Белем һәм тәрбия бирүдә сүзләрне үзләштерү, сүз байлыгын үстерү
консультация

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

Консультация для воспитателей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kontsultatsiya_20.docx17.77 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сүз байлыгын үстерү тирә-юньне танып белү эшчәнлеге белән бәйләнештә барырга тиеш. Сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыруда көнкүреш зур әһәмияткә ия. Балалар көндәлек тормышта кулланыла торган кирәкле сүзләрне үзләштерәләр. Киенә белү осталыгы тәрбияләү, үз-үзенә хезмәт күрсәтү осталыгын формалаштыру белән, бала шундый гомумиләштерүче сүзләрне үзләштерә: өс киеме, йорт җиһазлары, урын-җир һәм юыну кирәк-яракларын һәм шулай ук аларның сыйфатларын, шулай ук аларны куллану, алар белән эш итү һ.б.. Көнкүрештә аралашу шартларының табигый булуы кирәк, мөстәкыйль эшчәнлек тә шуңа китерә. Бу очракта бала үзе үк сүзләрне тиз истә калдыра башлый, сүзнең әһәмиятле билгеләренә нигезләнгән гомумиләштерүләрне үзләштерә.

Хезмәт эшчәнлегендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар сүзлеге эш коралларының исеме, әйберләрнең хәрәкәте, сыйфаты һәм үзенчәлеге исәбенә тулыландырыла. Алар тиешле сүзләрне куллануны таләп итәләр.

- эшне планлаштыру;

- аны үтәүнең конкрет ысулларын тикшерү;

- эш барышында үзенең фикерләре белән уртаклашу;

- эшләнгән эш буенча кыскача нәтиҗәләр ясау.

Сүзләрне үзләштерү һәм аларны сөйләмдә урынлы итеп куллануны активлаштыруда уен зур рольуйный. Тормыш-көнкүреш темасына карата сюжетлы – рольле уеннарда көнкүреш сүзлек активлаша. Һөнәргә өйрәтү темасына кагылышлы уеннарда – һөнәри лексика, төзелеш уеннарында – әйберләрнең сыйфатларын һәм нинди киңлектә урнаштырылуын билгели торган сүзләр һәм тиешле фигыльләр кулланыла.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗат эше сүзлекне үстерүдә махсус мөмкинлек тудыра. Күрү һәм ишетүне кабул итү бәйләнеше аша сәнгатьнең төрле төрләре белән танышу, баланың хисләренә бигрәк тә эмоциональ йогынты ясый, баланың күз күремен киңәйтә, лексиканы баета. Сәхнәләштерелгән уеннар, бәйрәмнәр һәм күңел ачулар, концертларда катнашулар, курчак театрлары карау образлы сүзлекне активлаштыра.

Мәсәлән, сынлы –сәнгать дәресләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар җиһазларны, материалларның исемнәрен, аларның сыйфатларын үзләштерәләр. Физик культура дәресләре хәрәкәтләрне белдергән сүзләрне, ягъни фигыльләрне ныгытырга һәм ачыкларга ярдәм итәләр.

Шулай итеп сүзләрне үзләштерү һәм сүз байлыгын үстерү төрле эш төрләрен башкарганда тормышка ашырыла.

Тәрбияче беренче очракта һәр көнне очрый торган хәлләрне куллана: балаларның балалар бакчасына килүе, юынуы, ашавы, саф һавада йөрүе, уеннар уйнавы, үзенә – үзе хезмәт күрсәтүе һ.б..

Шулай итеп, балалар тормыш-көнкүрештә кулланыла торган сүзләрнең кирәкле булган зур өлешен үзләштерәләр. Ул бигрәктә якын һәм балалар аңына үтеп керерлек була. Балалар аларны ишетәләр һәм үзләре бу сүзләрне олыларның көндәлек хезмәт процессын күзәтү барышында кулланалар. Зурларга көчләреннән килгән ярдәмне күрсәткәндә һәм уеннарда файдаланалар. Бу сүзләрне дөрес куллану осталыгы, нигездә, дәресләрдә ачыклана һәм ныгытыла. Мәсәлән: мондый тематик сүз төркемнәренә кергән сүзләр, “өс киеме”, “урын-җир әйберләре”, “юыну”, өлкәннәр белән бергә эш барышында үзләштереләләр, ә аларны ныгыту һәм активлаштыру сюжетлы, дидактик уеннарда курчаклар ярдәмендә, лексик күнегүләрдә төрле сөйләм төрләрендә тормышка аша.          

Сүзлек байлыгын үстерүдә предметның үзлекләрен һәм билгеләрен ачыклау зур әһәмияткә ия. Предметларның теге яки бу үзлеген тормышта кулланырга өйрәтү – мөһим эшләрнең берсе. Мондый дәресләрдә төп алым – педагогның сораулары һәм күрсәтмәләре: “Бу нәрсә?”, “Нинди төстә?”, “Күләме, формасы нинди?”, “Нинди өлешләрдән тора?”, “Нәрсә өчен кирәк?”

