2нче кечкенәләр төркемендә "Матур әдәбият белән таныштыру" шөгыленең календар - тематик планы
календарно-тематическое планирование по развитию речи (младшая группа)

Ибрагимова Альфия Ильгизовна

2нче кечкенәләр төркемендә  "Матур әдәбият белән таныштыру"  шөгыленең календар - тематик планы. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 3-4 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлеккә нигезләнеп төзелде.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №56 «Крепыш» г. Альметьевск»

Комплекслы – тематик план

2нче кечкенәләр төркеме №7

“Туган телдә сөйләшәбез” методикасы буенча

Төз.: З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б.

Матур әдәбият белән таныштыру

 (развитие речи/ чтение художественной литературы)

Тәрбиячеләр:

Ибраһимова Ә.И.

Ахметшина Г.Җ.

Әлмәт, 2022 ел.

Матур әдәбият белән таныштыру (чтение художественной литературы)

Ай

исеме

Атна саны

Бүлек

Эшчәнлек төрләре

Бурычлар

Бит

саны

1

С

Е

Н

Т

Я

Б

Р

Ь

1 атна

Беренче бүлек. САУ БУЛ, ҖӘЙ! ИСӘНМЕ,

БАЛАЛАР БАКЧАСЫ!

З. ГОМӘРОВАНЫҢ     «УЛ ШУҢА КЕЧКЕНӘ»

ДИГӘН ШИГЫРЕН УКУ

1) балаларны шигъри әсәрне тыңлый һәм аңлый белергә

өйрәтүне дәвам итү; аерым сүзләрне, фразаларны тәрбияче ар-

тыннан дөрес итеп кабатлауларына ирешү; сүзлекләрен актив-

лаштыру;

2) балаларның аңга алуларын, игътибарларын, хәтерләрен,

хәрәкәт активлыкларын үстерү;

3) әсәргә карата кызыксыну уяту, сәламәт яшәү теләге

тәрбияләү.

123 бит

2 атна

 Э.МӨЭМИНОВАНЫҢ « ҮЗ ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШӘ»

ШИГЫРЕН УКУ.

1) балаларны Э. Мөэминованың «Үз телендә сөйләшә» дигән

шигыре белән таныштыру; аерым сүзләрне тәрбияче артыннан

кабатлап, сөйләмдә активлаштыру;

2) аңга алуларын, игътибарларын, фикерләүләрен үстерү;

3) туган телгә мәхәббәт һәм аны өйрәнү теләге тәрбияләү.

125 бит

3 атна

Ә. БИКЧӘНТӘЕВАНЫҢ «ТУП» ШИГЫРЕН

ЯТТАН ӨЙРӘНҮ

 

1) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга һәм сәнгатьле итеп

сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; сорауларга җавап бирергә күнектерү;

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, хәтерен, сәнгатьле

сөйләмен үстерү;

3) балаларда кечкенәләр турында кайгыртучанлык хисе

тәрбияләү; бергә шөгыльләнергә теләк уяту.

126 бит

4 атна

Икенче бүлек. КӨЗ

«АЮ БЕЛӘН БАБАЙ» ӘКИЯТЕН УКУ.

1) әкиятнең эчтәлеге белән таныштыру, сорауларга аңлап

җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү; үсемлекләр турындагы

белемнәрен киңәйтү; сүзлекләрен баету һәм активлаштыру;

игътибарын, аңга алуларын, диалогик сөйләмнәрен, кулның вак моторикасын үстерү;

3) халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

128 бит

 

2

О

К

Т

Я

Б

Р

Ь

1 атна

 

Ә. ЕРИКӘЙНЕҢ «КӨЗ» ШИГЫРЕН ЯТТАН ӨЙРӘНҮ.

1) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга, аны истә калдырырга

һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; шигырьдәге

килде, саргайды, шиңде, сибелде фигыльләре хисабына сүзлекне

баету;

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарларын үстерү;

3) көзге матурлыкка соклану хисе, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

130 бит

2 атна

М. ФӘЙЗУЛЛИНАНЫҢ «КӨЗГЕ ЯҢГЫР»

ШИГЫРЕН УКУ.

1) шигырьнең эчтәлеген аңлауларына ирешү; шигырьнең

эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә, уен барышында

чикләнгән мәйданда йөгерергә күнектерү;

2) аңга алуларын, игътибарларын үстерү; тәрбияче сигналы

буенча хәрәкәт итәргә өйрәтү; шигъри әсәр белән кызыксыну, уен

ярдәмендә тыңлаучанлык тәрбияләү.

