куян малае шаян
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Ахметгалиева Миляуша Рифатовна

куян малае шаян

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan_malae_shayan.docx22.55 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Куян малае - Шаян”

Максат: Балаларда мәктәпкә бару теләген формалаштыру, белем алуга омтылыш уяту. Сөйләм телләрен үстерү.

Бурычлар:

- Балаларның мәктәп турында күзаллауларын киңәйтү.

- Балаларны мәктәп тормышы белән таныштыруны дәвам итү, алган белемнәрен системалаштыру.

-Балаларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, тапкырлыкларын, күзәтүчәнлекләрен,хәтерне ,танып белү активлыгын үстерү.

- Пиктограммалар кулланып, җөмләләр уку күнекмәсен булдыру.

- Балаларда мисаллар төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам иттерү.

- Уку әсбапларына сак караш тәрбияләү.

-Балаларда татар һәм инглиз телләрен өйрәнүгә кызыксынуларын уяту;

-Инглиз телендә өйрәнелгән темалар буенча материалны ныгыту һәм           гомумиләштерү.

-Сүзләрне фонетик яктан дөрес әйтү; җәнлек исемнәрен, цифрларны,төсләрне җөмлә эчендә танып аңлауны, җөмләләрдә дөрес итеп куллануны камилләштерү.

Җиһазлау:  

Агачлар, чыршылар, агач төпләре, кошлар; өй; алан исемнәре: “1- Табышмак – зиһен ачкычы”, “2 – Тапкырлар”, “ 3- Ә син беләсеңме?”, “ 4 – Уйнап алыйк”, һәр балага конверт эчендә  саннар, арифметик билгеләр;  “Табышмак – зиһен ачкычы” исемле  конверт; “Ә син беләсеңме?” исемле конверт; “Әйдә укыйк!” уены (пиктограммалар); йозак рәсеме; магнитофон, диск; туп; “Салават күпере”  рәсеме, төрле төстә эзләр саннар белән, хайваннар рәсеме.

Методик алым һәм чаралар:

 Әдәби сүз (табышмаклар),уен, сөенечле мизгел, сорау-җавап, сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, техник чара,үстерешле диалог, рәсемнәр һәм пиктограммалар куллану, мактау, мөстәкыйль эш.

Алдан үткәрелгән эш:  

Бармак уенын, йозак турында  табышмак өйрәнү, яз турында шигырь  ятлау,  атрибутларны  әзерләп кую, йозак ясау.

Эшчәнлек барышы:

(төркем урман кебек бизәлгән , бер почмакта өй тора, эчендә  Куян  утыра)

- Балалар, карагыз әле, бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле , исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

-Балалар, минем яныма борылыгыз әле. Бүген нинди кояшлы, матур көн!  Балалар, ә сезнең хәлләрегез ничек?(әйбәт).

Балалар: Ә сезнең хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт,минеке дә әйбәт (сөйләгән вакытта телефоннан СМС  килә)

-Балалар,  ишеттегезме, телефонга хат килде, карыйм әле (телефонын ала, укый):

Балалар!  Мин урман мәктәбенә бара идем, Убырлы урлап, үз өенә  бикләп , йозак  элеп куйды. Берничек тә ачып булмый.  Сез бик акыллы, кыю, батыр балалар!Быел сез дә  мәктәпкә барырга  җыенасыз. Зинһар өчен, миңа ярдәм итегез.  Минем янга килеп җиткәнче, дүрт алан очрар, һәр аланда биремнәр булыр. Сез, үзегезнең  белемнәрегезне кулланып, шул  биремнәрне үтәсәгез, минем янга бик тиз килеп җитәрсез. Ә бишенче аланда Убырлы өе булыр.Сезгә уңышлар телим, көтәм сезне”. Куян малае – Шаян.

- Балалар, урманга барып, дустыбызга Куян малае - Шаянга ярдәм  итәбезме? (әйе). Ә урманга килеп чыгу өчен  безгә тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк:

Күзләрне йомабыз,

Өчкә кадәр саныйбыз:

Бер, ике, өч.

Бер әйләнеп алабыз

Һәм урманга килеп чыгабыз.

- Менә килеп тә  җиттек. Карагыз әле, урманда нинди матур, саф һава. Ишетәсезме, кошлар сайрыйлар (кош тавышлары куела).

