Минем кораб
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Закиева Гульнур Ильязовна

 

Әдәби әсәрләр аша Ватанны саклаучылар, Армия турында мәгълуматләрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_minem_korab.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Минем кораб”

Максат: Әдәби әсәрләр аша Ватанны саклаучылар, Армия турында мәгълуматләрен ныгыту.

Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

“Ватанны саклаучылар көне” проектына караган әдәби әсәрләр турында мәгълуматләрен ныгыту. Армия, хәрби гаскәр төрләре турында белемнәрен үстерү. Табигый материалдан кораб ясау күнекмәләре бирү.

Балаларның мантыйгын үстерү.  

Алдан эшләнәсе эшләр: Ватанны саклаучыларга багышланган шигырьләр, хикәяләр уку, Нәфисәгә Роберт Миңнуллинның “Почмакта торам” шигырен ятлату.

Материал: “Елак малай”, хәрби гаскәр төрләрен чагылдыручы рәсемнәр, чикләвек кабыгы, пластилин, таякчыклар, төсле кәгазь, табак белән су.

Эшчәнлек барышы: 

Балалар уйнап йөриләр. Ишек шакыган тавыш. Сипкелле елак малай керә. Исәнләшә.

- Мин үзем елак малай түгел, минем солдат буласым килә. Солдат була алмаганга гына елыйм.

Т. Солдат кем була соң ул? (Хәрби хезмәт башкаручы кеше)

- Миңа, әти, солдатлар турында рәсемнәр алып кайткан иде, кая куйганымны хәтерләмим. Югалттым. Шул рәсемнәрне табарга булышмассызмы икән?

I.   “Җылы – суык” уены.

Рәсемнәрне яшерелгән җирдән табасы. Тапкан берсе турында аңлатып китәсе.

1. Хәрби – диңгез гаскәрләре. Безнең диңгезләребезне хәрби кораблар һәм су асты көмәләре саклый. Алар барысы бергә хәрби –диңгез гаскәрләре булып торалар. Зур ленкор корабларында пулеметлар, ракеталар бар. Крейсер кечерәк кораб, ә миноносец – сакта торучы кораб. Диңгездә тхезмәт итүчеләрне – моряклар диләр. Кораб белән идарә итә - капитан, ул бөтенесе өчен дә җаваплы.

2. Хәрби – һава гаскәрләре. Безнең Армиядә - һава гаскәрләре дә бар. Ул хәрби самолетлар һәм вертолетлар. Алар безнең илне һавада саклыйлар. Самолетлар белән очучылар экипажы идарә итә. 1 һәм 2 пилот, штурман, радист, механик. Очучылар бик матур яшел төстә форма киеп йөриләр. Очучылар – таза, сәламәт, җитез, өлгер булырга тиеш.

3. Танк гаскәрләре. Танк белән хәрәкәт итәләр. Алар кеше һәм машиналар йөри алмаган җирләрдә дә хәрәкәт итә алалар. Танклар пушкалар, пулеметлар белән коралландырылган.

4. Чик сакчылары. Һәрбер илдә чик сакчылары бар. Алар туган илебезнең чикләрен саклыйлар.

Ил чигендә чик сакчылары

Алар гел сакта.

Ил чиге тыныч,

Чик сакчыларына дан!

Чик сакчылары илебезне дошманнардан, шпионнардан, ярамаган әйберләр (наркотик, төрле кораллар) алып керүче кешеләрдән саклыйлар. Бу авыр хезмәттә аларга махсус өйрәтелгән этләр булыша

Рәсемнәрне елак малайга биреп, ул рәхмәт әйтеп саубуллашып китә.

II.   Әңгәмә.

- Балалар, сезнең дә солдат буласыгыз киләме?

- Солдат булу өчен нинди булырга кирәк?

- Солдат - көчле була. Аның өчен әйбәт, витаминлы ризыклар белән тукланырга, физик күнегүләр, зарядка ясарга, саф һавада йөрергә кирәк.

