Проект "Ватанны кемнәр саклый?"
проект (подготовительная группа) на тему

Проектная работа, которая проводилась с детьми подготовительной к школе группы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_diplom.rabota.doc96 КБ

Предварительный просмотр:

Проект

Проектны төзеде:

“Актаныш авылының катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы”

ММБУ тәрбиячесе

Вахитова Гүзәлия Харис кызы

Проектның темасы: “Ватанны кемнәр саклый?”

Теманың актуальлеге: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү бүгенге җәмгыять өчен беренчел проблемаларның берсе булып тора.

Хәзерге вакытта патриотик хисләр тәрбияләү зур сабырлык таләп итүче катлаулы мәсьәлә. Кайбер гаиләләрдә мондый сораулар игътибарга лаек дип саналмыйлар.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ләкин бүгенге көндә бу бәйрәм, кораллы көчләр белән бәйләнешен югалтып, ир-егетләр, әтиләр көненә әйләнде.

Бу проект, балаларның армия турында белемнәрен тирәнәйтеп, кыю һәм батыр Ватан сакчылары белән горурлану, аларга охшарга тырышу теләге уяту өчен менә дигән мөмкинлекләр тудыра.

Проектның төре: кыска вакытлы (2 атна), төркем белән, информацион-иҗади.

Проектның максаты: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

  • Балаларның Россия армиясе турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
  • Ил сакчыларына ихтирам хисе тәрбияләү.
  • Тема буенча татарча һәм русча сөйләм телләрен үстерү.
  • Балаларга гаиләдә патриотик тәрбия бирүгә ата-аналарны тарту.
  • Әтиләр белән горурлану хисе уяту.

Проектта катнашалар: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләр, тәрбиячеләр, физкультура инструкторы, музыка җитәкчесе.

Проектны тормышка ашыру вакыты: 5 февраль – 19 февраль.

Проектны тормышка ашыру формалары: белем бирү эшчәнлеге, мөстәкыйль эшчәнлек; ата-ана, тәрбияче һәм балаларның бердәм эшчәнлеге; баларның продуктив эшчәнлеге, уеннар, презентация, күргәзмә, матур әдәбият белән танышу, бәйрәм-күңел ачу, стенд үзерләү, әти турында хикәяләрдән китап ясау, җыр тыңлау, җырлау.

Проектны тормышка ашыру методлары: әңгәмә, сөйләү, аңлату, күрсәтү, уеннар

Ресурслар:

  • басма материал (китаплар, журналлар, газеталар).
  • күргәзмә материал (рәсемнәр, фотографияләр, иллюстрацияләр, презентация)
  • балаларның продуктив эшчәнлеге өчен материал ( альбом бите, буяулар, пумала, су салфетка, төсле кәгазь, төсле картон, кайчы, клей, шырпы кабы, конструктор)
  • уеннар: дидактик, сюжетлы-рольле, хәрәкәтле, бармак.
  • аудиоязмалар.
  • техник чаралар: магнитофон, ноутбук, проектор.
  • матур әдәбият әсәрләре.
  • интернет-ресурслар.

Күргәзмә материал: гаскәр төрләре сурәтләнгән рәсемнәр, тематика буенча иллюстрацияләр, әтиләрнең фотографияләре, презентацияләр

Проектны тормышка ашыру этаплары:

  1. Әзерлек этабы:
  1. Проектның темасын һәм актуальлеген билгеләү.
  2. Максат һәм бурычларны кую.
  3. Проектның паспортын төзү.
  4. Проектта катнашучыларны проектның планы белән таныштыру.
  5. Тема буенча методик материал һәм әдәбиятны өйрәнү.
  1. Төп этап:
  1. Проектны тормышка ашыру.
  1. Йомгаклау этабы:
  1. Стенд әзерләү: “Без алар белән горурланабыз”.
  2. “Әти турында китап” (“Книга о папе”) 2 дәүләт телендә әтиләр турында хикәяләр китабы төзү.
  3. Әти-әниләр белән берлектә бәйрәм күңел ачуы уздыру: “Әтием – горурлыгым”

Проект буенча эшчәнлекне оештыру планы:

Белем бирү өлкәсе

Эшчәнлек төре

Социаль-коммуникатив үсеш

Дидактик уеннар:

 “Хәрби техника” – “Военная техника”, “Гаскәр төрләре” – “Рода войск”, “Чагыштыр” – “Сравни” (катер һәм су асты көймәсе, самолет һәм вертолет һ.б.), “Автоматны төзе” (кисәкләрдән төзү), “Бер – күп” – “Один – много”

Сюжетлы-рольле уеннар:

“Диңгезчеләр”, “Очучылар”, “Без – солдатлар”.