Дәрестә уенчыклар турында әңгәмәләр кертелә. Аның өчен 3-4 уенчык алырга кирәк. Мәсәлән, хайван уенчыклары. Башта балаларның игътибарын таныш әйберләргә юнәлтәләр: җәнлекләрнең башлары, гәүдәләре, койрыклары, аяклары. Аннары аларның яңарак яклары ачыла: атның ялы, тояклары һ.б. Балаларның бу хайван турында нәрсә ишеткәннәре, йә булмаса күргәннәре билгеләнә. Әңгәмә вакытында җырлар, шигырьләр, табышмаклар кулланырга мөмкин. Шуннан соң хайваннарны бер – берсе белән чагыштырырга, аларның үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкин: сыерның мөгезе бар, атның юк, кәҗә мамык бирә, ә сарык йон бирә һ.б.

Уенчыкларны тасвирлау һәм аның буенча табышмаклар төзү – авырырак булса да, кирәкле дәрес.

Зурлар төркемендә дә рәсем – картиналар куллану әһәмиятле. Хәзер инде балалар картинаның мәгънәсен, нәрсә турында икәнлеген әйтә беләләр.

Уенчыклар белән уен һәм драматизация алымы еш кулланыла. Мәсәлән: саф һавага чыккан балаларның автобуска кереп-чыгулары турында уен вакытында “керү-чыгу”. “ачу-ябу”, “менү-төшү”, “бирү-алу” кебек антоним сүзләр ныгытыла.

Бу яшьтә сүзләрнең этимологиясен (килеп чыгышын) ачыклау да яхшы нәтиҗәләр бирә. “Элгеч”, “элмәк” – “эл” сүзеннән, “күке” – “кәккүк”, кошның атамасы аның ничек кычкыруына бәйле (“кәк-күк”).

Сүзнең күп мәгънәле булуын ачыклау зурлар төркемендә күбрәк урын алып тора: инә - тегү инәсе, чыршы инәсе (ылыс), керпе инәсе (чәнечкеле туны), кактус һәм роза чәчәге инәсе (чәнечкеле); улый – җил улый, бүре улый, эт улый.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга матур әдәбият әсәрләренең тәэсире шулай ук көчле. Образлы әйтелмәләрнең  мәгънәсен хисле, аңлаешлы итеп аңлату – педагогның төп максаты. Канат – кош канаты, самолет канаты. Хыял канаты, канатлы тулпар сүзләрен шигырь яки әсәр җирлегендә аңлатырга кирәк.

Экскурсияләр вакытында мәктәпкәчә яшьтәге баланың туган шәһәре, районы, авылы турындагы белемнәре арта, төрле һөнәр, техника, процесс атамалары үзләштерелә.

Предметлар чагыштыру буенча да дәресләр үткәрергә мөмкин. Предметларны чагыштырыласы билгеләре (төс, форма, күләм, материал, физик халәт, температура һ,б,) ягыннан җитәрлек булганнарын сайларга кирәк.

Уенчыклар һәм рәсем – картиналар буенча әңгәмәләр дә сүз байлыгын үстерүдә әһәмиятлелеген югалтмый. Картинага исем кушу, аның буенча хикәя төзү, андагы предметларга характеристика бирү уңай нәтиҗәләр бирә.

Матур әдәбият ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләменә сыйфат,рәвеш,фразеологик әйтелмәләр, канатлы сүзләрдә кертеп җибәрергә мөмкин. Зурлар төркемендә төп максат-сүзләрне дөрес аңлап һәм урынлы итеп куллану,аның активлыгын үстерү; өйрәнгән сүз-төшенчәләрне урынлы, аңлы куллану күнекмәләрен булдыру.

Сүзләрне синонимнар һәм антонимнар белән баету дәвам итә. Башта аерым сүзләр белән, аннары текст эчендә эш алып барыла: ак-кара, зур-кечкенә; “Арбаңны кыш, чанаңны җәй әзерлә” (мәкаль). Синоним һәм антоним сүзләр кулланып, җөмләләр төзелә: “Ач хәлен тук белми”, “Якты бүлмәдә, ут сүнгәч, караңгы булып калды” һ.б.

Бу яшьтә кешенең характерлы сыйфатларын белдерә торган сүзләр актив үзләштерелә: ярдәмчел, уңган, намуслы, тыйнак. Бигрәк тә әдәби геройларга бәя биргәндә бу сүзләрне дөрес куллану ныгытыла.

Табышмаклар чишү, аларның чишелешен, җавабын аңлату һәм балалардан табышмак уйлату алымы да балаларның сүзлек байлыгын үстерү методикасында еш кулланыла. Сүзләрне төрле эш- гамәлләр дәвамында актив куллану аларның сөйләм практикасында киң җәелдерү белән бергә алып барылырга тиеш.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” гомумүсеш төрендәге балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Белем һәм тәрбия бирүдә сүзләрне үзләштерү һәм сүз байлыгын үстерүнең әһәмияте

ММББУ “ 6 нчы номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы”  

 тәрбиячеләре өчен консульция

                                                                   Татар теле тәрбиячесе: Вахитова Г.Г.

2020


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.

В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание....

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)

Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....

Матур әдәбият белән таныштыру дәресләрендә сүз байлыгын үстерү

Тел - кешеләрнең иң мөһим аралашу, аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, иҗат итү эшләре - барысы ...

Сәхнәләштерү аша сөйләм телен үстерү.

Сәхнәләштерү аша сөйләм телен үстерү....

«Халык гореф гадәтләре аша балаларга белем һәм тәрбия бирү»

Халык гореф гадәтләре аша балаларга белем һәм тәрбия бирү...

УМК белем бирү – тәрбия процессында нәтиҗәле куллану

Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Ә телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, бала үз фикерен т...