Сценарий развлечения Шаян җәнлекләр - Весёлые животные
материал (младшая группа) на тему

Сарварова Резеда Монзиловна

Сценарий развлечения в 1 младшей группе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

 МБМББУ “Ләйсән”  балалар бакчасы

тәрбиячесе

Сәрвәрова Резедә Мөнзил кызы

1 кечкенәләр төркемендә күңел ачу иртәсе “Шаян җәнлекләр”.

Максат: яз турында белемнәрен ныгыту.

Музыка залы урман шикелле бизәлгән. Музыка астында балалар тәрбияче белән залга керәләр(тәрбияче кулында кәрзин).

Тәрбияче: Карагыз әле дусларым, без сезнең белән йөри-йөри, нинди матур урман аланына килеп тә чыктык. Әйдәгез әле бераз утырып ял итеп алыйк(идәнгә утыралар)

Куян керә, аптырап балаларга карый.

Куян: - Исәнмесез дусларым. Сез каян килеп чыктыгыз соң безнең урманда, әллә инде адаштыгыз?

Тәрбияче: - Исәнмесез, без адашмадык, ә балалар белән сезгә, урманга кунакка килдек. Безнең бик тә урманда яшәүче җәнлекләр белән якынрак танышасы килә.

Куян: - Ә шулай мени? Кая тикшереп карыйм әле үзегезне нәни дусларым, менә мине таныдыгызмы соң?(балалар җаваплары “Куян”)

Куян: - Әйе дөрес мин Куянкай булам, мин бик тә сикерергә яратам, сездә яратасызмы? Әйдәгез әле бергәләп биеп, сикереп алыйк.

Бию “Куян һәм Төлке”

(Бию беткәндә Төлке керә)

Төлке: Нинди тавыш бу урманда? Кемнәр йөри язгы урман тынычлыгын бозып?  Менә бит ямьле язда килеп җитте урманыбызга.

Куян: Төлке апакай безнең урманга нәни дусларыбыз кунакка килгән бит, мин алар белән биеп алдым, син безнең биегәнне ишетеп килгәнсеңдер?

Төлке: Әйе шул ишеттем, минем дә бит биисем, җырлыйсым, уйныйсым килә.Ә әйдәгез мин сезгә бер уен уйнатам? Ярыймы?

Тәрбияче: Ярый әлбәттә, балалар бик рәхәтләнеп уйнарлар иде.

Төлке: Балалар безнең бит урманга яз җиткән, ә яз җиткәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Балалар җаваплары: кояшь ныграк җылыта, карлар эри, үләннәр яшелләнә, беренче чәчәкләр ата һ.б.) Әйе шул беренче чәчәкләр ата башлый, бик яратам инде шул чәчәкләрне. Әйдәгез әле, без сезнең белән “Чәчәк бәйләме” уенын уйнап алабыз, урманда бит төрле-төрле чәчәкләр үсә.

Уен “Чәчәк бәйләме”

(Залга кергәнче агачлар астында чәчәкләр таратыла, балалар музыка астында чәчәкләрне җыялар)

Төлке: Дусларым сез шундый тырышлар, сезнең чәчәк бәйләмнәрегез шундый матурлар. Миңа бик тә ошады.

(Гырлаган тавыш ишетелә)

Куян: Абау нинди тавыш бу?

Тәрбияче: Әллә инде кемдер шушы ямьле көнне йоклап ята?

Төлке:  Әллә безнең Аю дустыбыз йокысыннан уянмаган инде? Әнә аның өе, хәзер карап килим әле.

(Ширма артында Аю йоклап ята, Төлке карап килә дә)

Төлке: (Аптырап)Балалар Аю дустыбыз уянмаган бит, хәзер бөтен гүзәл, ямьле, матур язны күрми йоклап күрми кала бит. Нишләргә инде безгә?

Куян: Мин белән әйдәгез без аны уятабыз.

Тәрбияче: Дусларым без беләбез балалар белән ничек сезгә ярдәм итергә. Әйдәгез бергәләп “Шалтыравык” җырын җырлап-биеп аюны уятабыз.

Погремушкалар таратыла. Бию “Шалтыравык”

Ширма артыннан күзләрен уа-уа Аю чыга.

Аю: Ой-ой кем йөри монда тавышланып, мине йокымнан уятып?

Тәрбияче: Исәнме Аю-дус, ачуланма безне зинһар, без сезгә балалар белән урманга кунакка килгән идек, Куянны һәм Төлкене күрдек, ә син йоклап ятасың. Яз җиткәч без сине уятырга булдык.

Аю: Ничек инде яз җиткәч?Яз килеп тә җитте мени?(башын тотып)Ничек мин шулай уянмыйча калганмын соң? Рәхмшт сезгә дусларым, сез мине уятмасагыз, мин шулай йоклап ятыр идем эле. Ә әйдәгез әле бергәләп җырлап-биеп алыйк.

Бию “Аюым”

Тәрбияче: Ой рәхмәт сезгә урман тәнлекләре, сез шуйдый шаяннар. Безгә сездә бик нык ошады. Ә без бит сезгә дип, сез яраткан күчтәнәчләрнедә алып килгән идек. Балалар кая әле безнең кәрзин? Куянга-кишер, Төлкегә – мармелад балык, Аюга –бал.(җәнлекләр рәхмәт әйтәләр) Ә хәзер инде безгә кайтырга вакыт җитте, саубулыгыз Шаян җәнлекләр, без сезгә тагы кунакка килербез әле. (Тәрбияче балалар белән музыка залыннан чыгып китә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий развлечения "Весёлый час"

Сценарий для средней группы на День Смеха....

Сценарий совместного игрового вечера развлечения к дню матери «Весёлый вечерок»

Игровая программа со  стихами, конкурсами, загадками....

Сценарий развлечения в младшей группе ,,Весёлый хоровод"

Сценарий развлечения в младшей группе ,,Весёлый хоровод"....

Сценарий развлечения «В гостях у весёлого клоуна»

Развлечение для старшего дошкольного возраста....

Сценарий развлечения ко Дню физкультурника "Весёлые старты"

Сценарий развлечения "Весёлые старты" был подготовлен к Дню физкультурника, для воспитанников средней группы. Необходимо привлечь детей к здоровому образу жизни с помощью спортивных раз...