Тәрбия процессында татар халык педагогикасын куллану.
статья (средняя группа) на тему

Шафигуллина Файма Мухаматовна

Аңлатма язуы.

Халык педагогика - ул тормышта тәрбия процессында сыналган буыннан буынга күчеп килгән , камилләшкән тәглимат.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тәрбия процессында татар халык педагогикасын куллану”











^ Аңлатма язуы.

Халык педагогикасы – ул тормышта, тәрбия процессында сыналган, буыннан буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту- тәрбия турындагы тәгълимат. Анда халыкның даими кулланган тәрбия алымнары, чаралары, ысуллары, тәрбияви карашлары, идеалы, максатлары- барысы бергә туплана.

Халык педагогикасының өйрәнү предметы булып, балага тәэсир итү алымнары, чаралары, тәрбия эшенең максаты, чыганагы , эчтәлеге, закончалыклары җыелмасы тора.

Милли педагогика яшь буынны тәрбияләү җыелмасына түбәндәгеләрне кертә: ана телен, халык авыз иҗаты әсәрләрен, милләтнең тарихын, динен, һөнәр кәсебен, тәрбия максатын, идеалларын, тәрбия чараларын, ысул, алымнарын, уеннарын, гомумән, халыкның матди һәм рухи мәдәниятен,

рухи һәм матди мәдәниятен белми торып, халкыбызның дөнья халыклары арасында тоткан урынын билгеләп булмый, шөһрәт казанган галимнәрен, артистларын, спортчыларын, милләт зыялыларын белми торып, милләт белән горурланып булмый.

Яшь буын гомумкешелек кыйммәтләргә таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнгать технологияләренә яраклы итеп тәрбияләнергә тиеш. Бу бурычларны фәкать халыкның педагогикасын тәрбия процеессы нигезенә куеп, киң файдаланып кына хәл итәргә була.

Тәкъдим ителә торган программа милли  тәрбия бирүнең эчтәлеген үз эченә ала. Тәрбия эчтәлеге, хәзерге чордагы дөньякүләм һәм халыкара интеграция процессларын, илдәге иҗтимагый- икътисади шартларны исәпкә алып, шәхеснең һәрьяклы үсешен тәэмин итү максатын күз алдында тота. Бу максат түбәндәге иң әһәмиятле тәрбия бурычларын хәл итү аша тормышка ашырыла:


  • татар халкының милләт буларак яшәешен, рухи чисталыгын саклау һәм үстерү, дәүләтчелеген һәм бердәмлеген, башка дәүләтләр белән бәйләнешләрен ныгыту буенча яшь буынга юнәлеш бирү;

  • татар халкының теле, тарихы, мәдәнияте, милли традицияләрен  формалаштыру;

  • балаларның гомумкешелек кыйммәтләрен тануларына ирешү, аларда гомумкешелек һәм татар милләтенең уңай сыйфатларын тәрбияләү.


Тәрбия эчтәлеге элек гамәлдә булган тәрбия (хезмәт, эстетик, физик, экологик, патриотик һ.б.) юнәлешләрен тәкъдим ителгән программа үз эченә ала.

Программаны тормышка ашыру өчен, тәрбиячедән тыш,  укытучыларның да иҗади эшләве таләп ителә. Татар теле һәм  музыка,  рәсем дәресләрендә программаның аерым өлешләре тормышка ашырыла. Бу уңайдан тәрбияче белән  укытучыларның тыгыз бәйләнештә булуы, мәктәпкәчә тәрбия эшчәнлеген координацияләве сорала.


Халык педагогикасында әхлак- патриотик тәрбия.


Халык педагогикасында әхлак тәрбиясе.


Татар халык педагогикасында физик тәрбия.


Экологик тәрбия.


Зәвык (эстетик) тәрбия.


Гореф- гадәтләрнең, йолалаларның, бәйрәмнәрнең урыны.


