Закиева Гульнур Ильязовна

сайт воспитателя

ӘГӘР ДӘ БӘХЕТЛЕ БУЛЫРГА ТЕЛИСЕҢ ИКӘН, БУЛ!

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Балалар белән эшләргә, хезмәтемнең нәтиҗәсен күрергә яратам

Увлечения: Рәсем ясарга яратам,квиллинг белән кызыксынам, компьютерда эшләү, электрон презентацияләр ясау

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Балтасинский район, деревня Карадуван

Место работы: МБДОУ "Карадуванский детский сад комбинированного вида"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zakieva-gulnur
Тәрбияче түрә түгел, ә түрә булса, ул тәрбияче түгел.
Константин Дмитриевич Ушинский

 

Яхшы тәрбияче-табиб, аның өчен төп закон: "зыян китермә!" Приборлардан һәм инструментлардан башка балаларыбызның рухи, әхлакый сәламәтлеген күзәтәбез. Микстуралар һәм уколларсыз сүз, киңәш, елмаю, игътибар белән дәвалыйбыз. Иң мөһиме-ул тормышның кадерен белергә һәм кеше булырга өйрәнергә тиеш.

Яхшы тәрбияче-ул мәңгелек, конфликтның игътибар үзәгендә булган зирәк судья. Чын дөнья төзүче буларак, гармониягә килү өчен каршылыкларны шомарта, яхшылык һәм явызлык гамәлләрен һәрвакыт үлчи, тик җәза бирми, ә хаталарны кисәтергә тырыша.

Яхшы тәрбияче-артист, сценарист, рәссам. Баланың теләсә нинди шөгылен рәхәтлеккә әверелдерә ала.

О себе

Борынгы грек теленнән тәрҗемәдә Педагог «детоводитель»дигәнне аңлата. Без нәрсәгә омтылабыз? Тәрбияләнүчеләребезне кая алып барабыз? Тәрбияче булырга уйлагач, мин үз юлымны «баскычтан» тормышка, аның үрләренә: игелек, сәламәтлеккә, матурлыкка сайладым. Мине, битараф булмаган һәр кеше кебек үк, үзебездән соң нинди буын үстерербез һәм калдырырбыз, балаларыбызның һәм милләтебезнең киләчәге борчый.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Л.Н. Толстой, "Анна Каренина"

Мой взгляд на мир

Миңа М. Цветаева, А. Ахматова, Ю. Друнинаның хатын-кыз шигырьләре ошый

Мои достижения

1995 елда Арча педагогика училищесын тәмамладым.

2013 елда "Социаль белем бирү академиясе" ЧОУ ВПО Арча филиалын читтән торып тәмамладым.

Хатын-кызлар кебек минем төп казанышым-балаларым, Мин аларны бик яратам.

Моё портфолио

"Тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш" - һәр педагог өчен төп тыю. "....балачагым ничек үтте, баланы балалык елларында кем җитәкләп алып барган, әйләнә-тирә дөньяның акылына һәм йөрәгенә кергән-бүгенге сабыйның нинди кеше булачагы хәлиткеч дәрәҗәдә моңа бәйле"

Балалар белән аралашканда иң мөһиме баланың эмоциональ иминлеге дип саныйм. Без балалар белән гаҗәпләнергә, шаккатырырга, тормышка сөенергә һәм башкаларга шатлык бүләк итәргә өйрәнәбез, ә моның өчен мин артист яки күңелле клоун булырга тырышам.Ә тагын мин яңалыкны белергә бик яратам. Әйдәгез, моны бергәләп эшләячәкбез бу сайтта! Барыгызны да чакырам!

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: