Рабочая рограмма кружка - Шаян бармаклар.
рабочая программа по аппликации, лепке (младшая группа) на тему

Сарварова Резеда Монзиловна

Рабочая программа кружка для 2 младшей группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл programma_kruzhka_-_shayan_barmaklar.docx71.11 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

детский сад  «Лэйсэн»

Тукаевский мунициапальный район Республики Татарстан

               

             «Раслыйм»

            «Ләйсән» балалар бакчасы

              МБМББ мөдире

    _________ Д.Х. Кашапова

ПРОГРАММА

по реализации дополнительной общеобразовательной программы

дошкольного образовательного учреждения

на 2017 - 2018 учебный год

(2 младшая группа)

УКЫТУ-ЭШ ПРОГРАММАСЫ

2017-2018 нчы уку елына мәктәпкәчә белем бирү

учреждениясенең өстәмә укыту программасын тормышка ашыру

(2 кечкенәләр төркеме)

Воспитатель: Сарварова Р.М.

«Шаян бармаклар» түгәрәге.

Әлеге түгәрәк программасы балалар бакчалары программаларына һәм Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандартына нигезләнеп төзелде. Түгәрәктә балаларны гадәти булмаган ысул белән рәсем ясау һәм әвәләп ясау эшчәнлеге белән кызыксындыру, баланың яшь үзенчәлегенә туры килә торган күнекмәләр формалаштырырга булышу максатыннан төзелде. Әлбәттә, гадәти булмаган ысул белән рәсем ясаганда һәм әвәләп ясаганда, бармаклар хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә, балада иң гади кул хезмәте күнекмәләре формалаша, аның күзаллавы үсә, сенсорик тәҗрибәсе байый. Бала иҗат итәргә өйрәнә.

Рәсем ясау һәм әвәләү эшчәнлеге бер үк вакытта баланың сөйләм телен үстерүгә дә зур йогынты ясый. Эш барышында бала белән һәрвакыт сөйләшергә, әңгәмә корырга кирәк. Эшчәнлекне болай оештыру баланың сүзлек запасын арттыра, сөйләм активлыгын, олы кеше артыннан кабатлау теләген үстерә. Тора-бара бала үзе дә уенчык персонажлар яки башкалар белән диалог ясап сөйләшергә өйрәнә.

Эшчәнлек барышында бармак уеннарын куллану бик отышлы. Алар балага әйләнә-тирә, табигать күренешләре, предметлар, кешеләр, хайваннар, аларның эшчәнлеге белән уен формасында танышырга мөмкинлек бирә. Бер бармак уенын берничә көн дәвамында көнгә 2 — 3 тапкыр кабатларга кирәк. Шулай итеп балада үз хәрәкәтләре белән идарә итү, игътибарны бер төрле эшчәнлеккә туплый белү кебек сыйфатлар тәрбияләнә.

Программаның билгеләнеше:

План-программа 3—4 яшьлек балалар белән эшләү өчен тәкъдим ителә.

Түгәрәк атнага бер тапкыр көннең икенче яртысында үткәрелә.

Түгәрәк эшенең дәвамлылыгы 10—15 минут тәшкил итә.

Атна

Темасы

Максаты. Җиһазлау

Эш төрләре

Әдәбият

Сентябрь ае

1  нче

Серле пластилин

Максат: пластилин һәм пластилиннан ясалган эшләнмәләр белән таныштыру; аның үзенчәлекләре турында сөйләү. Җиһазлау: пластилин; пластилиннан ясалган күләмле фигуралар (сыннар) күргәзмәсе.

1.        Пластилиннан ясалган эшләнмәләрне карау.

2.        Пластилинның үзенчәлекләре турында сөйләшү.

3.        Эксперимент үткәрү (пластилин җылы урынга куйсаң йомшара, салкында ката).

4.   «Дөрес әйт» дидактик уенын уйнау
(форманы танырга өйрәтү).

«Пластилиновая картина» китабы, 9-10 битләр.

2 нче

Көнбагыш

Максат: ике бармак белән әвәләп, пластилиннан шарчыклар ясарга һәм аларны өслеккә ябыштырырга өйрәтү.

Җиһазлау:кара төстәге пластилин, әвәләү тактасы, салфетка, көнбагыш рәсеме ясалган альбом бите

1.        Хикәя уку.

2.        Баш һәм имән бармаклар белән пластилиннан кечкенә кисәкләр өзеп алу. Пластилин кисәкләрен баш һәм имән бармаклар белән әйләндереп, шарчыклар әвәләү.

Шарчыкларны уң кулның имән бармагы белән рәсемгә басып ябыштыру. 

3. Бармаклар өчен «Җиргә без орлык чәчтек...» дигән күнегү эшләү.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

3 нче

Төсле яңгыр

Максат: пумаланы дөрес тотарга һәм бармак яисә пумала белән кәгазь битен ритмик таплар төшерергә өйрәтү, вак моториканы үстерү Җиһазлау: ике-өч төстәге гуашь, пумала, клеёнка, сулы банка, салфетка, салават күпере ясалган альбом бите

1.Рәсем карау, салават күпере, аның ничек барлыкка килүе турында аңлату, төсләрне кабатлау.

2. “Яңгыр” шигырен ятлау

3. Хикәя уку.

4. Рәсем ясау, рәсем ясаганда балаларның пумаланы дөрес тотуга игътибар итү. Пумаланың башы баланың кулы буенча иңбашына таба юнәлгән булырга тиеш.

5. “Яңгыр” дигән күнегү эшләү.

«Рәсем ясыйм» китабы.

4 нче

Карбыз

Максат: ике бармак белән шарчыклар әвәләү осталыгын камилләштерү; шарчыкларны, бармак белән басып, өслеккә ябыштыру күнекмәсен ныгыту.                   Җиһазлау: карбыз рәсеме ясалган альбом бите; кара төскә буялган тозлы камыр яки пластилин; әвәләү тактасы; салфетка.

1.        Хикәя уку.

2.        Баш һәм имән бармаклар белән пластилиннан (тозлы камырдан) кечкенә кисәкләр бүлеп алу.

Баш һәм имән бармаклар белән пластилин (тозлы камыр) кисәкләреннән шарчыклар әвәләү.

Шарчыкларны имән бармак белән рәсемгә басып ябыштыру.

 3. «Матур тубым» уенын уйнау.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

Октябрь ае

1 нче

Агачтан яфраклар коела

Максат: пластилиннан кечкенә кисәкләр чеметеп алырга һәм аларны ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү; кызыл, сары, яшел төсләр белән таныштыру.               Җиһазлау: яшел, кызыл, сары төсләрдәге пластилиннар; көзге агач сурәтләнгән альбом бите; әвәләү тактасы; салфетка.

1.        Хикәя уку.

2.        Баш һәм имән бармаклар белән плас-
тилиннан кечкенә кисәкләр чеметеп
алу.

