Әтәч дуслар эзли
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Вафина Файруза Габделхаевна

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем һәм сөйләм үстерү буенча bнтегральләштерелгән бердәм эшчәнлек

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл etech.docx19.18 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениесе

Субаш балалар бакчасы

Тема: «Әтәч дуслар эзли»

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем һәм сөйләм үстерү буенча

Интегральләштерелгән бердәм эшчәнлек

II кв. категорияле тәрбияче

 Вафина Ф.Г.

        

2012 нче ел.

Тема: «Әтәч дуслар эзли».

«Танып белү», «Иҗади сәнгать», «Аралашу», «Социальләштерү», «Матур әдәбият».

  Максат: Эмоциональ киеренкелекне бетерү, төп һәм вак кул чуклары моторикасын үстерү, тирә – юньгә, яшьтәшләренә карата ихтирамлы, сабыр мөнәсәбәт булдыру, йорт кошларына кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

-Балаларда кызыксыну уяту, нәфис сүзләр ярдәмендә сөйләм телен үстерү.

- Уч төбе белән манып алу алымын кулланып, «Манабыз – алабыз» сүзләрен әйтеп, бармаклар ярдәмендә әтәч рәсеме ясарга өйрәтү.

-Төсләрне (сары, кызыл) танып, әйтә белүләрен ныгыту.

-Рәсемнең нәтиҗәсен күрү, гигиена күнекмәләрен үстерү.

Сүзлек өстендә эш: кикрик, манабыз- алабыз.

    Барышы:

1:Коммуникатив уен: «исәнмесез»

-Исәнмесез, кулларым!      (Уч төбен өскә куеп алга сузу).

-Чәп- чәп-чәп!                        (Кул чабу 3 тапкыр).

-Исәнмесез, аякларым!       (пружина.)

-Тып-тып-тып!                        (аяклар белән тыпырдау).

-Исәнмесез, битләрем!       (битләрне ярату.)

-Чәп-чәп-чәп!                          (3 тапкыр йомшак итеп биткә сугып алу.)

-Исәнмесез, иреннәрем!     ( Башны уңга, сулга авыштыру.)

-Чмок-чмок-чмок !                 (3 тапкыр иреннәрне бер- берсенә тидерү.)

-Исәнмесез, тешләрем !        (башны уңга, сулга авыштыру.)

-щелк-щелк-щелк!                  (3 тапкыр тешләрне бер-берсенә тидерү.)

-Исәнме, минем борыным!      (кул белән ярату.)

-Бип-бип-бип !                (бармаклар белән борынга басу.)

- Исәнмесез, кунаклар !      ( кулларны өскә күтәрү.)

- Сәлам-сәлам !                    (Кул болгыйлар.)

Балалар, мин сезне бүген сәяхәткә чакырам.

2 . «Рәсем иленә – сәяхәт !»

 (Кыңгырау шалтырый.)

-Кыңгырау безне чакыра.

-Әйдәгез әле юлга кузгалыйк:

-Вагоннарга урнашыйк.

 (Балалар бер- бер артлы тезелеп басалар.)

-Паровоз кузгалды,

-Вагоннарны үзе белән алды;

-Чох-чох, чу-чу,

-Без барабыз еракка

-Кунакка- кунакка.

-Карагыз әле монда

-Нәрсә булды соң паровозга

-Ул бит тукталды?

-Тимер юл аша килгәндә

-Тәгәрмәчләре төшеп калды.

 «Булышыгыз зинһар ди»

-Булышабызмы, балалар?

(Өстәлдә төрле төстә, формада вагоннар, балаларга тәгәрмәчләр таратыла.

Паровозны ясау.)

-Ә хәзер сәяхәтне дәвам итсәк тә була.

-Менә нинди матур аланга килеп чыктык.

1.Слайд күрсәтү. Аланда.

3.Бармак уены: «Аланда»

Аланда менә шундый өй бар.    (Кулларны баш өстенә куеп өй ясап күрсәтү.)

Ләкин өйгә кереп булмый            (Кулларны замокка куеп күрсәтү.)

Без капкаларны ачабыз.                (Замокны ачалар, кулларны ян- якка.)

Барыгызны кунакка чакырабыз. (Түбә ясыйбыз, башларны ян- якка.)

2.Слайд күрсәтү. Өй рәсеме.

-Балалар, нинди өй соң бу?

-Кем яши икән монда?

-Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.

(табышмак әйтелә балалар җавабы.)

   Томшыгы белән җимне чукый.

   Канат кагып кычкыра.

