"Исемең матур кемнәр куйган?"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

"Исемең матур кемнәр куйган?" Шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isemen_matur_kemner_kuygan.docx27.88 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче 1 нче балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

“Исемең матур кемнәр куйган?”

Сөйләм үстерү буенча интеграль шөгыль

                                                                                   

2020

Шөгыльнең темасы: “Исемең матур кемнәр куйган?”.

Максаты: балаларның "исем”  һәм “әтисенең исеме" төшенчәләре турында белемнәрен ныгыту.

Бурычлары:

1. Балаларда башка кешеләргә карата игътибар, исемнәргә кызыксынучанлык тәрбияләү.

2. Логик фикерләүне, хәтер сәләтен, хәрәкәт активлыгын үстерү.

3. Балаларга һәр исемнең аерым бер мәгънә белдерүе турында төшенчә бирү; үзеңнең дә һәм иптәшләреңнең дә исемен һәм фамилиясен кыскартырга, үзгәртергә, бозарга ярамаганлыгын аңлату. Арка мускулларын, тукта мускулларын коррекция күнегүләре ярдәмендә ныгыту.

4.Үз-үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә, үз исемеңә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Сүзлек: туу турында таныклык, әти, үткәне, киләчәге, бүгенгесе, ышанычлы,

Җиһазлар: сабый чагында балаларның фотосурәтләре, вакыт машинасы макеты,  курчак, туп, массажлы  юллар, «туннель»

Оештыру моменты

"Яхшы сүзләр тартмасы” .  (Матур тыныч музыка яңгырый.)

 - Мин бер сүз беләм. Ул сүзне әйткәннән соң әйләнә-тирә дөнья матурланып китә. Бу - "елмаю"  сүзе.  Менә сез дә елмаясыз. Ә сез яхшы, матур сүзләр беләсезме? Әйдәгез, белгән матур сүзләрегезне шушы тартмага салыгыз әле. (Балалар бер-берсенә  тартманы  бирәләр һәм матур сүзләр әйтәләр). Күп җыелды. Бу матур  сүзләр  балалар бакчасы һәм  бөтен дөнья буенча да таралсын һәм кешеләргә бары яхшылык кына китерсен.

Төп өлеш (әңгәмә)

 -Җирдә  бик күп кешеләр яши. Барлык кешеләр бер-берсенә  охшаган, ләкин һәр кеше бары берәү генә. Сез ничек уйлыйсыз, кешеләр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? (балалар җаваплары)

- Кешеләр бер-берсеннән буй, тән, чәч һәм күз төсе, борын һәм авыз формасы, характерлары, йөрешләре белән аерылып тора. Нәрсә турында сөйләшәчәгебезне  белү өчен табышмакка җавап бирегез.

Кешегә дә ябышкан,

Әйбергә дә ябышкан,

Хайванга да ябышкан,

Сикерсәң дә, төшеп калмый,

Әйтегез бер тавыштан. (Исем)

Тәрбияче: Безнең һәрберебезнең үз исеме бар. Аларны безгә әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз кушкан. Татар халкы элек-электән үк балага матур, тирән мәгънәгә ия булган исемнәр кушарга тырышкан, чөнки исем кешенең алдагы тормышына тәэсир итә, аның асыл сыйфатына әверелә. Шуның өчен дә исемнәрне бозып әйтергә ярамый. Бозылган исемнең мәгънәсе югала. «Яхшы исем байлыктан да әйбәтрәк» дигән татар халык мәкалендә һичшиксез дөреслек ята.  (Тылсымлы музыка яңгырый. Фея керә.)

Фея: Мин – “Исемнәр феясы”.  Бүген безне гадәти булмаган сәяхәт көтә. Без “вакыт машинасы”  ярдәмендә үткән һәм киләчәктә  булачакбыз һәм исемнәребез турында күп кенә кызыклы нәрсәләр беләчәкбез. “Вакыт машинасы” на күз салыгыз.  Бу өч төймә  үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне күрсәтә.(рәсемнәр ясалган). Сез ничек уйлыйсыз, нинди билге безне үткәнгә, сезнең кечкенә вакытыгызга алып кайта? Шулай итеп, төймәгә басу белән без вакыт лабиринты буенча сәяхәткә китәчәкбез.Сезгә туннель аша узарга кирәк). Хәзер без "үткән" гә барабыз. (музыка яңгырый).

Үткәнебез.

Без үткәнгә эләктек, сез яңа гына туган (кулына курчакны ала). Сезнең дөньяга килүегезгә барысы да ничек шатландылар! Яңа туган  балага исем кирәк. Һәм менә сезнең якыннарыгыз сезнең өчен исемнәр сайладылар. Үзегезнең исемнәрегезне әйтегез әле. (Һәрберсе үз исемен атый)

Аннары сезнең тормышта беренче документыгыз барлыкка килде. Менә ул бала туу турында таныклык. Бу документта сезнең фамилиягез, исемегез, әтиегезнең исеме, туган көнегез, туган  урыныгыз, шулай ук әти-әниләрегез дә  язылган. Һәм сезнең һәрберегез, бу дөньяда, бердәнбер һәм кабатланмас,  сезнең кебек бүтән  малай яки кызлар юк.

