кечкенәләр төркемендә матур әдәбият/ сөйләм үсешеннән йомгаклау эшчәнлек
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

Рус халык әкиятләренең эчтәлекләрен искә төшерү, сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятләрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белергә өйрәтүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kechkenlrd_yomgaklau_eshchnlek.docx23.26 КБ

Предварительный просмотр:

 Матур әдәбият/ сөйләм үсеше. (кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлек)

Тема:   “Әкиятләр иленә сәяхәт”

Максат: әкиятләрнең эчтәлеген сөйли белү күнекмәсен ныгыту.

Тәрбия бурычы: балаларда кеше хәленә керә белүчәнлекне, кайгыртучанлык, ярдәм итүне, бер-берсенә карата игътибарлылык, дуслык тәрбияләү

Үстерү бурычы: балаларның кабул итүләрен, хәтерен, игътибарын, фикерләвен, интонацияле сәнгатьле сөйләмне үстерү;

Белем бирү бурычы: рус халык әкиятләрен балаларның исләренә төшерү, сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятләрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белергә өйрәтүне дәвам итү;

Төп белем бирү өлкәсе:  аралашу.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: танып белү, сәламәтлек, социальләштерү, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: кыргый җәнлекләр турында әңгәмә, табышмаклар әйтү.

Җиһазлау: урман күренеше, әкият курчаклары: тата киемле әби, татар киемле кыз, аю, куян, ширма, куян, төлке маскалары

Сүзлек өстендә эш: кайрыдан, балта кайрыйм, пычак кайрыйм.

Алдан үткәрелгән эш:   кыргый җәнлекләр турында әңгәмә үткәрү, әкиятләрнең эчтәлеген уку, мультфильмнарын карау.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле;
  2. Төп өлеш:

- Сюрприз . Татар киемле әби курчагы.

- Бармак уеннары сөйләү.

- Хәрәкәтле уен ”Паровоз”

- Уен.”Аю аланында”.

- Уен “Тигез юл буйлап”

     -   Әңгәмә.

- Сюрприз:Татар киемле кыз курчагы керә.

  • Түгәрәк уены “Күрсәт әле үскәнем”

Эшчәнлек барышы:

-Балалар бүген безне Әкиятче кыз кунакка чакыра, барабызмы? Бик ерак булыр юлыбыз, нәрсә белән барабыз. Әйдәгез оча торган ашьяулыкка утырып барабыз. (тәрбияче тиз генә ашьяулык идәнгә куя, балалар утыралар). (серле музыка уйный)

- Килеп җиттек. Карагыз әле нинди матур Әкиятләр иле. (ширма артыннан тавыш  ишетелә)

- Карагыз әле балалар безнең белән кемдер шаяра. Кем икән ул анда?

(Тәрбияче Әби курчагы ширма аша уйната.)

  • Исәнмесез балалкайларым. Ни эшләп йөрисез:? Сез минем Йомры икмәгемне очратмадыгызмы?
  • Балалар бу әби кайсы әкиятттән икән? Йомры икмәк кая китте микән?(балаларның җавабы. Йомры икмәкне Төлке ашаган)
  • И Әбекәй син борчылма инде, безнең балалар сиңа бармак уены уйнап күрсәтерләр.

“Бу бармак бабай

Бу бармак әби...”

“Олыга –утын ярырга”....

  • Рәхмәт сезгә балакайларым
  • Ә без юлыбызны дәвам итәбез
  • “Паровоз” уены.

(Ширма артында тавыш ишетелә.  Тәрбияче Аю курчагын ала һәм уйната башлый)

  • Ой-ой-ой качып беттеләр. Инде нишләргә?
  • Аюкай ни булды син нәрсә эзлисен?
  • Барысы да качып беттеләр.
  • Балалар бу Аю кайсы әкияттән сон? (Теремкәй)
  • Балалар җәнлекләр нигә Аюдан качканнар ?(бал-ң җаваплары)
  • Аю әйдә балалар белән уен уйнап алабыз. Хәрәкәтле уен: “Аю аланында”
  • Аюкай безгә юлны дәвам итергә кирәк.
  • “Тигез юл буйлап....” хәрәкәтле уен

( ширма янына киләләр. Тәрбияче Куян курчагын уйната) куян елый.