132 бит

3 атна

Өченче бүлек. МИН ҺӘМ МИНЕМ ГАИЛӘМ

«БАШ БАРМАК...» ШИГЪРИ ӘСӘРЕН УКУ.

1) шигъри әсәрнең эчтәлеге аша бармак атамаларын истә кал-

дыру, бармак уеннары өйрәнү;

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, сәнгатьле сөйләмен,

бармакларының хәрәкәтчәнлеген үстерү;

3) халык авыз иҗатына хөрмәт тәрбияләү.

134  бит

4 атна

Ә.БИКЧӘНТӘЕВАНЫҢ «БӘТИЛӘР» ШИГЫРЕН УКУ.

1) шигырнең эчтәлеген аңлауларына ирешү; йорт хайванна-

ры турындагы белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү; сораулар-

га тулы җаваплар бирергә, аваз ияртемнәрен дөрес кабатларга

өйрәтү;

2) балаларның аңга алуларын, сүзлек байлыгын, музыкаль

ишетү сәләтен үстерү;

3) йорт хайваннарына карата кайгыртучанлык хисе тудыру.

136 бит

3

Н

О

Я

Б

Р

Ь

1 атна

Мониторинг

2 атна

Ш. МАННУРНЫҢ «ЯРАТАМ»

ШИГЫРЕН ЯТТАН ӨЙРӘНҮ.

1) шигырнең эчтәлеген аңлауларына ирешү; сүзлекне ба-

ету һәм активлыштыру; гаилә сүзен сөйләмдә кулланырга

2) шигъри әсәрне яттан сөйләргә теләк уяту; аңга алуларын,

хәтерне, игътибарны үстерү;

3) гаиләгә карата хөрмәт, туганлык хисләре тәрбияләү.

138

бит

3 атна

«КЕМ НӘРСӘ ЯРАТА?» ТАТАР ХАЛЫК

ӘКИЯТЕН СӨЙЛӘҮ.

1) әкиятнең эчтәлеген аңлауларына, тәрбияче сорауларын

аңлап җавап бирүләренә ирешү; балаларның йорт кошлары һәм

хайваннары турындагы күзаллауларына төгәллек кертү; аваз ияртемнәрен ачык һәм дөрес әйтергә күнектерү;

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, образлы фикер-

ләүләрен, ишетү сәләтен үстерү;

3) кошларга, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

139

бит

4 атна

Дүртенче бүлек. МИНЕМ ЙОРТЫМ,

МИНЕМ ШӘҺӘРЕМ

«ӘЛЛИ-БӘЛЛИ ИТӘРГӘ ...» БИШЕК ҖЫРЫН УКУ.

1) бишек җырының эчтәлеген, тәрбияче сөйләмен аңлауларына

ирешү; сөйләмдә тирбәтергә фигылен куллана белергә өйрәтү;

2) аңга алуларын, игътибарны, конкрет-образлы фикерләүләрен үстерү;

3) сөйләм этикетының гади кагыйдәсен (тәмле йокы теләү)

тормышта куллану теләге уяту; бишек җырлары белән кызык-

сыну, аларны уен вакытларында җырларга омтылыш тәрбияләү.

142 бит

4

Д

Е

К

А

Б

Р

Ь

1 атна

Бишенче бүлек. ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ

Н. КАШТАННЫҢ «БЕЗНЕҢ СЫЕР» ШИГЫРЕН УКУ.

1) әкиятнең эчтәлеген аңлауларына, тәрбияче сорауларын аңлап җавап бирүләренә ирешү; кайбер сүзләрне (мөгери, китер, йөгер) үзләштерүләренә ирешү, [у] авазы кергән аваз ияртемнәрен әйтергә күнектерү;

2) балаларның игътибарын, аңга алуларын үстерү;

3) йорт хайваннарына карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек

хисләре тәрбияләү.

144 бит

2 атна

Җ. ТӘРҖЕМАНОВНЫҢ «ҮЗЕН БИК ЧИСТА ЙӨРТӘ»

ШИГЫРЕН УКУ.

1) балаларның яңа шигырьне эчтәлеген аңлап кабул итүләренә

ирешү, сорауларга төгәл итеп җавап бирергә күнектерү;

2) аңга алуларын, игътибарларын, фикерләүләрен, хәрәкәтләре төгәллегенен үстерү;

3) балаларда пөхтә һәм чиста йөрү теләге тәрбияләү.

