Керпе малае дуслар эзли.
материал (средняя группа) на тему

Абдуллина Рамзия Камиловна

Спектакль өчен сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kerpe_malae_duslar_ezli.docx25.43 КБ

Предварительный просмотр:

                  Керпе малае дуслар эзли

Катнашалар;                                                                                            

Көрән (керпе малае)-                                      Наиль                           Әмир

Энәбай- Әти керпе-                                         Ильназ-                         Камил

Энәбикә- Әни керпе-                                      Камилә                          Сафия

Кечкенә керпе-                                                 Альмира Загид.            Рамис

Төлке малае Төләнтай-                                   Бәхтияр                         Рамазан

Төлке-                                                                   Әмир                            Искәндәр      

Төлке бикә -                                                        Эльвина                       Гөлназ

1нче Куян малае -(Озынколак)                      Ибрагим                       Айрат              

2нче Куян малае-  (Җитезкәй)                       Солтан                         Азалия, Алина

Куян кызы- (Йомшаккай)                                   Алисә                          Ясминә

1нче Тиен кызы-  (Шаянкай)                           Альмира                    Гайнетдинова  Азалия

2нче тиен кызы-   (Наянкай)                            Алинә                          Муртазина Адиля

Күбәләк-                                                                Азалия.                        Алсу, Лилия

                     

(Төләнтәй белән Көрән   җыр)

Дуслар белән күңелле, яшәве  рәхәт

Дустым булганың өчен сиңа зур рәхмәт!

Син- минем  якын дустым , мин- синең дустың,

Яхшы hәрвакыт янда булганы дусның!

..... чыга

Наянкай. .......... кара әле, керпе малае белән төлке малае дус булып йөриләр бит, ә!

Шаянкай.  Әйтмә генә инде! ( тамашачылардан сорый) Ә аларның ничек дус булып китүләре турында әкият ишеткәнегез бармы?

Күбәләк. Булмаса карагыз дуслар, без хәзер сезгә шул турыда әкият күрсәтербез

Шаянкай.  Ә бу хәл менә болай булды. Борын- борын заманнарда түгел, ә безнең көннәрдә Казаннан ерак түгел бер урманда яшәгән ди бер керпе гаиләсе.

Наянкай. Алар гаиләдә дүртәү булганнар, ди. Әти керпе- Энәбай, әни керпе- Энәбикә, керпе малае- Көрән hәм аның сеңелесе Көрәнбикә.

Күбәләк. Ә, нәрсә без сөйләп утырабыз. Хәзер үзегез барысын да күрересез!

Шаянкай. Әкиятебезне башлыйбыз, дуслар! Әнә, карагыз әле, Энәбай гөмбә җыеп йөри.

(Чыгып китәләр)

 Беренче күренеш

Энәбай.  (җырлый)

Яңгырдан соң никадәрле

Гөмбә чыккан күр әле!

Беркемнең дәмондый җирне

Юктыр әле күргәне!

Кәрзинем дә бик тиз тулды,

Сыртка җыям гөмбәне

Ярый әле, ярый әле,

Ярый туным энәле!

Агач төбе саен гөмбә,

Калдырмадым берсен дә.

Нарат гөмбә, каен гөмбә,

Сыймый, сыймый кәрзингә.

Сыймый, сыймый кәрзингә.

Ай-яй! Кара, никадәрле гөмбә!  (тамашачыларны күреп)   О-О! Исәнмесез!  Мине таныйсызмы, дуслар? Керпе мин. Энәле керпе. Шуңа күрә исемем дә Энәбай минем. О, нинди гөмбә! Төлке гөмбәсеул. Төлке шикелле җирән булганга шулай атаганнар аны.  Төлке үзе гөмбә ашамый ул. Төлке бит ул гөмбә түгел, ит ярата. Безне, керпеләрне дә кабып йотарга күп сорап тормый.        Туктале, бу гөмбәләремне өйгә кайтарып, Энәбикә белән балаларны да алып килергә кирәк. Әле монда гөмбә күп икән.