Хезмәт тәрбиясе.


Гаилә тәрбиясе.



Тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән эш.


Гаиләдә үзара уңай мөнәсәбәт урнаштыру.



Эшнең төп максаты- шәхесне гармонияле үстерүгә юнәлтелгән яңа педагогик технологияләр эзләү.


^ Проблема һәм бурычлар.

Халык педагогикасына һәм милли гореф-гадәтләргә таянып, иҗади фикерләүче, югары әхлакый кыйммәтләргә ориентлашкан, җәмгыятьне үстерүдә катнаша алырлык, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү


^ Программаның эчтәлеге.

1. Кешелек җәмгыятенең мораль нигезләре булган гомумкешелек кыйммәтләре, аларның төрләре.

Тормыш кыйммәте.

Кеше һәм аның тормышы турында төшенчә. Кеше тормышына мөнәсәбәт. Әти-әниләрнең үз балаларына, аларның тормышына мөнәсәбе.

^ Сәламәтлек кыйммәте.

Аның әһәмияте, бүгенге хәле. сәламәт яшәү күнекмәләре формалаштыру. Халык педагогикасында сәламәт яшәү турында өйрәтүләр.


^ Гаилә кыйммәте.

Гаиләнең асылы, төрләре һәм вазифалары. Татар гаиләсенең үзенчәлекләре. Гаиләдә бала тәрбияләү технологияләре. Кешелеклелек мөнәсәбәтләре. Баланың иҗади үсешенә игътибар. Әти- әни үрнәге. Халык педагогикасында гаилә тәрбиясе. Әти-әниләрнең мәктәпкәчә тәрбия белән бәйләнеше.

^ Милли кыйммәтләр.

Милли кыйммәтләрнең асылы һәм төрләре. Әдәби әсәрләр, музыка, сынлы сәнгать, туклану, киенү, йорт-җир һ.б. Милләтне барлыкка китергән халык, туган җир, табигый байлыклар, күренекле шәхесләр, туган тел, тарих, милли традицияләр. Эстетик тәрбия бирүдә милли кыйммәтләрне файдалану.

^Бәйсезлек кыйммәте.

Бәйсезлек- бу күренешнең җир йөзендәге чагылышы. Шәхси бәйсезлек, аның кеше тормышында әһәмияте. Татар халкының яшәеше- бәйсезлек өчен көрәш тарихы.

^ Белем кыйммәте.

Кешелек тарихында белем кыйммәтенең барлыкка килүе. Татар халкында белем-тәрбия бирү. Мәгарифтә дөньякүләм бара торган үзгәрешләр. Заманча укыту технологияләре.Балаларда уку хезмәтен формалаштыру.

^ Талант һәм сәләт кыйммәте.

Сәләт һәм талант төшенчәләренең асылы. Балаларның сәләтен ачыклау. Сәләтнең шәхес эшчәнлеге һәм танып-белү процесслары белән бәйләнеше. Һөнәр сайлауга хәзерлек. Татар халкында һөнәрчелек һәм һөнәр сайлау тәрбиясе.

^ Милләтара һәм халыкара бәйләнешләр кыйммәте.

Халыкара һәм милләтара татулык, аның хәзерге чордагы хәле. Бүгенге шартларда халыкара һәм милләтара татулык тәрбияләү үзенчәлекләре. Чит телләрне өйрәнүнең әһәмияте. Милләтләр һәм төрле дин тотучылар арасында татулык.


^ 2. Җәмгыятьтә мөнәсәбәт нормалары буларак гомумкешелек сыйфатлары, аларның төрләре, укучыларда формалаштыру юллары.

Әхлак тәрбиясенең асылы.

Намуслылык.

Аның асылы, үзенчәлекләре, балаларда формалаштыру алымнары.  Намуслылык.

Кайгыртучанлык.

