче кечкенәләр төркемнәрендә программа буенча балалар 2-3 якындагы агач исемен белергә тиеш (каен, миләш һәм өрәңге). Ә чыршы белән алар инде беренче кечкенәләр төркемендә танышалар. Балалар үскән саен аларга агачлар исемнәрен үзгәртергә мөмкин (һәрбер төркем өчен, әлбәттә, үзенең агач исемнәре өстәлә). Кызганычка каршы, кеше тормышында агачтан ясалган әйберләр бик күп. Шуңа күрә бер кискән агач урынына өч агач утыртырга кирәклеге турында әйтергә кирәк. Кечкенәдән үк табигатьнең кадерен белсеннәр.

     Балалар бакчасыннан чыккан төркемнәргә орлыкның тарала торган бер үзенчәлеге белән таныштырырга була – аларны кошлар да тарата.

     Шулай ук мәктәпкә чыгарылган төркемнәргә фразеологизмнар белән эш итәргә була. Мәсәлән, куян шулпасының шулпасы, балаларга ерак туганнарга әйтәбез дип аңлатыла. Уртак тел табу – бер сүздән яки бер караштан бер-береңне аңлау. Баш ию — кайгырту дигәнне аңлата.

     Зурлар белән әле дуслык, мәхәббәт хисе турында сөйләшергә мөмкин. Балалар чын дуслыкның әһәмияте турында төшенәләр. Әти-әнинең булуы – ул зур байлык икәнен тагын да көчлерәк аңлыйлар.

     Кыскасы, әкият бер яктан тәрбияви йогынты ясаса, икенче яктан – белем бирү өлкәсе дә булып тора.

                                                                                                 Гобәева Наилә,

                                                                                                 104нче балалар бакчасы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

«Халык гореф гадәтләре аша балаларга белем һәм тәрбия бирү»

Халык гореф гадәтләре аша балаларга белем һәм тәрбия бирү...

УМК белем бирү – тәрбия процессында нәтиҗәле куллану

Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Ә телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, бала үз фикерен т...

Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә балаларга экологик тәрбия бирү.

2015 нче һәм 2016 нчы елларда Казан шәһәренең "ТИСБИ" идарә университетында һәм Зур Сәрдек балалар бакчасында семинарда укылды....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культура башлангычы тәрбияләүне халык фольклоры белән берлектә алып бару.

Табигатьнең - һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шу...