Ә минем кулымда сезнең фотолар. Бу фотоларда сезнең кечкенә вакытыгыз. ( Фикер алышу нәтиҗәләре)

Үткән артта кала, сез үсәсез, күп яңалыклар беләсез. Хәзерге вакытка төркемгә кайтырга вакыт.

Фея: Вакыт машинасына  юл буйлап узыйк. "Бүгенге көн" төймәсенә басабыз һәм вакыт лабиринты (туннель) буенча сәяхәт итәбез. Фантастик музыка яңгырый.

Хәзерге көн.

Менә без бүгенге көндә (балалар урындыкларга утыралар).

Борын-борыннан кешеләр  исемнәргә  зур игътибар бирәләр. Исем кешене туган вакытыннан башлап,  аны гомер буе озата бара. Әйтик, элек «үткен күз» исеме кешенең «күзләре яхшы күрүче», «иртәнге таң» дигән сүз - иртә торучы, «яшен» - тиз йөгерә, «каты кул» - көчле куллар дигәнне аңлаткан. Һәм безнең вакытта барлык исемнәр дә нәрсәне дә булса  аңлата. Сезгә  өйдә әти-әниләр белән бергә исемнәрегезнең нәрсә аңлатканы турында сөйләшергә  кушылган иде.  Сез әзерме? (Туп алып, кулдан кулга тапшырабыз һәм исемебезнең аңлатканын әйтәбез. Башлыйбыз үз җавапларыгызны : "Минем исемем ... ул … аңлата» дип дәвам итәбез.

Фея: Хәзер мин сезне «киләчәк» төймәсенә басарга чакырам (музыка яңгырый). Без вакыт лабиринтытан  әкренләп үтәбез.

Тәрбияче: Менә без сезнең белән  киләчәктә. Сез олы кеше булдыгыз, белем алдыгыз, эшлисез, ди.  Сезгә хәзер башкача  эндәшәләр. Безнең илдә, олы кешегә эндәшкәндә  исеме һәм атасының исеме әйтелә. Мәсәлән: Ләйсән Миннехановна . «Отчество» сүзе «әти»сүзеннән килеп чыккан. Ләйсән минем исемем, ә әтиемнең исеме Миннехан. Кайбер илләрдә бары исемне генә әйтәләр,  ә шундый илләр бар, анда атасы исеме урынына әниләренең исемнәрен  кулланалар. Мәсәлән: ...

Еллар узар, сез үзегез дә әни һәм әти булырсыз.  Ул чакта  балаларыгыз өчен сезгә исемнәр сайларга туры киләчәк . Матур хатын-кызлар һәм ир-атлар исемнәре бик күп. Сезгә уйларга һәм сайларга  вакыт бик күп әле.

 Безгә кайтырга вакыт. Мин  төймәгә басам  һәм без вакыт лабиринты буенча юлга кузгалабыз(музыка яңгырый).

 Менә без балалар бакчасында .

Әйдәгез, без дә бер-беребезгә яхшылык бүләк итәргә өйрәник.

«Җылылык өләшик» күнегүе.

Әйдәгез, түгәрәккә  басыйк. Хәзер минем тирә-ягымда «җылы» барачак,  мин ябык күз белән күршемнең  әкрен  генә сул кулын кысам, уйларым белән күңел җылысын бер-беребезгә тапшырабыз.  Без беләбез: безнең башкалар эшләгән яхшылык, үзебезгә кире әйләнеп  кайта.

Йомгаклау.

Безнең сәяхәт ахырына якынлашты. Әлеге сәяхәттә без нәрсәләр күрдек, нәрсәләр эшләдек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Син һәм синең исемең

балаларның исемгә хокуклары белән таныштыру. Бу хокукны тормышта кулланырга өйрәтү. Социаль-әхлакый үсешкә этәргеч бирү....

взаимодействие ДОУ исемьи в условиях реализации федеральных государственных требований

для того чтобы  спланировать работу сродителями, надо хооршо знать родителей своих воспитанников. ежегодно в сентябре воспитатели групп проводят анкетирование среди  родителецй воспитанников...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

«Исеменә күрә- җисеме .» проекты.

Проектның төре: иҗади-практик.Дәвамлылыгы:  Проектның максаты:  татар исемнэренен матурлыгын, мәгънәсен ачыпп, милли традицияләрне аңлату.Проектның бурычлары: 1). Балаларга «татар исем...

Проект "Ватанны кемнәр саклый?"

Проектная работа, которая проводилась с детьми подготовительной к школе группы....

Исемең матур – кемнәр куйган..! (зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)

Исемең матур – кемнәр куйган..!(зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)...

Исемең матур

Яңа туган балага исем кушу....