Кайгыртучанлык төшенчәсенең асылы. Күренекле мәгърифәтчеләр иҗатында кайгыртучанлык. Балаларның кайгыртучанлык сыйфатына мөнәсәбәтен өйрәнү.

Кешелеклелек.

Кешелеклелек сыйфатының асылы. Балаларда кешелеклелек сыйфатларын формалаштыру шартлары. .


^ Хезмәт ярату.

Хезмәт һәм хезмәт ярату төшенчәсенең мәгънәсе. Хезмәт тәрбиясе һәм аның хәзерге чордагы үзнечәлекләре.  Иҗтимагый файдалы хезмәт. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм йорт хезмәте.

Үз бурычларыңа җаваплы караш.

Ата-ананың бер-берсенә бәйле вазифалары. Ата-ананың балалары алдындагы вазифалары. Кан-кардәшләрнең, туган- тумачаларның бер-берсенә бәйле вазифалары.

Милләтпәрвәрлек.

Ватан һәм туган ил төшенчәләренең асылы. Балаларны туган якның үзенчәлекләре белән таныштыру.  Туган илне ярату хисләре формалаштыру. Туган як табигатен саклау һәм яңарту.


^ 3. Милләт буларак яшәүнең төп шарты булган милли үзаң формалаштыру.

Милләт төшенчәсенең асылы, татар милләте һәм аның үзенчәлекләре.

Бәйсезлеккә, мәгърифәткә омтылу. Моң ярату. Татар халык педагогикасында үзенчәлекле хезмәт һәм һөнәрчелек төрләре.

^ Милли үзаң, миллият тойгысы һәи милли горурлык хисе формалаштыру.

Милли шәхеснең билгеләре, милли үзаң һәм аның состав өлешләре. Үзеңне милләт вәкиле итеп тану. Миллият тойгысы һәм милли горурлык хисе. Татар халкының күренекле шәхесләре. Балаларны татар халкының күренекле шәхесләре белән таныштыру алымнары, аларны нәтиҗәле куллану.

^ Туган телне белү.

Милләт өчен туган телнең әһәмияте. Бакчадататар телен өйрәнү - тәрбия процессында куллану. Туган телнең дәрәҗәсен күтәрү шартлары.

^ Милли мәдәният.

Милли культура һәм милли мәдәниятнең асылы. Рухи һәм матди мәдәният. Иҗатлары кабаттан кайтарылган шәхесләр. Балаларны мәдәни мирас белән таныштыру, кызыксыну уяту.

^ Милли традицияләр.

Милли традицияләрнең асылы һәм төрләре. Ел фасылларына бәйле элекке бәйрәмнәр һәм йолалар. Татар халкының яңа бәйрәмнәре. Зур эшләрне күмәкләп башкару йолалары. Бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләрне балаларрга тәрбия бирүдә файдалану. Бакча сабантуйлары, Көзге бал, Сөмбелә бәйрәме һ.б. Элекке хәрәкәтле уеннар һәм аларның әһәмияте.


Үз милләтеңнең тарихы.

Татар халкының тарихы. Татарларның хәзерге чорда таралышы. Киләчәк буынга үз тарихың турында мәгълүмат бирү юллары. Музейлар белән бәйләнеш.






^ 4. Милли үзенчәлекләрне саклау шарты буларак, үз милләтеңнең уңай сыйфатларын үзләштерү.

Җыр-музыка ярату.

Җыр, музыка тарихы, жанрлары. Музыка уен кораллары. Татар халкының күренекле композиторлары һәм җырчылыры. Музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Өлкәннәрне хөрмәтләү.

Өлкәннәрне хөрмәтләү-татарларда борынгы чордан бүгенге көнгә кадәр сакланган күркәм сыйфатларның берсе. Гаиләдә, авылда, күршеләр арасында өлкәннәргә хөрмәт традицияләре. Өлкәннәр киңәше һәм тәҗрибәсе. Өлкәннәр көне һәм аларга карата кайгыртучанлык күрсәтү.