Хәрәкәтле уеннар:

“Солдатлар” (разведкада, парадта, засадада), “Төз ат”, “Очучылыр”, “Каршылыклар аша”, “Кем беренче автоматны җыя?”

Бармак уеннары:

“Наши защитники»

Ата-аналар белән бердәм эшчәнлек:

“Без алар белән горурланабыз” стендын төзү; “Әти турында китап” – “Книга о папе” (хикәяләр китабын ясау);

“23 февраль – Ватанны саклаучылар көне” рәсем күргәзмәсе оештыру;

“Әтием – горурлыгым” бәйрәм иртәсе уздыру;

Танып белү үсеше

Әңгәмәләр:

“Нәрсә ул армия?”, “Ватанны кемнәр саклый?”

Белем бирү эшчәнлеге:

Рус теленә өйрәтү. Тема:“Наши защитники”

Рәсем.Тема: “С.Михалковның “Наша Армия родная” шигыренә иллюстрация”

Хәрби тематика буенча рәсемнәр, иллюстрацияләр карау.

Презентация карау:

“Безнең Армия”,

“Җиңү паркына сәяхәт”

Сөйләм үсеше

Әңгәмә:

“Минем әтием”- “Мой папа”, “Әти дә солдат булган”

Хикәя төзү: “Минем әтием” – “Мой папа”

Дидактик уеннар: “Чагыштыр” – “Сравни” (катер һәм су асты көймәсе, самолет һәм вертолет һ.б.), “Бер – күп” – “Один – много”

Бармак уеннары:

“Наши защитники»

Матур әдәбият әсәрләре белән танышу:

Ә.Ерикәй “Безгә тынычлык кирәк”

Ә.Исхак “Тынычлык”

В.Хәйруллина “Батыр һөнәр”

Р.Миңнуллин “Почмакта торам”

Н.Гайсин “Бүген бәйрәм”

Е.Благинина “Шинель”

Бәйрәм иртәсе өчен ике телдә шигырьләр ятлау.

Физик үсеш

Хәрәкәтле уеннар:

“Солдатлар” (разведкада, парадта, засадада), “Төз ат”, “Очучылыр”, “Каршылыклар аша”, “Кем беренче автоматны җыя?”

Бармак уеннары:

“Наши защитники»

Ял минуты: “Солдатлар”

Нәфис-нәфасати үсеш

Рәсем буенча белем бирү эшчәнлеге. Тема: “С.Михалковның “Наша Армия родная” шигыренә иллюстрация”

Әвәләү. “Хәрби техника”

Тематика буенча әзер рәсемнәр буяу.

Рәсем күргәзмәсе: “23 февраль – Ватанны саклаучылар көне”

Әтиләргә бүләк ясау.

Малайларга бүләк ясау.

Аудиоязмада җырлар тыңлау:

С.Сәйдәшев “Хәрби марш”, В.Агапкин “Прощание славянки”

Жырлау:

К.Булатова сүзләре, М.Минһаҗев көе “Солдатлар”

Ш.Маннапов сүзләре, Г.Нигъмәтҗанов көе “Солдатта булган диләр”

Р.Вәлиуллина сүзләре, Ә.Һадиева көе “Әтием”

М.Танич сүзләре, В.Шаинский көе “Песенка про папу”

Бию өйрәнү: “Яблочко”

Йомгаклау бәйрәм иртәсе: “Әтием – горурлыгым”

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • Балалар Армия, гаскәр төрләре, хәрби техника турында белемнәрен тирәнәйтәләр.
  • “23 февраль – Ватанны саклаучылар көне” булуын беләләр.
  • Хәрби кешене хөрмәт итәләр.
  • Солдатлар кебек, кыю һәм көчле булып, малайлар, үскәч, армиягә барырга телиләр.
  • Әтиләре белән горурланалар.
  • Әти-әниләр, тәрбияче апалар белән бергә эшләүдән канәгатьләнү хисе алалар.