Беренче аланыбыз күренә “Табышмак – зиһен ачкычы” дип атала (конвертта табышмаклар  һәм рәсемнәр):

1. Үзе кечкенә генә,

    Ә тавышы яңгырау.

    Дәрескә дәшеп,

   Чыңлый ... (Кыңгырау)

2. Арттан калмас иярер,

    Икеле алсаң  – сөйрәлер (Портфель)

3. Каләм, кара аласың,

    Ак юлына язасың  (Дәфтәр)

4.Бер тартмада алты дус,

   Алтысында алты төс.

  Ләкин алар барысы да

   Башкаралар бер үк эш (Буяу карандашлары)

5. Юк аягы, юк күзе,

    Сөйли, өйрәтә үзе,

    Телгә аннан оста юк,

    Аннан якын дус та юк (Китап)

6. Кара кыр буйлап

         Ак куян чаба (Акбур)

7.   Эче тулы балалар,

      Парталар һәм такталар.

      Бик тырышып белем бирә

      Абыйлар һәм апалар  (Мәктәп)

- Дөрес, балалар! Булдырдыгыз,юлыбызны дәвам итик. Ә хәзер кайсы якка барырга икән? (уң якка).

Икенче аланыбыз. Бу  “Тапкырлар” аланы (агач төбе янында кәрзин – эчендә саннар, арифметик билгеләр белән карточкалар)

- Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер ял итеп алыйк.  

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә  уйладык,

Башны иябез алга,

Аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз.

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Бармакларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Аз  гына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Юлыбызны дәвам итик  (сүзләргә  туры китереп хәрәкәтләр ясала)

- Өченче аланыбыз та күренә. Бу “Ә син беләсеңме?” аланы (карточкада биремнәр, балалар җавапларын әйтәләр):

1. Нинди айда мәктәпләрдә укулар башлана? (Сентябрь)

2.Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?(Дәрес башлана)

3. Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип атыйлар? (Укучылар)

4. Алфавитның беренче хәрефе.(А)

5. Бер әби, әтәчләрнең сугышуларына түзә алмыйча, берсен берничә көнгә күршеләренә кертеп торган. Ул әсәрнең  исеме ничек? Авторы кем?(“Чукмар б/н Тукмар, А.Алиш).

6. Алфавитның соңгы хәрефе. (Я)

7. Ул кыз һәрвакыт кызыл калфак киеп йөргән. Әкиятнең исеме? (Кызыл Калфак)

8.  Укучылар нинди билгене бик яраталар? (4,5)

9. Былтыр исемле егет – кайсы әкият герое (Шүрәле)

10. Кәҗә белән сарыкның капчыгындагы әйбер (Бүре башы)

11. Бу өзек кайсы шигырьдән? Авторы  кем?

“Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый 
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: 
«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!”

12. Кайсы ел фасылында бар табигатьтә уяна? (Яз). Ә ничә ел фасылы беләсез?(4). Исемнәрегез әйтегез(кыш, көз, җәй, яз). Ә хәзер кайсы ел фасылы?(яз). Яз турында шигырь  өйрәнгән идек, кем сөйләп күрсәтә? (бер бала сөйли)

Инде яз җитте,

Җирдә кар эреп бетте.

Салкын буранлы көннәр

Кыш белән узып китте.

Иртән тәрәзәләрдән

Кояш яктысы төшкән.

Нинди матур сайрыйлар – 

Кошлар да килеп җиткән.

- Әйе, кошлар килеп җиттеләр. Яз көне беренче нинди кош очып килә безгә? (кара карга). Ә аннары нинди кошлар кайта? (сыерчыклар). Ә без аларны бер сүз белән ничек әйтәбез? (күчмә кошлар).

 - Дөрес, булдырдыгыз, балалар! Юлыбызны дәвам итик. Дүртенче аланга җиттек. Бу “Уйнап алыйк” аланы.

1. “Җөмләне дәвам ит!” уены( басып, туп ярдәмендә)

- Мин башлыймын, ә сез ахырын әйтәсез:

а) Балалар мәктәпкә ... (баралар).

б) Укучыларны  укытучы ... (укыта, каршы ала).

в) Балалар мәктәптә ... (укыйлар һ.б.).

г) Җылы яктан кошлар ...(кайта).

д) Укытучы апа ... (ягымлы, әйбәт һ.б.).

е) Чәчәкләр, үләннәр ... (үсә).

з) Куян – ул кыргый ...(хайван).

