“ Сертотмас үрдәк маҗаралары” (зурлар төркемендә юл йорү кагыйдәләренә өйрәтү буенча ачык чара)
план-конспект занятия по обж (старшая группа) на тему

Назмутдинова Миляуша Мансуровна

Конспект занятия для дошкольников по пдд

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariya.docx26.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Смәел   «Сандугач» балалар бакчасы

“ Сертотмас үрдәк маҗаралары”

(зурлар төркемендә юл йорү кагыйдәләренә өйрәтү буенча ачык чара)

Тәрбияче: Нәҗметдинова Миләүшә Мансур кызы
1 категориягә ия тәрбияче

2017

Тема: “ Сертотмас үрдәк маҗаралары”

Максат:Юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру.

Бурычлар: юлда, урамда юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү: юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, алган белемнәрне мөстәкыйль  куллану күнекмәсен күрсәтеп бирә алырга өйрәтү.

 Үз-үзеңнең, тирә-юндәгеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл йөрү кагыйдәләренә хөрмәт белән карау,  аралашу культурасы тәрбияләү.

Игътибарлыкны үстерү, проблемалы ситуатцияләрне күрә, таный белү, транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү.

Җиһазлау: Йорт кошлары, йорт җәнлекләре , урман җәнлекләре маскалары; юл хәрәкәте билгеләре, шәһәр күренеше слайды.

Тәрбияче:                          Исәнмесез, дускайлар

                                           Түргә рәхим итегез.

                                           Бүген сезгә бер әкият

                                           Без сөйләргә телибез.

    Борын-борын заманда бер аучы яшәгән. Бердәнбер көнне йорт хуҗасы шәһәргә барырга җыенган. Өйдәге барлык кош-кортларны, хайваннарны үз янына чакырган.

Хуҗа: Хайваннарым, кошларым, мин бу юлы шәһәргә барам.Ишеккә менә шушы тамганы куям, сез моның нинди билге икәнен беләсез бит инде.Нәрсәне аңлата әле ул? (керергә ярамый).

Хайваннар: Керергә ярамый.

Аучы: Акбай, мин сине бу юлы үзем белән алып  бармыйм.Син өйдә сакта калырсың. Кошлар, җәнлекләрне сакларга сине калдырам.

Акбай: Ярый. ( хушлашалар)  Әйдә дусларым сезнең белән без хуҗабыз кайтканчы   уйнап алабыз.

                                      Уен: “ Тылсымлы юл”

   Кызыл, сары, яшел төстәге түгәрәкләргә басып, тылсымлы юлдан үтәргә кирәк. Юлдан барганда түгәрәккә баскач, аларны төрле төстәге предметларга алыштырабыз. Предмет төсе түгәрәк төсе белән туры килергә тиеш. (Предметлар алдан әзерләнә)

Акбай: Кошлар, хайваннар, безнең хуҗабыз озак торды инде.Аны эзләргә кирәк булыр. Мин хуҗам белән шәһәр юлларында күп йөрдем инде, үзем барам. Анда юл-йөрү кагыйдәләрен дә белергә кирәк.

Сарык: Үрдәк, син дә эзләргә барасыңмы әллә?  Син очасыңда,  йөзәсең дә.

Акбай: Юк, әйдә бергә барабыз. Үрдәк, синең ялгышлыгың аркасында  хуҗабыз урманга киткәч, без барыбыз да харап була яздык . Артыгын сөйләшмәссең.  Сарык син , әтәч тә барыр, тавык сине дә алырбыз.

Үрдәк: Мин бүтән алай ялгышмам, күп сөйләшмәм.

Акбай: Ярар, барырсың. Ә сез дусларым, җәнлекләрем кенә торыгыз. Тәртипле булыгыз. Хушыгыз.

Җыр “Күңелле сәяхәт”

                   Акбай , сарык, әтәч, тавык,үрдәк юлга чыгалар.

 Әтәч: Тукта, үрдәк, чапма алдан.

