"Агач, агач, исемең ничек?"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Экскурсия по экологической тропе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_word_2.docx16.55 КБ

Предварительный просмотр:

Тема  “ Агач,агач, исемең ничек?”

(мәктәпкә әзерлек төркеме белән көзге экологик сукмак буйлап сәяхәт)

Максат: көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

Бурычлар:

1.Балаларда игътибарлылык ,әйләнә – тирә табигатькә,агачларга карата сакчыллык,миһербанлылык сыйфатлары , экологик культура тәрбияләү.

2. Логик фикерләү сәләтен,ишетү игътибарын,сөйләм телен үстерү.

3.Балаларның табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне белүләрен аныклау һәм ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм телен үстерү, социаль коммуникатив  

Ысуллар һәм алымнар : уен, практик,сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар:әңгәмә, сораулар,биремнәр,өстәмә аңлатмалар,нәфис сүз,музыка тыңлау,балалар сөйләмен бәяләү.

Чаралар: плакат "Нечкәбил",кәгзьдән өрәңге яфраклары кисү,урманнан агач үсентеләре алып кайту,җәнлек һәм кошлар рәсемнәре,күркәләр тутырылган кәрзин.

Алдан эшләнелгән эшләр: экологик сукмакның карта - схемасын эшләү,дидактик уен " Агачның исемнәрен әйт", һ.б.

Эшчәнлек барышы:

- Балалар,сезнең сәяхәткә чыкканыгыз бармы? Нинди җирләргә сәяхәт итеп була?

 - Ә бүген мин сезне балалар бакчасының экологик сукмагы буйлап сәяхәткә чакырам.

Һәрбер  экологик сукмакның үз хуҗасы була. Ә аның исемен белү өчен безгә табышмакның җавабын белергә кирәк.

Бызлый да бызлый,

Үпкән җире сызлый. (бал корты)

- Ләкин ул гади генә бал корты түгел, ә Абдулла Алиш әкиятеннән алынган бик тырыш һәм уңган бал корты - Нечкәбил. Хуҗадан башка өйгә кереп булмаган кебек,без дә Нечкәбилдән башка юлыбызны дәвам итә алмыйбыз Бәлки чакырып карарбыз.

(Җавап ишетелмәгәч, тәрбияче тирә - юньгә күз салырга тәкъдим итә. Чыршы ботагында эленеп торган өрәңге яфрагын күреп алып, җентекләп карыйлар һәи экологик сукмакның картасы булуын ачыклыйлар.  Бу яфрак Нечкәбилнең хаты.)

- Ни өчен Нечкәбил күренми икән? Бәлки хатта язылган табышмак ачыклык кертер?

Сайрар кошлар очып киткән,

Болытлар яшен түккән.

Таң алдыннан чәчәкләрне

Кыраулар төшеп үпкән.( Көз)

- Бөҗәкләр тормышында көз көне нинди үзгәрешләр була?

- Картага карап юлыбызны дәвам итик әле.

Барабыз,барабыз,

Агач күреп алабыз.

Җәй дә яшел бу агач,

Кышта яшел бу агач,

Бигрәк матур бу агач. (чыршы)

 - Чыршы нинди агач? Җәнлекләр, кошлар тормышында нинди роль уйный?

- Чыршы бик әкрен үсә торган агач. Зур һәм озын булып үсәр өчен бу агачка бик күп еллар кирәк.

М. Фәйзуллина "Чыршының күлмәкләре" шигыре.

 - Кешеләр тормышында чыршы нинди кулланыш таба?

- Кәгазьне тагын нинди чималдан ясарга була? (макулатура җыю турында фикер алышу)

 Уен: " Агачның өлешләрен әйт"

-Юлыбызны дәвам итик.

Барабыз,барабыз,

Миләш  күреп алабыз.

Җимешләре кып - кызыл,

Могаен бик тә сусыл.

Җимеш җыям,как коям......

-Ни өчен җимешләрен җыймыйбыз?

- Нинди кошлар бик яраталар бу җимешне? Ә кешеләр ни өчен миләшне күпләп утырталар?

Юлыбызны дәвам итик.

Барабыз,барабыз,

Нарат күреп алабыз.

Үрелеп,күркәләрен өзәбез......юк өзмибез...

- Ни өчен ?

(Нарат төбендә Керпедән ,дип язылган кәрзин табалар. )

-Кешеләр нинди максат белән агачлар утырталар?

Юлыбызны дәвам итик.

Барабыз,барабыз,

Агач   күреп алабыз.

Ап - ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә кем тигән? (каен )

(Каен төбеннән агач үсентеләре һәм хат  табалар. Тәрбияче хатны укый,анда Урман хуҗасы балалардан агач үсентеләрен утыртуларын үтенгән)

 Тэрбияче: Табигать ул - Җир Ана! Ул безгә көч - дәрт,яшәү көче  бирә. Без дә аңа карата мәрхәмәтле булыйк, аңа ярдәм итү максатыннан  республикабызда 1 октябрьдан алып 31нче октябрьга кадәр үткәрелә торган " АГАЧ УТЫРТ" акциясендә катнашыйк.

( Балалар әти - әниләр һәм тәрбиячеләр ярдәме белән үсентеләрне билгеләнгән участокка утырталар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Син һәм синең исемең

балаларның исемгә хокуклары белән таныштыру. Бу хокукны тормышта кулланырга өйрәтү. Социаль-әхлакый үсешкә этәргеч бирү....

взаимодействие ДОУ исемьи в условиях реализации федеральных государственных требований

для того чтобы  спланировать работу сродителями, надо хооршо знать родителей своих воспитанников. ежегодно в сентябре воспитатели групп проводят анкетирование среди  родителецй воспитанников...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

«Исеменә күрә- җисеме .» проекты.

Проектның төре: иҗади-практик.Дәвамлылыгы:  Проектның максаты:  татар исемнэренен матурлыгын, мәгънәсен ачыпп, милли традицияләрне аңлату.Проектның бурычлары: 1). Балаларга «татар исем...

Исемең матур – кемнәр куйган..! (зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)

Исемең матур – кемнәр куйган..!(зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

Телмәр үҫтереү өлкәһе Тема: Г.Ситдыҡова “Президент исеме” хиҡәйәһе менән таныштырыу. Өлкәндәр төркөмө

Г.Ситдыҡованың “Президент исеме”хиҡәйәһе менән таныштырыу, Башҡортостандың тәүге президенты тураһындағы белемдәрен киңәйтеү, һорауҙарға тулы яуап бирергә өйрәтеү, башҡорт өндәрен дөрөҫ әйт...