“Юл йөрү иленә сәяхәт” (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә куңел ачу чарасы)
материал по обж (подготовительная группа) на тему

Султанова Гульшат Гаптельхаевна

“Юл йөрү иленә сәяхәт” (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә куңел ачу чарасы)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_yoru_ilen_syaht_2018.docx33.58 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет  учреждениесе

“Юл йөрү иленә сәяхәт”                                                 (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә куңел ачу чарасы)

 

                                                                     

                                                                     1 нче квалификацион категорияле    

                                                                         тәрбияче Солтанова Гөлшат                                    

                                                                         Гаптелхай кызы

-2018-

Максат: балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү.
Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне, әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында күзаллауларын үстерү.
Белем бирү бурычы: урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен, светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында белемнәрен ныгыту, кабатлау. Уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: нәфис-нәфасәти үсеш.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, танып белү, сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмаклар чишү, сорауларга җавап, презентация, күрсәтмәлек, нәфис сүз, җыр, дидактик уеннар.
Җиһазлау: проектор, ноутбук,җәнлекләр костюмнары,инспектор, светофор киемнәре.мультфильм  “Учим дорожные знаки” 
Алдан үткәрелгән эш: табышмаклар өйрәнү,транспорт турында әңгәмәләр,уеннар уйнау, тасвирлау хикәясе төзү,шигырьләр өйрәнү, җыр өйрәнү.
Эшчәнлек төзелеше:
I.Психологик җайлашу.
II. Төп өлеш.
1. Балалар янына инспектор килә Мияубикәне сорый
2. Залга куян һәм төлке йөгереп керә.
3. "Светофор утлары" җыры. Бию (Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы).
4.Кунакка  светофор килә
5. Шигырь "Җәяүлеләргә киңәшләр". (Миләүшә Галиева сүзләре).”Юлларда тәртип булсын””Юлларда шигри юллар”
6. Табышмаклар чишү.                                                                                                                       7.Җыр:”Шофер булам”(Бию хәрәкәтләре белән)  8.”Юл билгеләре” табышмаклар
9. Дидактик уен "Юл билгеләрен әйт".
10.Ял итү урынына килү. “Учим дорожные знаки” мультфильмын карау. 

III. Йомгаклау.
Кичәнең барышы:
Мияубикә:- Исәнмесез! Соңга калмадыммы? Мин бүген балалар бакчасында "Юл йөрү иленә сәяхәт" бәйрәме була дип ишеткән идем, соңга калам дип ашыга-ашыга килгәндә, юлны дөрес җирдән аркылы чыкмаганмын, шуны инспектор күреп тә алды. Аны күргәч, балалар бакчасының коймасы өстеннән сикереп төштем дә , качтым инспектордан. Мин юл йөрү кагыйдәләрен белмим, сезнең янга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә килдем .                                                          (Балалар янына инспектор килә. Исәнләшә,таныштыра).
Инспектор:-Дусларым, сез Мияубикәне  күрмәдегезме? Ул юлдан йөгереп чыгып китте, юл йөрү кагыйдәләрен бозды. Мин сезне юл йөрү кагыйдәләре иленә чакырам. Балалар:-Әйдәгез.
(Залга йөгереп куян белән төлке керә. Кулларында туп.Алар шаяралар,кинәт туп тәгәрәп китә, җәнлекләр туп артыннан йөгерә. Шулвакыт инспектор сыбызгы сызгыртып кисәтү ясый).
Инспектор.
-Чү, туктагыз, куян һәм төлке!
Юлга йөгереп чыкмагыз.
Карап тора светофор
Ул өйрәтә белмәгәнне:
Игътибарлы булыгыз!
Ул кыскалый күзләрен:
Кызыл, сары, яшелен.
Юлдан чыгарга сезгә
Кирәк бары яшел төс.
Төлке. -Ай-яй, без белмәдек, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнмәдек.                           Көлтә-көлтә койрыгым                                                                                                         Селки-селки барамын                                                                                                      Машиналар артыннан  мин                                                                                                 Саубуллашып каламын .                                                                                               Куян. -Хәзер нишләрбез инде?Әйтегезче, кем соң сез?
Инспектор.- Мин - инспектор. Юлда бик кирәкле кеше. Җәяүле һәм машиналарның хәрәкәтен күзәтәм, ялгыш булса кисәтәм. көн дә постта торам. (Төлке белән куян елый башлыйлар).
Инспектор.- Дуслар, еламагыз, тынычланыгыз.
Төлке. -Ничек инде еламаска, без бит юлда йөри белмибез.
Инспектор.-Урамда һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.Һәр нәрсәнең кагыйдәсе була. Менә балаларны тыңлагыз әле.