Кунакчыллык.

Аның үзенчәлекләре, чагылышы, камилләшүе. Ул үзара мөнәсәбәтләрне, милләтара дуслыкны җайга салу чарасы. Балаларда бу сыйфатны формалаштыру

^ Чисталык ярату.

Чисталык-сәламәтлекнең нигезе. Татар халкында торак, кием, ашау-эчү, тән гигиенасы. Сәламәт яшәүрәвешен гамәлгә кертү һәм балаларга өйрәтү .




^ Татар халык педагогикасында әхлак- патриотик ( Туган илгә, халыкка, телебезгә мәхәббәт) тәрбия.



Үткәрү вакыты


Максаты


Формасы


1


Мәкаль-күңел көзгесе


сентябрь


Туган ил, туган тел турында халык авыз иҗатын өйрәнү; халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан танышу, әхлакый-эстетик тәрбия бирү.


Бәйге


2


Татарстан-туган җирем!



-көн яңалыклары


Әңгәмә.


3


Милли символларыбыз


ноябрь


Милли символларыбызның җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтү; милли горурлык хисе тәрбияләү


Рәсемнәр ясау


4


Татар телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем


февраль


Туган телебезнең матурлыгына соклану хисләре уяту, горурлык хисе тәрбияләү.


-музыкаль кичә


5


Музейга кунакка.


декабрь


Туган як тарихын өйрәнү, милли горурлык хисләре тәрбияләү.


Экскурсия

Ата –аналар белән                            


6


Үткән тарихыбыз


февраль


милли хис тәрбияләү.


Рәсемнәр карау


7


Туган җирем, рәхмәт сиңа!


март


Туган җирне, туганнарны ихтирам итү хисе, милли горурлык хисе формалаштыру.


Әңгәмә - дәрес


8


Чәчәк ат, Татарстаным!


апрель


Туган ил язмышы турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү; тел байлыгын үстерү.


Шаяннаркичәсе


9


Казанның тарихи урыннары


май


Милләтебезнең үткәне, тарихы белән кызыксыну уяту; мәдәниятле, һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү.


Экскурсия ата-аналар белән


10


Танылган  кешеләр


март


Казанда туган танылган кешеләрнең тормышы


Фото-рәсемнәр ярдәмендә аңлатмалар


11


Батыр иле өчен үләр


май


Сугыш ветераннары үрнәгендә батыр, кыю, Туган илеңә, үз халкыңа тугры шәхес формалаштыру.


“Түгәрәк” өстәл янында сөйләшү.


12


Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.


Апрель


Туган тел язмышына игътибарлылык тәрбияләү; халкыбызның тел байлыгы турында тулы мәгълүмат бирү.


Әңгәмә


13


Алар Ватан өчен көрәштеләр


май


Бөек Ватан сугышында катнашучыларга , тылда хезмәт итүчеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; сугыш кырында ятып калган якташларыбызны искә алу.


Батырлык кичәсе





^ Халык педагогикасында әхлак тәрбиясе




Үткәрү вакыты


Максаты


Формасы


1


Матур сыйфатлар


сентябрь


Кешелекле, мәрхәмәтле шәхес тәрбияләү


Әңгәмә





2


Игелекле эшләр.


октябрь


Балаларның бердәм, дус, тату булулары әхлак сыйфатлары тәрбияләү,.


Кисеп ябыштыру.”Матур шарлар”-кечкенәләргә бүләк


3


Әдәплелек иленә сәяхәт


ноябрь


Халкыбызның әхлак кагыйдәләре һәм нормалары белән таныштыру; әхлакый- эстетик тәрбия бирү.


Танып белү-дәрес


5


Шәфкатьлелек


ноябрь


Шәфкатьле, киң күңелле, эчкерсез шәхес тәрбияләү (Картлар һәмолылар “Өлкәннәр көне” белән тәбрикләү һ.б.)


