Уртанчылар төркемендә экология буенча шөгыль конспекты
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Сафиуллина Хамдия Мухаметкамиловна

Уртанчылар төркемендә

экология буенча   

шөгыль  конспекты

Язны кошлар алып  килә"

 

 

                                                                                                                Тәрбияче: Сафиуллина    Хәмдия   Мухаметкамиловна

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл конспект занятия21.82 КБ

Предварительный просмотр:

 

Уртанчылар төркемендә

экология буенча    

шөгыль  конспекты

“Язны кошлар алып  килә”

                                          Тәрбияче: Сафиуллина    Хәмдия   Мухаметкамиловна

Максат:

   Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү һәм яз килүгә сөенү хисләре тәрбияләү. Балаларның кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә,  үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. Кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Бурычлар:

1.Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

2.Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3.Белем бирү бурычы: балаларның кошлар турындагы белемнәрне ныгыту.

4.Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, аралашу, матур әдәбият уку, музыка.

Ысуллар һәм алымнар: табышмак әйтү, сорауларга җавап бирү, әңгәмә, күргәзмә материаллар, дидактик уен, хәрәкәтле уен, мактау.

Җиһазлар: Яз ае сурәте ,   конверт, кошлар тавышы, кошлар төшерелгән рәсемнәр...

Алдан эшләнелгән эш: кошлар темасына багышланган рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку,  кошларга сакчыл караш кагыйдәләрен өйрәнү

Эшчәнлек барышы:

 Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар ! Күрегез, безгә кунаклар килгәннәр. Әйдәгез, алар белән матур итеп исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез, хәерле көн.

Тәрбияче :  Бүген без сезнең белән табигатебезнең матур бизәкләре кошлар белән танышуыбызны дәвам итәрбез. Әйдәгез, бер беребезгә карап елмайык та башлап җибәрик.

Сез әзерме? ( Балаларның җаваплары )

Әйдәгез:  Кулларны кулга куйыйк,

                  Изге теләктә булыйк,

                  Кояш нурын юлдаш итеп ,

                  Шатланышып дуслашыйк

Тәрбияче:  Балалар карагыз әле бүген көн нинди матур!

Җылы нурларын сибеп безгә тәрәзәдән нәрсә карый?

Бабалар җавабы:   кояш,

Тәрбияче:Әгәр кояш булмаса без аны ничек чакырабыз?

(бергәләп кояшны чакыру)

Кояш чык, чык, чык,

Синең җылың бик тансык.

Чыксаң без сөенербез,

Тәмле ботка бирербез.

Тәмле ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын.    (булдырдыгыз, балалар)

 Тәрбияче: Ә, минем сезгә бер  табышмак әйтәсем килә

 Боз һәм кар эрде

Сулар йөгерде

Еглап елгалар

Яшләр түгелде

Төннәр кыскара,

Көннәр озая

Бу кайсы вакыт

Я әйтеп кара.? (балалар җавабы) (Яз)

Тәрбияче –  Балалар, Әйдәгез балалар язның билгеләрен искә төшереп үтик.

Тамчылар тама, карлар эри, кошлар кайта.  кояш ныграк җылыта, , көннәр озыная, агач ботакларындагы бөреләр зурая һ.б.)балалар мальбертта эшли) Дөрес, балалар, табигатьнең матур ямьле яз ае җитте: әйе балалар  безгә шаулап гөрләп яз килә.

  • Ә хәзер тыңлап карагыз әле

( Кошлар тавышы  тынлау язмада)

 Әйе балалар бик борынгы заманнарда, яз – ул үзе генә килми, аны кошлар алып килә дип уйлаганнар.  

– Нинди кошлар кайта безгә җылы яклардан? (Күчмә)

-тагын нинди кошлар була. (Бездә кышлаучы кошлар)

– әйдәгез  уйныйбыз “Тыңла, җавабын әйт һәм күрсәт”, урыннарга утырышыйк та табышмак тыңлыйк.

Тәрбияче әйтә балалар җавабын әйтеп , рәсемен табып тактага куеп баралар

1. Гөлдер—гөлдер, гөлдергү,

Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)

 2. Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

3. Иртә таңнан кичкә чаклы

Чык – чырык та, чык-чырык (Чыпчык)

4. Ак-карадан киенгән,

Бер минут та тик тормый. (Саескан)

5 Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра? (Карга)

6. Колга башыңда йорты,
Эчендә аның җырчы.
(Сыерчык)

 2 бирем: балалар  кошларның гәүдә төзелешен искә төшерик әле

Балалар кошның гәүдә өлешләрен әйтеп торалар. Тәрбияче тактада төзи.

Тәрбияче: Ә хәзер сезгә алдагы бирем.

Дидактик уен: “Кошны төзе” (Балалар гәүдә өлешләрен берләштереп кошның силуэтын төзиләр).

Нинди кош килеп чыкты?(чыпчык) Кош нинди өлешләрдән тора (Баш, гәүдә, койрык, томшык .

Булдырдыгыз,

  Физминутка  “Кошлар булып очабыз”

Кошлар булып очабыз (куллар белән хәрәкәтләр)

Аннан җиргә кунабыз (чүгәлибез)

Бераз ял итәбез дә (утырып торалар)

Тагын очып китәбез (куллар белән очкан хәрәкәтләр күрсәтү)

4. Пазл җыю.

5. Йомгаклау,.

Тәрбияче:

Балалар без бүген нишләдек? (һәрбер балаланың җавабын тыңлау)

Сезгә нәрсә ошады? (һәрбер баланың җавабын тыңлау)

Әйе, балалар, кошлар безнең нәни дусларыбыз.Кошлар табигатьне саклыйлар , дәвалыйлар.

Аларны саклыйк, рәнҗетмик!!!.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Уртанчылар төркеме өчен "Уенчыклар" темасы буенча КВН

"Уенчыклар" темасын ныгыту өчен күңелле КВН...

Теремкәй кунак җыя.Уртанчылар төркемендә юйк буенча үткәрелгән кичә

Уртанчылар төркемендә юйк буенча үткәрелгән кичә...

“Нәни эколятлар” (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә экология темасына ачык шөгыль)

Максат: Балаларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү.Табигатьне яратырга, сакларга кирәклеген төшендерү.Танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үсте...