и) Урамда яңгыр ...(ява).

2. “Әйдә укыйк” уены  (пиктограммалар кулланып, җөмләләр уку: Керпе гөмбә ярата. Укучының портфеле зәңгәр төстә. Түбәдән тамчы тама. Мин мәктәпкә барам. Бүре груша яратмый. Мин урманда йөрим. Укытучы тактага акбур белән яза. Бу урман. Мин каен агачында сыерчык күрдем. Куян кишер ашый.Портфельдә китап, дәфтәр бар.).

- Булдырдыгыз, балалар!

- Балалар, әнә бишенче аланда  күренә. Ул Убырлының өе, ләкин анда йозак эленеп тора (тәрбияче шакый):    - Куян малае – Шаян ,  син мондамы?

Куян :  Әйе,мин монда.

- Нишләргә инде безгә? Ничек ишекне ачарга? (бергә уйлыйлар).

- Бәлки йозак турында кемдер табышмак беләдер? (бер бала  әйтә)

Өрми – нитми,

Бер кешене дә кертми.

- Ачылмады.  Нишләргә инде? Балалар(куркып),  карагыз әле, Убырлы  үзе килә.

(Убырлы  керә)

Убырлы : - Уууууу, күпме халык җыелган монда! Ник килдегез монда? Нишләп йөрисез минем урманымда?

- Без Куянны – Шаянны  коткарырга килдек, син аны бикләп куйгансын. Хәзер аны үзебез белән алып китәбез!

Убырлы : - Китми торыгыз әле...Җибәрсәм , алып китәрсез. Мин сезне болай гына җибәрмим! Минем биремнәремне үтәмичә беркая да китмисез!

- Нинди биремнәр инде ул?

Убырлы:- Минем биремнәрем гади генә түгел. Сезнең татарча матур сөйләшкәнегезне ишеттем инде, шуңа күрә биремнәрне татар, рус  телендә түгел, ә инглиз телендә әзерләдем. Катлаулырак, авыррак булсын әле дидем (көлә).

-Балалар, без бит булдырабыз? Убырлының биремнәрен үти алабыз бит? (балаларның җаваплары)

Убырлы:- Әйдәгез! Исәнләшә дә , хәлләр сораша да белмисездер әле инглиз телендә. Ә менә мин беләм!Good morning, dear children!

Балалар:-Good morning!(2 тапкыр)

                 Good morningto you!

                 Good morning(2 тапкыр)

                 We are glad to see you!

Балалар:- I am glad to see you too!

Убырлы: (читкә карап) Бик үк шат түгел инде узе. Йөрисез шунда... (балаларга) Балалар, ә ничек соң сезнең хәлләрегез? How are you ?

 Балалар:I am fine , thank  you ( I am good. I am OK. ets. )

Убырлы:- Әй, булмады әле бу, беләсез икән. Ә менә минем биремнәремне үти алмыйсыз.

        - Әйдә әйт, әле, биремнәреңне.

        Убырлы:- Беренче бирем “Words road” дип атала. Минем дусларымның эзләреннән бирелгән цифрларны дөрес әйтеп барырга тиеш буласыз.( Төрле төстәге җәнлек эзләре бирелгән, балалар цифрларны әйтеп эзләр буенча баралар)What number is it?

        Балалар: - One, two, three, four, five, six, seven, eight,  nine, ten.

        Убырлы:-Юк, юк, бик гади булды әле бу! Хәзер катлаулырак итәбез бу биремне. Цифрларны түгел, ә җәнлек эзләренең нинди төстә булуларын әйтегез әле инглиз телендә.What colour is it?

        Балалар: - Red, yellow, green, blue, white, black, orange, purple, pink, brown.

        Убырлы:- Ай-яй, белмәгәнегез юк икән. That’s great! Хәзер мин сезгә икенче биремне әйтәм, анысын белмисездер әле. “Салават күпере” дип атала бу бирем. (салават күпере рәсеме күрсәтелә ): Look! It is a rainbow. Карагыз әле, монда салават күпере чыккан. It is beautiful ! Мин сезгә пиктограммалар күрсәтәм, ә сез шуның буенча салават күпере турында шигырь  сөйләргә тиеш буласыз.Tell me a poem about a rainbow (пиктограммалар күрсәтелә).

Балалар: - Rainbow purple, rainbow blue,

                Rainbow green and yellow too.

               Rainbow orange, rainbow red,

               Rainbow smiling over head.