Иң кадерлеләрем” кичәдә катнашу


7


«Үзем кебек күлмәгемдә бик матур”


декабрь


Әхлакый тәрбия бирү; балаларның үз-үзләрен дөрес тотуларына ирешү.


Иртәге сәгатъ Дидактик уеннар.


8 Бүләккә-курчагым



январь


Изге күңелле шәхес тәрбияләү


Кичке сәгатъ .Сюжетлы уеннар.


9


Әдәп төбе-матур гадәт


февраль


Милләтебезнең күркәм гадәтләрен көндәлек тормышта кулланырга өйрәтү; әдәплелек, инсафлылык тәрбияләү.


Кичке сәгатъ. Сюжетлы уеннар


10


Хөрмәтле бабаем


май


Әхлак сыйфатларына ия булу сәләтен үстерү; батырлык, кыюлык, кылган гамәлләр өчен җаваплылык хисе тәрбияләү


Очрашу кичәсе


!











^ Татар халык педагогикасында физик тәрбия



Үткәрү вакыты


Максаты


Формасы


1


Сәламәт яшәү рәвеше


сентябрь


Үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре булдыру; спорт белән шөгыльләнү теләге тудыру.


Физкультура дәресе


2


Саф һава- тәнгә дәва


октябрь


Сәламәт яшәү күнекмәләре булдыру


Әңгәмә


3


Эш беткәч, уйнарга ярый


ноябрь


Тырышлык, өлгерлек сыйфатлары тәрбияләү; җитезлекне арттыру


Татар халкының хәрәкәтле уеннары кичәсе


4


Әти, әни һәм мин- сәламәт гаилә


март


Ныклы характер, бердәмлеккә омтылу хисе; сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру.


Кичке сәгаттә бердәм очрашу


5


Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.


ноябрь


Сәламәтлекне ныгыту, көч, җитезлек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү


Әңгәмә

6

Уйный- уйный үсәбез

Декабрь

Җитезлек тәрбияләү

Гимнастика. Хәрәкәтле уеннар


7


Саулык- зур байлык


Январь


Тормышка оптимистик караш тәрбияләү; максатка омтылучанлык, кыюлык, ныклык, тәвәкәллек  формалаштыру.


Физкультура дәресе


8


Исәнлеккә- саулыкка, тазалыкка- байлыкка.


Февраль


Балаларның сәламәтлеген ныгыту, .


Сәламәтлек сәгате


9


Сәламәт булыйм дисәң


март


Рухи чистарынуның асылын ачу; ихтыяр, активлык, тиз ориетлашу, чыдамлылык тәрбияләү.


Әңгәмә


10


Сәләмәт тәндә-сәләмәт-акыл


апрель


сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау


Ата- аналар белән түгәрәк өстәл


11  

Яшь- ярышчылар


май


тизлек ,җитезлек тәрбияләү


физкультура дәресе


12


Сәламәтлек көне


май


активлык, тиз ориентлашу, чыдамлылык тәрбияләү.


Табигатькә экскурсияләр, спорт уеннары.




^ Татар халык педагогикасында экологик тәрбия


Төркемдә


Үткәрү вакыты


Максаты


Формасы


1


Хәзерге заманда табигать


сентябрь


Табигатькә сак караш тәрбияләү


кичә


2


Кеше һәм чишмәләр


сентябрь


Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як турындагы белемнәрне тирәнәйтү


Рәсемнәр карау, аңлатма


3


Татарстан табигате


октябрь


Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як турындагы белемнәрне тирәнәйтү


Бәйге


4


Гөлләрдән күчкән шатлык


Уку елы дәвамында


Экологик тәрбия бирү


Бүлмә гөлләре үстерү


5


Кеше һәм табигать


ноябрь


Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як турындагы белемнәрне тирәнәйтү

 

