Матур әдәбият белән таныштыру дәресләрендә сүз байлыгын үстерү
консультация на тему

Сайфутдинова Дамира Гаязетдиновна

    Тел - кешеләрнең иң мөһим аралашу, аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, иҗат итү эшләре - барысы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chygysh_2015.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы  Кукмара муниципаль районы шәһәр тибындагы Кукмара поселогы 10 нчы номерлы “Ромашка” муниципаль

мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 

“Матур әдәбият белән таныштыру дәресләрендә сүз байлыгын үстерү”  дигән темага педагогик киңәшмәдә

 ясалган чыгыш

Д. Г.Сәйфетдинова, югары  категорияле

татар теленә өйрәтүче тәрбияче

2015

      Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, иҗат итү эшләре – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.

        Шуның белән бергә тел – фикерләү коралы да. Кеше нинди телдә сөйләшсә, шул телдә уйлый да. Без фикерләү эчтәлеген тел аркылы гына беләбез. Шуның өстенә, тел үз телендә сөйләшүче халыкның күп гасырлар буе тупланган рухи хәзинәсен чагылдырган тылсымлы сихри көзгесе дә. Адәм баласын әдәпле, әхлаклы, мәгърифәтле һәм мәдәниятле итеп тәрбияләүдә аның мөмкинлекләре иксез – чиксез.

          Сүзләрне үзләштерү һәм сүз байлыгын үстерү телдән сөйләмгә өйрәтү эшчәнлегенең барлык төрләре белән дә бәйләнешле. Татарстан Республикасы шартларында әлеге мөһим проблеманың асылы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кайтып кала. Алар – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үзара мөнәсәбәтләрнең ярашуына ярдәм итә, татар халкының тарихын, мәдәниятен, традицияләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыра.

          Сүз  байлыгын үстерү – катлаулы һәм озак вакытлы процесс. Куелган өйрәтү максатларыннан, сөйләм әзерлегеннән, теге яки төркем мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бер дәрес кысаларында материалны кабул итү һәм үзләштерүнең мөмкинлекләреннән чыгып, методлар һәм алымнар үзгәрергә дә мөмкин. Шул сәбәпле, тәрбияче кайсы очракта нинди метод һәм алымнарны куллануның нәтиҗәлерәк икәнен белергә тиеш.

        Матур әдәбият белән таныштыру дәресләрендә сүзләрне үзләштерү эше аерым этап булып тормый. Әмма бу дәресләрнең барлык төрләре дә сүзләрне үзләштерү юнәлешендәге эш белән тыгыз бәйләнгән була. Сүз байлыгын үстерү буенча эш шигырь, хикәя, әкиятләрнең эчтәлеген дөрес аңлау өчен кирәк. Мәсәлән, мәктәпкә хәзерлек төркемендә Хәкимҗан Халиковның “Витаминлы аш” шигырен, Вахит Монасыйповның “Шифалы табиплар” хикәяләрен укыганда шифа, шифалы, витамин, витаминлы, песи үләне, эт тигәнәге, балтырган кебек сүзләр аңлатылганда гына балалар хикәя эчтәлеген үзләштерә алачак. Хикәя уку процессында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яңа сүзләр генә түгел, таныш сүзләрнең яңа мәгънәләре (йотылып-онытылып, бирелеп); бөтен бер сүзтезмәләр (телгә килә, хәйран кала); халык сөйләмендәге (кара син аны, бурычлы булып калмас) кебек сүзтезмәләр очрый. Бу сүзләрнең мәгънәләре ачыкланганда гына, балалар эчтәлекне тулысынча аңлый алалар.

        Балаларның сөйләмен синоним, антоним һәм күпмәгънәле сүзләр хисабына баетуны да бик кирәк дип саныйм.  Дәресләргә әзерләнгәндә түбәндәгеләргә игътибар бирергә тырышам:

     1) Әсәрдә синоним, антоним, күпмәгънәле сүзләр бармы, булса, аларның мәгънә төсмерләрен ничек күрсәтергә, нинди сорау куйганда, балалар синоним, антоним, күпмәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллана алалар.

Мәсәлән, Флера Тарханованың “Ялт иттерде бүлмәне” шигыреннән ялт иттерде сүзенең мәгънәдәш сүзләре билгеләнә ( чистартты, җыештырды, тузан сөрте).

       2)     Әгәр әсәрдә сүзнең синонимы булмаса, дәрестә аны сөйләмгә кертеп җибәрү өчен түбәндәгечә эшлим: әсәрне уку барышында аңлшылмый торган сүзләрне, аларның синонимнарын, антонимнарын, күпмәгънәле булуын аңлатам. Балалар кайбер синоним сүзләр белән таныш та булырга мөмкин: мәсәлән, зурлар төркемендә матур, гүзәл сүзләрен беләләр, мәктәпкә хәзерлек төркемендә боларга чибәр, сөйкемле синонимнары да    өстәлә. Күп кенә текстларда антоним сүзләр очрый. Балаларга төрле сүзләргә  капма – каршы булган сүзләр уйлау бик ошый. Мин моны матур әдәбият белән таныштыру дәресләрендә еш кулланам.

      Өйрәтү методлары балаларның яшь үзенчәлекләренә дә бәйле. Моны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Чөнки кечкенә балалар аңлатуны озак тыңлап тора алмыйлар, аларга күрсәтмәлелек аша, әйберләрне күрсәтеп аңлату уңайлырак.

       Сүз байлыгын үстерү буенча алымнарны, методларны сайлаганда балаларның яшь үзенчәлекләрен, сөйләм дәрәҗәсен, интеллектуаль үсешен, телгә карата булган кызыксынучанлыкларын истә тотарга кирәк. Бары тик дөрес сайланган метод кына өйрәтүнең һәр этабында сөйләм материалын уңышлы үзләштерергә ярдәм итә.

       Балалар бакчалары шартларында сүзләрне үзләштерү һәм сүз байлыгын үстерү проблемасы – актуаль, аны чишү сөйләм үстерүнең дидактик шартларын, үзара бәйләнешен ачып бирә, балалар сөйләмендә күзәтелә торган ялгышларны билгеләргә һәм төзәтергә мөмкинлек тудыра.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру.

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру....

Матур әдәбият белән таныштыру

Мәктәпкә әзерлек төркемендә матур әдәбият белән таныштыру буенча календарь-тематик план. Максатлар: мәктәпкә әзерлек төркеме өчен программада күрсәтелгән, балалар яраткан таныш әдәби әсәрләр уку,яңа ә...

Матур әдәбият белән таныштыру

Балалар бакчасында зурлар төркеме өчен "Матур әдәбият белән таныштыру"  шөгыленең календар - тематик планы. З.М.арипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яш...

матур әдәбият белән таныштыру

2нче кечкенәләр төркемендә матур әдәбият белән таныштыру планы. План 35 атнага төзелгән, үз үченә бүлекләр, тема, бурычлар, үтәлеш вакыты дигән графаларны алган....

2нче кечкенәләр төркемендә "Матур әдәбият белән таныштыру" шөгыленең календар - тематик планы

2нче кечкенәләр төркемендә  "Матур әдәбият белән таныштыру"  шөгыленең календар - тематик планы. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 3-4 яш...