Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"
методическая разработка по сценарий праздника (средняя группа) по теме

Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы

Максат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, кузов, тәгәрмәч, руль) таный белергә өйрәтү. Светофорның сигналлары белән таныштыру. Пассажирларның транспорт чарасында үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү. Юл аркылы чыкканда бер-береңә ярдәм итү теләген тәрбияләү.

 

 

Материал: светофор, зебра, магнитофон язмасы – машина тавышы, интрактив такта-юл аркылы чыгу, җиңел һәм йөк машинасы сурәтләрен күрсәтү, юл билгеләре.

 

Эшчәнлек барышы.

 

- Исәнмесез, балалар. Мин сезне бүген шәһәргә сәяхәткә чакырам. Анда безне автобус алып барыр. Әйдәгез әле, транспортта үзегезне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик. (Этешеп –төртешмәскә, тәрәзәдән башны тыкмаска, кычкырып сөйләшмәскә, шофер белән сөйләшеп бармаска, йөгереп йөрмәскә). Ә хәзер әйдәгез инде автобус тукталышына барыйк. Автобус тукталышы икәнен кайдан белдек? Автобус төшкән билге тора. Рәхим итеп автобуска кереп урнашыгыз. (Балалар утыралар ).

 

( Белмәмеш белән Буратино керәләр).

 

Белмәмеш:

Әнә анда тукталыш

Тора анда автобус

Актаныш – Казан ахрысы

Йөгерик без шул якка.

 

Буратино:

Тукта!Тукта!

Безне утырт.

Без барабыз калага

Зур базарны карарга.

 

(Белмәмеш белән Буратино төртешә – төртешә автобуска керәләр, балалар алар белән исәнләшәләр.)

Магнитофон язмасында автобус тавышы ишетелә.

 

Җыр.

1) Машина, машина кая барасың?

Машина, машина кемне илтәсең?

2) Машина, машина тигез юлдан бар,

Машина эчендә җырлар җырлап бар.

 

(Җыр бетү белән дә Белмәмеш һәм Буратино этешә-төртешә автобустан төшәләр).

 

Т: -Балалар, безнең белән автобуста кемнәр утырып барганын таныдыгызмы?

Б: Әйе, Белмәмеш белән Буратино.

Т: -Алар үзләрен автобуста ничек тоттылар?

Б: -Кергәндә этешеп керделәр, урындыкка да этешеп утырдылар, кычкырып сөйләштеләр.

Т: -Дөрес эшләделәрме соң?

Б: -Юк.

Т: -Әйе, балалар автобуска кергәндә дә, төшкәндә дә этешергә ярамый. Алар аны белмиләр. Әйдәгез әле без сезнең белән тәртипле генә төшеп тезелеп басыйк.

(Юлда Белмәмеш белән Буратино чабып юл аркылы чыкмакчы булалар. Светофорның кызыл уты янып тора. 3-4 бала машина булып киенеп юлда йөриләр, алар машинага бәрелә язалар, машиналар кычкырталар).

Т: -Ай, балалар карагыз әле юлда нинди тәртипсез балалар ул? Бу бит безнең белән бергә утырып барган Белмәмеш белән Буратино. Нишлиләр алар?

Белмәмеш:

-Йөгереп кенә чыгабыз

Шушы юл аркылы.

 

Буратино:

-Күрсеннәр әле безне

Җилдән җитез чапканны.

 

(Белмәмеш белән Буратино светофорның кызыл уты януына карамастан юлны аркылы чыкмакчы булалар. Юл уртасына җиткәч аларны машиналар әйләндереп ала һәм сигналларын кычкыртырга тотыналар).

 

Белмәмеш: -Ай, бетте, бетте башым!

Буратино: -Ай, яй-яй, эшләр харап.

 

(Ринат полиция булып , Азамат ДПС булып килеп керәләр).

 

Ринат : -Яле, дуслар, тынычланыйк,

Гаеплене без табыйк.

Кем гаепле, балалар?

Б:-Белмәмеш белән Буратино.

Азамат : -Сез нинди ут янганда юлдан чыктыгыз? Юл аркылы чыгып була бары тик яшел утта.

 

(Белмәмеш, Буратино чыгып китәләр. Машина булып киенгән балалар да чыгалар.)

 

Т: -Балалар, Белмәмеш белән Буратинога светофорны өйрәнергә кирәк. Әйдәгез әле искә төшереп китик.

 

Наил :

Урамнарны күзәтеп,

Узганнарны кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

 

Ильяс :

“Кузгалма!” – ди Кызыл күз!

“Сабыр бул!” – ди Сары күз!

“Ярый!” – дия Яшел күз!

 

Т: -Димәк, балалар нинди төс янганда гына юл аркылы чыгарга ярый?

Б: -Яшел.