  • Ник елыйсын Куянкай Йомшаккай”
  • Ничек инде еламаска, минем өем кайрыдан, Төлкенен өе боздан иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды.
  • Балалар, төлке өен нәрсәдән салган? (Боздан). (Активлаштыру).
  • Ә куянның өе нәрсәдән? (Кайрыдан). (Активлаштыру).
  • Яз җиткәч төлкенең өе нишләгән? (Эрегән дә аккан).
  • Балалар, куян ни өчен елаган? (Аны төлке өеннән куып чыгарган). (Активлаштыру).
  • Елап барганда аңа беренче булып нәрсә очраган? (Эт). (Активлаштыру).
  •  Әйе, куянга эт очраган һәм куяннан: - һау-һау-һау, Куян нигә елыйсың?- дип сораган.
  • Куян аңа нәрсә дип җавап биргән? (Балаларның җаваплары). (Тәрбияче куянның сүзләрен әйтә, ә балалар аның артыннан кабатлыйлар).
  • Нигә еламаска? Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды.(Активлаштыру).
  • Балалар эт төлкене ничек итеп куган? (Һау-һау-һау, Төлке чык, бар, кит). (Активлаштыру).
  • Төлке эткә нәрсә дип җавап биргән? (Балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә, өзгәләп ташлармын). (Активлаштыру).
  • Балалар, Эт куянга ярдәм итә алганмы? (Балаларның җаваплары)
  • Әйе, эт курыккан да чыгып киткән.
  • Балалар, Куянга тагын нәрсә очраган? (Аю). (Балаларны активлаштыру).
  • Аю куяннан нәрсә дип сораган? (Нигә елыйсың,Куян?). 
  • Нәзилә кил әле, син Куян булып аюга җавап бир әле. Булдырдың,
  • Балалар, Аю Куянны ничек итеп тынычландырган? (Елама, Куян. Мин аны куып чыгарырмын). (Балаларны активлаштыру).
  •  Балалар, Аю Төлкегә нәрсә дип кычкырган? (Төлке бар чыгып кит!). Төлке Аюдан курыкканмы? (Юк). Төлке Аюга нәрсә дип әйткән? Кил әле, Раяз, Төлке булып җавап бир әле. (Балаларны активлаштыру). Балалар, Аю Куянга ярдәм итә алганмы? (Юк) Балалар, Аюдан соң Куянга нәрсә очраган? (Үгез). (Балаларны активлаштыру). (Балаларга сорау бирү шул рәвешле дәвам итә).
  • Куянга нәрсә ярдәм иткән? (Әтәч). (Балаларны активлаштыру).
  • Әйдәгез әле Әтәчкәйне чакырыйк. Куянга бит Әтәч ярдәм итә.
  • Табышмак әйтеп чакырыйк аны.
  • Иртән иртүк тора

Кикрикүк дип кычкыра.. Бу нәрсә?

(Тәрбияче Әтәч курчагын уйната. Кемнәр мине чакырды Кикрикүк)

  • Самат әйт әле без нигә Әтәчне чакырдык?
  • Куянны Төлке өеннән куып чыгарган, аңа ярдәм итергә кирәк.
  • Әтәч Төлкегә нәрсә ди әле Самат? Иңсәмдә чалгы китерәм, Төлкенең башын чабым үтерәм.
  • Балалар бу өзек кайсы әкияттән булды? (“Төлке, Куян һәм Әтәч”)
  • Дөрес балалар.

(Тәрбияче ширма артыннан Татар киемле курчакны уйната)

  • Исәнмесез дусларым. Сезгә минем Әкиятләр иле ошадымы? Сез бик күп әкиятләр беләсез икән? Булдырдыгыз. Минем сезгә бер бүләгем бар. Менә конвертта рәсемнәр буталып беткән. Әгәр сез рәсемне дөрес җыйсагыз бу рәсем  нинди әкияттән икәнен белерсез. (“Өч аю” әкиятен кисәкләрдән җыю)
  • Әйдәгез бергәләп “Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап алабыз.
  • Әкиятче кызга рәхмәт әйтеп безгә балалар бакчасына кайтырга кирәк. Әйдәгез үзебезнең оча торган ашьяулыкка утырыйк та очып кына кайтып җитик.
  • Балалар сез бүгенге сәяхәтне кемнәргә сөйләрсез?
  • Сезгә иң ошаганы нәрсә булды?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

I нче кечкенәләр төркемендә “Матур әдәбият” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы       ( 1.09 – 12.09 )    Атна         Тема    Бур...

Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандлау буенча беренче кечкенәләр төркемендә гаилә белән эшчәнлек.

Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандлау буенча беренче кечкенәләр төркемендә гаилә белән эшчәнлек....

2нче кечкенәләр төркемендә "Матур әдәбият белән таныштыру" шөгыленең календар - тематик планы

2нче кечкенәләр төркемендә  "Матур әдәбият белән таныштыру"  шөгыленең календар - тематик планы. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова / "Туган телдә сөйләшәбез: 3-4 яш...