146

бит

3 атна

«ОЛЫГА – УТЫН ЯРЫРГА» БАРМАК УЕНЫ

1) фольклор әсәрләренә карата кызыксыну уяту; шигъри

әсәрнең эчтәлеген аңлауларына ирешү;

2) балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру;

3) хезмәткә уңай караш тәрбияләү.

  148 бит

4 атна

Б.РӘХМӘТНЕҢ «КЫШ БАБАЙ» ШИГЫРЕН ЯТТАН ӨЙРӘНҮ.

1) эчтәлеген аңлауларына, тәрбияче сорауларын аңлап җавап

бирүләренә ирешү; шигырьне яттан сөйләүгә омтылышларын

хуплау, сорауларга текст сүзләре белән җавап бирергә күнектерү;

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, сүзлеген, игътиба-

рын, хәрәкәтләр төгәллеген үстерү;

3) балаларда Кыш бабайга, Яңа ел бәйрәменә карата уңай

хисләр тәрбияләү.

150 бит

5

Я

Н

В

А

Р

Ь

2 атна

И.ШӘЙМӨХӘММӘТОВНЫҢ «МАКТАНЧЫК БАКА»

ӘСӘРЕН УКУ.

1) балаларны хикәя белән таныштыру, мактанчык сүзен

сөйләмдә активлаштыру, тәрбияче биргән сорауларга аңлап

җавап бирергә күнектерү; әйләнә-тирә турындагы белемнәрен

киңәйтү;

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, сүзлек

байлыгын үстерү;

3) балаларда тыйнаклык, бергә шөгыльләнү теләге тәрбияләү.

152 бит

3 атна

Р. ВӘЛИЕВАНЫҢ «СҮЗ ТЫҢЛАУЧАН БУЛЫГЫЗ»

ШИГЫРЕН УКУ.

1) балаларны Р.Вәлиеваның шигыре белән таныштыру, сорау-

ларга төгәл җавап бирүләренә ирешү, җиһаз сүзен актив сүзлеккә

кертү. Җиһаз атамаларын таный һәм атый белергә өйрәтү; ку-

накта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерә башлау.

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, хәтерен, диалогик сөйләмен үстерү;

3) тыйнаклык, тыңлаучанлык тәрбияләү.

154 бит

4 атна

Алтынчы бүлек.

КЫШ

Һ.ТАКТАШНЫҢ «ЛӘЙЛӘ» ШИГЫРЕН УКУ

1) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлауларына, сорауларга дөрес

җавап бирүләренә ирешү; тәрбияче артыннан аерым сүзләрне,

фразаларны кабатларга теләк уяту; ел фасыллары турындагы

белемнәрен тирәнәйтү;

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, хәрәкәтләр төгәллеген үстерү;

3) кышкы табигатьнең матурлыгын күрә, соклана белүләренә

шартлар тудыру.

156 бит

6

Ф

Е

В

Р

А

Л

Ь

1 атна

Җ. ДӘРЗАМАНОВНЫҢ «АЛМАЗ» ШИГЫРЕН УКУ.

1) балаларны Җ. Дәрзамановның шигыре белән таныштыру, тәрбияченең сорауларына җавап бирергә күнектерү; җыр

тыңлаганда актив булырга өйрәтү;

2) аңга алуларын, игътибарны, сүзлекне, музыкаль ишетү

сәләтен үстерү;

3) дөрес киенергә теләк уяту, шигырьләр белән кызыксыну

хисе тәрбияләү.

158

 бит

2 атна

Ә. БИКЧӘНТӘЕВАНЫҢ «САЛКЫН САФ ҺАВА»

ШИГЫРЕН ЯТЛАУ.

1) балаларны шигъри әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру,

кышкы табигать турындагы белемнәрен тирәнәйтү, шигъри тек-

стны истә калдырырга ярдәм итү;

2) сәнгатьле сөйләмнәрен үстерү;

3) шигъри әсәргә карата кызыксыну тәрбияләү.

160

бит

Җиденче бүлек. ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ

З. ТУФАЙЛОВАНЫҢ «ШОФЕР БУЛАМ»

ДИГӘН ШИГЫРЕН УКУ.

1) балаларны шигырьнең эчтәлеген белән таныштыру, со-

рауларга аңлап җавап бирә белүләренә ирешү, сүзлекләрен бае-

ту һәм активлаштыру;

2) балаларның аңга алуларын, игътибарларын, конкрет-об-

разлы фикерләүләрен үстерү;

3) шофер хезмәтенә карата кызыксынуларын үстерү, юл йөрү

кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген төшендерү.

