Исемең матур
материал (подготовительная группа)

Багутова Назира Миннахметовна

Яңа туган балага исем кушу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon isemen_matur.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Исемең матур, кемнәр кушкан?»

Катнашалар: әби (тәрбияче), Ана, Гөлсем, Байбулат, Әмирхан, Мәрьям, Миләүшә, Галия, Зәмир

Беренче күренеш

Сәхнәдә татар өе күренеше. Тәрәзә каршында әби (тәрбияче) йон эрләп утыра. Үзе әкрен генә “Әллүки” җырын көйли. Аның янына йөгереп кенә оныгы Гөлсем килеп керә.

Гөлсем: Әби, әбием, әбекәем, минем исемем нәрсә дигәнне аңлата ул? Дусларым белән исемнәр турында сөйләшкән идек, ә мин үземнең исемемнең мәгънәсен дә белмәгәч оялдым...

Әби: Гөлсем балакаем, синең исемең бик мәгънәле, матур исем. Ул сәләтле, белемле, гөлдәй матур дигәнне аңлата. Сиңа аны  мулла бабаң  кушты бит.

Гөлсем: Минем дусларыма да моны аңлатырга кирәк, әби. Бәлки алар үзләренең исемнәре дә нәрсә аңлатканын белмиләрдер?

Әби: Син бирегә чакыр әле иптәшләреңне, «Әби тәмле ризыклар пешерде, чәй эчерә үзегезгә», - диеп дәш. Без мул өстәл артында бик тәмләп кенә сөйләшеп утырырбыз, исемнәрнең мәгънәләрен белербез.

(Гөлсем иптәшләрен чакырырга чыгып китә. Ул арада әби өстәл әзерли – татарның милли ризыкларын куя һәм ашъяулык белән каплый. Гөлсемгә ияреп балалар керә.)

Байбулат : Әссәләмәгәләйкем!
Исәнмесез, саумысез,
Нигә саумыйсыз кәҗә?
Каршылагыз хөрмәт белән
Күчтәнәч тулы әрҗә!

Әби: Вәгәләйкемәссаләм!

Килдегезме, кунаклар,

Түрдән узыгыз әйдә!

Мичтә күмәч, җамаякта

Изелеп пешкән әлбә.

Мәрьям: Күчтәнәчләр алып килдек,

Барыгызга күп итеп.

Баллысын да, татлысын да

Озын юлларны үтеп.

Әби: Балакайларым, сез бигрәк сөйкемлеләр, исемнәрегез ничек соң?

(Балалар үзләренең исемнәрен әйтәләр. Байбулат, Әмирхан, Мәрьям, Миләүшә, Галия, Зәмир)

Әби: Ай-яй, исемнәрегез бигрәк матур икән! Ә сез аларның нәрсә аңлатканын беләсезме?

Әмирхан: Миңа исемне бабай кушкан. Әмирхан исеме – өметле, ышанычлы, дигәнне аңлата.Әмирхан исемен йөртүче кеше –  төгәл кеше. Ул кайда һәм ничек эшләргә кирәк икәнлеген һәрвакыт яхшы белә.

Мәрьям: Ә мин – Мәрьям. Ул сөекле, газиз, кадерле дигәнне аңлата.

Әби: СөбханаАллаһ!  Һәр кешегә исеме туган тел кебек якын, газиз, кадерле. Балага исем кушу – бик җаваплы вакыйга . Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек уңай тәэсир итә. Шуңа да балага яхшы мәгънәле исем кушарга кирәк. Исем кушуга элек-электән үк игътибар иткәннәр, кеше исемнәре әкиятләрдә, җырларда, уеннарда да урын алган. Ә сез кеше исемнәре кергән нинди әкиятләрне беләсез?

Балалар җаваплары (Зөһрә,  Гөлчәчәк, Таңбатыр, Айсылу)

Әби: Ә нинди уеннарны беләсез?

Миләүшә:  «Гөлбану»

Галия: «Габдулла»

Зәмир: «Наза»

Гөлсем: Әйдәгез, «Кәрия-Зәкәрия» уенын уйнап алабыз!

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

         Бу бик яхшы биюче,

         Бу бик яхшы биюче,

         Аның биюе матур,

         Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

          Кәрия-Зәкәрия, коммая,

          Кәрия-Зәкәрия, коммая,

          Кәри комма, Зәкәр комма,

          Зәкәрия коммая

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип дәвам итәләр)

Әби: Балалар, менә самавыр да кайнап чыкты (самавырны өстәлгә куя һәм ашъяулыкны ача). Балалар өстәл янына җыелышалар.

Балалар   «Кунаклар» җырын башкара. (Ш.Галиев сузләре)

- Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын.

Уртага куйдык чәкчәк,

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле- төрле

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш,

Бар кыстыбый һәм бәлеш.

- Җитешегез, кунаклар!

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар.

Әби: Бик матур җырладыгыз балалар, менә табышмакларгада җаваплар табып карагыз әле.

  1. Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар. (өчпочмак)

  1. Утырсам да мин менә

Тыйнак кына, тик кенә.

Эчем тулы ит кенә,

Май белән, дөге белән. (бәлеш)

  1. Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай!

Чак-чак кына алып, өзеп

Аша, дустым, син шулай. (чәк-чәк)

  1. Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың.

Ул нәрсә?  (коймак)

Әби: Сез бигрәк зирәк, тапкыр балалар икән! Әйдәгез, табынга узыгыз. (Балалар чәй эчә) Балалар, хәзер мин сезне Гөлниса апаларыгызга, улы Хәлил тууы белән котлап, «бәби ашына» алып барам. Сез шунда кеше исеменең тормышта нинди әһәмиятле булуына тагын бер кат инанырсыз.