   “Ки-кри-күк, ки-кри-күк”

   Дип кычкырып уята ул тиз генә.

   Нәрсә әле ул балалар?

   -Әйе әтәч.

Менә нинди өй икән бу.

Әйдәгез әтәчне чакырыйк әле чыксын безнең янга.

(“Таң ата бугай, әтәч кычкыра кикрикүк, кикрикүк”)

-Балалар әйдәгез бергә кычкырып карыйк әле чыкмас микән? (балалар белән кычкыру)

2.Слайд күрсәтү. Әтәч рәсеме

Ничек матур итеп карап тора безгә.

-Балалар әтәч нинди? (Матур,зур,кызыл кикрикле,каурыйлы,батыр)

-Аның нәрсәләре бар? (Башы,койрыгы,аяклары,күзе)

-Әтәч нишли белә? (Җырлый,кычкыра,оча,канат кага)

-Кайчан йокыдан тора? (Балаларның җавабы)

-Ә көндез нишли ул? (Тавыкларын саклый, ашый)

-Балалар әтәчебез бердә безгә сәлам бирми.

Кычкырмый да, әллә безнең белән дуслашасы килми микән?

-Ә сезнең аның белән дуслашасы киләме?

Минем биктә әтәч белән дус буласым килә.

-Рушан, синең дуслашасың киләме? Әдилә, синең дәме?

Әллә әтәчебез чирләп китте инде?

Юешләнеп йөреп салкын тидерде микән?

Тамагы авырта микән?

Кычкыра алмагач әйбәт булмый бит әле бу балалар.

Хәзер безне йокыдан кычкырып уята алмас инде.

Балалар ничектә ярдәм итәргә кирәк инде аңа.

Нишләп карыйк икән Әдилә, ничек уйлыйсың? (балалар җаваплары)

Диләрә, әтәчебез нәрсә ашарга ярата әле? (бөртекләр,ярмалар чукып-чукып)

4. Бармак уены. “Тылсымлы бөртекләр”

(подноста борчак,фасоль буташкан, аерып алу, учка җыю, савытка салу.)

-Менә миндә тылсымлы бөртекләр бар. Ләкин алар саташканнар. Безгә борчакны учка җыярга әтәчкәйне сыйлап карарга кирәк. Бәлки файдасы тияр, балалар. Әтәчебез безгә матур итеп кычкырып күрсәтер.

А.Б. Әйдә әтәчкәй, чык инде. Матур итеп кычкырып күрсәт инде безгә.

Әтәч: Кикрикүк,кикрикүү-к. Исәнмесез дусларым. Рәхмәт сезгә минем өчен борчылганыгыз өчен, сыйлаганыгыз өчен. Сез биргән ярмаларны чукып-чукып ашагач миңа шундый рәхәт булып китте. Тамагым да авыртмый, уйныйсым гына килеп тора.

А.Б. Балалар, әтәчебез белән бер уйнап алыйк (“Әтәчем ник иртә торасын?”)

Әтәч: И балалар, сезнең белән күңелле, миңа да сезнең кебек әтәч дуслар кирәк.

Балалар, әтәчкәйгә тагында күңелле булсын өчен әтәч-дуслар ясыйбыз.

Менә карагыз әле, мин инде әтәчкә кулларымны манып алып әтәчкәйгә сиңа дус ясадым.

Бармакларны җылытып исәнләштереп алыйк.

Ә хәзер мин кулымны буяуга “манам-алам”. Юеш салфетканы алам, әйбәт итеп сөртәм. Таякчыкны алам, күзен куям, кикриген, аякларын сызам.

-Менә минем дустым әзер. (балалар белән эшләү.)

Әтәч: (Сөенеп) Минем дә дустым булды. Әйдә сездә ясагыз әле мин күп дусларым булуын телим. Ә мин сезгә ярдәм итәрмен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Кырмыска узенэ дуслар эзли

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...

"Безнең дуслар"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган ачык шөгыль конспекты...

«Аю баласы дусларын эзли» конспект НОД

Конспект НОД по формированию целостной картины мира на татарском языке...

Керпе малае дуслар эзли.

Спектакль өчен сценарий....

"Керпе малае дуслар эзли"

Рафик Корбонның "Керпе малае дуслар эзли" пьесасыннан кыскартылып алынган театр...

Аю дусларын эзли (II кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштыру эшчәнлеге)

Аю дусларын эзли (2 нче кечкенәләр төркемендә  тирә - юнь белән таныштыру эшчәнлеге)...