Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм теле шөгыле “Матур сөйләм теле иленә сәяхәт”.
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Богавеева Гюзелия Шамиловна

Занятие по развитию речи в подготовительной группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matur_soylm_tele_ilen_syaht.docx30.71 КБ

Предварительный просмотр:

Богавеева Г.Ш.

Воспитатель, СЗД,

Пгт Богатые Сабы, Сабинского муниципального района, РТ

МБДОУ Сабинский детский сад № 4 “Кынгырау”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм теленнән йомгаклау шөгыле.

“Матур сөйләм теле иленә сәяхәт”.

Бурычлар:

Танып белү белем бирү өлкәсе:

- табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыру.

Иҗадый сәнгать белем бирү өлкәсе:

-композицияне тоемлау,эстетиканы үстерү;

Аралашу белем бирү өлкәсе:

-ел фасыллары  турында рәсемнәр карау,характерлы үзгәрешләрне бирә белергә өйрәтү.

Сәламәтлек белем бирү өлкәсе:

-физик эшчәнлек үсешен тәэмин итүне формалаштыру.

Социальләшү:

-бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Математика буенча.1 – 10 кадәр һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен ныгыту. 0 – 9 цифрларны таный белү күнекмәләрен үстерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту. Тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү. Кул моторикасын, логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү. Математикага кызыксыну тәрбияләү.

Алдан әзерлек: -табигатьне, кошларны,кояшны күзәтү.

Сүзлек өстендә эш: гөрләвекләр.

Шөгыль барышы.

1.Оештыру. Психологик әзерлек.

-Балалар,карагыз әле,безгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән бергәләп исәнләшеп алыйк.

-Исәнмесез.

-Без бүген шундый матурлар.Әйдәгез әле түгәрәк ясап бастык,матур итеп тотындык.

-Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

Тәрбияче.- Без бүген сезнең белән “Матур сөйләм теле иленә сәяхәткә барабыз. ”Бу илгә килгән кешеләр үзгәрәләр. Ни өчен үзгәргәннәрен белергә телисезме? Беләсегез килсә әйдәгез юлга. Бара торган  илебез бик үзенчәлекле, шуңа күрә анда бару юлы мавыктыргыч, кызыклы. Без хыяллар дөньясы нигезендә юлга кузгалырбыз. Нәрсә соң ул –хыяллар? (Хыял ул –безнең уйларыбыз,уйлап чыгаруларыбыз. Ул чынлыкта булмаган хәлләр).

“Сөйләм теле иленә” без һава шарында очачакбыз. Ләкин җил тынган. Әйдәгез җилне чакырыйк.

Сулыш гимнастикасы.-  Язгы  җилне ясап күрсәтик әле.- Учларга җылы һава өрәбез,без җил тавышын ишетәбез.(ш-ш-ш).Ә хәзер көчлерәк итеп өрәбез,салкынча җил исте. Җил тагын да көчлерәк иссен,тагын да көчлерәк өрәбез. көчле (борын белән иснәп,авыздан чыгарабыз-3тапкыр)

Төп өлеш. 1 слайд –Ә хәзер балалар шарларны алабыз -Шулай итеп киттек. (музыка)

- Зинһар күзләрегезне йомыгыз әле. Күз алдына китерегез, без болытлар аша һава шарында очабыз.   Безгә өстән урманнар, кырлар күренә, елгалар агуын,гөрләвекләр челтерәвен ишетәбез. Саф һава, яңгыр исен тоябыз.(зал буенча йөрибез).Шарларны ычкындырдык.

2 слайд.-Менә без килеп җиттек. Карагыз әле, балалар, нәрсә бу? Капкалар.