Икенче күренеш

Икенче өй күренеше. Түрдә бишек эленгән. Бишек янында җырлый- җырлый Ана  бала тирбәтә. (Бишек җыры)

Әлли-бәлли, ак бәби,
Ак бишектә ят, бәби.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.

Әлли-бәлли ит, бәби,
Тәмле йоклап кит, бәби.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием.

Йокла, йокла, багалмам,
Үскәч бишеккә салмам.
Әлли-бәлли, бәбием,
Балдан татлы нәнием!

Кунаклар әби һәм балалар килә. Алар милли киемнәрдән.

Ана: Исәнмесез, кадерле кунаклар. Өебез түренә рәхим итегез! (кунаклар исәнләшәләр)

Әби: Ягез, йортка бер дога укып алыйк. (Әби укый) - Әмин!

Балалар: Без сезне бәби туу белән гаиләгезне котларга дип килдек.

Әби: Менә бездә зур шатлык. Дөньяга сабый туды. Өйдә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Бәхетле булып, алтын канатлы булып үссен сабыегыз. Котлы булсын, бәби ашы, котлы булсын!

Балалар, чиратлап, бишек киезе астына тиенле акча, сабын куялар һәм бәбинең тәпиен карыйлар.

Ана: Улым, тор әле, тор,

Ач күзеңне: дөньядыр.

Озак йоклама син, тор,

Озак йоклаганның бәхете юктыр.

Карале, синең янына күпме апалар-абыйлар килгән.

Балалар: Үчти-үчти, үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки.

Үскәчтен ул зур булыр, бик-бик бәхетле булыр.

Байбулат: Ә баланың исеме ничек соң? Әйтегезче...

Ана: Мулла кушкан исем – Хәлил.

Әби (Анага карап): Улыгызга бик матур, мәгънәле исем куштыгыз. Безнең балаларның да исемнәре бик матур. Алар да үз исемнәренең нәрсә аңлатканын беләләр. Бала тугач, күңелле мәшәкатьләр башлана. Аның беренчесе – исем кушу. Аңа нинди исем бирергә. Бу сорау ата-ананы, туганнарны борчый, чөнки исем кешегә бер генә тапкыр бирелә. Элек исемнәрне уйлап кушканнар. Кызларга күбрәк чәчәк исемнәре кушканнар, чәчәк кебек матур булсын дигәннәр. Ә малайларга тимер кебек нык булсын өчен Тимерхан, Биктимер исемнәрен кушканнар. Бай булсын дип, Байбикә, Алтынбикә, Байбулат дип кушканнар.

Ана:  Бәйрәмебез кунаклары, әйдәгез бергәләп җырлы- биюле уен уйнап алыйк. Хәлилебез дә ишетеп ятсын әле.

(Җырлы- биюле уен “Зәңгәр чәчәк”)

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар,

Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар. Уен берничә тапкыр уйнала.

Ана: Ии, бигрәк тә уңган балалар икәнсез сез. Җырлыйсыз да, төрле уеннар да беләсез. Ә хәзер, әйдәгез, бәби йоклаганда чәй эчеп алыйк. Бәби ашына дип чәк-чәк, сумса, кош теле пешергән идем. Чәйгә рәхим итегез!  (Өстәлгә утыралар. Сыйланалар)

Әмирхан: Рәхмәт, сыйладыгыз,

                   Ялан шулай кыланыгыз.

                   Баегыз,

                   Тегермән салыгыз,

                   Онны сатып алыгыз.

Мәрьям:  Рәхмәт сыйга, хөрмәткә,

                  Көз килерсез суйган үрдәккә.

Миләүшә: Рәхмәт сыйга, хөрмәткә,

                   Каз белән үрдәккә.

                   Пешергәнгә, төшергәнгә,

                   Безне искә төшергәнгә.

Әби: Зур рәхмәт кызым Гөлниса, безгә китәргә вакыт. Бик күңелле бәби ашы

булды. Улыгыз Хәлилне тигезлектә, үстетегез. Исемендә бик мәгънәлене  

кушкансыз. Исем- ул синең нәселеңнең йөзе һәм байрагы. Исем – ул синең

тормыш юлыңнан күтәреп барган үз байрагың.

Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,

Аннан тугры дусны күрмисең.

Безнең  хакта мәңге ядкарь саклап

Картаймыйча яши һәр исем.

Балалар: Сау булыгыз.

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Син һәм синең исемең

балаларның исемгә хокуклары белән таныштыру. Бу хокукны тормышта кулланырга өйрәтү. Социаль-әхлакый үсешкә этәргеч бирү....

взаимодействие ДОУ исемьи в условиях реализации федеральных государственных требований

для того чтобы  спланировать работу сродителями, надо хооршо знать родителей своих воспитанников. ежегодно в сентябре воспитатели групп проводят анкетирование среди  родителецй воспитанников...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

«Исеменә күрә- җисеме .» проекты.

Проектның төре: иҗади-практик.Дәвамлылыгы:  Проектның максаты:  татар исемнэренен матурлыгын, мәгънәсен ачыпп, милли традицияләрне аңлату.Проектның бурычлары: 1). Балаларга «татар исем...

"Агач, агач, исемең ничек?"

Экскурсия по экологической тропе...

Исемең матур – кемнәр куйган..! (зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)

Исемең матур – кемнәр куйган..!(зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)...

"Исемең матур кемнәр куйган?"

quot;Исемең матур кемнәр куйган?" Шөгыль конспекты...