(Нәфисә Роберт Миңнуллинның “Почмакта торам” шигырен сөйли.

Әни почмакка

Бастыра мине,

Нигә икәнен

Беләсез инде!

Чыкмый тыным да,

Еламыйм хәтта.

Елау турында

Уйламыйм хәтта.

Торам төз генә,

Телләшми генә,

Сер бирми генә,

Сөйләшми генә.

Әзер мин монда

Көн дә торырга –

Өйрәнәм бит мин

Солдат булырга!

Солдат булырга –

Сакта торырга!

                                        Роберт Миңнуллин.

- Иң мөһиме, түземлелек кирәк, авырлыкларга бирешмичә, түзәргә. Шигырьдә әйтелгәнчә, әни кушканны түземлелек белән эшләп бетерергә.

- Әйткән сүздә тора белү.

- Иптәшеңне чакмау.

- Аның начар гадәтләрен кеше алдында әйтмәү.

III.   Уен “Викторина”

Сезнең белән хәрбиләргә, Ватанны саклаучыларга карата багышланган шигырьләр, хикәяләр укыдык. Исегездә калдымы икән?

Мин шигырьдән өзек укыйм, ә сез шигырьнең исемен һәм кем язганын әйтеп карарсыз.

Солдатлар.

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган.

Зур абый да, солдат булып,

Ил чикләрендә торган....

                                                Клара Булатова

Тынычлык.

Сорады Фәрит бер көнне:

- Аңлат, әни, тизрәк,-

Ни дигән сүз ул тынычлык

Һәм ул нигә кирәк.

                                                Әхмәт Исхак.

Почмакта торам.

Әни почмакка

Бастыра мине,

Нигә икәнен

Беләсез инде!

                                                Роберт Миңнуллин

Минем кораб.

Капитан минем абый –

Йөзә ерак диңгездә.

Бик сагындык абыйны

Өйдә бөтенебез дә.

                                                Нур Гайсин.

IV.   Табигый материалдан көймә ясау.

Нур Гайсинның “Минем кораб” шигырен уку.

Капитан минем абый –

Йөзә ерак диңгездә.

Бик сагындык абыйны

Өйдә бөтенебез дә.

Әнигә хатлар яза,

Яшим, ди, ул исән-таза,

Өзелеп көтәм үзен,

Кунакка кайта көзен.

Алып кайтыр ул миңа

Бүләккә нәни кораб.

Мин корабны йөздерермен

Абыем кебек карап.

Балалар белән тәрбияче үрнәгендә табигый материалдан кораб ясау. Аны суда йөздереп карау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект мини-музей «Мир воздуха » Руководитель мини-музея: Горкина С.С.- воспитатель первой категории р.п. Пышма МБДОУ ПГО « Пышминский детский сад № 7».

Наименование мини-музея: мини-музей «Мир воздуха »Профиль музея:  познавательно- исследовательский.   Цель:Изучение детьми воздуха и способы его обнаружения.Формировать осоз...

Обогащение предметно-развивающей среды посредством создания мини-музея в группе. Наш мини- музей "Чудо-дерево"

Каждое посещение нашего мини-музея – это деятельность, имеющая учебную, воспитательную, развивающую цель. В мини-музее  в условиях группы происходит развитие познавательных интересов и познавател...

Мини-музей "Буренушка" (мини-паспорт)

Мини-музей "Буренушка" (мини-паспорт)...

Проект «Минем туганнарым», «Минем өем – мой дом»

Лэпбук–тематическая папка по комплекту «Татарча сөйләшәбез»(«Говорим по-татарски»)...

Консультация «МИНИ – МУЗЕЙ В ДЕТСКОМ САДУ КАК ФОРМА РАБОТЫ С ДЕТЬМИ И РОДИТЕЛЯМИ. МИНИ – МУЗЕИ ПАТРИОТИЧЕСКОЙ НАПРАВЛЕННОСТИ»

Цель: Обогащение воспитательно-образовательного  пространства новыми формами работы  с детьми и их родителями. Задачи:     ·...