Кечкенә кисәкләрне рәсемдә ясалган агач ботакларына ябыштыру.

3.        Бармаклар өчен «Җил агачны тир-
бәтә...» дигән күнегү эшләү.

4.        Яфраклар белән уйнау.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

2 нче

Яфракларның сүрәте

Максат: пумаланы дөрес тотырга өйрәтүне; кызыл, сары, яшел төсләр белән таныштыру дәвам итү.              Җиһазлау: яшел, кызыл, сары төсләрдәге гуашь; чиста альбом бите; стаканда су, пумала, буяулар салу өчен кечкенә пластмасса тәлинкәләр, пумала, салфетка, яфраклар.

1.        Рәсем карау, яфраклар ни  өчен саргайганын сөйләү, төсләрне кабатлау.

2.        Рәсем ясау, рәсем ясаганда балаларның пумаланы дөрес тотуга игътибар итү. Пумаланың башы баланың кулы буенча иңбашына таба юнәлгән булырга тиеш.

3.        Бармаклар өчен «Җил агачны тир-
бәтә...» дигән күнегү эшләү.

4.Яфраклар белән уйнау.

«Рәсем ясыйм» китабы.

3 нче

Тавыкка җим бирик

Максат: баш һәм имән бармаклар белән әвәләп, шарчыклар ясарга, аларны, имән бармак белән басып, өслеккә ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү; шарчыкларны бер-берсеннән тигез ара калдырып урнаштыру күнекмәсе бирү.

Җиһазлау:  сары яки көрән төстәге пластилин кисәкләре; яшел үлән рәсеме ясалган альбом бите; әвәләү тактасы; салфетка.

1.        Хикәя уку.

2.        Баш һәм имән бармак белән пласти-
линнан кечкенә кисәкләр бүлеп алу.
Баш һәм имән бармак белән пластилин
кисәкләреннән шарчыклар әвәләү.
Шарчыкларны имән бармак белән
рәсемгә басып ябыштыру.

3.        «Чебиләр» уенын уйнау.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

4 нче

Чәчәкле алан

Максат: штамп беоән басып, рәсем ясарга өйрәтү, чәчәкләрне сабакларына дөрес урнаштыру күнекмәсен бирү, вак моториканы үстерү.

Җиһазлау:  бәрәңгедән ясалган яки әзер штамплар, буяулар салу өчен кечкенә пластмасса тәлинкәләр, пумала, клеёнка, салфетка.

1. Хикәя уку.

2. Алдан штамплар әзерләү. Пумала белән штампка буяу сылау Штампны кәгазь битенә басып кысу.

3. «Күбәләк» уенын уйнау.

«Рәсем ясыйм» китабы.

Ноябрь ае

1 нче

Аю өенә тәрәзә

Максаты: пластилинны тактада алга-артка тәгәрәтеп, бер үк зурлыктагы таяклар әвәләргә һәм, баш-башларын тоташтырып, шакмак ясарга өйрәтү. Җиһазлау: аю өе ясалган альбом бите; тозлы камыр яки пластилин; әвәләү тактасы; салфетка.

  1. Хикәя уку.
  2. Пластилиннан бер үк зурлыктагы дүрт кисәк өзеп алу.

Алга-артка туры хәрәкәтләр ясап, кисәкләрдән әвәләү тактасында бер үк зурлыктагы дүрт таяк әвәләү. Таякларның баш-башларын бер-берсе белән тоташтырып, шакмак ясау һәм рәсемгә ябыштыру.

3.        Бармаклар өчен «Баш бармак була бүре...» дигән күнегү эшләү.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

2 нче

Һава шарлары

Максаты: поролонлы тампон ярдәмендә түгәрәк һәм овал формасындагы әйберләр ясарга өйрәтү; вак моториканы үстерү.

Җиһазлау: кызыл, сары, зәңгәр төстәге гуашь, поролонлы тампон, клеенка, салфетка, альбом бите.

1. Хикәя уку.

2. Алдан штамплар әзерләү. Пумала белән штампка буяу сылау Штампны кәгазь битенә басып кысу.

3. «Шар кабарту» уенын уйнау.

«Рәсем ясыйм» китабы.

3 нче

Үс кишерем, тизрәк үс.

Максат: ике уч арасында таяклар әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. 

Җиһазлау: кызгылт-сары төстәге пластилин яки тозлы камыр; түтәл рәсеме ясалган альбом бите; әвәләү тактасы; салфетка.

1.        Хикәя уку.

2.Баш һәм имән бармаклар белән бербөтен кисәктән 3 кисәк пластилин
(яки тозлы камыр) бүлеп алу.
 Кисәкләрне ике уч арасында тәгәрәтеп, таяклар («кишерләр») әвәләү.

«Кишерләр »не альбом битенә басып

ябыштыру.

3. Бармаклар өчен «Бу бармак — кыяр...» дигән күнегү эшләү.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

4 нче

Шаянга ярдәм итик

Максат: пумаланы яткырып, өстән аска таба вертикаль сызыклар сызарга өйрәтү; буяу белән рәсем ясап бетергәннән соң, пумаланы сулы савытта юа белүләрен ныгыту, пөхтә эшләргә күнектерү.

Җиһазлау: ак һәм кара төстәге гуашь, бәрәңгедән ясалган яки әзер штамплар, 10 нчы номерлы пумала, клеенка, сулы банка, салфетка, альбом бите.

1. Хикәя уку.

2. Пумала белән өстән аска таба вертикаль сызыклар сызу, штампка пумала белән буяу сылау. Буяулы штампны кәгазь битенә басып кысу.

3. «Җил исә» уенын уйнау.

«Рәсем ясыйм» китабы.

Декабрь ае

1 нче

Кар бабай

Максаты: ике уч төбе арасында әйләндерү хәрәкәтләре ясап, пластилиннан шарлар әвәләү күнекмәсен ныгыту; әвәләнгән кисәкләрне тоташтырып, бер предмет ясарга өйрәтү. Җиһазлау: ак төстәге пластилин яки тозлы камыр; кечкенә агач ботагы; чиләк формасында киселгән төсле кәгазь.

1.Хикәя уку.

2.Ике уч төбе арасында пластилин кисәкләреннән берсе зур, икенчесе кечерәк ике йомарлам әйләндерү. Кечкенә йомарламны зурысы өстенә кую.

Ике бертигез пластилин кисәгеннән кар бабайның ике кулын әвәләү һәм зур йомарламга тоташтыру. Бер кулына агач ботагы «тоттыру», башына төсле кәгазьдән киселгән чиләк «киертү».

3. «Кар бабай» уенын уйнау.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

2 нче

Беренче кар

Максат: балавызлы акбур белән горизонталь сызыклар сызып, рәсем ясарга өйрәтү; мамыклы таякчык яки пумала белән таплар төшерү күнекмәсен ныгыту; вак моториканы үстерү.