     Икенче күренеш.

( Күбәләк, куяннар, тиеннәр йөгереп керәләр)

Шаянкай. Әйдәгез, уйныйбыз!

Озынколак. Ничек?

Шаянкай. Сукыр тәкә!

Йомшаккай. Ул ничек була?

Шаянкай. Кайсыбызның да булса күзен яулык белән бәйлибез дә, аңа тоттырмыйча, тирәсендә йөгереп йөрибез.

Наянкай. Шул сукыр тәкә була.

Җитезкәй. Ә кайсыбыз сукыр тәкә була?

Шаянкай.  Юк, мин түгел. Менә ул булсын. ( Күбәләккә  күрсәтә)

Күбәләк. Юк,юк, мин дә булмыйм!

Йомшаккай. Үзләре уйныйбыз диделәр. Үзләре сукыр тәкә булырга да теләмиләр.

      (Керпе малае Көрән күренә)

Көрән. Миндә уйныйм әле!

Җитезкәй. Юк, юк, син чәнчисең.

Көрән. Уйныйм инде?

Озынколак. Ярар, уйнасын инде.

Наянкай. Энәләре чәнчи бит аның!

Йомшаккай. Әйдә, ул сукыр тәкә булсын.

Озынколак. Ярар, булсын алайса. Әйдә кил.  Күзеңне бәйлибез. Йә, тот, әйдә.

Наянкай. Без монда!

Җитезкәй  белән Шаянкай. Сукыр тәкә йөгерә,

                                                     Күрми ул бер нәрсә дә.

                                                      Йөгермичә нишләсен

                                                      Тота алмый берсен дә!

    ( Керпе малае Наянкайны   эләктерә)

Наянкай. Абау, чәнчеде! Ой-ой-ой! Авырттырды. ( елый)

Озынколак. Әйттем бит, чәнчешә ул дип! Уйнамасын! Кит моннан, без синең белән уйнамыйбыз.

Күбәләк. Кит моннан! Үзеңә башка дуслар тап!

Көрән. Гафу ит инде. Мин бит чынлап түгел!

Шаянкай. Юри генә дә чәнчемә! Бар. Бар. Синнән башка да күңелле иде әле! Килдең дә уенны боздың! Әйдәгез, башка җирдә уйныйбыз. Китмәсә, калсын шунда үзе генә!

Бергә.                 Көрән, Көрән, Көрәнле!

                           Чәнчи торган  энәле.

                            Йөрмә безнең тирәдә,

                           Карап торма, кит әйдә!

( Барысы да китәләр. Көрән ялгызы гына кала.)

Өченче күренеш

Энәбай. Энәбикә! Энәбикә дим, сез өйдәме? Көрән, син кайда?

Энәбикә. ( керә) Әү, ни бар?

Энәбай. Күрәсеңме, күпме гөмбә җыйдым! Әйдә, тагын барабыз, гөмбәле алан таптым. Ә Көрән кайда соң?

( Мышык-мышык Көрән кайтып керә)

Энәбикә. Ни булды? Кем кыерсытты?

Энәбай. Әйдә, кызлар кебек елап балавыз сыгып торма, гөмбәгә барабыз.

Кечкенә керпе. Урра!!! Урра!!!! Гөмбәгә барабыз! Гөмбәгә барабыз. Мин дә барам! Мин дә барам!

Көрән. Мин бер кайда да бармыйм!

Энәбикә. Туктале, ни булды сиңа?

Көрән. Бу тунны да кимим!

Кечкенә керпе Нишләп? Үзеңнең туның ләбаса!

Көрән. Әй, миңа энәле тун кирәкми!

Энәбай.Әйдә, күп телеңә салынып торма!Хәзер килмәсә, кыш җиткәч килер ашыйсың. Ки туныңны!