Танып белү                                                                                                                                        

 
6


Экология һәм сәламәтлек (Халык-педагогикасында )


декабрь


Экологик тәрбия бирү


Сәләмәтлек дәресе



Төбәгемнең “Кызыл китабы”


январь


Экологик тәрбия бирү; әйләнә-тирә турында мәгълүмат җиткерү


Аңлатма


7


Кошлар –безнең дусларыбыз


февраль


“Кошлар көне”ндә катнашу; табигатькә сак караш тәрбияләү


Кичә


8


Табигатьне саклау турында халкыбыз кисәтүләре


март


Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як турындагы белемнәрне тирәнәйтү


Танып белү


9


Экология атналыгы



Экологик тәрбия бирү; әйләнә-тирә турында мәгълүмат җиткерү


Атналыкта катнашу


10


Туган ягым – яшел бишек.


Апрель


Экологик тәрбия бирү; әйләнә-тирә турында мәгълүмат җиткерү


Сыерчык оялары ,ата- аналар


11


Чисталык айлыгы


Апрель-май


Бакча территориясен яшелләндерү һәм аны җыештыруда катнашу;


Олылар белән берлектә














^ Татар халык педагогикасында акыл тәрбиясе


Төркемдә


Үткәрү вакыты


Максаты


Формасы


1


Белем бәйрәме


сентябрь


Белемнең кеше тормышында тоткан әһәмиятен аңлату

Кичә


2


Күп укыган күп белер


октябрь


Сөйләм әдәбе тәрбияләү; әйләнә- тирә дөнья белән дөрес мөнәсәбәт урнаштыру күнекмәсе формалаштыру


Китаплар б-н таныштыруны дәвам итү


3


Китап-белем чишмәсе


ноябрь


Шәхес үсеше өчен мөмкинлекләрдән тулысынча файдалану; мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәтү.


Китапханәгә экскурсия


4


Кем тапкыр һәм зирәк?


декабрь


Уйлау сәләтен активлаштыру; тапкырлык, зирәклек сыйфатлары тәрбияләү.


Зиһен сынаш уеннары


5


Тату- милләт


январь


Милләтебезнең тырыш, эзләнүчән, мәгърифәтле халык булуын исбатлау; гыйлемгә, камиллеккә омтылыш тәрбияләү.


Иҗади проект


6


Татар язучылары


февраль


Бөек шәхесләр белән таныштыру;


Журналлар карау


7


Татар халкының күренекле шагыйре


март


Һәрьяктан белемле, мәдәниятле шәхес тәрбияләү; атаклы мәгърифәтчеләрнең хезмәте белән кызыксыну тудыру.


Г. Тукай кичәсе


8


Акылның кадере әдәп белән, куәтнең кадере сәләт белән


апрель


Шәхес үсеше өчен уңай шартлар тудыру; аның үзенә генә хас сыйфатларын үстерү, акыл тәрбиясе бирү.


Әңгәмә


9


Белем- бәхет ачкычы.


Ел дәверендә


Һәр балага, акыл тәрбиясе бирү


Аралашу


10


Зиһен сынау бәйгеләре


Ел дәвамында


Укучыларның фән атналыкларында, олимпиадаларда, төрле конкурс- бәйгеләрдә катнашуларына ирешү; һәрьяктан белемле, мәдәниятле шәхес тәрбияләү


бәйгеләрдә катнашу.


11


Мәкаль- әйтемнәрдә, табышмакларда халык зирәклегенең чагылышы


май


Шәхес үсеше өчен уңай шартлар тудыру; аның үзенә генә хас сыйфатларын үстерү, акыл тәрбиясе бирү.


Зиһен сынаш уеннары


12


Тизәйткечләр


май


Бер-береңне хөрмәт һәм ихтирам итү хисе тәрбияләү; тел байлыгын, зиһенне үстерү


Бәйге




^ Татар халык педагогикасында зәвык ( эстетик) тәрбия


Т/с


Сыйныфтан тыш чара


Үткәрү вакыты


Максаты


Формасы


1


Киемеңә карап каршы алалар...