Җиһазлау: пумала, ак төстәге гуашь, мамыклы таякчык, манный ярмасы (тоз яки шикәр комы), пластмасса тәлинкә, клеенка, сулы банка, салфетка, ачык зәңгәр төсле карыргы.

1. Хикәя уку.

2. Бармак өчен күнегү ясау.                 3. Пумала яки мамыклы таякчыклар белән гуашька тыгып, зәңгәр төсле карыргыга таплар ясау.

3. «Без карлар» уенын уйнау.

«Рәсем ясыйм» китабы.

3 нче

Яңа ел чыршысы

Максаты: ике бармак белән әвәләп, пластилиннан шарчыклар ясарга өйрәтүне дәвам итү. 

Җиһазлау: кызыл, сары, зәңгәр төсләрдәге пластилиннар; нарат күркәсе («чыршы»); әвәләү тактасы; салфетка.

1. Хикәя уку.

2. Баш һәм имән бармак белән тозлы
камырдан кечкенә кисәкләр өзеп алу.
 Баш һәм имән бармаклар белән шарчыклар әйләндерү. Нарат күркәсенә шарчыкларны элү.

3. «Чәп-чәп, чәбәкәй...» дигән бармак уенын уйнау.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

4 нче

Чыршыда якты утлар

Максат: төсләр белән таныштыруны, пумаланы дөрес тотып буярга өйрәтүне дәвам итү; бармаклар белән таплар төшергәндә, буяулар белән пөхтә эшләргә күнектерү; вак моториканы үстерү.

Җиһазлау: кызыл һәм сары төстәге гуашь, пумала, клеенка, сулы банка, салфетка.

1. Хикәя уку.

2. “Чыршыкай” уенын уйнау.                 3. Чыршы рәсеменә пумаланы яткырып таплар төшерү, бармак белән чыршыда утлар ясау.

3. “Чыршы” турында шигырь уку.

«Рәсем ясыйм» китабы.

Январь ае

1 нче

Шалтыравык

Максат: туры хәрәкәтләр ясап, пластилиннан таяк әвәләргә өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау:  пластилин;  кин-дер-сюрприз тышчасы; борчаклар; әвәләү тактасы; салфетка; тәлинкәгә алдан ук киндер-сюр-приз уенчыгының тышчаларын (эченә борчаклар салынган була һәм алар шалтыравык ролен үти) салып әзерләп кую.

1.        Хикәя уку.

2.        Баш һәм имән бармаклар белән пластилиннан уртача зурлыктагы кисәкләр бүлеп алу.

Ике уч арасында шул кисәкләрдән таяклар (шалтыравыкның сапларын) әвәләү.

Әзер «сапларның» бер башын шалтыравыкларга басып ябыштыру.

3.«Аю уйный гармунда...» бармак уенын уйнау.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

2 нче

Җылы оекбашлар

Максат: пумаланы дөрес тотарга өйрәтүне дәвам итү; сулдан уңга таба туры горизонталь сызыклар сызарга өйрәтү; вак моториканы үстерү.

Җиһазлау: ике-өч төстәге гуашь, 6-10 нчы номерлы пумала, клеенка, сулы банка, салфетка.

1. Хикәя уку.

2. “Ак куянкай” уенын уйнау.                 3. Оекбаш  рәсеменә пумала белән сулдан уңга бер төстә туры сызыклар сызу, рәсемне башка төсләр белән тулылыандыру.

3. “Оекбаш” турында шигырь уку.

«Рәсем ясыйм» китабы.

3 нче

Бәйрәмгә торт

Максат: төрле вак предметларны пластилинлы өслеккә бармак белән басып ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: алдан әзерләп куйган торт өслеге (пластилин сылау); төймәләр; төрле ярмалар; мәрҗәннәр җыелмасы; әвәләү тактасы.

1.        Хикәя уку.

2.        Тәлинкәгә төрле ярмалар, мәрҗәннәр,
төймәләр салу.

Имән бармак белән пластилинлы өслеккә ярмалар, төймәләр, мәрҗәннәр басып ябыштыру.

3. «Ак калач» уенын уйнау.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

4 нче

Алмагачлар

Максат: балаларны уч төбе һәм бармак белән басып рәсем төшерергә өйрәтү; алмаларны алмагач ботакларына дөрес урнаштыру күнекмәләрен ныгыту; вак моториканы үстерү.

Җиһазлау: яшел, кызыл һәм көрән төстәге гуашь, көрән төстәге буяу салу өчен кечкенә пластик тәлинкә, клеенка, салфетка, альбом бите

1. Хикәя уку.                                              2. Баланың уч төбен алдан әзерләнгән буяуга ману.

Буяулы уч төбен кәгазь битенә басып кысу.

Кызыл төскә манып, бармак бите белән алмалар ясау.

3. “Алма җыю” уенын уйнау.                

«Рәсем ясыйм» китабы.

Февраль ае

1 нче

Куяннар өчен юл

Максат: ике уч арасында таяк әвәләргә һәм аны, тиешле объектка юнәлтеп, бармаклар белән сыларга өйрәтү. Җиһазлау: коңгырт-сары төстәге пластилин; урман рәсеме ясалган альбом бите; әвәләү тактасы; салфетка.

  1. Хикәя уку.
  2. Ике уч арасында пластилин кисәгеннән таяк әвәләү.

Таякны рәсемгә кую һәм бер башын имән бармак белән басып беркетү. Таякны бармак белән сылап, юл ясау.

3. Бармаклар өчен «Аяклар юлга басты...» дигән күнегү эшләү.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

2 нче

Компот кайнатыйк

Максат: баланы чикләнгән өслектә (контур читенә чыкмыйча) бармак белән басып рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү; ритм хисен үстерү; вак моториканы ныгыту

Җиһазлау: кызыл һәм шәмәхә төстәге гуашь, клеенка, салфетка.

1. Хикәя уку.                                              2. Шәмәхә буяуга манып бармак белән сливалар ясау, кызыл буяуга манып манып бармак белән алмалар ясау

3. “Чәбәк-чәбәк” уенын уйнау.                

«Рәсем ясыйм» китабы.

3 нче

Кунаклар көтәбез.

(Күмәк эш, чәк-чәк)

Максат: балаларның тозлы камырдан әвәләп ясауга кызыксынуларын арттыру; камырдан шарчыклар ясарга (чәкчәк) өйрәтүне дәвам итү; халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатларына ихтирам тәрбияләү; күмәк эшләргә өйрәтү. Җиһазлау: сары төскә буялган тозлы камыр; уенчык персонажлар; әвәләү тактасы.

1.        Ш. Галиевнең «Кунаклар» шигырен уку

2.        Уенчык персонажлар белән уйнау.

3.        Баш һәм имән бармаклар белән тозлы камырдан кечкенә кисәкләр өзеп алу.

Баш һәм имән бармаклар белән шарчыклар әйләндерү.

Ясалган шарчыкларны бергә кушып, чәкчәк формасын ясап өю.

1.        «Иң матур
сүз» китабы,
146 бит.

2.«Развивай-
те у дошкольников творчество» китабы, 22 бит.

4 нче

Бизәкле тәлинкә

Максат: балаларны, пумала белән буяп, тәлинкәнең читенә бизәк төшерергә өйрәтү; штамп белән бизәк төшерү күнекмәсен ныгыту; вак моториканы үстерү.

Җиһазлау: бәрәңгедән ясалган яки әзер штамплар, буяулар салу өчен поролон куелган кечкенә пластмасса тәлинкәләр, ике-өч төстәге гуашь, 10 нчы номерлы пумала, клеенка, сулы банка, салфетка, сигезенче кушымта.

1. Хикәя уку.                                              2. Алдан штамплар әзерләү, пумала белән штампка буяу сылау. Пумала белән тәлинкәнең читен буяу. Штампны кушымтадагы тәлинкәгә басып бизәк төшерү.

3. Бармаклар өчен күнегү.                

«Рәсем ясыйм» китабы.

Март ае

1 нче

Йомры икмәк

Максат: ике уч төбе арасында әйләндерү хәрәкәтләре ясап, пластилиннан шар әвәләргә, аны бизәргә өйрәтүне дәвам итү. Җиһазлау: сары төстәге пластилин (яки сары төскә буялган тозлы камыр); борчак; фасоль; зур төймә; әвәләү тактасы; салфетка.

1. Хикәя уку. 

2. Тәлинкәгә борчак, фасоль, зур төймәләр салып әзерләп кую. Ике уч төбе арасында пластилин кисәгеннән шар әвәләү.

Бармак белән басып, күзләре урынына — ике борчак, борыны урынына фасоль ябыштыру, башына зур төймә кую.

 3. Бармаклар гимнастикасы: «Мин — тәмле Йомры икмәк!..»

«Әвәләп ясыйм» китабы.

2 нче

Әниемә бүләк

Максат: уч төбендә шарчыклар әвәләү осталыгын камилләштерү. Әнинең изге, кадерле, бердәнбер кеше булуын төшендерү, әнигә мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: сары төскә буялган тозлы камыр (яки пластилин); алдан әзерләп куелган мимоза чәчәге рәсеме; әвәләү тактасы.

1.3. Туфайлованың «"Әни" сүзе» шигырен уку.

2.        Баш һәм имән бармаклар белән тозлы камырдан кечкенә кисәкләр өзеп алу.

Баш һәм имән бармаклар белән шарчыклар әйләндерү.

Аны алдан әзерләп куелган чәчәк рәсеменә ябыштыру.

3.        «Әни» турында җыр тыңлау.

1.        «Иң матур
сүз» китабы,
253 бит.

2.        «Развивай-
те у дошколь-
ников твор-
чество» кита-
бы, 27 бит.

3 нче

Тиеннәргә күчтәнәч

Максат: уч төбендә шарчыклар әвәләү осталыгын камилләштерү; шарчыкларны уч төпләре арасында кысып, «коймаклар» ясарга, өсләрен бизәргә өйрәтү.                Җиһазлау: пластилин (яки тозлы камыр); стека (махсус таякчык);  карандаш;  фломастер капкачлары; әвәләү тактасы; салфетка.

1.Хикәя уку.

2.Ике уч төбе арасында пластилин кисәкләреннән уртача зурлыктагы шарчыклар әвәләү.

Ике уч төбе белән кысып, «коймаклар» ясау.

Печенье -өстенә махсус таякчыклар белән сызыклар сызу, карандаш һәм фломастер капкачлары белән бизәкләр төшерү.

3. «Тиен коймак пешерә» уенын уйнау.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

4 нче

Серле рәсем(шәм белән)

Апрель ае

1 нче

Ташбакага яңа кием

Максат: пластилин кисәкләрен картонга сылап ябыштыру; төрле предметлар белән бизәү күнекмәсен ныгыту. Җиһазлау: ташбака рәсеме ясалган альбом бите; пластилин; кабырчык; төрле формадагы макароннар; төймәләр.

1.        Хикәя уку.

2.        Ике бармак белән пластилиннан кеч-
кенә кисәкләр бүлеп алу.
Пластилин кисәкләрен ташбака рәсе-
менә сылап ябыштыру.
Пластилинлы өслекне төрле предмет-
лар: кабырчыклар, төймәләр һ.б. белән
бизәү.

3.        Бармаклар өчен «Бу бармак — ба-
бай...» дигән күнегү эшләү.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

2 нче

Манный ярмасы белән рәсем ясау

3 нче

Энәле керпе

Максаты: ике уч төбе арасында әйләндерү хәрәкәтләре ясап, пластилиннан шар әвәләү осталыгын камилләштерү; табигый материаллар кулланып, аны бизәргә өйрәтү. Җиһазлау: көрән төстәге пластилин (яки тозлы камыр); таякчыклар; әвәләү тактасы; салфетка.

1.        Хикәя уку.

2.        Ике уч төбе арасында пластилин кисәгеннән шар әвәләү һәм шарны бераз гына кысып җәю. Ике бармак белән тартып, керпенең борынын ясау һәм нечкәртү. Керпенең гәүдәсенә таякчыклар кадау.

3. Бармаклар өчен «Керпе баласы туңган...» дигән күнегү эшләү.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

4 нче

Ярмадан рәсем(үрдәк)

Май ае

1 нче

Яфрак корты

Максаты: ике уч төбе арасында әйләндерү хәрәкәтләре ясап, пластилиннан(тозлы камырдан) шарлар әвәләү күнекмәсен ныгыту. Әвәләнгән кисәкләрне тоташтырып, бер предмет ясарга өйрәтү. Җиһазлау: пластилин(тозлы камыр), таякчыклар, әвәләү тактасы, салфетка

1.        Хикәя уку.

2.        Ике уч төбе арасында пластилиннан берсен-зуррак, башкаларын кечерәк итеп, шарлар әйләндерү. Башта зур шарны, аннары кечкенә шарларны бер-берсе белән тоташтырып, кортның гәүдәсен җыю. Беренче зур шарга ике таякчык кадау.

3. Яфраклар белән уйнау.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

2 нче

Скатывание

3 нче

Камка

Максаты: ике бармак белән әвәләп пластилиннан шарчыклар ясау, аларны пластилинлы өслеккә басып ябыштыру осталыгын камилләштерү.

Җиһазлау: камка сүрәте төшерелгән альбом бите, кызыл һәм кара төстәге пластилин кисәкләре, әвәләү тактасы, салфетка.

1.        Хикәя уку.

