Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Хайруллина Назия Адгамовна
1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне анализларга өйрәтүне дәвам итү, хәтердән аның рәсемен ясау. Хәтер сәләтен, логик фикерләүне, игътибарлылыкны, күзаллауны, сөйләмне үстерү Балаларда бәлага юлыгучыларга ярдәм итү теләге, математикага мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematika_buencha_mktpk_zerlek_torkemend.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кушымта 1

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

Максатлар: 1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне анализларга өйрәтүне дәвам итү, хәтердән аның рәсемен ясау.

Хәтер сәләтен, логик фикерләүне, игътибарлылыкны, күзаллауны, сөйләмне үстерү

Балаларда бәлага юлыгучыларга ярдәм итү теләге, математикага мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: Хат салынган конверт, “7 таҗлы чәчәк”, “Төмәкәй” әкияте персонажларына шапкалар, санау өчен туп, биремнәргә җиһазлар, дәфтәр, карандашлар.

Шөгыль барышы:

Балалар, безгә хат килде. Укыйбызмы? (бала укырга мөмкин)

Исәнмесез балалар!

Сезне ягымлы, әйбәт балалар дип ишеттем. Миннән бүләк, “7 таҗлы чәчәк” кабул итегез.

Чәчәкләр алиһәсе.

Балалар сезгә тылсымчы нинди искиткеч чәчәк бирде. Ләкин таҗларны әрәм итмичә файдалы итеп кулланырга кирәк. исегездәме без укыган әсәрдә бер генә таҗ файдалы итеп кулланылды һәм тылсымчыга әйләнеп кайтты. Нинди теләген үтәр өчен алды аны кыз? Ә без синең белән әкияткә барырга әзерләнәбез. Моның өчен безгә чәчәк таҗы ярдәм итәр. Сез әзерме? Алай булса әйдәгез юлга. (балалар тезелеп басып кулдан-кулга туп йөртәләр).

2. Менә Төймәкәй үзе дә. карагыз әле аны бака эләктереп алган да үзенең улы янына өстери. (Актер – балалар күренешне уйнап күрсәтә.) Кызга ярдәм итәбезме? Ничек итеп?

Әйдәгез чәчәккә мөрәҗәгать итик.

Нинди саннар 2 санның киреләре? 4 кә кадәр нинди сан килә? Нинди саннан соң 6 санын әйтәләр? Нинди сан 6 дан бергә ким?3 һәм 5 саннары арасында нинди сан тора? Әфәрин балалар!

Ә хәзер сезгә тиз генә чираттагы сорауларга җавап бирергә кирәк:

Атнада ничә көн?

Атнаның беренче көнен әйтегез, аннары нинди көн килә?

Сишәмбедән соңгы көн ничек атала? Саны буенча ул ничәнче?

Пәнҗешәмбе белән шимбә арасындагы көн ничек дип атала?

Ә шимбә белән якшәмбе арасындагы көн ничек дип атала?

(Балалар коверда ярымтүгәрәктә утырган килеш эшләнә.)

Төймәкәйгә утырган яфрак сабагы янына балыкла җыела. Сабакны өзәләр, ә яфрак агым уңаена йөзеп китә. (Бөтен бала бергә күренешне уйный.)

3. Нәрсә инде бу?. Коңгыз кызны эләктереп үзенә алып китә. (Актер балалар күренешне уйный.)

Булышабызмы Төймәкәйгә?

Әйдәгез чәчәккә мөрәҗәгать итик.

Кушуга мисал барлыкка килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Кушуга мисал уйлагыз

Алуга мисал барлыкка килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? алуга мисал уйлагыз. (ярымтүгәрәктә утырган килеш эшләнә).

Ә хәзер сез пантомимо-бирем төзергә тиеш. 5әр кеше басыгыз. (балалар биремне төзиләр, күрсәтәләр һәм чишәләр).

4. Коңгыз елаган кызны кире төшерә. Үләннәр. Кошлар аны юаталар. (балалар уйнап күрсәтәләр).

