матур әдәбият белән таныштыру
календарно-тематическое планирование по художественной литературе (младшая группа)

Валиева Лилия Завдатовна

2нче кечкенәләр төркемендә матур әдәбият белән таныштыру планы. План 35 атнага төзелгән, үз үченә бүлекләр, тема, бурычлар, үтәлеш вакыты дигән графаларны алган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matur_dbiyat_2_kechkenlr_torkeme.doc100.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бүлекләр

Тема

Бурычлар

Вакыты

Үтәлеш

1.

Сау бул, җәй!

Исәнме, балалар бакчасы!

З.Гомәрованың “Ул шуңа кечкенә”дигән шигырен уку

1.)балаларны шигъри әсәрне тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтүне дәвам итү, аерым сүзләрне , фразаларны тәрбияче артыннан дөрес итеп кабатлауларына ирешү, сүзлекләрен активлаштыру

2)балаларның аңга алуларын, игътибарларын, хәтерләрен, хәрәкәт активлыкларын үстерү,

3) әсәргә карата кызыксыну уяту, сәламәт яшәү теләге тәрбияләү..

5.09

2

Э.Мөэминованың “ Үз телендә сөйләшә” шигырен уку

1) балаларны Э.Мөэминованың  “Үз телендә сөйләшә” шигыре белән таныштыру, аерым сүзләрне тәрбияче артыннан кабатлап, сөйләмдә активлаштыру,

2) аңга алуларын, игътибарын, фикерләүләрен үстерү,

3) туган телгә мәхәббәт һәм аны өйрәнү теләге тәрбияләү.

12.09

3

Сау бул, җәй!

Исәнме, балалар бакчасы!

Ә.Бикчәнтәеваның “ Туп” шигырен яттан өйрәнү.

1) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне  дәвам итү, сорауларга җавап бирүгә күнектерү.

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, хәтерен, интонацияле сөйләмен үстерү,

3) балаларда кечкенәләр турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Бергә шөгыльләнергә теләк уяту.

19.09

4

Көз

“ Аю белән бабай.” әкиятен уку

1)әкиятнең эчтәлеге белән таныштыру. Сорауларга аңлап җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү. Үсемлекләр турындагы белемнәрен киңәөөйтү. Сүзлекләрен баету, активлаштыру.

2) балаларның игътибарын,  аңга алуларын, диалогик сөйләмнәрен, кулның вак моторикасын үстерү,

3) халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

26.09

5

Көз

Ә.Ерикәйнең  “Көз” шигырен яттан өйрәнү.

1) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне  дәвам итү, шигырьдәге килде, саргайды, шиңде, сибелде фигылләре хисабына сүзлекне баету.

2) балаларның игътибарын,  аңга алуларын,хәтерен үстерү.

3) көзге матурлыкка соклану хисе, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

3.10

.6

Мин һәм минем гаиләм

“Баш бармак” шигъри әсәрен уку

1) шигъри әсәрнең эчтәлеге аша бармак атамаларын истә калдыру, бармак уеннары өйрәнү,

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен , сәнгатьле сөйләмен, бармакларының хәрәкәтчәнлеген үстерү,

3) халык авыз иҗатына хөрмәт тәрбияләү.

10.10

7

Мин һәм минем гаиләм

Ә.Бикчәнтәеваның

“Бәтиләр” шигырен уку

1) шигырьнең эчтәлеген аңлауларына ирешү, йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү. Сорауларга тулы җаваплар бирергә, аваз ияртемншрен дөрес кабатларга өйрәтү.

2) балаларның аңга алуларын, сүзлек байлыгын, музыкаль ишетү сәләтен үстерү.

3) йорт хайванарына карата кайгыртучанлык хисе тудыру.

17.10

8

Ш Маннурның “ Яратам” шигырен яттан өйрәнү.

1) шигырьнең эчтәлеген аңлауларына ирешү, сүзлекне баету һәм активлаштыру, гаилә сүзен сөйләмдә кулланырга өйрәтү,

2) шигъри әсәрне яттан сөйләргә теләк уяту, аңга алуларын, хәтерне, игътибарны үстерү,

3) гаиләгә карата хөрмәт, туганлык хисләре тәрбияләү.

24.10

9

Мин һәм минем гаиләм

“ Кем нәрсә ярата” дигән татар халык әкиятен сөйләү.

1) әкиятнең эчтәлеген аңлауларына, тәрбияче сорауларын аңлап җавап бирүләренә ирешү, балаларның йорт кошлары һәм хайваннары турында турындагы күзаллауларына төгәллек кертү, аваз ияртемнәрен ачык һәм дөрес әйтергә күнектерү,

2) балаларның аңга алуларын,

игътибарын, образлы фикерләүләрен, ишетү сәләтен үстерү,

3) кошларга, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

31.10

10

Минем йортым, минем шәһәрем

“ Әлли-бәлли итәргә” бишек җырын уку

1) бишек җырының эчтәлеген, тәрбияче сөйләмен аңлауларына ирешү, сөйләмдә тирбәтергә фигылен куллана белергә өйрәтү.

2) аңга алуларын,

игътибарны, конкрет-образлы фикерләүләрен үстерү,

3) сөйләм этикетының гади кагыйдәсен( тәмле йокы теләү) тормышта куллану теләге уяту, бишек җырлары белән кызыксыну, аларны уен вакытларында җырларга омтылыш тәрбияләү.

7.11

11

Минем йортым, минем шәһәрем

Н.Каштанның “ Безнең сыер” шигырен уку

1)әкиятнең эчтәлеген аңлауларына, тәрбияче сорауларын аңлап җавап бирүләренә ирешү, кайбер сүзләрне ( мөгри, китер, йөгер) үзләштерүләренә ирешү,  у авазы кергән аваз ияртемнәрен әйткргә күнектерү,

2) балаларның  аңга алуларын,

игътибарын үстерү,

3) йорт хайваннарына карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

14.11

12

Җ.Тәрҗемановның  “Үзен бик чиста йөртә”шигырен уку

1)балаларның яңа шигырьне эчтәлеген аңлап кабул итүләренә ирешү, сорауларга төгәл җавап бирергә күнектерү,

2) аңга алуларын, игътибарын, фикерләүләрен . хәрәкәтле төгәллеген  үстерү,

3)баларда пөхтә һәм чиста йөрү теләге тәрбияләү.

21.11

13

“ Олыга-утын ярырга” бармак уены

1) фольлор әсәрләренә карата кызыксыну уяту, шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлауларына ирешү,

2) балаларда уңай эмоциональ хәләт булдыру,

3) хезмәткә уңай караш тәрбияләү.

28.11

14

Яңа ел бәйрәме

Б.Рәхмәтнең “Кыш бабай” шигырен яттан өйрәнү.

1) эчтәлеген аңлауларына, тәрбияче сорауларын аңлап җавап бирүләренә ирешү, шигырьне яттансөйләүгә омтылышларын хуплау. Сорауларга текст сүзләре белән җавап бирүгә күнектерү.

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен,  сүзлеген , игътибарын, хәрәкәтләр төгәллеген үстерү,

3) балаларда Кыш бабайга, Яңа ел бәйрәменә карата уңай хисләр тәрбияләү.

5.12

15

И.Шәймөхәммәтовның “Мактанчык бака” әсәрен уку

1) балаларны  хикәя белән таныштыру, мактанчык сүзен сөйләмдә активлаштыру, тәрбияче биргән сорауларга аңлап җавап бирергә күнектерү, әйләнә-тирә турындагы белемнәрен киңәйтү,

2)балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, сүзлек байлыгын үстерү.

3) балаларда тыйнаклык, бергә шөгылҗләнү теләге тәрбияләү.

12.12

16

Яңа ел бәйрәме

Р.Вәлиеваның “Сүз тыңлаучан булыгыз” шигырен уку.

1) балаларны Р.Вәлиеваның шигыре белән таныштыру, сорауларга төгәл җавап бирүләренә ирешү. Җиһаз сүзен актив сүзлеккә кертү.Җиһаз атамаларын таный һәм атый белергә өйрәтү.

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, диалогик сөйләмен үстерү,

3)тыйнаклык, тыңлаучанлык тәрбияләү, кунакта үз-үзеңне тота белү кагыйдәләрен үзләштерә башлау.

19.12

17

Кыш

Һ.Такташның “Ләйлә” шигырен уку

1) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлауларына, сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү, тәрбияче артыннан аерым сүзләрне, фразаларны кабатларга теләк уяту, ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, хәрәкәтләр төгәллеген үстерү,

3)кышкы табигатьнең матурлыгын күрә, соклана белүләренә шартлар тудыру.

26.12

18

Кыш

Җ.Дәрзамановның “Алмаз” шигырен уку.

1)балаларны Җ.Дәрзамановның шигыре белән таныштыру, сорауларга дөрес җавап бирергә күнектерү,җыр тыңлаганда актив булырга булырга өйрәтү,

2) аңга алуларын, игътибарын, сүзлекне, музыкаль ишетү сәләтен үстерү,

3) дөрес киенергә теләк уяту, шигырьләр белән кызыксыну хисе тәрбияләү.

16.01

19.

Ә.Бикчәнтәеваның

“Салкын саф һава”шигырен ятлау.

