УМК белем бирү – тәрбия процессында нәтиҗәле куллану
материал (средняя группа)

Мирзина Эндже Масгутовна

Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Ә телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, бала үз фикерен тулысынча сөйләп бирә  алмый. Дөрес сөйләргә өйрәнмәгән бала  дөрес итеп яза да алмый. Дөрес сөйли алмау баланың рухи халәтенә дә начар тэсир итә, ул кимсенә, боега, җавап бирүдән читләшергә тырыша, ятсына. Биш яшькә җиткән балаларның сөйләү органнары ана телендәге барлык авазларны да әйтергә сәләтле булып җитлегә. Авазларны әйтүдәге кимчелекләрне бетерү балалар бакчасыннан башланырга тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_umk_enzhe_apa_mirzina.docx17.66 КБ

Предварительный просмотр:

 “УМК белем бирү – тәрбия процессында нәтиҗәле куллану”

темасы буенча чыгыш

Тәрбияче: Мирзина Энҗе Масгут кызы

Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык , аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычы булып тора.

Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Ә телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, бала үз фикерен тулысынча сөйләп бирә  алмый. Дөрес сөйләргә өйрәнмәгән бала  дөрес итеп яза да алмый. Дөрес сөйли алмау баланың рухи халәтенә дә начар тэсир итә, ул кимсенә, боега, җавап бирүдән читләшергә тырыша, ятсына. Биш яшькә җиткән балаларның сөйләү органнары ана телендәге барлык авазларны да әйтергә сәләтле булып җитлегә. Авазларны әйтүдәге кимчелекләрне бетерү балалар бакчасыннан башланырга тиеш.

Без даими рәвештә шул юнәлештә эш алып барабыз. Безнең төркемдә барлыгы 24 бала. Безнең максатыбыз һәрбер баланың бәйләнешле, монологлы сөйләмгә өйрәтү. Моның өчен УМК киң кулланыла, ягъни, без ана телендә мультфильмнар карыйбыз, хикәяләр, әкиятләр укыйбыз һәм балалар белән бергә эчтәлеген сөйләп карыйбыз,сюжетлы-рольле, хәрәкәтле һәм түгәрәк  уеннар уйныйбыз. Җырлар өйрәнәбез, шигырьләр ятлыйбыз. Картиналар буенча хикәяләр төзергә өйрәнәбез. Сәнгатьле сөйләм, кычкырып уку, хикәя төзеп сөйләу кебек эшләрне башкарганда  авазларны дөрес әйтү беренче урынга куела.

“Туган телдә сөйләшәбез” (3-4 яшь) исемле методик әсбабе, белгәнебезчә, Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редакциясендә чыккан “Туганнан алып мәктәпкә кадәр. Мәктәпкәчә мәгарифнең якынча төп белем бирү программасы” нигезендә төзелгән. Әлеге методик әсбап балалар сөйләмендә сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыруны бурыч итеп куя. Үстерелешле белем бирү мәсьәләләре балаларның төрле төр эшчәнлеген интеграцияләү белән тыгыз бәйләнештә тора.

Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә, белем бирүнең торле алымнары, чараларын кулланабыз. 4 яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек күпчелек уен характерында бара. Шундый формаларның берсе, әлбәттә, бармак уеннары уйнау. Чөнки бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Балалар белән эшләү дәверендә төрле предметлар тотып биюләр, уеннар киң кулланыла. Физиологлар, психологлар үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала.

“Туган телдә сөйләшәбез” (4-5 яшь)исемле методик әсбапта эшчәнлек конспектлары бик уңайлы бирелгән. Анда үстерелешле өйрәтү, өйрәтү барышында тәрбияләү, фәннилек, эзлеклелек һәм системалылык, аңлаешлылык, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, гуманлылык, күрсәтмәлелек төп педагогик принципларга таянып эшләнгән. Белем бирү процессы бала шәхесен ихтирам итүгә һәм психологик якланганлык хисләре булдыруга юнәлдерелгән. Өйрәтү нәтиҗәсендә балалар белемнәр һәм күнекмәләр генә үзләштереп калмыйча, тоемлау, кабул итү, хәтер, игътибар, сөйләм, фикерләү белән бәйләнешле булган барлык танып белү процессларын да, ихтияр һәм эмоөияләр үсеше өчен дә шартлар тудырылып, бала шәхесенең тулысынча үсеше алып барыла.

Балалар белән эшләү барышында сүзлек эше зур урын алып тора, чөнки сүзлек эше бәйләнешле сөйләмнең нигезе ул. Балалар белән предметларны, аларның төп билгеләрен, сыйфатларын, алар белән эш-хәрәкәтләрне атап, сүзлек запасын баетабыз. Балаларга сүзне әйтү үрнәген биреп, аны һәр бала белән күп тапкырлар кабатлап, сүзлеккә төгәллек кертәбез. Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә диалог һәм монологлы сөйләмне үстерүгә басым ясыйбыз. Диалоглы сөйләмне үстерүдә сорау-җавап формасы еш кулланыла. Аннан соң балаларның сорау бирүен, бер-берсенә мөрәҗәгать итүләрен дә тормышка ашырабыз. Балаларның кечкенә хикәяләрне мөстәкыйль төзи белүләре монологлы сөйләм барлыкка килүдә мөһим күрсәткеч булып тора, шуңа күрә рәсем-картиналар буенча хикәяләр төзүне еш кулланабыз.

Балаларны предметларның кулланылышын, функциональ билгеләрен аера белергә өйрәтәбез. Алар капма-каршы мәгънәле сүзләрне сайлый башлыйлар, предметларны һәм күренешләрне чагыштыралар, гомумиләштерүче сүзләр кулланалар. Баланың шул рәвешле сөйләа активлыгы арта. Сүз байлыгы җитәрлек балалар сүзләрне төрле грамматик формада һәм бәйләнешләрдә күрсәтәләр, үзләренең фикерләрен катлаулы җәмләләр белән белдерәләр, төрле тасвирламалар һәм сюжетлы хикәяләр төзергә өйрәнәләр.

Белгәнебезчә, бала ана телендә камил сөйләшсен өчен гаиләдә дә эшне дәвам итәргә кирәк. Шуңа күрә без әти-әниләр белән бергәләп эш алып барырга омтылабыз. УМК составына кергән мультфильмнарны өйдә карарга биреп җибәрәбез. Балалар бакчасында өйрәнгән шигырьләрне ныгыту өчен өйгә алырга тәкъдим итәбез. Чөнки бергәләп эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип ышанам.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.

В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание....

Тәрбия процессында татар халык педагогикасын куллану.

Аңлатма язуы.Халык педагогика - ул тормышта тәрбия процессында сыналган буыннан буынга күчеп килгән , камилләшкән тәглимат....

«Халык гореф гадәтләре аша балаларга белем һәм тәрбия бирү»

Халык гореф гадәтләре аша балаларга белем һәм тәрбия бирү...