162 бит

3 атна

Ә. ИСХАКНЫҢ «ГҮЗӘЛ» ШИГЫРЕН УКУ.

1) балаларны шигъри әсәрне тыңлый һәм аңлый белергә

өйрәтүне дәвам итү, тәрбияче сорауларына аңлы рәвештә җавап

бирүләренә, җырның сүзләренә туры китереп, төгәл хәрәкәтләр

ясауларына ирешү;

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, диало-

гик сөйләмен, хәрәкәтләрен үстерү;

3) балаларда культура-гигиена күнекмәләре формалаштыру.

164 бит

4 атна

Сигезенче бүлек. СИГЕЗЕНЧЕ МАРТ

Тугызынчы бүлек. ХАЛЫК ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ

Унынчы бүлек. ЯЗ

Д. АППАКОВАНЫҢ «РӨСТӘМ» ӘСӘРЕН УКУ.

1) чәчмә әсәрнең эчтәлеген аңлауларына, тәрбияченең сорау-

ларына дөрес җавап бирүләренә ирешү;

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, диалогик сөйләмнәрен үстерү;

3) әдәплелек тәрбияләү.

167 бит

7

М

А

Р

Т

1 атна

«ЧӘБӘК-ЧӘБӘК ӘБКӘСЕ...» ЮАТКЫЧЫН УКУ

1) балаларның юаткычны күрсәтмәлектән башка гына тыңлый

белүләренә ирешү; истә калдыру максатыннан, юаткычның кай-

бер сүзләрен тәрбияче артыннан берничә тапкыр кабатларга

мөмкинлек бирү;

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын; кул һәм гәүдә

хәрәкәтләрен үстерү;

3) татар халык аваз иҗаты белән кызыксыну, әниләргә,

әбиләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

 169 бит

2 атна

З. ТУФАЙЛОВНЫҢ «ӘНИ СҮЗЕ» ШИГЫРЕН ЯТЛАУ.

1) балаларны шигырь белән таныштыру; истә калдыру мак-

сатыннан, тәрбияче биргән сорауларга шигырь сүзләре белән

җавап бирүгә тарту;

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, сәнгатьле сөйләмен,

сенсор сәләтләрен үстерү, аларда уңай эмоцияләр тудыру;

3) әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

170  бит

3 атна

Г. НӘБИУЛЛИНАНЫҢ «ӘНИГӘ БУЛЫШАМ»

ШИГЫРЕН УКУ.

1) балаларны Г.Нәбиуллинаның шигыре белән таныштыру,

бирелгән сорауларга җавап бирергә өйрәтү;

2) аңга алуларын, игътибарларын, хәтерен, диалогик сөйләмнәрен, кулларының вак моторикасын үстерү;

3) әниләргә ярдәм итү теләге, тырышлык, пөхтәлек тәрбияләү.

172

бит

4 атна

Л. ТОЛСТОЙНЫҢ «ӨЧ АЮ» ӘКИЯТЕН УКУ

 1) балалар өчен зур күләмле булган әкиятне игътибар белән

тыңлауларына һәм аңлауларына ирешү; сәнгатьле сөйләм аша

балаларда әдәби персонажларның эш-гамәлләренә бәя бирү,

үз кичерешләрен чагылдыра белү күнекмәләре формалаш-

тыра башлау; сүзлекне активлаштыру, балаларның сәнгатьле

сөйләмен үстерү;

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, фикерләүләрен

үстерү;

3) әкиятләргә карата кызыксыну тәрбияләү.

174, 175, 178 бит

8

А

П

Р

Е

Л

Ь

1 атна

Мониторинг

2 атна

«ТӨЛКЕ, КУЯН ҺӘМ ӘТӘЧ»

ӘКИЯТЕН СӘХНӘЛӘШТЕРҮ

1) рус халык әкиятен балаларның исләренә төшерү; сюжетның

үсеше артыннан күзәтергә, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга

җавап бирергә өйрәтү;

2) балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, фикерләвен, сәнгатьле сөйләмен үстерү;

3) балаларда кеше хәленә керә белүчәнлек, кайгыртучанлык, ярдәмчеллек, бер-берсенә карата игътибарлылык, дуслык

хисләре тәрбияләү.

