Теремкәй кунак җыя.Уртанчылар төркемендә юйк буенча үткәрелгән кичә
план-конспект занятия (средняя группа)

Мухаметзянова Милеуша Наримановна

Уртанчылар төркемендә юйк буенча үткәрелгән кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teremky_kunak_zhyya.docx24.76 КБ

Предварительный просмотр:

Каратун “Гөлчәчәк балалар бакчасы”

Теремкәй

кунак җыя

Уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча үткәрелгән кичә

                                                       

                                                   

                                                                   Тәрбияче :Мөхәмәтҗанова М.Н.

Тема.   Теремкәй кунак җыя. (Уртанчылар төркемендә уздырылган кичә)

Максат: балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;

 юл йөрү  билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;

 дуслык,  бердәмлек  хисләре  тәрбияләү;

урамда юлда үзеңне дөрес тоту турындагы белемнәрен ныгыту;

балаларның игътибарлылыгын, иҗади  сәләтләрен  үстерү.

Җиһазлау: юл билгеләре,   светофор макеты,автомобильләр, теремкәй, ”ашханә”, сыбызгы, жезл,самокат,шарлар,туп.

Катнашалар :

Светофор-Алсу

Тычкан-Амелина

Бака-Илзидә

Керпе-Азат

Куян-Алинә

Төлке-Азалия

Аю-Элдар

Балалар

2 бала автомобиль  белән уйный.

      «Светофор» җыры яңгырый.Сыбызгы кычкырткан тавыш ишетелә. Залга светофор чыга.Жезл күтәрә. Автомобильләр,   туктый .Исәнмесез, балалар,кадерле кунаклар  мин сезнең яныгызга ашыгып килдем. Сезнең белән танышуыма бик шатмын.  

 Светофор:

Мин –светофор

Һәр баланы күзәтәм

Юлны аркылы чыгарга

Юлда йөрергә өйрәтәм.

      Бүген мин Сезне  әкият дөньясына дәшәм. Борын-борын заманда түгел, хәзерге вакытта бер  теремкәй бар икән. Ләкин ул гади түгел, ә могжизалы, ди. Аңа бары юл йөрү кагыйдәсен  белгәннәр генә керә ала. Менә бер көнне  шул теремкәй яныннан Тычкан үтеп бара икән.

(Тычкан керә)

Тычкан:Мин,  тычкан,соры тычкан

 Урам буйлап барамын.  

 Теремкәйне эзлимен,

Шуна бик тиз чабамын.

Ашханәгә кереп кенә

Ашап чыгасы иде.

 Кайсы билге ашханә соң

Шуны  беләсе иде.

 Светофор:Ашыйсың киләме Тычкан?

Кара монда тизрәк.

Бу билге сиңа күрсәтер

Кая барырга кирәк.

 Ерак түгел, диеп, чәйгә,

Тәмле аш һәм боткага.

Ашыйсы  килгән чагыңда,

Шушы билге коткара.(Билгене күрсәтә)

          Тычкан тиз генә ашханәгә кереп остәл артына утыра. Бер кыз поднос белән чәй,пәрәмәч алып чыга.Тычкан ашап ала да рәхмәт әйтеп ашханәдән чыгып китә.

Тычкан:Инде тамагым туйды.

Теремкәй минем  уйда.

Юлны аркылы чыгыйм да

Барыйм әле мин шунда.

Тычкан теремкәйгә чабып барып кереп тәрәзә төбенә утыра.

Светофор Жезл күтәрә. Автомобильләр туктый.Бака чыга.

Бака:Елга,черки,сусыл үлән.

Мин бит бака.Бак-бак-бак

Теремкәйгә барасы иде

Сикергәләп вак-вак вак.

Светофорны күрә һәм аңардан сорый .

Бака:

Юл аркылы ничек чыгыйм

Әйтеп бирче бак-бак-бак.

Светофор: Менә гади генә юл,

Аннан кешеләр бара.