2.        Кызыл төстәге пластилиннан кечкенә кисәкләр бүлеп алып, аларны кәгазьдәге камка сүрәте өстенә сылау. Кара төстәге пластилиннан кечкенә кисәкләр бүлеп алып, аларның баш һәм имән бармаклар белән шарчыклар әвәләү. Шарчыкларны пластилин өслеккә бармак белән басып ябыштыру.

3. Бармаклар өчен “Камка түти, кач, кач...”дигән күнегү эшләү.

«Әвәләп ясыйм» китабы.

4 нче

“Шаян бармаклар” түгәрәгендә куллану өчен хикәяләр, уеннар

Темасы

Хикәяләр

Уеннар

Көнбагыш

Шаян белән Наян бакчада көнбагышлар үстерде. Алар бик матур, сары кояшка охшаганнар. Беркөнне көнбагышның орлыкларын кошлар чүпләп бетерде. Куяннар моңа бик борчылды. Әйдәгез, куяннарны сөендерик: күп итеп көнбагыш орлыклары ясыйк.

Бармаклар өчен күнегү

Җиргә без орлык чәчтек —

Зур чәчәк үсеп чыкты.

Чәчәк таҗы сап-сары,

Орлыклары кап-кара.

Кошлар очып килделәр,

Чәчәктәге орлыкларны

Чүпләп очып киттеләр.

Төсле яңгыр

Шаян урман аланына чыкканда, яңгыр ява иде. Кинәт болытлар арасыннан ялтырап кояш чыкты, һәм күк йөзендә салават күпере күренде. Яңгыр тамчылары да төрле төсләргә кереп ялтырый башлады. Бу күренешне күреп, аланга Наян да йөгереп килде. Алар, бергәләп, кояшлы яңгыр яуганны күзәттеләр. Соңыннан өйдә бу күренешне рәсемгә дә төшерделәр. Әйдәгез, без дә, куяннар кебек, төсле яңгыр ясап карыйк.

«Яңгыр» уены

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!                                    Яңгыр безгә бик кирәк.                                   (балалар сикерә-сикерә әйләнәләр)

Яңгырдан соң агачлар,                                 (кулларын як-якка җәяләр)                         Чәчәкләр үсә тизрәк.                                               (кулларын өскә күтәрәләр)

Карбыз

Наян беркөнне бик матур төш күрде. Иртән ул Шаянга төшендә кып-кы-зыл карбыз күрүе турында сөйләде, һәм аларның карбыз ашыйсылары килә башлады. Ләкин урманда карбыз үсми шул. Әйдәгез, нәни куяннарга ярдәм итик, ал арны тәмле кызыл карбызлар белән сыйлыйк.

«Матур тубым» уены

Минем тубым бигрәк җитез:                             (балалар кулларын чәбәклиләр)                           Матур итеп сикерә.                                                     (бер урында сикерәләр)                                          Әгәр тотып өлгермәсәң,                                             (кулларын өскә күтәрәләр)                                       Әллә кая йөгерә.                                                     (бер урында йөгерәләр)

Агачтан яфраклар коела

Беркөнне Шаян Наянга бер бәйләм сары яфраклар бүләк итте һәм көз көне яфракларның җиргә коелуы турында сөйләде. Наянга яфраклар бик ошады. Куяннар, җырлый-җыр-лый, һавада бөтерелгән сары яфраклар белән уйнадылар. Ә соңыннан яфракларны рәсем итеп ясарга булдылар. Әйдәгез, без дә Наян белән Шаянга көзге рәсем ясарга ярдәм итик.

Бармаклар өчен күнегү

Җил агачны тирбәтә: Әлли-бәү, әлли-бәү!  (балалар, кулларын өскә күтәреп, бармакларын селкетәләр)                                       Язга кадәр син йокла! Әлли-бәү, әлли-бәү!    (күтәрелгән кулларын як-якка чайкыйлар)

Яфраклар белән уен

Сары, сары, сап-сары                                      Агачның яфраклары.                                              (балалар яфракларны куллары белән өскә күтәреп җилпиләр)                                                  Җил исә, оча яфрак —                                    (кулларын як-якка чайкыйлар)                               Көзнең матур чаклары.                                   (кулларын өскә күтәрәләр)

Тавыкка җим бирик

Тавык үзенең нәни чебиләрен ишегалдына яшел чирәмгә алып чыкты. Сары чебиләр яшел үлән дә ашадылар, чебен дә кудылар. Үзләре берөзлексез «чеп-чеп» дип «сөйләштеләр». Шаян белән Наянга алар «сип-сип» дип әйткән кебек тоелды. Куяннар чебиләргә ярма сиптеләр. Әйдәгез, без дә чебиләрне ярма белән сыйлыйк.

«Чебиләр» уены

Өй алдында чебиләр:                                          «Чеп-чеп-чеп!» — дип йөриләр.                               (балалар кулларын артка җәеп, йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)                                                          Кечкенә канатлары,                                        (кулларын як-якка сузалар)                            Муеннары сап-сары,                               (муеннарын сузып  уңга-сулга карыйлар)      Күпереп тора йоннары,(бер берсен сыпыралар)                                                           Ул — аларның туннары.

Мәхмүт Хөсәен

Чәчәкле алан

Шаян белән Наян урман аланында уйнарга яраталар. Анда бик матур чәчәкләр үсә. Зәңгәрләре дә, кызыллары да, сарылары да бар. Куяннар аларны өзми, нәни борыннары белән хуш исләрен генә исниләр. Ә тагын алар нәфис чәчәкләрне рәсемгә төшерергә яраталар. Әйдәгез, без дә, Шаян белән Наян кебек, чәчәкле алан ясыйк.

«Күбәләк» уены

Күбәләккәй, оча-оча,                                       Чәчәкләрне күзәтә.                              (балалар куллары белән очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Очып аргач, уйнап талгач,                                        Шул чәчәктә ял итә.                                       (кулларын төшереп, идәнгә чүгәлиләр)

Аю өенә тәрәзә

Аю Әппәс бүрәнәдән бик матур йорт төзеде һәм урман җәнлекләрен кунакка чакырды. Җәнлекләр Әппәскә күчтәнәчләр, бүләкләр алып килделәр, өең матур булган, дип мактадылар. Әмма өйнең тәрәзәсе юк иде. Шаян белән Наян аюга тәрәзә ясап бирергә булдылар. Әйдәгез, без дә куяннарга булышыйк. Әппәснең өендә һәрчак якты булсын!

