Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандлау буенча беренче кечкенәләр төркемендә гаилә белән эшчәнлек.
консультация (младшая группа) на тему

Султанова Гульшат Гаптельхаевна

Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандлау буенча беренче кечкенәләр төркемендә гаилә белән эшчәнлек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_33.docx40.75 КБ

Предварительный просмотр:

Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандлау буенча беренче кечкенәләр төркемендә гаилә белән эшчәнлек.                                                                          (Әти - әниләргә кинәшләр)

       Балаларның урамда һәм юллардагы иминлеге – бигрәк тә борчый торган мәсьәлә. Аларның ишегалларында, бакчаларда, паркта, махсус мәйданчыкларда гына уйнавына игътибар итегез, ә юл аркылы чыгарга туры килсә, махсус билгеләнгән урыннарда гына чыгарга кирәк. Бала янәшәсендә бер олы кешенең булуы зарур.   Белеп  торыгыз, хәтта җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урында йөргәндә дә бәлагә тарымам дигән ышаныч юк. Шуңа күрә дә, юлны аркылы чыкканда, барлык машиналар да җәяүлене уздырырга әзер икәненә ышангач кына атлагыз. Ә баласын ияртеп баручы әти-әни бу очракта бигрәк тә үзе үрнәк күрсәтергә тиеш. Урам законнарына бала, беренче чиратта,  олы кешеләрдән өйрәнә.

          Каникул башланыр алдыннан барлык балалар бакчаларында да “Куркынычсызлык атнасы” эшчәнлекләре  уза. Юл йөрү кагыйдәләрен балаларның тагын бер кат исләренә төшерәбез.. Хөрмәтле әти-әниләр, сез дә кушылыгыз бу чарага дип әйтәсе килә. Балагызга вакытыгызны һәм игътибарыгызны арттырыгыз! Юлларда, олылар, бер-берегез белән аңлашып эш итик!

      Сабыйлар белән бәйле  юл транспорт  имгәнүләре җитди проблемаларның берсе булып тора. Балаларда юл йөрү  кагыйдәләре күнекмәләрен тәрбияләү бакчада һәм гаиләдә башкарыла.

       ”Әллүки” балалар бакчасы коллективы,балаларын юл йөрү кагыйдәләренә тиешле дәрәҗәдә өйрәтсен,аларда юл йөрү.культурасын тәрбияләсен өчен әти-әниләр белән планлы эш алып бара.

   Максатчан чаралар үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Бакча коллективы белән “Яшел ут” конкурсында катнашабыз.ЮХИДИ хезмәткәрләре,пропаганда инспекторлары, ата –аналар белән берлектә уздырыла торган әлеге чараларның уңышлы булуы педагогларның һөнәри осталыгына да нык бәйле.

    Бакчада кулланма әдәбият,төрле уеннар,күргәзмә материаллар тупланган.

        Юл йөрү үзенчәлекләренә кызыксыну артсын өчен, балалар белән “кызыл,сары,яшел” “ПДД белгече” һәм башка конкурслар,әти-әниләр белән викториналар уздырыла.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча шөгыль: “Алсуга муенса”.

Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.-Танып белүгә кызыксындыру.-Актив булу,бер берс...