Менә шушы махсус тамга,

“Зебра” диеп  атала.

Ак, кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый .

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Юлны аркылы чыкканчы

Карап ал сулга-уңга

Якында машина күрсәң

Ашыкма чыкма  юлга.

Бака: Мин –җәяүле ,юл аркылы

Чыкканда бик сак булам.

Башта карыйм сул ягыма

Аннан уңга  борылам.

Светофор баканы зебра аша чыгара .

 Бака :“Зебра” дигән юл буенча

Юл аркылы чыктым мин.

Рәхмәт яусын Светофорга

Теремкәйгә килдем мин.(Бака Төремкәйгә кереп китә.)

 . Светофор Жезл күтәрә. Автомобильләр туктый.

Куян чабып чыга

 Куян: Теремкәйгә барыйм мин .

Сакчы булып торырмын.

Юлны аркылы кистереп

Чабып кына чыгыйм мин.

Светофор тиз генә Куянны кулыннан тота.

Светофор: Юл кагыйдәсен белмәүче

Урам юлда йөрмәсен.

Бик йөрисе килә икән

Кагыйдәсен өйрәнсен.  

Куян куркып кала

Куян: Юл аша ничек чыгыйм,

 Кем әйтер миңа шуны?

Теремкәйгә барыр өчен

Чыгарга кирәк юлны. 

Светофор:Куян ярамый алай,

 Юл аша чапма болай.

Менә моннан атла син,(Озатып җибәрә )

Гомереңне сакла син.

Бүре чыга

Бүре:Теремкәйдә бәйрәм бүген

 Анда бармыйча булмас.

Кызылга гына чыгыймчы

Яшел эле тиз янмас    

 Светофор:Сезнең өчен бик күп сөйли

Светофорның өч күзе.

Кагыйдәләрне өйрәтә

Ашыкма ,ди,бул түзем!

                                                                          Керпе чыга.

 Керпе: Ә мин буламын Керпе,

 Юлда хәл түгел көлке.

Дурт аягы булсада

Юл аша чапмас, керпе!

Күзлегемне ,дусларым

Тиккә генә кимәдем .

Юлда йөрү кагыйдәсен

 Бик тырышып өйрәндем .

Гөмбәгә килгән идем ,

 Эбәдкә җитешим инде.

Автобус белән кайтырмын

Әз генә көтим инде.

Автобус тукталышы билгесе янына туктый.Автобус килә.Керпе кереп утыра . Теремкәйгә кайта.

 Светофор:

  Бу керпедән һәммәгез дә

  Һәрчак  үрнәк  алыгыз.

Машина юлыннан түгел

 Тротуардан барыгыз!

Самокатта Төлке килеп чыга .! билгесе янында туктый.

 Төлке: Бу матур билге дусларым.

Монда тиккә тормыйдыр.

Кычкырырга,йөгерергә

Һәм уйнарга ярыйдыр.

Җил белән ярышып кына

 Бер йөреп килим әле.

(самокат белән кузгалып китәргә җыена.Шулчак Светофор килә.)

Светофор:Тукта эле,төлке дускай

“Куркыныч”ди бу билге .

Игътибарлы һәм сак бул дип

Ул бит кисәтә безне.

 Төлке :Рәхмәт Сиңа, Светофор,

Хәзер   аңладым инде.

 Беркайчан да онытмам

 Сак булырмын мин юлда.

                      Төлке“зебра” аша чыга да теремкәйгә бара.

Туп белән уйный-уйный Аю килеп керә.

 Аю:

Туп,туп,кызыл туп

 Сикер,сикер кызыл туп....(  җыр куела)

Юлда уйнарга җыена. Светофор аның юлын бүлә

Светофор:

Тукта,кая барасын?

Сак бул син, юлга чыкма.

Юлда уйнарга ярамый

Һичберкайчан онытма!

Юл буенда  чана шума

Туп белән дә уйнама.

Машина килсә чыгарга

Олгерәм дип уйлама!