1)балаларны шигъри әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру, кышкы табигать турындагы белемнәрен тирәнәйтү, шигъри тестны истә калдырырга ярдәм итү,

2) сәнгатьле сөйләмнәрен үстерү.

3) шигъри әсәргә карата кызыксыну тәрбияләү

23.01

20

Ватанны саклау

чылар көне

З.Туфайлованың “Шофер булам” дигән шигырен уку.

1) балаларның яңа шигырьнең  эчтәлеге белән таныштыру, сорауларга аңлап җавап бирә белүләренә ирешү, сүзлекләрен баету һәм активлаштыру,

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, конкрет-образлы фикерләүләрен үстерү,

3) шофер хезмәтенә карата кызыксынуларын үстерү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген төшендерү.

30.01

21.

Ватанны саклау

чылар көне

Ә.Исхакның “Гүзәл” шигырен уку

1) балаларны шигъри әсәрне тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтүне дәвам итү, тәрбияче сорауларына аңлы рәвештә җавап бирүләренә,  җырның сүзләренә туры китереп, төгәл хәрәкәтләр ясауларына ирешү,

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, диалогик сөйләмен хәрәкәтләрен  үстерү,

3)балаларда культура-гигиеник күнекмәләре тәрбияләү.

6.02

22

Сигезен

че Март

Д.Аппаковның “Рөстәм” әсәрен уку

1) чәчмә әсәрнең эчтәлеген аңлауларына, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирүләренә ирешү.

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, диалогик сөйләмен үстерү,

3)табын әдәбе тәрбияләү.

13.02

23.

“Чәбәк-чәбәк әбкәсе..” юаткычын уку

1) балаларның юаткычны күрсәтмәлектән башка гына тыңлый белүләренә ирешү, истә калдыру максатыннан ,  юаткычның, кайбер сүзләрен тәрбияче артыннан берничә тапкыр кабатларга мөмкинлек бирү.

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, кул һәм гәүдә хәрәкәтләрен үстерү.

3) татар халык иҗаты белән кызыксыну,  әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

20.02

24

Сигезен

че Март

З.Туфайлованың “Әни сүзе “ шигырен ятлау.

1)балаларны шигырь белән таныштыру,  истә калдыру максатыннан, тәрбияче биргән сорауларга шигырь сүзләре белән җавап бирүләренә ирешү.

2) баларның аңга алуларын, хәтерен, сәнгатьле сөйләмен, сенсор сәләтләрен үстерү, аларда уңай эмоцияләр тудыру,

3) әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

27.02

25

Г.Нәбиуллинаның “Әнигә булышам” шигырен уку.

1) балаларны Г.Нәбиуллинаның шигыре белән таныштыру, бирелгән сорауларга җавап бирергә өйрәтү,

2) аңга алуларын, хәтерен, диалогик сөйләмнәрен, кулларның вак моторикасын үстерү,

3) әниләргә ярдәм итү теләге,  тырышлык, пөхтәлек тәрбияләү.

5.03

26

Халык җәүһәр

ләре

Л.Толстойның “ Өч аю” әкиятен уку

1) балалар өчен зур күләмле булган әкиятне игътибар белән тыңлауларына һәм аңлауларына ирешү,сәнгатьле сөйләм аша баларда әдәби персонажларның эш-гамәлләренә бәя бирү, үз кичерешләрен чагылдыра белү күнекмәләрен формалаштыра башлау,  сүзлекне активлаштыру,,

2) аңга алуларын, игътибарын, фикерләүләрен үстерү,

3) әкиятләргә карата кызыксыну тәрбияләү.

12.03

27

Л.Толстойның “Өч аю” әкиятен сөйләү

1) әсәрне кабаттан игътибар белән эчтәлеген аңлап тыңлауларына ирешү. Башкаларның эмоциональ халәтен аңлый белергә өйрәтү.

2) аңга алуларын, игътибарын,  диалогик сөйләмен, сәнгатьле сөйләмен үстерү.

3) әйләнә-тирәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, җиһазга карата сакчыл караш тәрбияләү.

19.03

28

Халык җәүһәр

ләре

“Төлке, куян һәм Әтәч” әкиятен сөйләү

1) рус халык әкиятен балаларның исләренә төшерү,  сюжетның үсеше артыннан күзәтергә,  әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү,

2) аңга алуларын, игътибарын,  хәтерен, фикерләвен, сәнгатьле сөйләмен үстерү.

3)балаларда кеше хәленә керә белүчәнлек, кайгыртучанлык, ярдәмчеллек, бер-берсенә карата игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.