Т: -Ә юлны кайсы урыннан чыгарга кирәк?

Б: -Зебрадан.

Т: -Балалар карагыз әле кем килә анда?

 

(Әби (Динара) керә).

 

Б: -Әби.

Әби : -Исәнмесез, балалар. Миңа юл аркылы чыгарга ярдәм итегез әле.

Т :-Әби син кая барасың соң?

Әби:-Кибеткә, кызым.

Т:-Булышабызмы, балалар? Әйдә әле, Нәфисә, әбине юл аркылы чыгарып куй.

 

Нәфисә:

Юл аркылы чыкканда

Кара сулга һәм уңга.

Машина килгәнен күрсәң,

Син көт бик сабыр гына.

 

(Нәфисә әбине юл аркылы чыгара култыклап. Яшел ут янып тора).

 

Т: -Балалар безгәдә юл аркылы Паркка барырга кирәк. Әйдәгез әле, парлашып басабыз. Барыгыз да әзерме? Нинди ут янганын көтәбез? Яшел ут. Юлның кайсы урыннан чыгабыз? Зебрадан.

Т: -Менә без инде Паркка да килеп җиттек. Матурмы Казан паркы? Арыдыгызмы? Ягез әле бер уен уйнап алыйк, уенның исеме “Светофорның өч күзе”дип атала.

 

Уен барышы.

“Кызыл” – урында тик тору.

“Сары” – урында гына атлап тору.

“Яшел” – йөреп китү.

 

Т: -Рәхмәт балалар, сез инде бик күп билгеләрне беләсез.

 

(Белмәмеш белән Буратино килеп керәләр. Аларның кулында “Серле тартма”).

 

Белмәмеш: -Балалар без сезгә базардан  “Серле тартма”алдык. Аны сезгә бүләк итәбез.

Т: -Нәрсәләр бар икән бу “Серле тартмада”? (Тәрбияче балаларга күрсәтеп чыга. 2 штук ватык машина).

Б: -Ватык машиналар.

Т: -Балалар бу машиналар елыйлар бит, әйдәгез әле аларны төзәтик. Аларның нәрсәләре ватылган?

Б: -Тәгәрмәче төшкән,арбасы ватылган.

 

(2 бала чыгып машинаны төзәтәләр).

 

Т: -Менә бит безгә Белмәмеш белән Буратино нинди матур машина бүләк иткәннәр. Болар нинди машиналар соң? Кем белә? Җиңел машина һәм йөк машинасы. Җиңел машинага кешеләр утырып йөри, йөк машинасына печән, ком, кирпечләр төйиләр.

Т: -Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, Динара белән Чулпанның да сезгә әтер сүзләре бар.

 

Динара:

Урамда матур йөрергә

Өйрәтәләр апалар.

Юлда йөри белмәсәгез

Бик начар дия алар.

 

Чулпан:

Машиналар чаба юлдан,

Тукта!Ашыгып чыкма.

Юлда йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма!

 

Т:- Балалар, юлда һәрвакыт игътибарлы булыгыз. Бакчадан кайтканда әти-әниләрегезне тыңлап кына, җитәкләшеп кенә кайтыгыз. Ә хәзер, әйдәгез инде, кайтыр юлга чыгыйк. (Зебра аша чыгабыз да автобуска утырабыз).

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Ал кирәк, гөл кирәк”. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

“Ал кирәк, гөл кирәк”(мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе).Алып баручы:  Исәнмесез кадерле кунаклар, нәни дуслар! Хәерле көн! Без бүген сезнең белән “Ал кирәк, гөл кирәк” дигә...

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлеге "Куян".

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлегенеңконспекты..Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, б...

“Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты).

Максат:  - сан  составы турында белемнәрне ныгыту;                    - бала...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән грамотага өйрәтү шөгыленең йомгаклау конспекты

Балаларда [к] һәм [къ] авазларын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләрен бирү: [к] авазын аерым килеш һәм сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү.   Фонематик ишетүне үст...

“Минем өем” проекты буенча уртанчылар төркемендә әти-әниләр белән үткәрелгән эшлекле уен «Мин татарча сөйләшәм”

Известный татарский поэт Ш.Маннур писал: Знай язык и русский, и татарский,   Выучи, мой друг! С ними откроешь ты познанье, Каждый близок и высок. Языки сближают нас...

Әйләнә - тирәне танып белү буенча “Зоопаркка сәяхәт ” темасына уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

Әйләнә - тирәне танып белү буенча“Зоопаркка сәяхәт ”  темасынауртанчылар  төркемендә үткәрелгәнбелем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Теремкәй кунак җыя.Уртанчылар төркемендә юйк буенча үткәрелгән кичә

Уртанчылар төркемендә юйк буенча үткәрелгән кичә...