“Нәни эколятлар” (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә экология темасына ачык шөгыль)
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Зарипова Зухра Хайдаровна

Максат: Балаларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү.Табигатьне яратырга, сакларга кирәклеген төшендерү.Танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү. Экологик тәрбия бирү, коллективта дуслык, бер-береңә ярдәмчеллек, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Методик алымнар: Әңгәмә , кузәту, курсәтмә, табышмаклар әйтү,хәрәкәтле уен,сорауларга җавап, мактау.

Җиһазлар: тукталыш буенча рәсемнәр, чәчәкләр, агачлар , компьютер, экран.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл НӘНИ ЭКОЛЯТЛАР15.85 КБ

Предварительный просмотр:

Шогыль барышы: Балалар музыка астында керәләр. Кунаклар белән исәнләшәләр.

Бер бала: Әйдегез, урманга Һәм кырга,

                 Табигать китабын укырга.

                 Бу китап гаять зур, гаять бай

                 Анда бар: җир, Су, Күк, Кояш, Ай.

Т-че: Балалар без бүген киләчәгебез турында сөйләшербез. Ул ничек булачак, барысы да бездән тора. Ни өчен? Чөнки бары тик кеше генә җирне,табигатьне саклый ала.

Т-че: Балалар сезнең җир шарына булышасыгыз киләме?  (әйе). Әйдәгез без кечкенә эколятлар булырбыз. Сәяхәт кылырбыз.

 Безнең беренче тукталыш урман аланы булыр. Карагыз нинди матур аланлык. Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм

  1. Язын шаулый, җәен җиләсләндерә, көзен сыйлый,  

      кышын җылыта. Нәрсә ул? (Урман)

     2.Кышын да, җәен дә бертөсле кием кия. (Чыршы, нарат)

     3.Ап-ак күлмәген кигән,күлмәгенә тап тигән. (каен).

Молодцы балалар,булдырдыгыз, Урманда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк? (агачларны кисәргә,ботакларын сындырырга , учак ягарга ярамый ).

Безнең икенче тукталыш .                                                                                                    

Т-че: балалар бу нәрсә? ( күл). Балалар кулгә ни булган? (пычранган). Әйдәгез аны чистартыйк. Балалар перчаткалар киеп кулне чистарталар.                                  

Т-че : Димәк, балалар кулне чиста тоту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? ( пычратмаска, чүпләр ташламаска кирәк).

Безнең өченче тукталыш болын булыр.

Т-че : Балалар болында нәрсәләр үсә? (чәчәкләр, дару үләннәре).

1 чәчәк

Мин ромашка

Чәчәк белән дәва итәм.

Аякларны,кулларны,

Калдырмыйм ангинаны да

Тазартам чуанны да.

2 чәчәк

Мин күкчәчәк,

Дәвалыйм җиде чирне.

Ангина , ларингитны

Ашказаны,куз чиренең

Берсенә дә баш бирмим.

3 чәчәк –каен җләге.

Бик тәмле мин

Авызыңа ал гына

Күңелләрең ачылыр.

“Шифалы су” эчкәндәй

Сусавың да басылыр.

Т-че: Рәхмәт сезгз дару уләннәре. Сез бик файдалы һәм күп төрле икән.

 Балалар. бу  болынны саклар нәрсәләр эшләргә кирәк? (үләннәрне таптамаска,чәчәкләрне өзмәскә, учак якмаска, кубәләкләрне тотмаска, чупләр ташламаска кирәк)

Молодцы балалар, булдырдыгыз сәяхәтебезне төгәлләп, хәзер үзебезнең чиста,матур җир шарының сүрәтен эшләрбез.

Безгә кирәк булачак, картон клей ,кисточка,тоз, краскалар. Иң башта җир шарын клей белән сылыйбыз. Аннан аңа тоз сибәбез. Артык тозны кире тәлинкәгә бушатабыз. Ә хәзер краскалар белән буибыз. Коры Җир өлешен соры төскә, ә су өлешен зәңгәр төскә. Чиста, пөхтә итеп эшлибез балалар.

Эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.

 Т-че Молодцы балалар, булдырдыгыз.

Йомгаклау.Без бүгенге кызыклы сәяхәтебездә  табигать, аның байлыклары һәм аларны саклау турында сөйләштек. Димәк, Табигатьне саклау – Ватанны саклау ул.Барыгызга да зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә шөгыль "Кунакны каршылау"

Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен тәрбиялә...

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

"Яз" темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль

Балалар белән алдагы эшчәнлекләрдә  "Яз" текмасы буенча өйрәнгән материалларны кабатлау, йомгаклау буенча шөгель....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә математикадан ачык шөгыль

Мәктәпкә әзерлек төркемендә математикадан ачык шөгыль...

Уртанчылар төркемендә экология буенча шөгыль конспекты

Уртанчылар төркемендәэкология буенча   шөгыль  конспекты“Язны кошлар алып  килә"                      ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә“Танып белү үсеше “(экология) буенча “Экологик сукмак буйлап”темасына шөгыль эшкәртмәсе

Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.Табигатькә, әйлән-тирәгә карата кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру....