“Йомры икмәк шәһәр урамнарында” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча өлкәннәр төркемендә күңел ачу чарасы
план-конспект урока по обж (старшая группа)

Гаффарова Ильхамия Фазыловна

Җыелып утырыгыз,

Бер әкият укыгыз.

Кызык булса – көләрсез,

Башкаларга сөйләрсез

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Йомры икмәк шәһәр урамнарында”

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча  өлкәннәр төркемендә

күңел ачу чарасы

Түбән Кама шәһәре, “Сөембикә” исемендәге 64 нче катнаш төркемдәге балалар бакчасы тәрбиячесе

Илһамия Фазыл кызы Гаффарова

Җыелып утырыгыз,

Бер әкият укыгыз.

Кызык булса – көләрсез,

Башкаларга сөйләрсез

Өй күренеше. Әби оекбаш бәйли, бабай гәҗит укып утыра.

Бабай. Әби, син нигә күптән икмәк пешермисең ул?

Әби. Әй син бабакаем! Безнең бит оныбыз юк, нидән пешерим соң мин сиңа икмәк? Бар, базарга барып, он алып кайт.

Бабай. Юк, карчык, бармыйм! Ә син амбарга кереп, киштәләрне яхшылап кара. Бәлки бераз он табылыр

Әби чыгып китә һәм бераздан бераз он (пластилин) алып керә.

Әби. Калган шул, бераз. Хәзер менә тәмле итеп камыр басам да, мичкә йомры икмәк пешерергә куям.

Камыр басып, ипине мичкә тыгып куя.

Әби. Ә без карткаем, икмәк пешкәнче бакчадагы яшелчәләргә су сибеп керик.

Алар икәүләп чыгып китәләр

Йомры икмәк. Ай-яй кызу бу мичтә! Кызарып, пешеп чыктым! Әби белән бабай мине тотып ашаганчы, бу өйдән чыгып качарга кирәк.

Алда юл чаты һәм светофор тора. Йомры икмәк, светофорның кызыл уты януга карамастан, юл аркылы чыкмакчы була. Шунда машина сигналы тавышы ишетелә.

Куян. Бу нинди тәртипсез бала? Син нәрсә, юл йөрү кагыйдәләрен белми торып, кая барырга чыктың?

Йомры икмәк. Мин бала түгел, мин йомры икмәк. Мин әле генә җылы мичтән чыктым. Бабай белән әби тотып ашамасын дип, чыгып качтым. Ә нәрсә соң ул СВЕТОФОР? Аны ашыйлармы, эчәләрме?

Куян. Светофор ул – синең кебек юл йөрү кагыйдәләрен белмәүчеләр юл аркылы чыкканда машина астына кермәсеннәр өчен тәртип саклап торучы. Аның ике күзе бар.

Бала.

Урамнарны күзәтеп,
Узганнарны кисәтеп,
Чатта тора светофор,
Без дә аңа карыйбыз,
Күзебезне алмыйбыз,
Ни әйткәнен аңлыйбыз:

Куян. Аңладыңмы инде, йомры икмәк?

Йомры икмәк. Әйе, аңладым, җәяүлеләр светофорының яшел уты янганын көтеп торам. Аннары гына юл аркылы чыгам.

Куян.  Ярар, сау бул. Менә сиңа күчтәнәчкә кишер!

Саубуллашып икесе ике якка китәләр. Бераз баргач, йомры икмәк елый башлый.

Йомры икмәк. Мин хәзер кая барырга да белмим. Кайсы якка барыйм, өйгә дә кайтасы килә...

Йорт артыннан Самокаттта Бүре чыга.

Бүре. Шундый тәмле ипи исе килә! Аһ, ашарга иде хәзер, минем ике көн берни ашаганым юк. У-у-у. (Йомры икмәкне күреп алып): Мин сине хәзер тотып ашыйм! Син кем?

Йомры икмәк. Мин Йомры икмәк. Бүген генә табадан төштем. Әби-белән бабай ашамасын дип, өйдән чыгып киткән идем, адаштым... (елый)

Бүре. Елама. Кечкенәләргә үзләренә генә өйдән чыгып китәргә ярамаганын син белмисеңмени? Ә кайда яшәгәнеңне, адресыңны беләсеңме соң?

Йомры икмәк. Белмим шул. (Самокатка күрсәтеп) Ә бу нинди мөгезле әйбер, үзе шундый кызу тәгәри?