(Китәләр, светофор очрый,кызыл уты яна)

Үрдәк: 3 күзле нәмәстәкәй бүлмә безнең юлны, без хуҗабызны эзләргә барабыз.

Светофор: Бик ашыксагыз да яшел ут янганны көтәргә кирәк булыр.

Акбай:  Әйе, үрдәк, светофор дөрес әйтә.Җәнлекләр, үрдәккә аңлатыгыз әле светофорның төсләрен.(җәнлекләр аңлаталар).

Үрдәк: Рәхмәт сезгә,мин барысын да аңладым.Светофор, син бик игелекле икәнсең, исән бул, безгә хуҗабызны табарга кирәк.(китәләр)

Талия “Светофор” җыры

                                                 Полиция чыга.

Полиция: (Тәрбияче): Сез кемнәр? Кая болай юл тотасыз?

Үрдәк: Хуҗабыз шәһәргә киткән иде, озак торды без шуны эзлибез.

 Тавык: Син үрдәк бик онытылма әле, азрак сөйләш.

 Сарык:  Сез күрмәдегегезме соң хуҗабызны?

Полиция: Юк.  Әйдә мин сезне озатам. Сезгә менә шушы юл аркылы чыгарга кирэк. (Жәнлекләрдән “жәяулеләр юлны аркылы чыгу” тамгасы турында сорый)

                                       Китәләр.

           Куяннар очырый, куяннар  “Җәяүле юл билгесен” тарткалап керәләр, ерталар.

 1 Куян: Китер минеке ул.

 2 куян: Юк минекеул.

Полиция:  Нишләдегез сез,  ник бу юл билгесен ерттыгыз. Юл билгеләренә кагылырга ярамый.  Аны без урынына төзеп элеп куик  (Җәнлекләр белән төзиләр. Урынына элеп куялар.)

1 Куян:Ә , сез,  кая болай ашыгасыз?

Үрдәк:  Безнең йортыбыз караучысыз калды, хуҗабызны эзлибез. Сез күрмәдегезме?

Тавык: Үрдәк син артыгын сөйләмә инде.

2 Куян: Күрдек. Әнә теге якка китте.

Үрдәк:  Рәхмәт ,безгә кунакка килерсез.  (китәләр)

 Үрдәк: Бу нинди кәкре-бөкре сызык элеп куйганнар инде монда.

Акбай:  Бу кәкре-бөкре сызык түгел.Ул машиналарның юнәлешен уңгамы, сулгамы, турыгамы икәнен билгели.(“Борылыш” билгесе).

Китәләр

Үрдәк: Монсы тагын нинди картина инде? Чыршы агачы янына “П” хәрефе куйганнар.

Акбай:Бу тамга - “Ял итәргә ярый” дигән юл йөрү билгесе. Әйдәгез, бераз ял итеп алабыз.

                                           Дид. уен: “ Артык транспортны әйт

Полиция :

 “Юл кешесенең юлда булуы хәерле”- китик дусларым

               “Төп юл” тамгасы янында туктыйлар.

Үрдәк:  Бу нинди геометрик фигура соң? Сез моны беләсезме?

Сарык : Минем бу тамганы күргәнем бар,”Төп юл” тамгасы ул. Безнең авылда бар бу, кайсы урында тора әле ул “Төп юл” тамгасы? (җавап бирәләр)

                                                 Керпе килеп чыга

Керпе: Ай-яй-яй.Мин кулымны авырттырдым, юлда уйнаганда аварияга эләктем.

Полиция: Хай  керпе  юлда уйнарга ярамаганны белмисеңме әллә син. Җәнлекләр керпегә аңлатып күрсәтик әле. (Аңлаталар). Ә керпегә беренче ярдәмне үзебез кәрсәтәбез (  кулын бәйлиләр).

Керпе:Рәхмәт дусларым.  

Үрдәк: Керпе син безнең хуҗабызны күрмәдеңме?  

Керпе: Күрдем , әнә теге тишеккә кереп   китте ул.

Үрдәк:Яарый хуш, хуҗабыз кайткач кунакка килерсең.

             Җир асты юлына киләләр.