Көрән. Юк! Кимим! Киясем килми!

Кечкенә керпе. Нишләп?

Энәбикә. Менә тиле!Соң, керпе бит син! Ә керпе энәле тун киеп йөрергә тиеш!

Көрән. Әминем энәле тун киеп йөрисем килми! Килми! Килми!

Энәбай. Әй! Калсын шунда. Әйдәгез киттек, тиеннәр килеп күргәләгәнче, барыпҗыярга кирәк гөмбәне.

Энәбикә. Ярар, алайса, киттек.( Көрәнгә) Кара аны! Өннән ерак китеп йөрмә. Төлкегә очрап харап булуың бар. Киттек!

( Чыгып китәләр)

Көрән. Энәле тун нигә кирәк миңа! Куяннарның да, тиеннәрнең дә туннары энәле түгел. Яннарына барып уйныйм дисәң,энәләрең чәнчи,  диләр. Энәсез керпе булып яшәргә телим!

Мин барам, барам, барам,

Трам-тарам, тарам, тарам.

Энәсез минем туным.

Энәсез булып тудым!

(Тунын кимимчә чыгып китә)

Дүртенче күренеш

(Көрән куяннар, тиеннәр уйнаган аланга килеп чыга)

Көрән. Исәнмесез, тиеннәр! Исәнмесез, куяннар! Сәлам Күбәләк!Нәрсә куркып калдыгыз? Әйдәгез, дуслашабыз!

Наянкай. Ә син кем соң?

Җитезкәй. Кем соң син?

Көрән. Таныймысызмы әллә?

Шаянкай. Соң моңа кадәр күргәнебез  булмагач.

Көрән. Кемне? Минеме?

Күбәләк.. Сине булмыйча, кемне булсын тагын?

Көрән. Шаяртмагыз әле.

Озынколак. Каян килдең син безнең урманга?

Наянкай. Африкаданмы әллә? Анда синең ише җәнлекләр күп ди, анда.

Көрән. Нинди Африкадан булсын? Керпе малае Көрән бит мин!

Күбәләк. Керпе малае Көрән?

Җитезкәй. Сөйләмә юкны! Син керпегә ошамагансың!

Йомшаккай. Алдашма! Көрәнне күрмәгән дип беләсеңме әллә безне?

Кәбәләк. Көрән бит ул керпе малае!

Көрән. Соң мин керпе малае бит инде!

Шаянкай. Керпе? Ә синең бит энәләрең юк!

Озынколак. Энәсез керпе булмый!

Көрән. Була! Менә күрмисезмени?

Йомшаккай. Керпе энәсез булмый! Әйдәгез. киттек! Йә бер-бер начарлык эшләп куяр бунәрсә!

Күбәләк. Әйе шул. Китик яхшы чакта.

( Китәләр)

Көрән. Туктагыз әле! Ышыныгыз инде,керпе малае Көрән бит мин! Киттеләр. Ышынмадылар.

Мин урман буйлап киләм.

Исемем минем Көрән.

Кем тели дуслашырга

Энәсез керпе белән?!

        Икенче пәрдә

Алтынчы күренеш

Төлке малае. Шушы урманда әти-әнием белән яшим. Берседә минем белән дуслашырга теләми. Куяннар да мине күрсәләр тизрәк качу ягын чамалыйлар. Тиеннәр дә тизрәк агач башына менеп китә ягын карыйлар.  Дусларым булмагач, бик күңелсез миңа урманда.

( Җырлый)

Бер бәхетсез төлке малае мин,

Миңа hәрчак шундый күңелсез.

Аңламыйсыз минем хисләремне,

Чөнки минем хәлдә түгел сез.........

  Бер генәдустым да юк шул минем!

(Көрән килеп чыгы)

Көрән. Телисеңме, мин синең дустың булам?

Төлке малае. Телим! Ә син кем кем?

Көрән. Минме? Мин керпе малае Көрән!

