Исемең матур – кемнәр куйган..! (зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Самигуллина Айсылу Рафаэлевна

Исемең матур – кемнәр куйган..!

(зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iseme_1187_matur_kemn_1241_r_kuygan.docx323.25 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Исемең матур – кемнәр куйган..!

(зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)

Бурычлар:

Белем бирү:  Исемнәрнең мәгънәләре  турында аңлату.  

Үстерү: Балаларның саф татар телендә, чиста, аңлаешлы, дөрес сөйләшү күнекмәләрен үстерү, ныгыту. Xалык аваз иҗаты  турында белемнәрен киңәйтү.

Тәрбияви: Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту. Бер-берсенең исеменә хөрмәт тәрбияләү. Исемнәрне бозмаска, үзгәртмәскә өйрәтү.

Җиһаз һәм кулланмалар.

Түргә язып эленгән:

“Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын”

Залда « Рәйxан”җыры яңгырый

Кичә барышы:

Хәерле көн, килгән кунаклар, хәерле көн, балалар!

Балалар:

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерлекөнбарыбызга да.

1 нче алып баручы

Аклы ситса күлмәгеңнең

Якаларын кем уйган?

Исемең матур кемнәр куйган?

Сине күреп кем туйган?

Таңсылу:Исемең кем? Исемеңнең мәгънәсе нинди? Нәрсә аңлата? Исемең җисемеңә туры киләме?” кебек сорауларны соңгы вакытта еш ишетергә туры килә. Үз исемемнең мәгънәсен белгәнлектән сорауларга җавап бирү кыенлык тудырмады, шулай да кулыма тагын бер кат татар исемнәре сүзлекләрен алам. Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә.Гаиләгә шатлык өстәлә.Шул ук вакытта ата – ана алдында яңа бурыч балага исем кушу туа.        Кеше исемнәре гаҗәеп бер бакча ул. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр – исемнәр бар. Балалар, ә минем исемнәр бакчасында нинди исемнәр бар икән, татар исемнәре нинди мәгънә белдерә икән? Әйдәгез әле, исемнәр бакчасына, күз салыйк. (Бала чыгып, җимешне өзеп ала)

Айбулат:

Мин Айбулат,тулган ай,яxшы корыч

Исемемнең мәгьнәсе.

Батырлык та,матурлык та

Миңа сыйган һәммәсе.

Вәсилә:

Үзем тырыш, үзем чая,

Гүзәл кыз мин Вәсилә.

Дусларыма яxшы иптәш

Сеңлемә үрнәк апа.

Мин көйләр тыңларга, музыка уен коралларында уйнарга яратам.

Алып баручы: алай булгач, рәхим итегез, музыка уен коралларында уйнап китегез, без бик рәхәтләнеп тыңлап китәбез.

 (оркестр)

Ләйсән:

Язгы яңгырны яратам

Ләйсән исемле кыз мин

Куңелем йомшак,мәрxәмәтле

Уңган,булган кызчык мин.

Аяз:

Аяз булам – таныш булыйк

Кояш нурлар тарата,

Аяз көн,яxшы xәбәрне

Минем исем аңлата.

Биергә дә яратамын,

Җырларга да бик оста.

Кызлар, егетләр әйдәгез

Узмасын вакыт бушка!

          (кызлар бер якта, малайлар икенче якта, бер-берсенә капма-каршы килеп такмаклар әйтешеп җырлыйлар).

Җырлы-бию “Челтәрэлдемчитәнгә”

Челтәрэлдемчитәнгә

Җилфер-җилферитәргә.

Без килмәдек буш китәргә

Килдекалыпкитәргә.

 

Алыналырсызмикән,

Гөленалырсызмикән?

Урталаргачыгыпсайлап

Кемнеалырсыз икән?

 

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шунысайлапалырбыз.

Уйныйкәле, җырлыйкәле,

Биикәлекүп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп.

Алып баручы:Кызлар да, егетләр дә бирешмәделәр. Килгән кунаклар,  сезнең белән дә уйнап алыйк әле, балалар да кушылырга мөмкин. Уен “Кем күбрәк белә?”.Исемнәрнең беренче компоненты бирелгән, ә сезгә, шуннан файдаланып, яңа исемнәр төзеп әйтергә Ил+..........................., (залда утыручылар әйтә)  Гөл....................(балалар әйтә). Әйдәгез бергәләп чәчәк исемнәре кергән исемнәр әйтеп китик әле.

Таңсылу:.Әйе чынлап та, бик матур исемнәр, татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Бакчамдагы исемнәр белән танышуыбызны дәвам итик. Әйдә кил әле Суфия, бакчадан җимешемне син дә өзеп ал әле.

Суфия:

Суфия булгангадыр

Начарлык эшләмимен.

Исемемне яратамын

Башкаларга аңлатамын.

Данис:

Максатыма ирешәмен

Xезмәтне дә сөямен

Исемем Данис булгангамы

Бар эшкә өлгерәмен.

