Балалар бакчасында - татар халык педагогикасы куллану.
материал

Балалар бакчасында  - татар халык педагогикасы куллану.

“Бай булмасаң -  бай булма, тик белемгә сай булма”

Татар халык мәкале.

 Милләтебезнең,  халык пелагогикасының, күп гасырлык гыйбрәтле тарихы бар.  Анын тамырлары ким дигәндә Болгар заманнарына барып тоташа.

Ата-бабаларыбыз күп гасырлар дәвамында инсафлылық, кешелелек, гадилек һәм башка  әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаганнар. Милли аң, танып-белү яшәеш кебек төшенчәләрне хасил иткәннәр.

 Халык педагогикасында тәрбия факторлары - хезмәт, табигать, көн-куреш традицияләре, дин, туган тел. Методлары - ышандыру, үрнәк күрсәтү, боеру, аңлату, күнегүләр ясау, теләк белдерү, үтенү, киңәш бирү, бүләк бирү, хуплау, үпкә белдерү.

Халык педагогикасында өйрәтү һәм тәрбия чаралары түбәндәгеләр: күңел юату, санамышлар куллану, җирәбә салу, тел көрмәвечләр, тизәйткечләр, әкиятләр сөйләү, үен жырлары башкару һәм башкалар.  Әдәпле, әхлаклы, камил кеше тәрбияләү татар - халык педагогикасында төп мәсьәлә булып тора.

    Татар халык педагогикасында тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләре аеруча әһәмияткә ия. Халкыбызныж иң әһәмиятле  беренчел педагогик әсәре – бишек җырлары. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары ягыннан бишек җырлары тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырырләк түгел. Халкыбызның бишек җырлары борын заманнардан ук барлыкка килгән,  күп төрле бизәкләрдән генә торган моңлы, аһәңле үзе бер дөнья булып тора. Аларны халык үзе уйлап тапкан, буыннан-буынга күчеп, алар безгә килеп җиткәннәр. Без дә, балалар белән бишек җырларын өйрәнәбез, аларны үзебезнең бәйрәм чараларында, эшчәнлектә кулланабыз. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да халкыбызның бишек җырларына олы мәхәббәт һәм тирән хөрмәт белән караган.

  Бишек җырларыннан тыш эһәмияткә ия  булган  тагын бер юнәлеш ул - әкиятләр. Әкиятләр кешенең гүзәллеген, аның хыялларын чагылдыра. Татар халык әкиятләрен педагогик күзлектән карау халкыбызның әле бик борынгы дәверләрдән үк бала тәрбияләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүен күрсәтә. Әкиятләрне балалар тыңларга да, уйнарга да бик яраталар. Сәхнәләштерү  эшләре барышында, балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатына ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдырыла; төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләнә. Без дә балалар белән ел саен тетр конкурсларында катнашабыз, һәм призлы урыннар яулыйбыз.

Халык педагогикасында хәрәкәтчән уеннар борын борыннан уз урыннарын алганнар. Кече яшьтән алып, балалар гаиләләрдә   хәрәкәткә бәйле такмазалар, уен  -көлке, күңел ачулар белән тәрбияләнгән. Өлкәннәрнең тормышында да, балачаганы кызыктырырлык җырлы  - такмаклы санамышлы уеннар күп булган. Халык уеннары үзләренең эчтәлекләре һәм формалары белән эстетик ләззәт бирә. Уеннарны музыка белән башкару балага аеруча нык тәэсир итә: ул балаларны рухландыра, уртак кәеф белән берләштерә, аларда тагын да матурырак хәрәкәтләнү теләген тудыра. Уенны уңышлы сайлап алу һәм педагогик дәрәҗәсендә уздыру өчен балаларның теләкләрен, физик мөмкинлекләрен, бигрәк тә психик үсешен исәпкә алу әһәмияткә ия.