Төлке малае. Керпе малае? Ә синең энәләрең кайда?

Көрән. Ә мин энәсез керпе. Ә син үзең кем?

Төлке малае.  Минме? Мин-төлке малае Түләнтәй!

Көрән. Төлке? Ә син усал түгелме?

Төлке малае.Түгел.

Көрән. Ә миңа әтием төлкене очратсам, тизрәк качарга куша,. Төлкеләр безнең дошманна, ди.

Төлке малае. Ә мин дошман түгел. Мин үземә дуслар эзлим.

Көрән. Мин дә

Төлке малае. Әйдә, дуслашабыз.

Көрән. Әйдә. Әйдә, ә ничек дуслашабыз?

Төлке малае.Бергә уйныйбыз.

Көрән. Ничек?

Төлке малае. Мәтәлчек атынабыз. Әйдә, менә болай!

(Уйныйлар)( Хоп-хоп, хи-хи-хи-хи, Ничек күңелле бергә уйнавы!)

(Җырлыйлар)

Дуслар белән күңелле

Яшәве рәхәт,

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт!

           Син- минем якын дустым,

           Мин- синең дустың

            Яхшы-hәрвакыт янда

            Булганы дусның!

Безнең дуслык нык булсын

Мәңгелек булсын!

Көннәребез гел шулай

Шатлыкта узсын!

          Син -минем якын дустым,

          Мин- синең дустың

         Яхшы- hәрвакыт янда

         Булганы дусның!

Төлке малае. Ә хәзер, әйдә, куян тотыш уйныйбыз.

Көрән. Куян? Ә монда куян юк бит.

Төлке малае. Булмаса, менә, син куян, ди

Көрән. Әй, минем алай уйныйсым килми.

Төлке малае. Алайса, әйдә, безгә.ю Әнием безне тәмле аш белән сыйлар.

Көрән. Юк, мин сезгә барырга куркам.

Төлке малае. Кемнән? Син бит хәзер минем якын дустым. Әминем әтим дә, әнием дә дусларымны ярата.

Көрән. Керпене дә ме?Алар миңа тимәсләрме соң?

Төлке малае. Әйттем бит инде, хәзер син минем дустым. Әйдә, киттек.

Көрән. Әйдә.

     (китәләр. Төлке күренә)

Төлке.  Хәй, молодец, улым! Бигрәкләр дә үземә ошаган! Төлкебикә! Кара әле улыбызга!

Төлкебикә. Әй! Бигрәк уңган улыбыз. Тәки хәйләләп өнгә алып кайтып китте . Тик, нинди җанвар булды соң ул?

Төлке. Әйе шул, мин дә танымдым.

Төлкебикә. Куян дисәң, куян түгел, керпе дисәң, керпегә ошамаган.

Төлке. Тукта, әйдә артларыннан кайтыйк әле. Улыбызны харап итмәсен

 ( Китәләр)Төлкеләр җыры.

         Әгәр берәү, әгәр берәү.

          Юлыкса төлкегә,

hичбер сүзсез, hичбер сүзсез,

Калачак көлкегә!

Юк дөньяда, Юк дөньяда,

Миннән дә хәйләкәр!

Барсын алдыйм, барсын алдыйм,

Телим икән әгәр.

                                                             Җиденче күренеш

(Төлке малае белән Көрән төлке өненә кайтып җитәләр)

Төлке малае. Менә безнең өн монда

Көрән. Төләнтәй, мин сезгә керергә куркам. Мин кермим.

Төләнтәй.  Нишләп? Кемнән куркасың?

Төлкебикә. Хи-и, акыллым, кемнән куркасың? Бездә ерткычлар юк.( Төлке малаена) Кем соң бу улым?

Төлке малае. Керпе малае Көрән.

Төлке. Керпе?

Көрән. Әйе, мин керпе малае

Төлке. Хе, Менә шәп! Ә син нишләптер бер дә керпегә ошамагансың.