Светофор :Әйдә мин сине теремкәйгә озатам  (озата)  

Светофор : Туйганчы бер уйныйм дисәң

Теремкәйгә килегез.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Барыгыз да белегез.

Музыка астында теремкәйдән җәнлекләр булып киенгән балалар  чыга. Калган балалар  залга керә.

1. Юл йөргәндә карагыз

Светофордагы утка,

Кагыйдәне онытмагыз:

Кызыл ут яна тукта.

2. Машина йөреп торганда

Һич ярамый чыгарга,

Сары ут хәбәр итә:

Әзерлән син чыгарга.

3. Әгәр яшел ут янса,

Кирәкми тукталырга,

Чөнки ул бит хәбәр итә,

Мөмкин диеп барырга.

              Җыр “Светофор”

                                         4. Кызыл  сигналым кабынса,

Туктап кал син ашыкма!

Юлда автомобильләр

Үтеп китсен барысы да.

5.  Сары  сигналым  яндырсам

Игътибарлы  әзер бул!

Хәзер яшел  сигнал яна

Юл ачык дигән сүз ул.

6.  Яшел  сигнал янса гына

Чыгарга кирәк юлны.

Исәнсау йөрегез дип

Озатып калам Сезне.

      Бию  “Светофор”

7.Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр

8.hәлакәтләр булмасын дип,

Телидер hәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

9.Юлда йөрсәң ,бик сак йөр син

Уңга-сулга гел кара.

Игътибарыңны  югалтма

Юлдан  машина бара.

                                        10.  Бу билгене күрсәләр ,

Шоферлар уйланалар.

Димәк тиздән бакча бар.

Игътибарга балалар.

11. Машиналар чаба юлдан,

Тукта!Ашыгып чыкма.

Юлда йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма.

12.  Светофор сказал нам строго.

-ОсторожноЯ,здесь  дорога!

Не играйте ,не шалите,

Просто стойте и смотрите.

                                        13. Урамда йөрсән ашыкма,

Юл кагыйдәсен онытма.

Ашыгып ни файда

Кирәк имин йөрергә.

Светофор : Кайда гына йөрсәгез дә

Игътибарлы булыгыз.

Кагыйдәләрне үтәгез

Имин булсын юлыгыз.

Җыр “Правила дорожного движения”

1. Этот мир состоит из пешеходов

Из машин и из шоферов

И, конечно, из дорог

Чтобы все в этом мире жили дружно

Непременно всем нам нужно

Жить по Правилам, дружок!

Соблюдайте их, друзья

Нам без них никак нельзя

Пешеходы и шоферы

Правила Дорожного Движения!

Пешеходы и шоферы

Правила Дорожного Движения!

2.Светофор нам мигнет зеленым глазом

И замрут машины сразу

И пойдем мы на урок

Красный свет - надо вам не торопиться

Надо всем остановиться

Это Правило дорог!

Соблюдайте их, друзья

Нам без них никак нельзя

Пешеходы и шоферы

Правила Дорожного Движения!

Пешеходы и шоферы

Правила Дорожного Движения!

Балалар музыка астында чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе . Тема: "Кунак сыйлау"

Итоговое занятие для средней группы по УМК. Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе....

“Минем өем” проекты буенча уртанчылар төркемендә әти-әниләр белән үткәрелгән эшлекле уен «Мин татарча сөйләшәм”

Известный татарский поэт Ш.Маннур писал: Знай язык и русский, и татарский,   Выучи, мой друг! С ними откроешь ты познанье, Каждый близок и высок. Языки сближают нас...

Әйләнә - тирәне танып белү буенча “Зоопаркка сәяхәт ” темасына уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

Әйләнә - тирәне танып белү буенча“Зоопаркка сәяхәт ”  темасынауртанчылар  төркемендә үткәрелгәнбелем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Уртанчылар төркемендә экология буенча шөгыль конспекты

Уртанчылар төркемендәэкология буенча   шөгыль  конспекты“Язны кошлар алып  килә"                      ...