Уртанчылар төркемендә бәйрәм чарасы "Сау бул, Җәй!"
методическая разработка (средняя группа)

Хакимова Альбина Рифовна

Балаларның җәй турында белемнәрен ныгыту, истә калдыру, ел фасыллары турында мәгълүмәт бирү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sau_bul_zhy.docx17.92 КБ

Предварительный просмотр:

           Балалар музыка астында залга кереп тезелеп басалар

А.б. –Балалар!Исәнмесез, хәерле көннәр.Сез барыгызда матур итеп киенгәнсез, кая барырга  җыендыгыз?

Б-р: -Без бәйрәмгә җыендык.

А.б:-Әйе шул, без бәйрәмгә җыелдык. Нинди бәйрәмгә җыелдык соң без?

       Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм әле, игътибар белән тыңлагыз әле:

        Ашлыклар үсте,                            Халык ашыга

        Башаклар пеште                           Китә басуга.

       Кояш пешерә-                               Урагын ура

       Җиргә  төшерә                              Бу кайчак була?

-Балалар, уйлагыз әле Г.Тукай бу шигырен елның кайсы вакытына багышлап язган?

-Җәй!

(Матур көй яңгырый,бии-бии Җәйсылу керә)

-Исәнмесез,балалар! Сезнең шат тавышыгызны ишеттем дә, җәй дип сөйләшүегезне  дә ишетеп яныгызга килергә булдым. Мин бик азга гына, сезнең белән саубуллашырга гына кердем. Алайса бит хәзер салкынча, мин менә бу җәйге күлмәктән генә, кошлар белән бергә җылы якларга китәм.

Ә хәзер әйдәгез сезнең белән уйнап алыйк  ( “Күбәләк һәм балалар” )

Яшел алан  түгәрәк

Очып йори күбәләк

Алан буе шау чәчәк

Күбәләккә бик рәхәт.

  Әле куна ансына

  Әле куна монысына

  Көне буе ял итә

  Чәчәкләр арасында.

Яшел алан буена

Килеп җитә балалар

Берсен-берсе уздырып

Күбәләкне куалар.

  Күбәләк тә хәйләкәр

  Бер урында утырмый

  Очып китеп югала

  Бер урында утырмый.  (балалар түгәрәк тирәли җырлап әйләнәләр, бер бала “күбәләк” була,җырның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)

Җәй:  Рәхмәт,балалар! Әле сез җәй турында онытмагансыз икән,  ә сез җәй турында шигырьләр беләсезме соң?

Җәй килде безгә хуш исле

Чәчәкләр, гөлләр белән.

Җәй килде, безгә бәхетле

Шатлыклы көннәр белән.

Матур җәй кил безгә

Кил, кил тизрәк син безгә

Гөлләр белән бизәп җирне

Чәчәкләр бир син безгә.

 Җәй:-Әйе,балалар! Менә әле кайчан гына килгән идем, сезнең белән өч ай тордым, сезнең белән шаярдым, көлдем, уйнадым, миңа сезнең белән бик күңелле булды.

 Ләкин нишлисең бит һәр нәрсәнең үз вакыты тышка карагыз әле, көн болытлы яңгыр ява. Ә мин кояшлы, җылы, матур көннәрне яратам . Ләкин җәй көне дә яңгыр кирәк балалар, алайса  җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм игеннәр дә үсми.

А.б: -Б-р,әйдәгез бергәләп бәйрәмебезгә Кояшныда чакырыйк, Җәйнең күңеле булыр.

-Кояш чык,кояш чык,

Нурларың белән җылыт!

(Музыка астында бүлмәгә бии-бии Кояш керә)

Нурларымны сибәм мин,

Дөньяны җылытам мин.

 Җәй:-Рәхмәт сиңа, Кояшкай,

Рәхмәт сезгә балалар.

Чакырдыгыз кояшны

Җылыттыгыз дөньяны.

-Әйдәгез, хәзер бергәләп түгәрәккә басып җыр җырлап әйләник.

           Кояш (2) көлеп тора  

           Бүлмәбезне яктырта

           Бергәләшеп кул чабабыз

           Кояшка шатланабыз.    

Җәй: Балалар менә мин киткәч минем урынга кем киләсен беләсезме соң сез?

-Әйе,б-р,минем урыныма көз кил һәр фасылның үз вакыты. Менә җир йөзендә гел җәй генә булып торса да әйбәт булмас иде. Әйдәгез хәзеп яңадан җәйне искә төшерик, җәй нәрсәләр белән исегездә калды? (кояшлы көннәре, җылы яңгыры, салават күпере, чәчәкләре, күбәләкләре, бөҗәкләре, бал кортлары һ.б.)

-Менә балалар,җәй нинди матур булып исегездә калган икән.

-Әйдәгез, сезнең белән тагын бер тапкыр уйнап алыйк әле. Әдәгез барыгызда түгәрәккә басып, җырлап әйләнәсез, ә мин уртада торам, җыр беткәч , мин нинди хәрәкәт ясыйм, сез дә шулай күрсәтерсез.

Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез Җәйсылу.

Син нишләсәң, ни кылансаң

Без кыланабыз шулай.                         (җәй берәр хәрәкәт ясый, балалар                                        

                                                              кабатлыйлар)

 Көзге яңгыр керә:

Җил агачка хәбәр салды

Яфракларын коярга

Җылы көннәр артта калды

Көзгә вакыт килергә          (бүлмә буйлап  “яңгыр” яудырып йөри-йөри чыгып

                                                    китә)

Җәй:-Сау булыгыз балалар! Миңа вакыт китәргә.Менә тиздән Көз килер.Сез ел буе белем алыгыз, тырышып шөгыльләнегез, көч җыегыз, акыллы , тәртипле булыгыз Мин тагын килермен, ә сез мине сагынып көтеп торырсыз.

                      (Җәй матур көй астында бии-бии чыгып китә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в средней группе, на татарском языке....