Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган кичә"Урамдагы вакыйга"
материал по обж (старшая группа) на тему

Гарипова Алсу Фаридовна

балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;

җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;

юл йөрү  билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;

иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык,  бердәмлек  хисләре  тәрбияләү

урамда юлда үзеңне дөрес тоту турындагы белемнәрен ныгыту;

балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади  сәләтләрен  үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zurlar_torkemend_uzdyrylgan_kich.docx31.44 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә уздырылган кичә

Урамдагы вакыйга

          

               

 

Максат: балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;

җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;

юл йөрү  билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;

иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык,  бердәмлек  хисләре  тәрбияләү

урамда юлда үзеңне дөрес тоту турындагы белемнәрен ныгыту;

балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади  сәләтләрен  үстерү.

Җиһазлау: юл билгеләре,  презентация , светофор макеты,

Катнашалар : катнаш төркем балалары

 

Музыка астында балалар залга үтәләр. Икенче яктан залга елаган куян керә.

Тәрбияче: Ни булды, Куянкай?

Куян: Тубым ярылды-ы. Дүрт тәгәрмәчле бер нәрсә таптады-ы.

Тәрбияче: Ә нәрсә булыр икән соң ул, дүрт тәгәрмәчле әйбер, балалар?

Балалар: Машина.

Тәрбияче: Ничек ул синең тубыңны таптады соң? Син, бәлки, машина юлында уйнагансыңдыр?

Куян: Юлда уйнарга рәхәт бит: тигез дә, киң дә. Тик юлда һаман машиналар йөри шул.

Бала  : Куянкай, син юлда уйнама, машиналар үзеңне таптарга мөмкин. Юлда бер дә уйнарга ярамый. Аңладыңмы? Юл бит ул машиналар, атлар йөрү өчен ясалган. Ә җәяүлеләр – тротуардан йөри.

Куян: Нәрсә соң ул җәяүле?

  Бала    : Җәяүлеләр – ул җәяү йөрүче барлык кешеләр, Куянкай.

Тәрбияче: Куянкай, ә синең исемең ничек соң? Каян килеп чыктың монда?

Куян: Мин урманда яшим. Исемем – Тиктормас. Мин әниемнән сорамыйча гына шәһәр күрергә килдем.

Тәрбияче: Бик начар эшләгәнсоң, Тиктормас, әнидән алай качырга ярамый. Ул борчылачак бит. Җитмәсә син урамда йөрү кагыйдәләрен дә белмисең. Син игътибар белән тыңла әле. Без җәяүлеләр мәктәбенә барган идек, анда юлларда, урамнарда, транспортта үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтәләр. Теләсәң, сиңа да үзебез белгәннәрне өйрәтәбез. Икенче тапкыр шәһәргә килгәндә ничек йөрергә икәнен белерсең.

Куян: Телим! Телим!

Тәрбияче: Алайса, тыңла.

Бала: (светофор янына килеп).  (  Слайд 1)

Урамнарны күзәтеп,

Узганнарны кисәтеп.

Чатта тора светофор,

Акта тора светофор.

 Тәрбияче: Әйе, куянкай, бу светофор, ул җәяүлеләргә һәм машиналарга дөрес юл күрсәтүче. Аның өч күзе бар.

 Бала : Янып тора өч күзе

Күреп тора ул безне.

Кузгалма”, – ди кызыл күзе,

“Сабыр”, – ди сары күзе,

“Ярый”, – яшел күзе.

 Бергә: Без дә аңа карыйбыз

Күзебезне алмыйбыз

Ни әйткәнне аңлыйбыз

   

 Җыр “Светофор”( Х.Әхмәтшин сүз., Р.Сәрвәров муз.)№56

диск”Туган телдә сөйләшәбез” (4-5 яшь)

Бер,ике,өч –

Светофор утлары

Бер яна да,

Сүнә ич,светофор утлары

           Урамда һәм юл чатында

          Сакта тора светофор,

           Сакта тора светофор!

Кызыл ут

Кисәтә ,тукта !- ди.

Юл ябык,

Син юлга  чыкма !-ди  ,чыкма!_ди

            Кушымта.

Сары ут

Әзер бул!-дигәндә,

Атлап чык

Юл аша яшелгә! Яшелгә!

         Кушымта.

Берсе –кызыл ,берсе-сары

Тагын берсе яшел ич

Светофор утлары.

 Тәрбияче: Аңладыңмы, куянкай? Светофорда кызыл ут янса – син хәрәкәтне туктатырга тиеш, сары ут янса – сабыр гына көтеп торасың, әгәр яшел ут янса – менә шушы “зебра” юлы аша чыга аласың.

Куян: Ә нәрсә соң ул зебра

  Бала   : “Зебра” – ул юл аша чыга торган махсус сырлы юл.    ( Слайд 2)

Тәрбияче: Әгәр дә юлда светофор булмаса, Куянкай, юл аша чыкканда башта сул якка кара, аннан уң якка кара. Ә хәзер уен уйнап алабыз.

        Уен: “Светофор”.

(Барлык балалар да катнаша:

“Яшел” – дип сигнал биргәндә, бер түгәрәк буйлап биеп барасы.

“Сары” – урында биисе.

“Кызыл” – туктап калалар.)

Тәрбияче: Син  нинди машиналар беләсең  соң Куянкай ?

Куян:  Мин  Жигули  гына  беләм.

Тәрбияче: Менә син безнең балаларны тыңла әле  .          (Слайд 3)

1бала .Җиңел һәм йөк машиналары була. Йөк машиналары авыр әйберләр ташыр өчен кирәк, җиңел машиналар кешеләр утыртып йөрер өчен кирәк.

2  бала . Ә тагын әле махсус машиналар да була: янгын сүндерүче, ашыгыч ярдәм машинасы.                                                                      ( Слайд 4)

 3бала  : Шәһәрләрне җәмгыять транспортларсыз күз алдына да китереп тә булмый. Алар автобус, троллейбус, трамвай.                        (Слайд 5)

 Уен: “Нәрсә артык?”      (Слайд 6,7,8,9,10,11,12)

Тәрбияче: Ә хәзер җәмгыять транспортларның берсенә – автобуска утырыйк, Тиктормаска  әнисе янына кайтырга булышыйк.

(Автобуска утырганда Тиктормас төртеп кермәкче була.)

Тәрбияче: Тиктормас, алай ярамас бит инде. Башта кызларны үткәрергә, аннан соң гына билет алып кереп утырырга мөмкин.

Куян: Ярар, аңладым инде….

Шофер итеп билгеләнгән бала  “Шофер ”  җырын җырлый.(Ә,Һадиева сүз., А.Минһаҗев муз.)№29

диск “Туган телдә сөйләшәбез” ( 3-4 яшь)

(кушымтасын бергә җырлыйлар)

Машина белән уйнарга,

Яратам мин,яратам.

Берсе дә узып киталмый,

Чабалар минем арттан.

           Мин шофер,мин шофер,

            Машинам нинди матур!

            Тәгәрмәчләр әйләнә

             Әллә- лә-лә,әллә-лә.

Әтиемне Әниемне

Кунакка алып бардым.

Дусларга да урын җитте

Берсен дә калдырмадым.

               Кушымта.

Сәлам биреп үтим әле

Сезгә дә пи-пи,пи-пип.

Шофер булам мин ,күрерсез

Тик үсеп кенә җитик.

               Кушымта.

 (Җыр җырлаган вакытта куян автобус эчендә сикерә башлый. Шулчак юл хезмәткәте күренә, ул автобусны туктата.)

Юл инспекторы: Исәнмесез, балалар. Сезнең арада кемдер автобуста барганда салон буенча йөри, сикерә дә. Шуңа мин сезне туктатырга мәҗбүр булдым.

Тәрбияче: бу безнең яңа танышыбыз – Тиктормас.  Без аңа    җәяүлеләр мәктәбендә өйрәнгән кайбер кагыйдәләрне өйрәтәбез. Ул бик белергә тели.

Юл инспекторы: Ярый алайса, Тиктормас, тәртипле бул. Автобуста барганда тотынып барырга, тыйнак булырга һәм тыныч кына утырырга кирәк.

Тәрбияче: Син бу абыйны беләсеңме? Ул – юл инспекторы, юллардагы тәртипне күзәтүче була. Җәяүлеләрнең дә, машинадагыларның да бәлә-казаларсыз йөрүләрен күзәтә.

Юл инспекторы:

Яшенле яңгыр яуса да,

Карлы бураннар булса да,

Әче җилләр уласа да

Урамда дежур торам.

Автобуска, тракторга,

Камазга, Жигулига

Дөрес юлны күрсәтәм.

Үтә алмый беркем дә,

Мин таякны күрсәтсәм.

Хәзер, дуслар, мин сезнең җәяүлеләр мәктәбендә ничек укуыгызны сынап карый әле. Менә шушы юл билгеләрен аерыгыз.

 Уен: “Юл билгеләрен аер”

(Балалар биремне үтиләр,юл билгеләрен  өчкә  аералар)

1 бала: (кисәтүче билгеләрне җыеп). Болар кисәтүче билгеләр.    Кисәтүче билгеләр өчпочмак формасында ак фонда һәм кырыйлары кызыл кайма була. Бу билгеләр йөртүчене алда куркыныч булуы турында кисәтәләр. ( Слайд 13)

2 бала: (тыючы билгеләрне җыеп). Болар тыючы билгеләр. Тыючы билге -ләр – түгәрәк, ак фонда, кырыйлары кызыл кайма белән әйләндерелгән була.

                                                                                                        ( Слайд14)

3 бала: (күрсәтмә бирүче билгеләрне җыеп). Болар күрсәтмә бирүче билгеләр. Күрсәтмә бирүче билгеләр түгәрәк формада һәм зәңгәр төстә булалар.                                                                                           (Слайд 15)

 Юл инспекторы: Дөрес җыйдыгыз.

Тәрбияче: Юл билгеләренең ярдәме бик зур. Юл билгеләрен танып үтәсәк кенә безнең тормышыбыз тыныч һәм фаҗигасез булыр.