Йомгаклау:

Бәйрәм иртәсе “Әтием – горурлыгым” ( залга балаларның рәсемнәре, әтиләр турында китап һәм “Без алар белән горурланабыз” стенды куела)

Кулланылган әдәбият:

  1. Л.А.Кондрыкинская “С чего начинается Родина?”
  2. И.А.Лыкова «Изобразительная деятельность в детском саду. Подготовительная к школе группа»
  3. О.С.Ушакова «Развитие речи и творчества дошкольников»
  4. Н.В.Алешина «Патриотическое воспитание дошкольников»
  5. К.В.Закирова “Балачак аланы”: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. – Казан, 2011. – 560 б.
  6. К.В.Закирова “Иң матур сүз”: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан:Мәгариф, 2000. – 335 б.
  7. Р.К.Шаехова “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”. – Казан, 2012. – 208 б.
  8. Примерная общеобразовательная программа дошкольного образования “От рождения до школы”. Под редакцией Н.Е.Вераксы. – Москва, 2014. – 368 с.
  9. Говорим по-русски. Методическое пособие в помощь педагогам дошкольных образовательных организаций по обучению детей русскому языку/ авт.-сост.: З.М.Зарипова. – Набережные Челны, 2015. – 163с.
  10. Изучаем русский язык. Методическое пособие по обучению русскому языку детей дошкольного возраста/ авт.-сост.: С. М. Гаффарова и другие. -Казань: Татарское республиканское издательство «ХЭТЕР», 2011. – 300 с.
  11.  Изучаем русский язык: программа, методические рекомендации, диагностика / авт.-сост.: С. М. Гаффарова, Ч. Р. Гаффарова, Г. З. Гарафиева. – Казань: Первая полиграфическая компания, 2013. – 120 с.

“Актаныш авылының катнаш төрдәге 6 нчы

балалар бакчасы” ММБУ

“Әтием – горурлыгым”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм иртәсе

Тәрбияче: Вахитова Г.Х.

Максат: балаларда бәйрәм кәефе булдыру, әтиләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Шигырьләрне сәнгатьле сөйләүләренә ирешү. Уеннарда ярышу, җиңү теләге уяу. Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, туган илне саклаучылыр булу теләге уяту.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Балалар маршка атлап керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы: Хөрмәтле әтиләр! Бүген сез бәйрәмебезнең иң кадерле, хөрмәтле кешеләре. Сезне бүгенге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

Бер бәйрәм бар февралдә,

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип,

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

Ул солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны.

Әтиләрне, малайларны,

Һәм бөтен солдатларны.

Әйдә, зур бәйрәм,

Шатлык белән кил,

Сине каршылый

Бөтен туган ил.

Ватаныбызның

Чикләрен саклап,

Батыр абыйлар

Торалар сакта.

Батыр һөнәр бар җирдә

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр һөнәр иясе

Китә туган йортыннан.


Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр һөнәр иясе

Китә туган йортыннан.

Генералмы, майормы,

Капитанмы, я сержант –

Барсының да исеме

Дөняда бер ул – солдат.

Здравствуй праздник!

Здравствуй праздник!

Праздник мальчиков и пап.

Всех военных поздравляет,

Наш весёлый детский сад!

Наша Армия родная
И отважна и сильна,
Никому не угрожая,
Охраняет нас она.

 Слава Армии любимой!

Слава Армии родной!

Наш солдат отважный, сильный,

Охраняет наш покой.

Пусть сияет ярко солнце,

И пусть пушки не гремят.

Мир, людей, страну родную,

Защитит всегда солдат.

Җыр: “Солдатта булган диләр”

Я подарок папе стала рисовать,

Выглянуло солнце и зовет гулять.

Солнце, солнце, не сердись,

Лучше рядышком садись.

Папин праздник раз в году,

Нарисую и пойду.

 Папин праздник - главный праздник

Всех мальчишек и мужчин.

И поздравить пап любимых мы сегодня так спешим!

Папу поздравляю

С праздником мужским:

Он в юности, я знаю,

В армии служил.

Бүген бәйрәм бакчабызда,

Шундый рәхәт, күңелле.

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде.

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

Зур шатлык күңелебездә

Ал кояш күгебездә.

Барыгыз да беләсездер

Әтиләр көне бездә.

Алып баручы: Әйе, әтиләр көне! Алар бүген бакчабызның кадерле кунаклары. Димәк, бөтен нәрсә алар хөрмәтенә. Хәзер балалар башкарачак җыр да сезнең өчен кадерле әтиләр!