сентябрь


Укучыларны милли традицияләр белән таныштыру, эстетик ихтыяҗларны канәгатьләндерү


Сыйныф сәгате


2


Такмазалар әйтешү


октябрь


Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан танышу; әхлакый, эстетик тәрбия бирү.


Бәйге


3


Көзге бал


октябрь


Бәйрәм кичәсе өчен концерт номерлары әзерләү, эстетик зәвык тәрбияләү


Кичә


4


Татар рәссамнары


ноябрь


Танылган рәссамнарыбызның иҗаты белән таныштыру; рәсем сәнгатенең бай тарихы белән кызыксыну хисе тәрбияләү


Телдән журнал


5


Татар эстрадасы йолдызлары


декабрь


Сәнгать әһелләре тормышы һәм язмышы белән таныштыру; эстетик тәрбия бирү.


Телдән журнал


6


Кышкы нардуган.

Яңа ел бәйрәме


декабрь


Бәйрәм кичәсе өчен концерт номерлары әзерләү, стена газетасы чыгару, эстетик зәвык тәрбияләү


Кичә


7


Кыш бабай остаханәсендә


декабрь


Боздан фигуралар ясау, эстетик зәвык тәрбияләү


Бәйге


6


Халкым моңы


январь


Халкыбызның тарихын, гореф- гадәтләрен , тормыш- көнкүрешен, рухи тормышын бәян итү; рухлану, матурлыкка соклану кебек сыйфатлар тәрбияләү.


Ретро концерты


7


Татар егете- ил бөркете


февраль


Укучыларны милли традицияләр белән таныштыру


Бәйге


8


Татар гүзәле


март


Яшьләрдә күркәм холык- фигыль тәрбияләү; укучының шәхси сәләтен, иҗади мөмкинлеген ачу.


Бәйге


9


Театраль очрашулар


март


Театр сәнгате белән кызыксыну хисе уяту; уңай хисләр тудыру, укучыларга рухи азык бирү.


Театрга сәяхәт


10


Без Тукайлы халык


апрель


Туган телебез белән горурлану хисләре тәрбияләү; эстетик тәрбия бирү.


Әдәби- музыкаль кичәдә катнашу.


11


Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс!


май


Милли батырларыбызны ихтирам итү хисе тәрбияләү; чынбарлыкны танып белергә өйрәтү, эстетик тәрбия бирү


Әдәби- музыкаль кичәдә катнашу


12


Милли киемнәр тарихы


май


Татар халкының милли киемнәре турында аңлатма бирү


Сыйныф сәгате



^ Татар халык педагогикасында гореф- гадәтләрнең, йолаларның, бәйрәмнәрнең урыны ( иҗади- сәнгать эшчәнлеге)


Т/с


Сыйныфтан тыш чара


Үткәрү вакыты


Максаты


Формасы


1


Милли йолалар.

Татар

халкының яшәеш дәверендә ныгыган, урнашкан гореф- гадәтләре, йолалары;

Хезмәт бәйрәмнәре;

Ял итү бәйрәмнәре.


Уку елы дәвамында


Милләтебезнең йолаларын өйрәнү, милли үзаң тәрбияләү.


Йолалар архивы


2


Милли ризыкларыбыз


сентябрь


Милли ризыкларыбызның табын түрендә булуын исбатлау; ризыкка, азык- төлеккә сакчыл караш булдыру.


Практикум- кичә


3


Сөмбеләне кем белә?


октябрь


Милләтебезнең йолаларын өйрәнү, милли үзаң тәрбияләү.


Викторина


4


Нәүрүз


март


Халкыбызның буыннардан килгән милли –йола гадәтләренең сакланышы һәм яшәеше өчен җаваплылык хисе тәрбияләү


Милли бәйрәмдә катнашу


5


Сабантуй


май


Милләтебезнең йолаларын өйрәнү, милли үзаң тәрбияләү.