Алар светофор турында җыр җырлап күрсәтерләр.(кызлар)
Җыр. "Светофор утлары". (Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы).
Бер,ике,өч-
Светофор утлары
Бер яна да
Сүнә ич,светофор.
Кушымта:
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор!
Кызыл ут
Кисәтә, тукта!-ди.
Юл ябык,
Син юлга чыкма!-ди.
Кушымта.
Сары ут,
Әзер бул!-дигәндә,
Атлап чык
Юл аша яшелгә!
Кушымта:
Берсе-кызыл, берсе-сары,
Тагын берсе яшел ич
Светофор утлары.. (Серле музыка ишетелә, светофор каршы алу).
Светофор. -Исәнмесез, дуслар! Мин – Светофор. Юл фәне иленең патшасы.
Урамнарны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта торам мин,
Сакта торам мин.
Янып тора 3 күзем,
Әйтеп тора 3 сүзне.
"Кузгалма" ди кызыл күз,
"Сабыр!" дия сары күз.
-Я, дусларым, минем турында тагын ниләр беләсез?                                                       Тәрбияче;:-Балалар шигырьләр беләләр.
1.Шигырь "Җәяүлеләргә киңәшләр" (Миләүшә Галиева сүзләре).
Юл йөрү кагыйдәләрен
Һәрбер кеше дә белсен.
Җәяүлеләр тротуарның
Тик уң ягыннан йөрсен.
Җәяүлеләр юлы аша
Чыгыгыз каршы якка.
"Зебра" сызыклары кебек
Буялган ул юл акка.
Юлны аркылы чыкканда,
Башта кара сул якка.
Ә аннары, онытма син
Күз салырга уң якка.
Хәрәкәт күп урамнарда,
Ялгызың гына йөрмә.
Кызыл ут янып торганда,
Каршы якка йөгермә!
Ашыгып йөри күрмәгез ,
Беркайчан да,
Бәлагә һич юлыкмассыз
Сак булсагыз әгәр дә. 

2.Шигырь "Юлларда тәртип булсын" (В.Вәлиева сүзләре).
Бер-беребезне хөрмәт итеп
Урамда йөрик әле.
Кагыйдәне бер дә бозмыйк
Син-шофер, мин-җәяүле.
Урамда, урамда
Шау-гөр килеп уйныйбыз,
Юлларда, юлларда
Бер дә тәртип бозмыйбыз.                                                                                                                               3.“Юлларда шигъри юллар”.(Шигырьләр сөйләтү)

Урам чатында

Торам урам чатында

Як- ягыма каранып,

Ничек кенә урамны

Чыгыйм икән аркылы?

Машиналар  урамның

Килә ике ягыннан,

Чыксаң әгәр каршына,

Эләгерсең астына.

Кагыйдәне, светофорны

Белмичә йөрсәң әгәр,

Милиционер абый да:

“Тәртипсез бала”- дияр.

Кагыйдәләрне белү

Бик тә кирәк ул безгә,

Үзебез белгәннәрне

Өйрәтик микән сезгә?

Светофор. -Дусларым, юлда йөргәндә игътибарлы булыгыз!
Тәрбияче;. -Ягез, балалар, сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп алыйм (конверттан табышмаклар ала).
Ике көпчәкле арба
Атсыз да алга бара.
(Велосипед).
Уф-туф сулар,
Уфтанса да алып китәр,
Барыр җиренә җитәр.
(Поезд).
Кылга асылына, тимергә таяна,
Утыртып чаба теләсә кая.
(Трамвай).
Алма дисәң, алма түгел,
Агачта сыман үзе.
Кызыл, сары, яшел төсле
Бер-бер артлы кыса күзен.
(Светофор).
Тәрбияче:  Малайлар әйдәгез безнен светофор аша нинди шоферлар йөри икшн?                            Җыр:”Мин Шофер”(Бию хәрәкәтләре белән)
Куян. Әй, төлкекәй, кил әле. Монда әллә нинди рәсемнәр бар. Ни өчен куйганнардыр?
Төлке. Белмим шул.
Инспектор. Я, балалар, сөйләп күрсәтик әле, нәрсә аңлата икән бу юл билгеләре.
Мияубикә::- Һич аңламыйм, бу нинди билге?                                                                                                                               Юл билгеләре турында табышмак –шигырьләр әйтү.

    -Ак өчпочмаклы билге

     Җәяүлегә киңәшче.

     “ Кыю атла юл аркылы

      Мин булганда әйдәле!”    (җәяүле сукмагы)

Сары түгәрәктә кеше

    “Әйтә кебек  шул хакта:

      “Юл юк монда җәяүлегә,

                             Икенче юлдан атла!(җәяүлегә юл юк)

Кызыл түгәрәк эчендә

 Бу нинди ап- ап шакмак?   (юл юк)

                                            Андый билге булган җирдә

                        Йөреп була “сәпид тә .   (велосипед юлы)

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

 Сезгә ярдәмгә килер

 Кайсы билге, кем әйтер?    (ашханә- хезмәт күрсәтү билгесе)

        Юлда туктап ял итәргә

                                                    Урын кирәк һәркемгә.