Менә көз җитә. Саргайган яфраклар акрын гына җиргә коелалар. Тиздән кыш җитә, Төймәкәйгә салкын була башлык. (балалар хәрәкәт белән күрсәтәләр.) Аңа, өшегәнче ярдәм итәргә кирәк.

Әйдәгез чәчәктән ярдәм сорыйк. Бирелгәненә караганда 1 артык, 1 гә ким нокталы түгәрәкне табыгыз. Ә хәзер мисаллар чишик. (мисаллар -, + 1 гә.) (ярымтүгәрәктә утырган килеш эшләнә).

Тычкан Төмәкәйне үзенә сыендырган, аны ашаткан, Ә төймәкәй бүлмәне җыештырган, әкиятләр сөйләгән. (Актер балалар күренешне уйнап күрсәтә.)

5. Җир астында Төймәкәй үлеп баручы карлыгачны тапкан. Карлыгака ярдәм итәбезме?

Кабат чәчәккә мөрәҗәгать итик. Фигурларны карагыз, аның кайсысы артык булырга мөмкин һәм ни өчен? Нинди билгесе буенча артык фигураны таптыгыз? (төсе, формасы, зурлыгы, урнашуы буенча).

5 әр кеше сызыклар янына баса.

Үз сызыгыгыз ничек атала? (йомык, сынык, кәкре, туры)

Кайсы юл иң кыскасы булыр, ә кайсы юл беркая да алып бармас икән?

Карагыз әле, карлыгач терелеп очып китте. (бер бала күренешне күрсәтә.)

6. Ләкин Төймәкәй белән күңелсез хәл килеп чыга. Карт тычкан Төймәкәйне сукыр тычканга кияүгә бирергә була. Ярдәм итәбезме?

Әйдәгез чәчәккә мөрәҗәгать итик.

Дуңгыз баласы нинди геометрик фигуралардан ясалган? Рәсемне хаталарны кисәтү һәм истә калдыру максатыннан анализлау

Дуңгыз баласын үзегезнең дәфтәрләргә ясагыз. Үрнәк белән чагыштырыгыз. Кемнеке нәкъ шулай килеп чыкты? Карагыз әле балалар карлыгач ярдәмгә очып килгән. Кызны алып җылы якларга очып киттеләр. Килеп җиткәч, Төймәкәй гаҗәп матур чәчәк күрә, карлыгач аны шул чәчәккә төшерә, ул ачыла һәм Төймәкәй анда Эльфны күрә. Ул Эльфлар короле була. Төймәкәй Эльф белән бер-берсен ошаталар һәм әйләнә-әйләнә бии башлыйлар. (балалар бииләр.)

(Биремнәр бүлмәдә өстәл артында үтәлә.)

7. Ә хәзер безгә кайтырга вакыт. Әйдәгез соңгы таҗны өзик.

Без Төймәкәйне коткару өчен нинди биремнәр үтәдек.

(Нәтиҗә, коверда ярымтүгәрәктә басып торып ясала.)

Балалар, сез булдырдыгыз! Төймәкәйне коткару өчен чәчәк таҗларын кызганмадыгыз. Минем уйлавымча барлык таҗлар да тылсымчы янына кайтырлар.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Танып белү үсеше (ИГМКФ) (иң гади математик күзаллаулар формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга перспектив план.

Танып белү үсеше  (ИГМКФ)(иң гади математик күзаллаулар    формалаштыру) буенча мәктәпкә әзерлек  төркемендәге балаларга  перспектив  план....

"Яз" темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык шөгыль

Балалар белән алдагы эшчәнлекләрдә  "Яз" текмасы буенча өйрәнгән материалларны кабатлау, йомгаклау буенча шөгель....

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә“Танып белү үсеше “(экология) буенча “Экологик сукмак буйлап”темасына шөгыль эшкәртмәсе

Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.Табигатькә, әйлән-тирәгә карата кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру....

“Нәни эколятлар” (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә экология темасына ачык шөгыль)

Максат: Балаларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү.Табигатьне яратырга, сакларга кирәклеген төшендерү.Танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үсте...