Милли бәйрәм




^ Халык педагогикасында хезмәт тәрбиясе


Т/с


Сыйныфтан тыш чара


Үткәрү вакыты


Максаты


Формасы


1


Гади хезмәт кешесенә хөрмәт


сентябрь


Хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү; тырыш, хезмәт сөючән булырга өндәү


Сыйныф сәгате


2


Минем гаиләмнең шөгыле


ноябрь


Укучыларны һәркөнне файдалы эшкә тарту; кылган гамәлләр өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.


Иҗади отчет


3


Үзең тапкан мал кадерле вә бәрәкәтле


декабрь


Матди байлыкларга һәм хезмәткә хөрмәт тәрбияләү


Эшлекле уен


4


Агач- җимеше белән, кеше- хезмәте белән.


январь


Халкыбызының хезмәткә мөнәсәбәте турында сөйләү; хезмәт һәм акыл тәрбиясе бирү


Сыйныф сәгате


5


Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс !


февраль


Тормышта үз алдыңа максат куеп яшәргә өйрәтү; һөнәри юнәлеш бирү.


Әти-әниләрнең эш урыннарына экскурсияләр


6


Татар халкының кәсепчелеге


март


Милләтнең төп кәсебен саклау, аны алга таба камилләштерү; яшь буынны милләт эшен, аның яшәешен дәвам итәрлек итәрлек тәрбияләү


Тарихи эзләнүләр


7


Нәселемдә кәсепчелек


Апрель

май


Халкыбызның кәсепчелеген саклауга өндәү


Иҗади отчет




^ Татар халык педагогикасында гаилә тәрбиясе


Т/с


Сыйныфтан тыш чара


Үткәрү вакыты


Максаты


Формасы


1


Гаиләм портреты


сентябрь


Игелекле, миһербанлы, тәүфиклы бала тәрбияләү; балада үз гаиләсе өчен горурлык хисләре тудыру.


Фотокүргәзмә


2


Фамилиям тарихы


Уку елы дәвамында


Нәселнең тарихи тамыры белән танышу; әхлакый, эстетик тәрбия бирү


Проект яклау


3


Гаилә иҗаты


февраль


Гаиләнең иң яхшы традицияләрен саклау һәм үстерү омтылышы тәрбияләү; уртак эшчәнлек, хезмәттәшлек хисе формалаштыру


Аукцион


4


Гаилә бенефисы


март


Гаиләне берләштерү; өлкәннәр һәм балалар арасында ихтирамлы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру


Очрашу кичәсе

(8 март-халыкара хатын-кызлар көне)


5


Нәселем шәҗәрәсе


март


Нәселнең тамырын тирәнтен өйрәнү; туганлык хисе тәрбияләү.


Иҗади проект


6


Гаиләм гадәтләре


апрель


Гаиләдә һәркемне ихтирам итү, бер-береңә игътибарлы булу хисе тәрбияләү


“ Түгәрәк өстәл” янында сөйләшү


7


Минем гаиләм


май


Рәсемнәр конкурсы


Бәйге


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

УМК белем бирү – тәрбия процессында нәтиҗәле куллану

Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Ә телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, бала үз фикерен т...

Балалар бакчасында - татар халык педагогикасы куллану.

Балалар бакчасында  - татар халык педагогикасы куллану.“Бай булмасаң -  бай булма, тик белемгә сай булма”Татар халык мәкале. Милләтебезнең,  халык пелагогикасының, күп ...

Тәрбия эшендә халык педагогикасын куллану

Максат: 1)Балаларда яхшы  һәм начар сыйфатлар турында күзаллаулар булдыру; начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәтү.2) Уңай эмоциональ халәт булдыру; яхшылык башкару  теләге уяту, яхшы...