                                                    Җавап эзләп аптырамагыз,

                                     Таныш билге ул сезгә.( ял итү урыны)

Светофор.- Менә, дуслар, аңладыгызмы инде, бу бик әһәмиятле билгеләр. Юлда йөргәндә һәрвакыт юл билгеләренә карап йөрегез, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез.
Балалар, әйдәгез,уеннар уйнап алыйк әле.
Уеннар уйнау:                                                                                                                                                   1. “Юл билгеләрен сайла”(җый) уены (карточка буенча эш) 

2.“Әдәплелек кагыйдәләрен беләсезме?”(Ситуациядән чыгу юллары)

Тәрбияче: -Балалар,  сезнең шәһәрдә булганыгыз, трамвай, автобус, троллейбуска утырып йөргәнегез

бардыр. Тыңлагыз әле, мин сезгә трамвайда булган бер хәл турында сөйлим.

- Трамвайда кеше күп иде. Вагондагы сигез урын балалар һәм картлар өчен билгеләнгән.

Марат шул урыннарның берсенә утырды. Тукталышларның берсендә  вагонга бала күтәргән бер

апа килеп керде. Ул як- ягына каранды, ләкин буш урын күрмәде. Марат апаны күрде дә тиз

генә урыныннан торды:

- Апа, бирегә килегез, утырыгыз, - диде.

Апа, Маратка рәхмәт әйтеп, урынга килеп утырды да ,күр әле, нинди яхшы бала, син дә , улым,

зур үскәч, шулай игелекле булырсың, -дип, баласын күкрәгенә кысты.Кечкенә бала әнисенә

матур итеп елмайды.

-Балалар, Марат нинди малай? Сез аның кебек булырга теләр идегезме?

 -Балалр урамда игелекле, ярдәмчел булу турында сез ниләр беләсез соң?

Балаларның фикерләре тыңлана:

-Мин,кибеттән кайтучы маһибәдәр әбигә юл аркылы чыгырга булыштым.

-Ә мин юл буенда уйнаган баланы кисәттем,монда уйнауның бик куркыныч икәнен

төшендердем.

-Рәхмәт ,балалар.Мин сезнең һәрвакытта да игелекле дә,миһербанлы да булуыгызга ышанам.

- Олыларны, әби- бабайларны хөрмәт итәргә,ә кечкенәләргә игътибарлы булырга кирәк

. Аларга булышырга, ярдәм кулы сузарга кирәк.

2."Янгын сүндерүчегә, врачка, инспектор һәм әтигә машиналарын табырга булыш".(УМК  дидактик уеннар папкасыннан алынды))

3.Сорау миннән, җавап сездән .”(Тәрбияче әйтә)

-Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

- Светофорның ничә төсе бар? (3)

- Машина юлы аша ничек чыгарга?( зебра  аша)

- Велосипедта ничек йөререгә ярамый? (кулны җибәреп)

- Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

- Җәяүле юлы.( тротуар)

- Нинди транспорт төрләре бар?(Су, һава, коры җир транспорты)

- Автобус көтү урыны.(тукталыш)

- Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

- Зебра ничә төсле? (2)

- Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?(иң өстә)

- Трамвай кайдан йөри?( рельстан)

- Светофор ни өчен кирәк?( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен

Инспектор - Сез миңа бүген бик ошадыгыз. Шуңа күрә дә мин сезгә юлларда курыкмыйча йөрергә рөхсәт итәм. Мин сезгә бары тик хәвефсез юллар гына телим.
Инспектор.- Менә ял итү урынына килеп тә җиттек. Әйдәгез, балалар,        “Учим дорожные знаки” мультфильмын  карыйк әле.
Инспектор:-Балалар, сезгә мультфильм ошадымы? Нәрсә турында сүз барды?. Без бүген сезнең белән бик күп әйберләр өйрәндек. Менә  Мияубикә,Толкебай Куян малае, безнең белән бергә кагыйдәләрне кабатлап, искә төшереп утыргансыздыр,дип ышанып калам. Киләчәктә аны үтәгез. Юл билгеләрен исегездә тотыгыз.. Светофорга карап йөрегез.! Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз! 

Тәрбияче:Юлларыгыз һәрчак уң булсын дип

  Имин булсын һәрбер бала дип

   Зур теләкләр теләп калабыз...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

“Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт” (мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)

ldquo;Математика шөгылендә тапкырлар иленә сәяхәт”(мәктәпкә хәзерлек төркеме әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль)...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә квест чарасы ярдәмендә үткәрелгән шөгыльнең конспекты

Конспект занятия в подготовительной к школе группе по развитию речи в форме квеста...

Уртанчылар төркемендә бәйрәм чарасы "Сау бул, Җәй!"

Балаларның җәй турында белемнәрен ныгыту, истә калдыру, ел фасыллары турында мәгълүмәт бирү...