Шаян Пумала
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Закиева Гульнур Ильязовна

Балаларның фантазиясен, күзаллавын үстерү. Килеп чыккан төрле төстәге таплардан образ тудырырга өйрәтү .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shayan_pumala.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шаян пумала.

Максат: Балаларның фантазиясен, күзаллавын үстерү. Килеп чыккан төрле төстәге таплардан образ тудыру. “Шаян пумала” белән балаларны дуслаштыру, традицион булмаган алымнар белән рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

Алдан эшләнәсе эшләр: Иртәнге уен сәгатендә уенчык Камка алып керү, аның белән таныштыру, уеннар оештыру.

Материал: “Шаян пумала”, ватман, сызым кәгазе А-3, кызыл, кара, сары, яшел, зәңгәр төстәге гуашьлар.

Кичәнең барышы:  

Балалар уйнап йөриләр. Ишек шакыган тавыш.

- Керергә мөмкинме? Исәнмесез. Балалар килегез әле минем янга. Мин сезгә кунакка килдем. Таныйсызмы, мин кем? Әйе, мине әни “Шаян пумала” дип өйртә. Исемем Шаян. Ә сез кем исемле малайлар, кызлар буласыз? Мин буш килмәдем, ә бүләкләр белән, вакыты җиткәч мин аны сезгә бирермен.

- Балалар сез уйнарга яратасызмы? Нинди уеннар уйныйсыз. Ә менә мин буяу белән уйнарга яратам. Буяуга кереп чумам да чәпчерәтәм, күңелле бит.

(пумаланы буяуга манчып кәгазьгә чәпчерәтү)

- Әйдәле, Гөлнур апа, бөклә әле кәгазьне. Бөкләдек, нәрсә килеп чыкты? Нәрсәгә охшаган бу, балалар? Әллә канаты да бар инде?

(Килеп чыккан рәсемне нәрсәгә дә булса охшатып өстәп ясап бетерү)

- Эх тагын чәпчерәтер идем кәгазь бетеп китте бит әле.

- Кәгазьне, пумаланы каян алып була, балалар? Кибеттән. Әйдәгез, поездга утырып киттек, рәсем кирәк-яраклары кибетенә. Менә кайда икән ул, килеп тә җиттек.

(Өстәлдә әзерләнеп куйган кәгазьгә күчү).  

- Монда кызыл белән кара буяу гына икән. Минем буяу күргәч тагын чәпчерәтәсем килә  инде. Чәпчерәтимме балалар. Бөклик. Килеп чыккан рәсем нәрсәгә охшаган? Алтын капка.

- Буяу бераз кипкән арада, Шаян без сиңа, бармак уенын уйнап күрсәтик әле. “Базарда”.

- Балалар сезнең дә пычтырдыйсыгыз киләме? Әйдәгез бармакларны кара буяуга манчыйк һәм Алтын капка өстендәге кара тапларын төртеп чыгыйк. Бөтенебез дә катнашыйк. Минем сезгә алып килгән буләгемне өләшер вакыт та җитте. Бакчадагы дусларыма дип салфеткалар алып килдем. Кара буяу белән тапларны төрткәннән соң шушы салфеткаларга барманларыгазны сөртегез.

- Балалар, сезгә ошадымы? Миңа да бик күңелле, рәхәт булды. Ә хәзер әйдәгез кулларны юыйк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Шаян кичә

Развлечение...

Шаян кичә

Развлечение...

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе.

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичәэшкәртмәсе....

Сценарий развлечения Шаян җәнлекләр - Весёлые животные

Сценарий развлечения в 1 младшей группе....

Рабочая рограмма кружка - Шаян бармаклар.

Рабочая программа кружка для 2 младшей группы....

куян малае шаян

куян малае шаян...