Син һәм синең исемең
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Закиева Гульнур Ильязовна

балаларның исемгә хокуклары белән таныштыру. Бу хокукны тормышта кулланырга өйрәтү. Социаль-әхлакый үсешкә этәргеч бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_minem_isemem.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Син һәм синең исемең.

Максат: балаларның исемгә хокуклары белән таныштыру. Бу хокукны тормышта кулланырга өйрәтү. Социаль-әхлакый үсешкә этәргеч бирү. Фикерәү, нәтиҗә ясау, хәлгә керә белү күнекмәсен үстерү. Үз-үзеңне һәм башкаларны хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.

Материал: Марат исемле малай курчак, “исем” дигән жетон-символ, А4 – чиста кәгазь, краска һәм һәр балага пумала.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез! Сезне күрүемә мин бик шатмын. Бүген сезнең белән гадәти булмаган шөгыль үткәрербез. Бу шөгыльне минем белән бергә Марат исемле курчак алып барачак. Ул сезгә кызыклы хәлләр сөйләр өчен бер гаҗәеп илдән килгән.   Әйдәгез аның белән танышыйк. Кечкенә кешенең исеме Марат.

(Балалар түгәрәккә басалар, курчакны кулдан-кулга йөртеп үз исемнәрен әйтәләр. )

Тәрбияче: Әйдәгез коверга утырып Маратның хикәятен тыңлап карыйк әле. Тылсымлы бу илдә бик яхшы, акыллы, ягымлы кешеләр яшиләр. Ләкин менә аларның кайберләре бик зур, озын буйлы, ә кайберләре Марат кебек кечкенә буйлылар. Зур һәм кечкенә кешеләр үзара тату һәм дус яшиләр, бер-берсен яраталар. Карап торышка бу илдә бар да яхшы кебек. Ләкин Маратны зур һәм кечкенә кешеләр арасындагы кайбер мөнәсәбәтләр борчый икән.

Зур кешеләр бик тә җитди, һаман да нәрсә беләндер шөгыльләнәләр, үзләренә кечкенә кешеләр кебек уйнап, шаярып йөрергә бер дә ирек бирмиләр диярлек. Алар үзләре бик еш кына: “Бу минем хокукым”, “Минем хокукларым бар” дип сөйләнәләр икән. Ә кечкенә кешеләрнең хокуклары турында беркемдә, беркайчан да әйтмәгән. Әйтерсең кечкенә кешеләр бөтенләй дә юк.

Маратка тагын зур кешеләрнең кечкенәләрне исемнәре белдән атамаулары  ошамый. Күп очракта зур кешеләр Маратка һәм аның дусларына: Кечкенә, куянкай, песием, нәни, сабый дип эндәшәләр икән. Бу әлбәттә ягымлы, әйбәт күренеш, тик Марат үзен, зур кешеләр бер-берсенә исемнәре белән эндәшкән кебек исем белән эндәшүләрен тели.

Маратка бигрәк тә үзен дуслары һәм кечкенә кешеләрнең үртәүләре, “чуар” дип әйтүләре бер дә ошамаган. Марат аларга ачуланган һәм үпкәләгән. Ә соңыннан Марат:”Әллә зур һәм кечкенә кешеләр мине исемем белән атауларын теләгәнемне белмиләр микән дип уйлаган.

Шуннан марат утырган да менә шундый рәсем ясаган. (“Исем”  жетон-символын күрсәтә).

Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Марат үзен “чуар” дип атаганда үпкәләде икән? (балаларның җавабы.) Ә сезгә үртәп яки кушамат белән эндәшсәләр сез үзегезне ничек хис итәсез? (балалар җавабы.)

Һәр кеше үзен исеме белән атауга хокуклы. Кешеләрнең исемнәре бик матур бит. Сез минем белән килешәсәзме? (балалар җавабы.) Ә сез күп исемнәр беләсезме. Әйдәгез, “Исемнә чылбыры” уйнаып алыйк әле. (Тәрбияче бер исем әйтә; мәсәлән Әминә. Балалар ә гә беткән исем әйтәләр: Әлфия һ.б.)

Ә сез һәр исемнең үз мәгънәсе булуын беләсезме? Мәсәлән: Рәсимә - кызу, тиз йөрүче, ......

Ә сез үз исемнәрегезнең мәгънәсен беләсезме? (балалар җавабы.) Һәркайсыгызның исеме матур яңгырый, шулай бит. Ә бит алар матур булып күренә дә алалар. Әйдәгез хәзер исемнәрегезне үзегез күз алдына китергәнчә рәсем итеп ясап карыйк.

Тәрбияче сайлаган музыка астында балалар үз исемнәрен ясыйлар. Аннан соң бер-берсенең рәсемен карап аны бәялиләр.

Тәрбияче: Шөгылебез ахырына якынлаша. Саубуллашыр алдыннан бер-беребезнең кулларыннан тотып исемнәребезне тагын бер кабатлыйк әле. Дөресрәге: һәркайсыбыз үзенә әти-әниләре, тәрбияче апалары, дуслары ничек итеп эндәшүләрен телисез, шулай итеп әйтегез.

Балалар түгәрәккә басып үз исемнәрен, яисә әти-әниләре яратып әйтә торганын әйтәләр.

Тәрбияче: Марат сезнең бүген кайткач әти-әниләрегезгә бүген өйрәнгәннәрегезне, нинди хокукыгыз булуын белүегезне сөйләвегезне тели. Сезгә ни өчен шундый исем бирүләрен сорагыз, бу исемнең нинди документка язылуын белешегез.

Киләчәктә сезне Марат белән кызыклы очрашулар көтә. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

взаимодействие ДОУ исемьи в условиях реализации федеральных государственных требований

для того чтобы  спланировать работу сродителями, надо хооршо знать родителей своих воспитанников. ежегодно в сентябре воспитатели групп проводят анкетирование среди  родителецй воспитанников...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

«Исеменә күрә- җисеме .» проекты.

Проектның төре: иҗади-практик.Дәвамлылыгы:  Проектның максаты:  татар исемнэренен матурлыгын, мәгънәсен ачыпп, милли традицияләрне аңлату.Проектның бурычлары: 1). Балаларга «татар исем...

"Агач, агач, исемең ничек?"

Экскурсия по экологической тропе...

Исемең матур – кемнәр куйган..! (зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)

Исемең матур – кемнәр куйган..!(зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

Телмәр үҫтереү өлкәһе Тема: Г.Ситдыҡова “Президент исеме” хиҡәйәһе менән таныштырыу. Өлкәндәр төркөмө

Г.Ситдыҡованың “Президент исеме”хиҡәйәһе менән таныштырыу, Башҡортостандың тәүге президенты тураһындағы белемдәрен киңәйтеү, һорауҙарға тулы яуап бирергә өйрәтеү, башҡорт өндәрен дөрөҫ әйт...