26.03

29

Яз

Д.Гарифуллинның “Тавыклар һәм Таһир” шигырен уку

1) шигъри әсәр белән таныштыру,  йорт кошлары турындагы белемнәрен тирәнәйтү, сорауларга аңлап, дөрес җавап бирүләренә ирешү. Аваз ияртемнәре өйтелешен  ныгыту. бер һәм күп төшенчәләрен ныгыту.

2) балаларның аңга алуларын күзаллауларын, игътибарын,  кул хәрәкәтләрен , иҗади сәләтләрен үстерү, фантазияләрен баету,

3)балаларда йорт кошларына карата кайгыртучанлык, үзләре башкарган эшкә шатлана белү хисләре тәрбияләү.

2.04

30

Яз

Р.Батулланың “Елак әтәч” әсәрен уку

1)әкиятнең эчтәлеген аңлауларына, сорауларга дөрес һәм җавап бирүләренә ирешү, төрле орлыкларны(бодай, дөге) аера белергә өйрәтү,

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын,  кул чукларының вак мускулларын үстерү. Яңа сүзләрне сөйләмдә активлаштыру.

3) тешләрне саклау, алар турында кайгырту кирәклеген аңлауларына ирешү, культура –гигиеник кагыйдәләре формалаштыру.

9.04

31

Б.Рәхмәтнең «Яз» шигырен ятлау

1)балаларны шигырь белән таныштыру. истә калдырырга ярдәм итү, эчтәлегенә туры китереп, сорауларга җавап бирергә өйрәтү., яз турында белемнәрен ныгыту,

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, сәнгатьле сөйләмен үстерү,

3) шигырьдә сурәтләнгән язгы табигатькә карата кызыксыну, соклану хисе тәрбияләү.

16.04

32

Яз

Х.Вахитның «Уңган сыерчык» шигырен уку

1) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлауларына ирешү, тема буенча сүзлекләрен баету һәм активлаштыру, тәрбияче артыннан аерым фразаларны кабатларга һәм аваз ияр темнәрен дөрес әйтергә өйрәтү,

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, диалогик сөйләмнәрен, бармак хәрәкәтләрен үстерү.

3)балаларда туган якка мәхәббәт, җылы яктан кайткан кошларга карата кызыксыну, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү

23.04

33

Җәй

“Тилгән” эндәшен уку

1) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлауларына ирешү,шигырьдәге аерым сүзләр һәм фразалар хисабына сүзлекләрен баету, шигырь сүзләрен истә калдыруларына ирешү, кошлар(тилгән) турындагы белемнәрен тирәнәйтү,

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын,конкрет-образлы фикерләвен үстерү,

3) балаларның шигырьне дөрес интонация белән сөйләүләренә ирешү.

7.05

34

Җәй

“Аю белән хатын” әкиятен уку

1)әкиятнең эчтәлеге белән таныштыру, сорауларга аңлап җавп бирергә үйрәтүне дәвам итү,  сүзлекне баету, сөйләмдә активлаштыру. З авазын дөрес. Ачык әйтергә өйрәтү,

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, фикерләүләрен үстерү, чикләнгән пространствода йөгерергә өйрәтүне дәвам итү,

3) халык авыз иҗатына мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, кеше хәленә керә белүчәнлек хисләре тәрбияләү.

14.05

35

Җәй

М.Мазуновның “Кәҗә” шигырен уку

1)шигырьнең эчтәлеге белән балаларны таныштыру, сорауларга бөйләнешле итеп җавап бирергә, аваз ияртемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү.

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, фикерләвен, бәйләнешле сөйләмен, кул хәрәкәтләрен үстерү

3)йорт хайваннары белән кызыксыну, алар турында кайгыртучанлык тәрбияләү

21.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Матур әдәбият белән таныштыру дәресләрендә сүз байлыгын үстерү

Тел - кешеләрнең иң мөһим аралашу, аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, иҗат итү эшләре - барысы ...

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру.

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру....

Матур әдәбият белән таныштыру

Мәктәпкә әзерлек төркемендә матур әдәбият белән таныштыру буенча календарь-тематик план. Максатлар: мәктәпкә әзерлек төркеме өчен программада күрсәтелгән, балалар яраткан таныш әдәби әсәрләр уку,яңа ә...

Матур әдәбият белән таныштыру

Балалар бакчасында зурлар төркеме өчен "Матур әдәбият белән таныштыру"  шөгыленең календар - тематик планы. З.М.арипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яш...

2нче кечкенәләр төркемендә "Матур әдәбият белән таныштыру" шөгыленең календар - тематик планы

2нче кечкенәләр төркемендә  "Матур әдәбият белән таныштыру"  шөгыленең календар - тематик планы. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 3-4 яш...