«Песенка про папу»

Алып баручы: Ил терәге ир-егетләр булса, гаилә терәге – әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә дә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә дә сез балаларыгызга һәрвакытта да – ашаганда да, сөйләшкәндә дә, эшләгәндә дә үрнәк булыгыз. Кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга үрнәк булып яшәгез.

Минем әти эш сөючән,

Бик көчле, бик күңелле.

Тагын әле шаян да ул,

Күтәрә белә күңелне.

Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез.

Бергә карлар көрибез.

Язлар җиткәч балыкка

Таң аткач ук барабыз.

Тота алмасак әнигә дип,

Сатып кына алабыз.

Әти – безнең терәгебез,

Әти - безне яклаучы,

Авырлыклар китермичә,

Давыллардан саклаучы.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, гаҗәп тә,

Кем дисезме, ул кеше?

Безнең әти , әлбәттә.

Җыр: “Әтием”

Всех военных с этим днём

Поздравляем дружно!

А когда мы подрастём,

Родине послужим!

Наша Родина богата,

Мы чужого не хотим,

Но своей страны, ребята,

Никому не отдадим.

На горах высоких,

На степном просторе

Охраняет нашу

Родину солдат.

Он взлетает в небо,

Он уходит в море,

Не страшны защитнику

Дождь и снегопад.

Минем әти дә күптән

Солдатта хезмәт иткән.

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

Үскәч, солдат булырмын

Әтием кебек мин дә.

Кирәк булса әтиләр күк

Утлар, сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.

Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар,

Кызарышып пешәрләр.

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз.

Кирәк икән аны яуда

Яклаучылар булырбыз.

Алып баручы: Ә хәзер сүзне малайларыбызга – булачак солдатларга бирәбез. Рәхим итегез, малайлар!

Җыр: “Солдатлар”

Алып баручы: Әйе, балалар, бик дөрес әйтәсез. Сез – булачак солдатлар. Ә солдатлар алар җитез, көчле, кыю булалар. Әйдәгез әле без дә малайларыбызны сынап карыйк әле.

Малайлар белән уеннар:

  1. Игтибарлы бул.( парадта, разведкада, засадада)
  2. Кем беренче үз урынын таба.
  3. Кем төз ата? Һәр бала обручка комлы капчык ата.
  4. Кем тизрәк автомат җыя?

Алып баручы: Булдырдыгыз, малайлар! Сездән менә дигән солдатлар чыгачак. Балалар, әйдәгез әле әтиләрнең дә солдат чакларын искә төшереп алыйк әле. Әтиләр, бирегә рәхим иегез.

Командага бүленү. Исем сайлау: “Диңгезчеләр”, “Очучылар”

Әтиләр белән уеннар:

  1. Командалар сәламләве.
  2. Кем җитез? (флаг белән йөгерү)
  3. Кем көчле? (аркан тартышу)
  4. Кем тизрәк автоматны җыя? (капитаннар ярышы)
  5. Пакетны штабка тапшыр.

Җиңүчене билгеләү. Медалләр тапшыру.

Алып баручы: Булдырдыгыз, әтиләр! Сезнең солдатта булганыгыз әллә каян күренеп тора. Рәхмәт сезгә. Хөрмәтле әтиләр, балалар сезгә кечкенә бүләкләр әзерләделәр, рәхим итеп кабул итегез.

Бүләкләр тапшыру.

Алып баручы: Бүген безнең булачак солдатлар – малайларның да бәйрәме. Кызлар бүген аларны бәйрәм белән котлый.

Кызлар: Малайлар, бәйрәм белән сезне!

Бүләкләр тапшыру.

Алып баручы: 

Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды бәйгебез.

Мондый ярышлар еш булыр,

Сез бик теләп килсәгез.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып.

Соңгы кабат булмас, язган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Хөрмәтле әтиләр! Балаларыгызга булган ихтирамыгыз сүнмәсен иде. Сез – балаларыгызның, балалар – сезнең мәңге кадерле кешегез булып калсыннар. Сәламәт булыгыз! Бәхетле булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемең матур – кемнәр куйган..! (зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)

Исемең матур – кемнәр куйган..!(зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә)...

"Исемең матур кемнәр куйган?"

quot;Исемең матур кемнәр куйган?" Шөгыль конспекты...