Бүре. Бу самокат дип атала. Балалар велосипедта да йөри әле. Тик аларда йөри белергә кирәк. Әле безнең шәһәрдә трамвай, автобус, троллейбус йөри. Күп кеше үзләренең җиңел машиналарында эшкә бара. Шуңа күрә юлларда сак булырга кирәк.

(Экранан шәһәр транспорты төрләрен карыйлар)

Бүре. Әйдә, безгә синең белән хәзер аюны эзләп табарга кирәк. Ул сиңа ярдәм итәр.

Алар икәүләп  «полиция участогы»на киләләр.

Полиция формасы кигән аю аларны каршы ала.

Аю. Ни йомышыгыз төште? Бу кем? Нигә ул шәһәр урамнарында бер үзе генә йөри? Әнисе-әтисе кайда?

Йомры икмәк. Мин – Йомры икмәк, бүген иртән генә әбием пешерде. Алар мине ашамасын диеп, чыгып качкан идем, адаштым. Кире өйгә кайтасы килә...

Аю. Син әле бүген генә пешкән йомры икмәк икән – сиңа юл йөрү билгеләрен өйрәтмичә беркая да җибәрмим. Югыйсә, әллә нинди маҗараларга очрарсың. Ә моның өчен, миңа булышчыларым ярдәмгә килер.

Кулларына юл билгеләре тоткан балалар чыга.

Бала.

Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр,

hәләкәтләр булмасын дип,

Телидер hәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

Бала.

Тротуардан атлыйбыз.
Кагыйдәне саклыйбыз.
Урам аша чыкканда
Сулга-уңга карыйбыз.
Алга барсаң да ярый,
Уңга борсаң да ярый.
Бу билге рөхсәт бирә.
Алга, уңга барырга.

Бала.

Бу билгегә карасаң
Сөенеп тә куясың:
Ярый әле машина
Алмаганнар әтиләр
Велосипедта гына
Йөрергә кирәк диләр.

Бала.

Бу билгене күрсәләр,

Сөенә авырулар.

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр.

Бала.

Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар.

Игътибарга балалар.

 Бала.

Вот он знак, каких немного:
Это главная дорога!
Если едешь ты по ней,
Всех становишься главней,
И тебе, как будто богу,
Уступают все дорогу!

Аю. Аңладыңмы инде! Ярар, борчылма, хәзер табарбыз синең әби белән бабайны. Әйдә минем махсус автомобильгә утыр. Минем генә түгел, авыруларга ярдәмгә ашыгучы табибларның, янгын булса, ут сүндерергә баручы янгын сүндерүчеләрнең дә махсус автомобильләре бар.

(экраннан аларның рәсемнәрен карыйлар)

Ашыгып-ашыгып Төлке керә.

Төлке. Аю дус, син минем Йомры икмәкне кая алып киттең. Әллә әкиятне оныттыңмы? Өеннән чыгып качкан өчен мин аны тотып ашарга тиеш. Бир аны миңа!

Йомры икмәк аю артына кача.

Аю. Юк инде, төлке. Мин аны хәзер әбисе белән бабай янына алып кайтып куям. Ул башка өйдән чыгып качмаска дип сүз бирде. Хәзер ул өенә кайтып, балалар бакчасына йөрергә, анда Юл йөрү кагыйдәләрен яхшылап өйрәнергә тиеш. Шулаймы, Йомры икмәк?

Йомры икмәк. Әйе, мин башка өйдән чыгып качмыйм. Юлда кагыйдәләрне өйрәнеп, тәртипле булырга сүз бирәм.

Төлке. Ә мин сиңа бер уен өйрәтәм. Уйнап алабызмы? “Кызыклы светофор” дип атала ул. Балалар әйдәгез, бергәләп уйныйбыз. Мин Яшел түгәрәк күрсәтәм икән – бергәләп уйныйбыз, сары түгәрәк күрсәтсәм, кулларны күтәрәбез, кызыл төскә туктап калабыз.

Алар уйнаган арада залга Әби белән Бабай керәләр.

Әби. Йомры икмәк, син нигә бездән чыгып качтың? Без сине эзли-эзли хәйран калдык. Әйдә өйгә кайтабыз. Без сиңа Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтербез. Син бик тәртипле ҖӘЯҮЛЕ  булырсың.

Бергәләп чыгып китәләр. “Веселая компания” җыры яңгырый

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Кечкенәләр төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Кечкенәләр төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Уртанчылар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Уртанчылар  төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Зурлар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план

Зурлар  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план...

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Мәктәпкә  әзерлек  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...