Полиция: Дусларым монда да билгеләр бар .Бу билгеләр нәрсәне аңлата

Җәнлекләр:”җир астына төшү”

(Ике якка обруч куеп җәймә тегелгән җир асты юлы. Баш башларында  җир астына төшү һәм менү тамгасы куелган. Җәнлекләр шуннан чыгалар.)

       Төлке юлда велосипедта йөри

Полиция: сыбызгы сызгырта

Акбай чабып килә : Төлке, бу ни хәл инде? Тиз бу тирәдән югал.Син бер дә юл билгеләрен белмисен икән. Монда бит “Велосопедта йөрергә ярамый” билгесе куелган.

Төлке: Рәхмәт, дусларым. Ярый кисәттегез әле, харап була язганмын бит.

Үрдәк: Төлке, син безнең хуҗабызны күрмәдеңме?

Төлке: Ә-әнә теге тукталышта тора иде ул.

Үрдәк:Рәхмәт, безгә кунакка килерсең.

                  Китәләр. “Тукталыш тамгасы”нда туктыйлар. Слайд. Шәһәр күренеше.

           Транспорт төрләрен күзәтәләр.

Үрдәк: Болар барсы да бертөсле, бик җайлы икән. Менә монда 2-3 автобус такканы да , мөгезлесе дә бар.

Полиция: Транспорт төрләрен, аларның аермалыкларын сорый.

                                                   Хуҗа керә

Хуҗа: Һай, кайтырга кирәк, озак тоткарландым шәһәрдә. Тукталышка барыйм әле.

 Полиция: менә автобуста килеп җитте. Ә сез автобуста  үзегезне ничек тотарга кирәклекне беләсезме соң?  (Җаваплар тыңланыла.)

Автобус тукталышынды автобуска утырып җыр җырлап кайталар. Полиция саубуллашып  кала.

Җыр “Күңелле сәяхәт”

                                Урман җәнлекләре каршы алалар.

Куяннар : Без сезне кайчаннан бирле көтәбез инде.

Керпе, төлке: Сезгә кунакка без үзебезнең дусларыбызны да алып килдек.

Хуҗа: Бик әйбәт булган.

Үрдәк: Без шәһәрдә бик күп юл билгеләрен белеп кайттык.

Хуҗа: Алай бик күп күреп кайткач, белемнәрегезне   тикшерим әле.

         Йорт хайваннары белән урман җәнлекләре арасында ярыш-эстафета.

               1нче бирем: Ике командагада.  “ Җый да исемен ата”. Төрле юл хәрәкәте билгеләре ясалган рәсемнәрне җыярга һәм исемен әйтергә.

             2нче бирем: “ Сораулар”.

Урман җәнлекләре командасына.

-Автомобильләр өчен булган юлны ата? (Юлның транспорт йөри торган өлеше)

- Җәяүлеләр тротуарның кайсы ягыннан барырга тиеш? (Уң)

-Автобус, машиналарны кайсы яктан үйләнеп узарга кирәк? (кузгалып киткәнен көтәргә)

 Йорт җәнлекләре командасына.

  • Җәяүле өчен булган юлны атарга. (Тротуар.)
  • Шәһәр җәмәгать транспортын кайсы урыннарда көтәләр? (Тукталышта.)
  • Светофор булмаган очракта җәяүлеләрнең аркылы чыгу урыныннан башта кем үтәргә тиеш? (Җәяүле.)

3нче бирем: Ике командагада. “ Билгене дөрес куй”.

4нче бирем: Ике командагада. “ Юл доминосын төзе”.

5нче бирем: Ике командагада “ Велосипед йөртү”  Стойкалар арасыннан йөрү.

Хуҗа: Балалар безнең уен ярышыбыз ахырына килеп җитте, безнең дуслык җиңде. Сез булдырдыгыз!

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган кичә"Урамдагы вакыйга"

балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;юл йөрү  билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык,...

Зурлар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план

Зурлар  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план...

Зурлар төркемендә рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты.

Зурлар төркемендә  рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты....

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...