Көрән. Минем энәле тун киясем килми!

Төлке. Менә тиле!

Төлкебикә. Бик шәп, бик әйбәт! Син яхшы керпе икәнсең! Бар, бар өнгә керә тор. (кертеп җибәрә)

Төлке. Улым, бигрәкләр дә үземә ошагансың инде.

Төлкебикә. Төшке ашка менә дигән ит алып кайткансың! Хәзер тәмле итеп кыздырып ашыйбыз үзен!
Төлке малае. Әти! Әни! Сез ни сөйлисез?  Ул бит минем дустым! Беркем дә минем белән уйнамаганда ул минем белән уйнады, без аның белән дус булырга сүз  куештык.

Төлке. Булса соң!Кая, бар керә тор. Без чыбык җыеп киләбез.

Төлке малае. Көрәнгә тидермим!

 Төлкебикә. Вәт тиле! Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың  диләр. Төлке малае димәссең. Бар, бар, керә тор! Без хәзер! (китәләр)

Төлке малае. Көрән! Көрән! Син кайда? Харап буласың, чык тизрәк!

Көрән. Ә-ә-ә? Н-н-н-нишләде?

Төлке малае. Качыйк тизрәк! Сине утта кыздырып ашыйбыз диләр!

Көрән. Ут-т-т-та!

( качалар)

Көрән. Уф! Уф! Ардым мин, Төләнтәй!

Төлке малае. Әйдә туктама тизрәк!

Көрән. Уф, хәлем бетте! Уйнамас идем башака Төлке малае белән!

 Төлке малае. Нишләп? МИн сиңа тимәдем бит! Без бит хәзер синең белән дуслар! Әлләминем белән  бүтән дус булмыйсыңмы?

Көрән. Булам, Тик мин башка беркайчан да энәле күлмәгемне салып чыкмыйм!

Төлке малае. Чыкма шул!

( Еракта Энәбай белән Энәбикәнең тавышы ишетелә)

Энәбай тавышы. Кө-ө-ө- рә-ә-н! Улы-ы-ым!

Энәбикә тавышы. Ба-а-а-ла-ам! Син кайда-а-а-а!

Кечкенә керпе. А-а-абы-ы-ый!

Көрән. Әнә мине эзлиләр. Төләнтәй, син кайт инде. Әтием, икебезне бергә күрсә ачуланыр!

Төлке малае. Тик. син иртәгә шушы урынга минем белән уйнарга кил, яме, Көрән!

Көрән. Ярар.

Төлке малае. Менә рәхмәт! Син чын дус Көрән!

Көрән. Син дә! Син мине үлемнән коткардың!Рәхмәт сиңа!

 Җыр бергә.

Бетте.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тиен малае - Җирәнкәй

Балаларның ишетү, ис сизү, тоемлау аша җәйге урман аланын күз аллауларына ирешү, урманда үзенне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү, ярдәмчел, тапкыр, юмарт булу, җиләк - җимешләрнең һәм яшелчәләрнең ...

Кырмыска узенэ дуслар эзли

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...

"Таныш булыйк: керпе"

Тема: “Таныш булыйк: керпе”Максатлар: 1. Балаларга керпе турында мәгълүмат бирү, җәнлекләрнең төзелешләрен өлешләргә бүлеп карарга өйрәтү, үзенчәлекле билгеләрен ачыклау, тышкы кыяфәтенә, я...

Кыю керпе

сценари...

Әтәч дуслар эзли

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем һәм сөйләм үстерү буенча bнтегральләштерелгән бердәм эшчәнлек...

Керпе күчтәнәче (занятие в младшей группе на татарском языке)

видео доступно по данной ссылкеhttp://www.youtube.com/watch?v=VRQC1bOOM9g...

"Керпе малае дуслар эзли"

Рафик Корбонның "Керпе малае дуслар эзли" пьесасыннан кыскартылып алынган театр...