Бармаклар өчен күнегү

Баш бармак була бүре,                                      Имән бармагым — төлке,                                     Урта бармагым — керпе,                                      Атсыз бармагым — аю,                                         Чәнти бармагым — куян,                                        Еланны кая куям?                                          (Балалар һәр җөмлә саен бармакларын берәм-берәм бөгәләр)

Фәрсия Зиннурова

Һава шарлары

Әтисе Наяга бик матур һава шары бүләк итте. Ул үзе кып-кызыл, үзе түгәрәк иде. Наян, шарны алып, урман аланына йөгерде. Бу матур шарны тизрәк Шаянга күрсәтәсе килде аның. Тик кинәт искән җил шарны һавага очыртып алып китте. Наян бик күңелсезләнде һәм елый ук башлады. Әйдәгез, күп итеп һава шарлары ясыйк та Наянны шатландырыйк әле.

«Шар кабарту» уены

Шар алып килдем сезгә.                                    Әйдә, кабартыйк бергә: Ш-ш-ш-ш-ш!

  (балалар шарга һава өрү хәрәкәте ясыйлар)                                                          Шар кабарды, кабарды,                           (кулларын як-якка җәяләр)                                  Кабарды да шартлады. (кул чабалар)               С-с-с-с-с! (шар шиңгән тавыш чыгаралар)

Үс кишерем, тизрәк үс.

Шаян белән Наян кишер яраталар. Шуңа күрә алар кишерне үзләре үстерергә уйладылар. Шаян бакчада җир казыды. Наян орлык чәчте. Алар җәй буе кишер түтәлләренең җирен йомшарттылар, чүп утадылар, су сиптеләр. Кишерләр зур, тәмле булып үсте. Әйдәгез, без дә шундый тәмле, матур кишерләр ясыйк әле.

Бармаклар өчен күнегү

Бу бармак — кыяр,                                              Бусы — помидор,                                                        Бу бармак — кишер,                                                  Бусы — чөгендер,                                                              Ә бусы суган булды.                                       (балалар бармакларын чиратлап бөгә-бөгә саныйлар)                                                                   Менә кәрзинем тулды.

Фәрсия Зиннурова

Шаянга ярдәм итик

Көннәрдән бер көнне Шаян бик матур күбәләк артыннан куа башлады. Шул рәвешле куе урман эченә кергәнен сизми дә калды һәм адашты. Кайсы якка гына йөгерсә дә, бөтен җирдә ак каеннар, имәннәр үскән. Әйдәгез, без дә шундый урман ясыйк һәм Шаянга урманнан чыгу юлын күрсәтик.

«Җил исә» уены

   Җил исә, исә, исә,                                     Агачларны селкетә.                                               (балалар кулларын, өскә күтәреп, як-якка селкиләр)

   Җил тына, тына, тына.                            (кулларын акрын гына аска төшерәләр) Ә агачлар үсә дә үсә, үсә дә үсә. (кулларын өскә күтәрәләр)

Кар бабай

Кыш җиткәч, Шаян белән Наян ак кар өстендә сикереп уйнарга яраталар. Ә беркөнне Шаян кар йомарламнары тәгәрәтә башлады: башта — зурны, аннан — кечкенәне. «Мин кар бабай ясыйм!» — дип шатланды ул. Наян да ике кечкенә йомарламнан кар бабайның кулларын ясады. Кишердән — борын, күмердән күз дә куйдылар. Әйдәгез, без дә куяннардан калышмыйк, кар бабай ясыйк.

«Кар бабай» уены

Без урамда уйнадык, уйнадык,                   (балалар бүлмә буйлап йөгерәләр)                         Без кар бабай ясадык,ясадык.                         (куллары белән түгәрәк ясыйлар)                        Кар бабай миннән биек,бик биек,                         (аяк очларына басып кулларын күтәрәләр) Кар бабай миннән юан,бик юан.              (кулларын як-якка җәяләр)                                Ә кар әби тәбәнәк, тәбәнәк.                       (чүгәлиләр һәм кулларын алга сузалар) Киттек менә тәгәрәп,тәгәрәп.                                    (идәнгә ятып тәгәриләр)

Беренче кар

Шаян белән Наян йокыдан торып тәрәзәгә карасалар, урамда беренче кар яуган. Алар моңа бик сөенделәр, һәм әниләре белән урамга уйнарга чыктылар. Бөтен җир өстен, агачларны һәм куакларны ап-ак йомшак кар каплаган. Куяннар кар өстендә рәхәтләнеп мәтәлчек атындылар. Йомшак кар куяннарга шулкадәр ошады, алар аны балавызлы акбур белән кәгазьгә дә төшерделәр. Рәсем бик матур килеп чыкты. Әйдәгез, без дә, куяннар кебек, кыш рәсемен ясыйк.

БАРМАКЛАР ӨЧЕН КҮНЕГҮ

Бала, ике бармагы белән тәлинкәгә манный ярмасы (тоз яки шикәр комы да ярый) сибә-сибә, шигырь юлларын кабатлый.

БЕРЕНЧЕ КАР

Йомшак кына кар яуды,                                       Бөтен җирне каплады.                                     Ап-ак булды болыннар,                                    Ап-ак булды киң кырлар.

Әхмәт Ерикәй

«БЕЗ - КАРЛАР» уены

Без, карлар, очабыз, (балалар

бер урында әйләнәләр)

һәр җиргә кунабыз, (йөгерәләр)

Җил тынган арада

Ял итеп алабыз, (чүгәлиләр)

Яңа ел чыршысы

Яңа ел бәйрәме алдыннан Шаян белән Наян урман аланындагы зур чыршы янына килделәр. Алар бу чыршыны бик матур итеп бизәргә теләделәр. Ләкин нәрсә белән, ничек итеп бизәргә кирәклеген белмиләр иде. Әйдәгез, Шаян белән Наянга ярдәм итик, бергәләп чыршы бизик.

Бармак уены

Чәп-чәп, чәбәкәй,                                            (балалар кулларын чәбәклиләр)      Кулларыбыз бәләкәй.                                  (кулларын күрсәтәләр)                                Чәбәклик без тиз-тизрәк,                                    Алай бит күңеллерәк.                                        (куллары белән тезләренә сугалар)

Чыршыда якты утлар

Яңа ел бәйрәме җиткәндә, Шаян белән Наян урман аланында үсеп утырган яшел чыршыны бизәргә булдылар. Ярдәмгә башка урман җәнлекләрен дә чакырдылар. Чыршыны матур-матур шарлар, уенчыклар белән бизәделәр. Ә соңыннан якты утлар да элделәр. Әйдәгез, без дә куяннардан калышмыйк, яшел чыршыны матур шарлар, якты утлар белән бизик.

«чыршыкай» уены

Яшел чыршы килгән безгә, (балалар кулларын өскә күтәрәләр) Утыра түребездә. (кулларын алга сузалар) Аңа карап сөенәбез, Бик тә күңелле безгә. (кулларын чәбәклиләр)

Чыршы, чыршы, чыршыкай,                                  Бик сагындык без сине.                                    Җемелдиләр утларың,                              Уенчыкларың күпме!

