Авторская инсценированная сказка "Батыр үрдәк малае"
материал (подготовительная группа)

Мухаметдинова Айгуль Айратовна

Основной целью является обучение татарскому языку через театрализованную деятельность. предполагаемый материал актуален для педагогов, музыкальных руководителей, применим для изучеия второго государственного языка в рамках программы по УМК.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл сказка "Батыр үрдәк малае"15.01 КБ

Предварительный просмотр:

     Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре

7 нче “Бәләкәч” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

БАТЫР ҮРДӘК МАЛАЕ

мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен

сәхнәләштерелгән авторлык әкияте

Татар телен өйрәтү буенча тәрбиячеләр:

Мухаметдинова Айгөл Айратовна,

Нургалиева Миләүшә Альбертовна

Максат: театр сәнгате аша татар телен өйрәтү.

Бурычлар: 1.персонажларның сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү;

                     2.сүз байлыгын арттыру;

                     3.дустанә мөнәсәбәрләр тәрбияләү.

Җиһазлау: өй макеты, агачлар, кәрзин белән алмалар, койма, ятьмә,аудиоязмалар

Катнашалар: Үрдәк малае, Как бәбкәсе (кыз бала), Ана каз, Әтәч, Тавык чебие, Күркә чебие, Төлке, Куян, Керпе

Музыка (дәртле)

Җитәкләшеп үрдәк малае белән каз бәбкәсе (кыз) керәләр.

Каз бәбкәсе: кара әле, дустым,нишләп бер кем дә юк икән?

Үрдәк малае: әйе шул, кичә барысы да иртүк чыгарбыз дигәннәр иде.

Каз бәбкәсе: әйдә, чакырыйк әле үзләрен. (сәхнә артына китеп чакыралар)

Үрдәк малае: бак-бак-бак!!! Чыгыгыз тизрәк!!!

Каз бәбкәсе: Безгә зур үсәр өчен,

                       Йөгереп уйнарга кирәк.

Башка кошлар керә

Ана каз: Ягез, балалар, тату гына уйнагыз, яме!

Әтәч: мин сезне койма башыннан карап торам.

Балалар йөгерешеп уйныйлар.

Тавык чебие: мин арыдым. Әйдә бүтән уен уйныйк әле.

Каз бәбкәсе (үрдәк малаен җитәкләп): әйдәгез, чума үрдәк, чума казны уйныйбызмы?

Күркә чебие: ә мин йөзә белмим, чумарга куркам.

Үрдәк малае: юююк, берәү дә чумарга җыенмый, уен бит ул.

Каз бәбкәсе: я, әйдәгез, кара-каршы басабыз.

“Чума үрдәк, чума каз” уены

Үрдәк малае күбәләк куып чыгып китә. Башка кош-кортлар таралышырга өлгерми, әтәч кычкыра башлый.

Әтәч: кикрикүүүк, кикрикүүүк!!! Төлке килә, качыгыз!

Барлык кошлар да качып бетәләр, каз бәбкәсе генә, барыр урын тапмый, басып кала.

Төлке: (ипләп кенә килә) әһәә, эләктеңме, менә нинди йомшак син!!! (каз бәбкәсен эләктереп тә ала). – хәзер мин синнән аш пешереп ашыйм!

Каз бәбкәсе: (төлкедән ычкынырга теләп) коткарыгыз, коткарыгыз, ярдәм итегез!!!

Кошлар башларын сузып-сузып карыйлар, чыгарга куркалар.

Төлке каз бәбкәсен алып китә.

Үрдәк малае килеп чыга, каз бәбкәсен эзли

Үрдәк малае: дустым, син кая? Дустым?!

Әтәч: (күңелсезләнеп) каз бәбкәсен төлке эләктерде. Без аңа ярдәм итә алмадык, курыктык. Ул аны урманга алып китте.

Үрдәк малае: эх, дустым!..Ничек кенә сиңа ярдәм итим икән?..(бераз уйлап тора)  -мин сине эзләп табам, мин сине коткарам, - дип чыгып китә.

Читтәрәк агач төбендә куян калтыранып утыра.

Үрдәк малае: исәнме, куян, син төлкене күрмәдеңме? Ул минем дустымны тотып, урманга алып китте.

Куян: исәнме, күрдем, ул әнә шунда китте. (күрсәтә)

Үрдәк малае: рәхмәт, куян.

Үрдәк малае юлын дәвам итә, керпене очрата. Керпе агач төбендә кәрзиненә алма җыя.

Үрдәк малае: исәнме, керпе, син төлкене күрмәдеңме?

Керпе: исәнме! Күрдем, ул әнә тегендә, өендә.

Үрдәк малае: ярдәм ит зинһар, дустымны коткарырга булыш!

Керпе: мин сиңа ярдәм итәм, әйдә минем арттан.

Төлкенең өе янына киләләр, үрдәк малае качып тора, керпе ишек шакый

Керпе: төлке, төлке, тиз бул ,чык, балыксыз каласың, анда аю барлык җәнлекләргә дә балык өләшә.

Балык сүзен ишетеп, төлке чыгып чаба.

Каз бәбкәсе: рәхмәт сезгә, мине коткардыгыз!

Үрдәк малае: рәхмәт, керпе, ярдәмең өчен!

Керпегә кулларын болгап чыгып китәләр.

Керпе: әйее, дус кайгыда сынала дип юкка гына әйтмиләр шул!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Конструированию объёмных коллажей для инсценирования сказок., конструированию объёмных коллажей»

Для оформления стен групп, я использую как детские работы, так и коллажи на темы сказок.  При изготовлении коллажей можно использовать различный упаковочный материал для подарков и цветов: фетр,...

Тиен малае - Җирәнкәй

Балаларның ишетү, ис сизү, тоемлау аша җәйге урман аланын күз аллауларына ирешү, урманда үзенне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү, ярдәмчел, тапкыр, юмарт булу, җиләк - җимешләрнең һәм яшелчәләрнең ...

"Татар кызы, татар малае 2014"

Күңел ачу, уеннар, җырлар....

Керпе малае дуслар эзли.

Спектакль өчен сценарий....

куян малае шаян

куян малае шаян...

"Керпе малае дуслар эзли"

Рафик Корбонның "Керпе малае дуслар эзли" пьесасыннан кыскартылып алынган театр...

Сказка на татарском языке "Батыр үрдәк малае"

Сценарий сказки, разработанный воспитателями по развитию татарской речи. Предназначен для старшего дошкольного возраста. Цель:обучать татарскому языку детей через театрализованную деятельность.Задачи:...