  • Ә капкада- йозак. Әйдәгез, аның ачабыз. Ләкин аны ачу өчен ачкыч кирәк. Ә ачкыч  савыт эчендә. Аны ничек алырга? (тимер һәм пластмас ачкычлар белән тәҗрибә үткәрү)

 - Йозак ачылды. Афәрин.-Балалар, ә монда сандык бар.Карыйк әле сандык эчендә нәрсә бар?(Хат)                                                                                                                                 “Балалар, ярдәм итегез безгә! Явыз тылсымчы бөтен илебезне,безгә кирәк  бар нәрсәне: өйләрне,басуларны,урманнарны елгаларны, юлларны, хәтта кояшны сихерләп китте. Ярдәм итегез, сихерне кире кайтарырга”.

  • Бу илдә яшәүчеләргә булышырга кирәк.Ярдәм итәбезме? Әйдәгез башта шушы табышмакны чишик эле.

Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә —

Нур сибә бар кешегә.

-Әйе-бу кояш.

 Бары тик ул ниндидер моңсу, күңелсез. Аның күңелен күрер, көлдерер өчен нишләргә кирәк? ( Аңа нурлар ясарга)

-Явыз тылсымчылар аны сихерләгән , ә нурларын төрле якка чәчкәннәр. Әйдәгез ,балалар кояш нурларын табыйк әле.(табалар)

Ләкин нурларны кояшка бирер өчен,монда язылган биремнәрне үтәргә кирәк.

Задание1   « Тап һәм әйт!»

Балаларга хәреф язылган карточкалар бирелә.Ә нурларда шул хәрефләрдән башланган рәсемнәр. Һәр бала үзенә тиешле нурны алырга тиеш.

1.А-аю,агач,ат,автобус.

2.Б-балык,бака,бүре,бәрәңге.

3.К-кишер,кыяр,каз,курчак.

4.М-мәк,машина,миләш,мәче.

5.С-сарык,сабын,сыер,сарымсак

6. Т-тәрәзә,туп,тәлинкә,төлке.

7.Ш-шакмак,шар,шикәр,шалкан.

8.Җ-җиләк, җилкән, җимлек, җимешләр.

Безнең кояшыбыз күңелсез әле. Аның нурлары җитеп бетми. Миндә тагы кояш нурлары бар.

 Задание 2. «Бер сүз белән әйт!»

-куртка, пәлтә, кофта, күлмәк-өс киемнәре.

-башлык, кепка, яулык, бүрек-баш киемнәре.

- помидор, суган, кыяр,кишер -яшелчәләр.

- өчпочмак, түгәрәк шакмак, овал– геометрик фигуралар.

-сөнге,тамчы,кар,боз- су.

- күке,тукран, чыпчык,торна -кошлар

-1, 6, 19, 20-саннар

-роза, мәк, ромашка, умырзая-чәчәкләр.

- Афәрин, балалар!

Күзләр өчен гимнастика.

Кояш болытлар белән.

Качышлы уйнаган.

Кояш тиз генә болытларны санаган.

(Күзләрне ачып –йомабыз)

Соры болытлар уңда.(Уңга)

Кара болытлар сулда(сулга)

Ике җиңеле өстә,

Авырлары өчәү аста.

Болытлар юкка чыкты.(күзләрне ике кул белән ябабыз)

Кояш көлә башлады.(күзләрне зур итеп ачабыз,кулларны өскә күтәрәбез).

Задание. 3Билгеләрен  әйт”

“Яз,җәй,көз,кыш билгеләрен сюжетлы рәсемнәрдән карап ,алар турында җөмләләр әйтү.

Физ. минутка. “Кояш”турында җыр.

Задание 4. «Уйлап төзе һәм әйт!» 

Геометрик фигуралардан хайван рәсемен төзү. Шул хайван турында табышмак әйтеп, аның җавабын ягымлы итеп әйтү.

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Сары тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.  (Куянкай.)

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиенкәй)

Урманнан чыгар, корсак асты чуар;

Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле.