        Убырлы :- Уууууух сезне, монысын да беләсез икән! You know a lot! Ә хәзер өченче бирем: “What can you see?” (Уртасында кечкенә тишек булган кәгазь бите әзерләнеп куела. Бу кәгазь бите белән хайван рәсемнәре капланган. Убырлы кәгазьне рәсемнәр өстеннән йөртә, балалар нинди рәсем яшеренгәнен белергә тиеш).

        Убырлы :-Let’s play a game “ What can you see?” Мин сездән үземнең дусларымны яшердем. Кемнәр икән алар? What is it? (күрсәтә, кәгазьне рәсемнәр өстеннән йөртә)

        Балалар: -This is a bear.

                       This is a hare (һ.б.)

        Убырлы:-Ай-яй, инглиз телен дә беләсез икән сез.Well done!  Болай булгач, Шаянны җибәрмичә булмас инде. Кая әле, минем ачкычым (кесәләреннән  эзли, таба алмый).

- Убырлы, ачкычны югалттыңмы  әллә?

Убырлы: Төшеп калган, ахры.

- Убырлы, без балалар белән  “Йозак” дигән бармак уенын беләбез, әйдәгез әле искә төшерик, бәлки шуннан соң ачылыр:

Йозак тора ишектә,

Ачып булмый ничектә.

Каккалыйбыз, боргалыйбыз,

Тарткалыйбыз һәм ачабыз.

- Менә ачылды. (Өй артыннан Куян  чыга)

Куян: Бик зур рәхмәт сезгә, мине коткардыгыз. Сез бигрәк акыллы, зирәк,кыю икәнсез. Бөтен биремнәрне дә төгәл үтәп чыктыгыз. Мәктәпкә барырга әзер икәнсез.

- Әйе, безнең балалар зур үстеләр, мәктәпкә җыеналар.  Шаян, без сине кунакка – балалар бакчасына алып кайтабыз. Син ризамы? 

Куян: Әйе.

- Убырлы, без китәбез инде.Бөтән начарлыклар эшләмә, яме! Сау бул!

Убырлы: - Good bye!

(Убырлы  саубулашып, өйгә кереп китә)

-Дустыбызны коткардык,  хәзер инде кире кайтыйк!  Моның өчен безгә тылсымлы сүзләрне  әйтергә кирәк:

Күзләрне йомабыз,

Өчкә кадәр саныйбыз:

Бер, ике, өч.

Бер әйләнеп алабыз

Һәм балалар бакчасына килеп чыгабыз.

- Менә балалар бакчасына кайтып та җиттек. Чыннан да, балалар сез бик акыллы, кыю, тапкыр  булып үскәнсез. Сез хәзер күп нәрсәләр беләсез инде. Ә мәктәпкә баргач, белемнәрегезне тагын да баетырсыз, һөнәрләрегезне арттырырсыз. Сез бүген бик тырыштыгыз, актив булдыгыз, рәхмәт сезгә, балалар!  

-Балалар,әйдәгез инде кунаклар белән дә  саубуллашыйк.

Балалар: Сау булыгыз! Good bye!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тиен малае - Җирәнкәй

Балаларның ишетү, ис сизү, тоемлау аша җәйге урман аланын күз аллауларына ирешү, урманда үзенне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү, ярдәмчел, тапкыр, юмарт булу, җиләк - җимешләрнең һәм яшелчәләрнең ...

Шаян Пумала

Балаларның фантазиясен, күзаллавын үстерү. Килеп чыккан төрле төстәге таплардан образ тудырырга өйрәтү ....

"Татар кызы, татар малае 2014"

Күңел ачу, уеннар, җырлар....

Керпе малае дуслар эзли.

Спектакль өчен сценарий....

"Керпе малае дуслар эзли"

Рафик Корбонның "Керпе малае дуслар эзли" пьесасыннан кыскартылып алынган театр...

Сказка на татарском языке "Батыр үрдәк малае"

Сценарий сказки, разработанный воспитателями по развитию татарской речи. Предназначен для старшего дошкольного возраста. Цель:обучать татарскому языку детей через театрализованную деятельность.Задачи:...

Авторская инсценированная сказка "Батыр үрдәк малае"

Основной целью является обучение татарскому языку через театрализованную деятельность. предполагаемый материал актуален для педагогов, музыкальных руководителей, применим для изучеия второго государст...