Соңгы елларда халкыбызның  гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабан–туйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак  итүгә, нәүрүз, нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен   көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы да булып торалар. Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү  дә тудыралар.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Бу бәйрәмнәр   кайда гына узмасын – үз авылына, төбәгенә тартып тора. Халык бер милләт булып оешканда уртак бәйрәмнәр системасы барлыкка килә. Татар халкының милли бәйрәмнәре милли хисләр формалашуга, аларның культурасын, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, шул ук вакытта алар милли хисне канәгатьләндерүдә, гамәлгә ашыруда нәтиҗәле чара да булып тора.

Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул.  Сабантуй иртә яздан башлап үткәрелә торган тулы бер йолалар, күңел ачулар, ярыш-бәйгеләр тезмәсе . Алар язын кар эреп җир ачыла башлаган көннәрдән алып язгы чәчүгә кадәр үткәрелгән. Бу бәйрәмнең башка үзенчәлекләре дә бар: аны үткәрү өчен төгәл билгеләнгән календарь көн генә  түгел, атнаның аерым көне дә юк. Монда бөтенесе елның нинди булуына, карның ничек эрүенә  һәм  җирнең  чәчү  өчен  кирәк  дәрәҗәдә әзер булуына бәйле. Моны авыл картлары киңәшләшеп хәл иткәннәр, бәйрәмне үткәрү  турында авыл кешеләренә әйткәннәр.  

Сабантуй – олы бәйрәм һәм аңа хәзелек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырган, ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарны җыештырганнар, бәйрәм көнгә лаек нигъмәтләр әзерләгәннәр.

Менә шулай үткән сабан-туй. Без дә бакчабызда ел да Сабан-туй бәйрәме үткәрәбез.   

Тагын бер киң таралган фольклор әсәрләрнең берсе – мәкальләр турында әйтми китү мөмкин түгел. Мәкальләрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: “Әйтем – сүзнең бизәге, ә мәкаль – сүзнең җиләге”. Мәкальләр балаларның фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли. Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.

Табышмаклар – мәкальләр һәм әйтемнәр кебек үк халык иҗатының бер төре. Ул балаларга өстәмә мәгълүмат биреп кенә калмый, аларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияли, фикерләү сәләтен үстерә, тел байлыгын арттыра, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Элек – электән телдән – телгә күчеп килә торган үгет – нәсыйхәтләр, бишек җырлары, йолалары, гореф – гадәтләре тәрбиячеләр эшчәнлегендә һәрдаим кулланыла. Уеннар, бәйрәмнәр, төрле күнел ачу чаралары уздырганда халык иҗатына еш мәрәҗәгать итәбез. 

Бүген, яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә җитди бурычлар булып, киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып, халкына карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү тора. Мәгълүм булганча, шәхеснең формалашуы бишектән үк башлана. Биредә гаиләдәге гомуми тәртип, андагы үзара мөнәсәбәтләр гаять зур роль уйный. Әгәр ата-ана, гаиләнең башка әгъзалары бер-берсенә ягымлы, кайгыртучан булсалар, тәртип һәм хезмәт яратсалар, балада бу сыйфатлар җиңел үзләштереләчәк.  

Җыеп кына әйткәндә, халкыбызның гасырлар буе тупланган авыз иҗатында уңай әхлакый сыйфатлар, рухи матурлык чагыла, алар балаларның тирә-юнь турында белемнәрен киңәйтүдә, акыл һәм сөйләм телен үстерүдә алыштыргысыз чара булып тора.   

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының әһәмияте турында чиксез язып булыр иде. Ләкин, бер әһәмиятле нәрсәне онытмаска кирәк – әти–әниләр һәм балалар бакчасында бирелә торган тәрбия һәрвакыт бер юнәлештә булырга тиеш.

Скачать:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия процессында татар халык педагогикасын куллану.

Аңлатма язуы.Халык педагогика - ул тормышта тәрбия процессында сыналган буыннан буынга күчеп килгән , камилләшкән тәглимат....

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...

Балалар бакчасында татар телен өйрәнү.

Балалар бакчасында татар телен өйрәнү....