(Төлке)

Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк;

Файдасы өйдә булгач,

Яланга сәфәре юк. (Мәчекәй)

Әлем, әлем, әлем күк,

Бөгәрләнгән мәче күк;

Аны кеше тоталмый,

Тәпиләрен күралмый.(Керпекәй)

Соры дыр үзе,
Үткендер теше,
Урманда йөри
Бозаулар эзли.(Бүре)

Асрамый да умарта
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны
Язгача тормый ята ул.(Аю)

* Кешенең дусты, йортның сакчысы. 
(Эт) 

Задание 5.  “Иҗекләп бүл” (балалар парлашып басалар, бер-берсенә сүзләр әйтеп, бубен ярдәмендә иҗекләргә бүләләр)

 -куян,бүре,аю,төлке.

- ташбака,кәҗә,керпе,ат.

-роза,ромашка,умырзая,агач

помидор,бәрәңге,суган,алма.

-Балалар  менә кояш елмайды.. Нинди ул? Ул  искиткеч, җылы, ягымлы.                  

Задание 6. Геометрик фигуралар ярдәмендә сүзләр төзү.

Кояш(түгәрәк), яңгыр(шакмак),

Чәчәк(өчпочмак), болыт(турыпочмак), гөрләвек(овал), март(конус),

апрель(алтыпочмак), май (трапеция).

Бармаклар гимнастикасы.”Күңелле йомгаклар”

Йомгакларны алабыз

Кулларны йомшартабыз.

Ә йомгаклар –гади түгел

 Алар-бик йомшаклар!

Өскә-аска тәгәрәтеп,

Кулларны без язабыз! (учта тәгәрәтү)

Бер,ике,өч,дүрт,биш-(йомгакны бер кулдан икенчесенә күчерү)

Йомгакларда сихри көч!

-Афәрин! Балалар сез юлны салдыгыз.Ләкин әкият илендә яшәүчеләр. өйләренә һаман да керә алмыйлар эле.Чөнки сихерчеләр аларның өйләрен алмаштырып куйганнар Аны тәртипләп куябызмы?

 Задание 7.

Кояш нурлары болытларны, басуларны,урманнарны,чәчәкләрне җылытты.Сихерчеләрнең сихере югалды.Ләкин кешеләрнең өйләре һәм анда бару юлындыгы сихер югалмады әле.Алар бездән өйләренә бару юлларын ясарга кушалар.Булышабызмы?

Балалар өстәл артына утырып дәфтәрләрдә бирелгән үрнәк буенча юллар ясыйлар.

Задание 8. (үрнәк рәсемнәр буенча өйләрне төзү).

Балалар сюжет рәсемнәрне дөрес итеп җыялар.(Пазллар-өй рәсемнәре)

Релаксация

- Күзләрегезне йомыгыз һәм күз алдыгызга китерегез, борыннарны,битләрне, кул, бармакларны кояш нурлары ничек җылыталар. Бик җылы булды, һәм сез үзегез дә нинди җылы һәм ягымлы булдыгыз.

Рефлексия.

Бу  илнең халкы безгә рәхмәт белдерә.Ә хәзер бакчабызга кайтыйк.Әйдәгез шарларыбызга утырабыз.(музыка яңгырый).

Зинһар күзләрне йомдык. Күз алдына китерегез, без болытлар аша һава шарында очабыз.   Безгә өстән урманнар, кырлар күренә, елгалар агуын, гөрләвекләр челтерәвен ишетәбез. Саф һава, яңгыр исен тоябыз.

-Менә  без балалар бакчасына кайтып җиттек. Балалар, без сезнең белән бүген нинди яхшылык эшләдек?

Безнең сәяхәтебез тәмам, барыгызга да зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

“Юл йөрү иленә сәяхәт” (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә куңел ачу чарасы)

ldquo;Юл йөрү иленә сәяхәт” (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә куңел ачу чарасы)...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Сабан туе – милләтебезнең иң матур бәйрәме» темасына сценарий

laquo;Сабан туе – милләтебезнең иң матур бәйрәме» темасына сценарий...