178, 179  бит

3 атна

Б. РӘХМӘТНЕҢ «ЯЗ» ШИГЫРЕН ЯТЛАУ

1) балаларны Б. Рәхмәтнең «Яз» шигырен укып таныштыру,

истә калдырырга ярдәм итү; эчтәлегенә туры китереп, сораулар-

га җавап бирергә өйрәтү, яз турында белемнәрен баету;

2) балаларның аңга алуларын, игътибарларын, хәтерен,

сөйләмнәренең сәнгатьлелеген үстерү;

3) шигырьдә сурәтләнгән язгы табигатькә карата кызыксыну,

соклану хисе тәрбияләү.

186 бит

4 атна

Х.ВАХИТНЫҢ «УҢГАН СЫЕРЧЫК» ШИГЫРЕН УКУ

1) балаларны шигырь белән таныштыру, тәрбияче сораулары-

на шигырь сүзләре белән җавап бирә белүләрен ныгыту; музыка

астында түгәрәктә бер-берсенә комачауламый йөри белүләрен

формалаштыру; кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, диалогик сөйләмен, хәрәкәтләрен үстерү;

3) балаларда туган якка мәхәббәт, җылы яктан кайткан кош-

ларга карата кызыксыну, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

188 бит

9

М

А

Й

1 атна

Унберенче бүлек. ҖӘЙ.

«ТИЛГӘН» ЭНДӘШЕН УКУ

1) балаларны шигъри әсәрне тыңлый һәм аңлый белүләренә

ирешү; шигырьдәге аерым сүзләр һәм фразалар хисабы-

на сүзлекләрен баету, шигырь сүзләрен истә калдыруларына

ирешү; кошлар (тилгән) турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, конкрет–образлы

фикерләвен үстерү;

3) балаларның шигырьне дөрес интонация белән сөйләүләренә

ирешү.

191 бит

2 атна

АЮ БЕЛӘН ХАТЫН ӘКИЯТЕН УКУ.

1) әкиятнең эчтәлеге белән таныштыру, сорауларга аңлап

җавап бирү осталыгын камилләштерү, сүзлекне киңәйтү, актив-

лаштыру. [3] авазын ачык әйтүдә күнектерү;

2) балаларның игътибарын, кабул итүләрен, фикерләүләрен,

чикләнгән пространствода йөгерә белүләрен үстерү;

3) халык авыз иҗатына мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, кеше

хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү.

193 бит  

3 атна

Җ. ТӘРҖЕМАНОВНЫҢ « КИКРИКҮК»

ШИГЫРЕН УКУ.

1) шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлауларына ирешү; тема буенча сүзлекләрен баету һәм активлаштыру, тәрбияче артыннан аерым фразаларны кабатларга һәм аваз ияртемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү;

2) балаларның аңга алуларын, игътибарын, диалогик сөйләмнәрен, бармак хәрәкәтләрен үстерү; вакыт буенча (иртә- кич) ориентлашырга өйрәтә башлау;

3) балаларда әдәби әсәргә кызыксыну тәрбияләү.

195 бит

4 атна

М. МАЗУНОВНЫҢ «КӘҖӘ» ШИГЫРЕН УКУ

1) шигырьнең эчтәлеге белән балаларны таныштыру, сора-

уларга бәйләнешле итеп җавап бирергә, аваз ияртемен дөрес

әйтергә өйрәтү;

2) балаларның аңга алуларнын, игътибарын, фикерләвен,

бәйләнешле сөйләмен, кул хәрәкәтләрен үстерү;

3) йорт хайваннары белән кызыксыну, алар турында кайгыр-

тучанлык тәрбияләү.

197 бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Матур әдәбият белән таныштыру дәресләрендә сүз байлыгын үстерү

Тел - кешеләрнең иң мөһим аралашу, аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, иҗат итү эшләре - барысы ...

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру.

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру....

I нче кечкенәләр төркемендә “Матур әдәбият” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы       ( 1.09 – 12.09 )    Атна         Тема    Бур...

Матур әдәбият белән таныштыру

Мәктәпкә әзерлек төркемендә матур әдәбият белән таныштыру буенча календарь-тематик план. Максатлар: мәктәпкә әзерлек төркеме өчен программада күрсәтелгән, балалар яраткан таныш әдәби әсәрләр уку,яңа ә...

кечкенәләр төркемендә матур әдәбият/ сөйләм үсешеннән йомгаклау эшчәнлек

Рус халык әкиятләренең эчтәлекләрен искә төшерү, сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятләрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белергә өйрәтүне дәвам итү....

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең план – конспекты. Тема: “Йорт хайваннары”.

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең  план – конспекты.Тема: “Йорт хайваннары”....