Юл инспекторы.   Куян дус, сине дә сынап карыйм әле. Юл аша чыкканда нишләргә кирәк?

Куян: Юл аша чыкканда светофорга карарга кирәк. Әгәр светофор булмаса башта сулга, аннан уңга карарга кирәк, машиналар  булмаса гына  юл  аша чыгарга ярый.

Юл инспекторы: Бик дөрес, Тиктормас.  Барлык сынауларны да  үттегез

исән-сау йөрегез.

Тәрбияче: Әйдәгез,  балалар, Тиктормасны озатып куйыйк – урман  да күренеп тора.

Велосипедка утырып бер бала керә.

Малай: Ашыккан кеше сыман

Мин сәпиттә элдерәм

Шук булсам да җитез мин

Юл билгеләрен күреп өлгерәм.

 Тәрбияче:   Раил ,   син нигә велосипед белән юлда йөрисең?

Малай: Юл киң, озын. Монда йөрергә ярамый мени?

1бала: Балаларга машина юлында велосипедта йөрергә ярамый. Бу (билгегә күрсәтеп) тыючы билге дә шуның турында сөйли. Менә мондый рөхсәт итүче билге булса гына велосипедта йөрергә рөхсәт ителә.     (Слайд 16)

Тик бу билге торган җирдә

Йөр син велосипедта.

Син йөрсен өчен җайланган

Димәк монда юллар да.

Тәрбияче: Әйе,  машиналар  юлында  кечкенә   балаларга велосипед белән йөрергә тыела. Куркыныч очраклар чыкмасын өчен тиешле урыннарда гына уйнарга кирәк. Аңладыңмы инде, .......?

Малай: Әйе, аңладым. Бүтән  юлда  уйнамасмын – махсус мәйданчыкта гына йөрермен.

Тәрбияче:    Балалар ,  без  бүген  сезнең  белән  Тиктормасны  юл  йөрү кагыйдәләренә  өйрәттек ,  юл  хезмәткәренең   сынауларын   үттек,    юл хәләкәтеннән саклап калдык.

1. Әти-әни, әби-бабай,

Кыз һәм малай һәммәсе

Бердәй белсен һәм үтәсен

Юл йөрү кагыйдәсен.

 2. Юлда йөрсәң, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел

Светофорның һәрбер төсен

Юлның билгеләрен бел.

 3.Нәрсә өчен светофорның

Сиңа күзен кысканын.

Нәрсә өчен инспектор

Өскә таяк сузганын.

4.Машина үткәнен көтми

Йөгермә син тизрәк,

Моны белү һәр балага

Кайда йөрсә дә кирәк.

5.  Урамны чыккан чакта

Башта кара син чатка

Анда яна зур фонарь,-

Светофор диләр аңар.

6. Хәрәкәт күп урамнарда

Ялгызың гына йөрмә.

Кызыл ут янып торганда

Каршы якка йөгермә.

 

 7.  Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр,

  8.Һәләкәтләр булмасын дип,

Телидер hәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

 Тәрбияче :

Я, балалар! Менә инде

Юл билгеләрен белдегез,

Исән-имин, сау сәламәт

Үтсен һәрбер көнегез!

 Җыр:  “Гүзәл туган ягыбыз” .(Ә,Һадиева сүз., А.Минһаҗев муз.)№58

  диск “Туган телдә сөйләшәбез”( 4-5 яшь)

Кая гына юнәлсәк тә ,

Юлыбыз көлеп тора,

Рәхәтебезне күрегез,

Әйдәгез ,диеп тора

          Искитәрлек гүзәл бит ул

          Туган ягыбыз.

           Бәхетле шул ,әй бәхетле

        Балачагыбыз!

Әкияттәге шикелле

Чәчәкләре ,гөлләре.

Сыйланыгыз, дип җиләкләр

Кулга төшә үзләре.

       Кушымта.

Тәрбияче:   Раил  ,син узеңнең тимер атың белән безнең дустыбыз Тиктормасны әнисе янына илтеп куймассыңмы?

Малай : Бик теләп.

Тәрбияче: Тик, Раил  , син хәзер кайсы юлда йөрергә икәнен беләсең, без өйрәткәннәрне исеңнән чыгарма.

Малай   : Беләм, беләм онытмамын. Әйдә, Тиктормас, утыр, яхшылап тотын. Без киттек.

Куян: Сау булыгыз, балалар. Тагын очрашырбыз әле. Рәхмәт сезгә.

Балалар: Сау бул, куянкай, сау бул, Раил  !Тигез юллар сезгә.

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар. Сез Тиктормасны үзегез белгәнегезгә өйрәттегез. Тагын алга таба да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, юлларда тыныч имин йөрегез. Сау  булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

Юл йөрү кагыйдәләре буенча "Урамдагы вакыйга"

балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;юл йөрү  билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык,...

"Алёнушкага ярдәмгә" зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәсенә өйрәтү.

Зурлар төркемендә юл йөрү  кагыйдәсенә өйрәтү мероприятиясе...

Зурлар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план

Зурлар  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...