Фәрсия Зиннурова

Шалтыравык

Урман җәнлекләре музыкаль оркестр оештырдылар. Аю — гармунда, Бүре — быргыда, Төлке — мандолинада, Тиен барабанда уйнады. Шаян белән Наянның да оркестрда уйныйсылары килде, тик аларга уен кораллары калмаган иде. Әйдәгез, Шаян белән Наянга ярдәм итик, шалтыравыклар ясыйк.

Бармак уены

Аю уйный гармунда,                                               Тиен барабан кага.                                              Төлке — мандолинада,                                            Бүре быргы кычкырта.                                               Куянга соң ни калды?                                          Матур шалтыравык калды!(балалар бармакларын чиратлап бөгә-бөгә саныйлар)

Җылы оекбашлар

Кыш көне Наян авырып китте, тән температурасы күтәрелде. Әнисе аңа кура җиләге белән чәй дә, бал белән сөт тә биреп карады. Ләкин Наян һаман сәламәтләнмәде. Аягы туңмасын дип, дәү әнисе Наянга җылы оекбашлар бәйләп бирде. Оекбашлар шундый җылы, йомшак иде. Наян аларны бик яратты. Тәпиләренә шунда ук киеп тә куйды. Менә тиздән аның ютәле дә бетте, температурасы да төште. Наян әбисенә рәхмәт әйтте. Әйдәгез әле, без дә матур оекбашлар ясыйк.

«АК КУЯНКАЙ» уены

Ак куянкай утырган,                                    Колакларын селкетә.                              Менә шулай, менә шулай                            Колакларын селкетә.                               (балалар, колак турына куеп, кулларын селкетәләр)                                                  Куян, туңа башлагач,                                   Аякларын җылыта.                                 Менә шулай, менә шулай                                  Аякларын җылыта.                                            (әле бер, әле икенче кул белән кул аркаларын сыйпыйлар)                               Куян тагын да туңа,                                     Сикергәләп тә куя.                                                 Менә шулай, менә шулай                                         Сикергәләп тә куя.                                           (куяннар кебек сикерәләр)

ОЕКБАШ

Кыш көне салкын булса да,                                       Һич туңмый минем аяк.                                     Җылыта аны дәү әни                                                  Бәйләп биргән йон оек.

Рафис Корбан

Бәйрәмгә торт

Кышын җиргә ап-ак кар яугач, Наянның туган көне килеп җитте. Туган көненә тортны Наян камырдан түгел, ә ак кардан ясады. Бик матур итеп бизәкләп ясалган тортны ул өйгә алып кереп өстәлгә куйды да кунаклар чакырырга китте. Өенә әйләнеп кайтканда, аның торты инде эреп бетә язган иде. Шаян аны:   «Борчылма,   мин сиңа үзем тәмле торт пешерәм!» — дип юатты. Әйдәгез, без дә Шаянга торт пешерергә ярдәм итик.

«Ак калач» уены

Наянның туган көненә                                            Без пешердек ак калач:                                            Менә шулай ул биек,                                        Менә шулай тәбәнәк,                                            Менә шундый киңлеге,                                             Менә шулай тарлыгы.                                                 Ак калач, ак калач,                                       Теләгәнеңне ал да кач!

Алмагачлар

       Шаян белән Наян алма яраталар. Кызыл алмалар да, яшел алмалар да үсә аларның бакчасында. Тик быел алмагачларның алмалары булмады. Әйдәгез, куяннарга алмалы алмагачлар ясап бирик. Рәхәтләнеп ашасыннар яраткан ризыкларын.

«АЛМА ҖЫЮ»уены

Барабыз, барабыз,                                            (балалар атлап баралар)                                     Алма күреп алабыз.                                         (як-якларына карыйлар)                            Үреләбез, алабыз                                      (кулларын өскә күтәрәләр)                                Һәм кәрзингә салабыз.                                  (кулларын аска төшерәләр)                              Тагын алга барабыз.                                               (атлап баралар)

Фәрсия Зиннурова

Куяннар өчен юл

Шаян белән Наян урман читендә үскән кәбестә басуына барырга уйладылар. Ләкин алар урманнан чыгу юлын тапмадылар. Аларга ярдәмгә Керпе килде. Ул куяннарга кайсы юлдан барырга кирәклеген аңлатты, сак булырга киңәш итте. Әйдәгез, без дә нәни куяннарга юл күрсәтик.

Бармаклар өчен күнегү

Аяклар юлга басты,                                          Тиз-тиз генә йөгерде.                                             Тигез юлдан йөгерүе                                         Аякларга күңелле.(балалар ике кулның урта һәм имән бармаклары белән өстәл өстеннән “йөгерәләр”)

Компот кайнатыйк

       Бакчада җиләк-җимешләр өлгерде. Наян белән Шаяннарның бакчасында быел алма белән слива күп булды. Алар-ны агач ботаклары чак-чак күтәреп тора. Бүген куяннар дәү әнисе белән әнисенә өлгергән җимешләрне җыештылар. Бу җимешләрдән әниләре тәмле кайнатма да ясады, компот та кайнатты. Әниләре бигрәк тәмле итеп ясый шул компотны. Әйдәгез, без дә, куяннар кебек, кышка компот әзерләп куйыйк.

“Чәбәк-чәбәк”уены                                                  Чәп-чәп, чәбәкәй,                                      Кулларыбыз бәләкәй                                             (балалар күтәрелгән кулларын чәбәклиләр) Ә хәзер тизрәк-тизрәк...                                Чәбәклик күңеллерәк                                            (куллары белән тезләренә җинелчә генә сугалар)                                          

Бизәкле тәлинкә

         Шаян белән Наян туп уйныйлар иде. Шунда туп өстәл өстенә килеп төште. Өстәлдәге бер тәлинкә идәнгә төшеп ватылды. Куяннар бу хәлгә бик борчылдылар. Әйдәгез, без куяннарга бизәк төшерелгән матур тәлинкәләр бүләк итик. Куансыннар әле куяннар!

БАРМАКЛАР ӨЧЕН КҮНЕГҮ

Бер, ике, өч, дүрт, биш!

(балалар бармакларын саный-саный бөгәләр)

Бармакларга ишек ач!

(бармакларынтырпайталар)

Бер, ике, өч, дүрт, биш!

(бармакларын саный-саный бөгәләр)

Тизрәк өйгә кереп кач!                         (бармакларын йодрыкка кысалар)

Йомры икмәк

Беркөнне урманда уйнап йөргәндә, Шаян белән Наянга Йомры икмәк очрады. Нәни куяннар Йомры икмәк белән куышлы да, качышлы да уйнадылар. Аннары Йомры икмәк өенә — әбисе белән бабасы янына кайтырга вакыт җиткәнлеген әйтте. Куяннар Йомры икмәккә матур башлык бүләк иттеләр. Йомры икмәк аларга рәхмәт әйтте һәм, җырлый-җырлый, өенә тәгәрәде. Әйдәгез, без дә шундый матур Йомры икмәк ясап карыйк әле.