Таңсылу: Әйе, чынлап та, сез бик өлгерләр, уңганнар, менә әти-әниләрегез белән бик тырышып Нәсел агачы, яки Шәҗәрә агачы ясагансыз, бу бик зур эш. Без үз исемнәребезне генә түгел,әти-әниләребезнекен,әби –бабайларыбызныкын да белергә тиеш.Нәсел агачын үскәч киңәйтегез, зурайтыгыз, яңа исемнәр өстәлсен, ләкин ул исемнәр матур мәгънәгә ия булсын.

Бала

Түгәрәк уен ясарга

Уйлап торабыз әле,

Дустым белән шул турыда

Нияткорабызәле.

Бала

Җыелыйк, дуслар, бергәләп,

Табыйк берәр хәйләсен.

Безнең белән түгәрәктә

Барысы да әйләнсен!

Алып баручы:Алайса, бик әйбәт. Әйдәгез барыгызда түгәрәк булып басабыз. (УМК буенча “Карусель “ җыры башкарыла)

Таңсылу: Элек-электән әби-бабаларыбыз исемнең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән.

(Бер бала чыгып җимешне өзеп ала)

Тимер кебек бик тә нык,

Тимур безнең бик көчле

Каршы килми, киреләнми,

Башкара бөтен эшне.

Данис:

Ә менә мин әкиятләр сөйләргә яратам. Берәкият сөйлим тыңлагыз:

Борын-борын заманда

Яшәгән ди бер патша

Сарайлары булган ди таштан.

Сөйлимме яңа баштан.

Алып баручы: Синең Данис шул булыр инде, шук малай, шаярырга яратасың.

Таңсылу: Кил әле, Зарина син өзеп ал әле бакчамдагы җимешне.

Айсылу, безнең бит тәрбияче апабыз Айсылу исемле.

Айсылу бигрәк сылу,

Йөзе ай кебек якты.

Айсылу утырткан гөлләр

Җәен чәчәк атты.

Самира:

Ал гына, гөл генә,

Безнең уңган Гөлгенә.

Бәхетле безнең балачак

Уйна, шаяр, көл генә.

Кызлар, әйдәгез әле бергәләп биеп алыйк.

 “Сөлгеләр биюе”

Алып баручы:Менә ниди матур исемнәр белдек. Шунысыкуанычлы – бу исемнәрсаф татар исемнәре. Исемнәрнебозып, кыскартыпәйтергәярамый. Бу беренчедән – әдәпсезлек, икенчедән – кешенекимсетү, яратмау.

Яхшы исем кыйммәт барысыннан,

Аннан тугры дусны күрмисең;

Безнеңхактамәңгеядкарьсаклап,

Картаймыйчаяшиһәрисем.

Таңсылу:

Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Калган эзләр белән.

Кеше күңеленә орлык итеп.

Салган сүзләр белән.  

Балалар, әти-әниләрегез сезгә матур исемнәр кушканнар. Балага матур исем кушу телне, милләтебезне,туган җиребезне  хөрмәт итү дигән сүз. Туган илеңне ярату иң әүвәл үз гаиләңнән,үз авылыңнан башлана. Ата-бабаңнар узган юл –үз халкың тарихы, ил тарихы ул.

Алып баручы:Ә xәзер башкарачак “Гузәл туган ягыбыз”җыры шуның бер дәлиле.Бергәләп кушылып җырлыйбыз.

Алып баручы: Җирдә бит яши кешеләр

    Исем алып, ат алып.  

  Исемсезләр кала алмый  

Хәтерләрдә сакланып.

Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә. Аның чисталыгын, ихтирамын сакларга тиешсең. Исем – ул синең үзең генә дә түгел бит: ул – синең йөзең, ата-анаңның, нәселеңнең йөзе. Үзебезгә бирелгән исемнәрне горурланып әйтерлек булса иде дигән нотада, без сезнең белән киләсе очрашуларга кадәр xушлашабыз.Игьтибарыгыз өчен зур рәxмәт!

ГАЗЕТАГА  милли фото (2)

ГАЗЕТАГА милли  фото


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

I нче кечкенәләр төркемендә “Матур әдәбият” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы       ( 1.09 – 12.09 )    Атна         Тема    Бур...

кечкенәләр төркемендә матур әдәбият/ сөйләм үсешеннән йомгаклау эшчәнлек

Рус халык әкиятләренең эчтәлекләрен искә төшерү, сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятләрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белергә өйрәтүне дәвам итү....

Әдәби - музыкаль кичә "Әдәп төбе - матур гадәт"

Балаларны  өлкәннәргә   һәм  әти – әниләргә  кайгыртучан , инсафлы – ихтирамлы,  ярдәмчел  булырга  өйрәтү.Әби – баба...

Исемең матур

Яңа туган балага исем кушу....

"Исемең матур кемнәр куйган?"

quot;Исемең матур кемнәр куйган?" Шөгыль конспекты...