Бармаклар өчен күнегү

Мин — тәмле Йомры икмәк!                         Мин бик тәмле, түгәрәк.                                (балалар, ике кулның да бармак очларын бер-берсенә тидереп, түгәрәк ясыйлар)  Күрми калды әбием,                                              Күрми калды бабаем,                                       Чыгып киттем тәгәрәп.                                   Кайтыйм өйгә тизрәк.                                             (ике бармак белән өстәл өстеннән “йөгерәләр”)

Тиеннәргә күчтәнәч

Тиен куян дусларын кунакка чакырды. Куяннар уйладылар-уйлады-лар да күчтәнәчкә печенье пешерергә булдылар. Шаян тиз генә кибеттән он, май, йомырка, шикәр алып кайтты, урманнан чикләвек җыйды. Наян камыр ясады. Куяннар, төрле бизәкләр төшереп, печенье пешерделәр дә, аларны, матур тартмага салып, Тиенгә кунакка киттеләр. Тиен куяннарның алып килгән күчтәнәчен бик яратты Әйдәгез, без дә, куяннар кебек, печеньелар ясыйк.

“Тиен коймак пешерә” уены

Чәп-чәп, чәп-чәбәк,                                             Тиен пешерә коймак.                                      (балалар кулларын чәбәклиләр) Коймаклары өстенә                                              Сала ул ап-ак каймак.                                         (кашык белән коймак салу хәрәкәтләре ясыйлар)                                                        Коймак җитте һәркемгә.                                (бармаклары белән санау хәрәкәтләре ясыйлар)                                                             Бигрәк тәмле, әйеме?                                   (башларын чайкыйлар)                                          Тәмле коймаклар өчен                                       Рәхмәт әйтик Тиенгә!                                    (башларын ияләр)

Ташбакага яңа кием

 Беркөнне Шаян белән Наян елга буенда Ташбаканы очраттылар һәм аны үзләренә кунакка чакырдылар. Ләкин Ташбака риза булмады, чөнки ул елга яныннан ерак китәргә яратмый иде. Нәни куяннар моңа бик борчылдылар. Ташбака аларга үзенең рәсемен ясап бүләк итте. Куяннар шатландылар. Хәзер алар Ташбака белән теләгән кадәр уйный алалар. Ә без, әйдәгез, Ташбакага яңа кием әзерләп бирик.

Бармаклар өчен күнегү

Бу бармак — бабай,                                        Бу бармак — әби,                                                     Бу бармак — әти,                                                          Бу бармак — әни,                                                        Бу бармак — нәни бәби,                                        Аның исеме — Чәнти!(балалар бармакларын берәмләр бөгә-бөгә саныйлар)

Энәле керпе

Урман буйлап барганда, Шаян белән Наянның каршына Керпе килеп чыкты. Ул бик күңелсез иде. «Син нигә күңелсез?» — дип сорадылар Керпедән куян балалары. «Мин берүзем яшим, уйнарга дусларым юк», — диде Керпе. Әйдәгез әле, Керпегә дуслар табыйк, аның күңелен күтәрик. Рәхәтләнеп уйнасын дуслары белән! Керпегә дә күңелле булсын!

Бармаклар өчен күнегү

Керпе баласы туңган,                                   (балалар бармакларын селкетәләр)                                 Йомгакка йомарланган.                                   (кул бармакларын бер йодрыкка йомарлыйлар)

Кояш аны җылыткач,                                 (бармакларын акрын гына ачалар)                                          Энәләрен тырпайткан.                              (бармакларын турайталар)

Яфрак корты

Шаян белән Наян, куаклар арасында куышып йөргәндә, яфракта бер корт күрделәр. Куян балаларының аның белән танышасылары килде. Алар корт белән исәнләштеләр, аңа сораулар бирделәр. Ләкин бөҗәк куяннар белән сөйләшмәде, ке-тер-кетер яфрак кимерде. Өйләренә кайткач, Шаян белән Наян бу турыда әниләренә сөйләделәр. Әни куян аларга яфрак ашаучы корт турында аңлатты. Куяннар яфрак кортын уйнарга чакырырга булдылар, тик икенче көнне алар аны таба алмадылар. Күрәсең, ул икенче агачка китеп баргандыр. Әйдәгез, куяннарга яфрак кортын үзебез ясыйк.

Яфраклар белән уен

Сары, кызыл яфраклар,                                   Һавада әйләнәләр.                                         (балалар яфракларны куллары белән өскә күтәреп әйләнәләр)                                       Кызгылт-сары яфраклар                                Үләнгә сибеләләр.

(чүгәлиләр һәм яфракларны идәнгә тидереп алалар)

Камка

Наян чәчәктә моңаеп утырган Камканы күрде. Ул, бөҗәкнең күңелен күтәрү өчен, җырлап та, биеп тә карады, бергә уйнарга да чакырды. Ләкин Камка һаман күңелсез иде. «Дусларым юк, шуңа миңа бик күңелсез. Рәхәтләнеп уйнарга миңа дуслар кирәк», — диде ул. Шаян белән Наян аңа дуслар табарга вәгъдә бирделәр. Әйдәгез, без дә Камкага ярдәм итик, дуслар табып бирик.

Камка белән уен

Камка түти, кач, кач,                                    (балалар бармакларын йодрыкка йомарлыйлар)                                                          Алтын капкаңны ач, ач,                                   (бармакларын акрын гына ачып, кулларына өрәләр)                                                                   Зәңгәр күккә оч, оч.                                          (кулларын өскә күтәрәләр)

Файдаланылган әдәбият

  1. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия / [төз. Закирова К. В.]. — Казан : РИЦ, 2011.
  2. Балаларга җырлар һәм уеннар— Казан : Татар. кит. нәшр., 2016.
  3.  Шэехова Р. К. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. — Казан : РИЦ, 2012.
  4. Иң матур сүз : балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия / [төз.- авт. Закирова К. В.]. — Казан : Мәгариф, 2000.
  5. Шиһабиева М. Г., Зиннәтова Г. И. Әвәләп ясыйм : әти-әниләргә һәм тәрбиячеләргә ике-өч яшьлек балалар белән эшләү өчен методик ярдәмлек. — Казан : Татар. кит. нәшр., 2015.
  6. Шиһабиева М. Г., Зиннәтова Г. И. Рәсем ясыйм : әти-әниләргә һәм тәрбиячеләргә ике-өч яшьлек балалар белән эшләү өчен методик ярдәмлек. — Казан : Татар. кит. нәшр., 2015.
  7. Тихомирова О. Ю., Лебедева Г. А. Пластилиновая картина : для работы с детьми дошкольного и младшего школьного возраста. — Москва : МОЗАИКА-СИНТЕЗ, 2012.