"Алёнушкага ярдәмгә" зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәсенә өйрәтү.
материал по обж (старшая группа) на тему

Шайхутдинова Гузель Робертовна

Зурлар төркемендә юл йөрү  кагыйдәсенә өйрәтү мероприятиясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alyonushkaga_yardmg.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Алёнушкага ярдәмгә.

Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәсен өйрәнү буенча сценарий

Максат: баларны юл йөрү кагидәләренә өйрәтүне дәвам итү, юл билгеләрен дөрес танып әйтә белүләренә ирешү. Юлларда, җәмәгать транспортында үз- үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту. Кагидәләрне тормышта дөрес кулланырга күнектерү.        

Материал: убырлы карчык, Алёнушка, Иванушка, казлар-аккошлар киемнәре, урман күренеше, уен атрибутлары, призинтация.

Балалар залга кереп басалар.

Тәрбияче: Балалар, сез уйнарга яратасызмы? Урамга чыккач кайда уйныйсыз? (уен мәйданчыгында). Балалар, сез бик дөрес эшлисез.

        Алёнушка елап керә.(бер бала)

Т-че: Нәрсә булды матур кыз? Син кем?

А-ка: Мин, Алёнушка, минем энекәшемне  убырлы карчыкның казлар-аккошлары алып киттеләр. Мин шуларны эзләргә чытым, ләкин берүзем таба алмам дип куркам.

Т-че: Балалар, Алёнушкага ярдәм итәбезме? (әйе). Рәхмәт, балалар, хәзер безгә урманга юл тотарга кирәк, әбарасы юлыбыз күңелле булсын өчен җыр белән атлыйк.

Җыр: “Юлларда тәртип булсын”.

Җыр бетүгә Убырлы карчык килеп чыга.

У.к: Кем йөри минем урманымда тавышланып?

Т-че: Убылы, менә син кирәк тә инде безгә. Хәзер үк Алёнушканың энекәшен     кайтар.

У.к: Кайтарган ди менә.. Нигә ул берүзе генә юлда уйнап йөри иде?

А-ка: Убырлы карчык кайтар инде минем энекәшемне, мин аны бердә үзен генә калдырмам, юл йөрү кагидәләренә дә өйрәтермен.

У.к: Я, ярый , бик акыллы кызга ошагансың, кайтарырмын энекәшеңне, ләкин башта минем биремнәрне үтәп карагыз.

Презентация.

  1. биремне Мич бирә. (Транспорт төрләрен аеру).
  2. биремне Алмагач битрә.( Юл билгләре “Нинди билге артык”)
  3. биремне Елга бирә. (Ситуация “Ялгышны тап”)

Убырлы карчык Алёнушканың энекәшен өеннән алын чыга.

У.к: Бик күп белгәнегез өчен генә энекәшеңне кайтарам, ләкин сез аны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтегез. Ярыймы? Малайга карап: Яле, улым, мин бит сиңа табышмаклар өйрәткән идем , әйдә шуларны әйтеп кара әле, җавабын таба алырлар микән?

Иванушка:                Алда да бар, артта да бар

                                Борылга да сырылган

                                Озын булып сызылган.  (юл)

                                Ике тәгәмәчле арба

                                Атсыз да алга чаба.  (велосипед)

Т-че: балалар, сез дә табышмаклар беләсез бит, әйтеп каргыз әле.                                

Маңгаенда мөгезе бар

Боргаласаң үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитезйөгерә. (мотоцикл)

                                Тимер ат җир сөрә

                                Ашарга сорамый. (трактор)

                                  Теке-теке, теке-теке

                                  Без тик кенә ятабыз

                                  Тимер өйләр өстән үтә,

                                  Без көйләп озатабыз. (рельс)

Казлар- аккошлар светофор күтәреп керәләр.(ике бала)

  • Әбекәй, әбекәй кара әле без нәрсә таптык, юлда берүзе басып тора иде.

У.к: Ай харап, нәрсә дип алып кайттыгыз аны монда?

К-а: Үзең бит: “Юлда тәртип бозучыларны күрсәгез минем янга алып килегез”- дидең.

У.к: Ай җүләрләр, моның нәрсә икәнен белмисез мени соң сез? (юк). Балалар, ә сез беләсезме соң? (әйе, бу светофор).

Т-че: безнең балалар светофор турында шигырьләр һәм бик матур җыр да беләләр.

                                

                Үткәннәрне күзәтеп,                              Юлны аркылы чыккан

                Ваемсызны кисәтеп                               Карыймын уңга,сулга да

                Чатта тора светофор,                             Күрсәм янымда машина

                Сакта тора светофор.                             Ашыгып чыкмыйм юлга.

                Әйтеп тора 3 сүзне

                Күреп тора ич безне.

                - Кузгалма- ди кызыл күз,

                - Сабыр-дия сары күз,

                - Ярый- дия яшел күз

                  Светофорлы юлларда                           Сары төс кайчак алдата

                Миңа дигән төс яшел.                          Аның сүнгәнен көтәм.

                Кызылга аяк атламыйм                        Артыннан яшел кабынса

                Ялтыраса да яшен.                               Ашыкмый кыю үтәм.

                                

Кем шулай алга чаба,

Светофорны күрмичә.

“Кем белә яшел төсне

      “Юл ачык” -дип әйткәнен

Ә сарысын һәрвакытта

    “Тукта. Сабыр” –дигәнен.

Кем белә кызыл төсне

    “Кузгалма, тор” –дигәнен.

Юл чатында дуслаштым мин                        

Горур светофор белән

Аның сигналларын

Тыңларга кирәк, беләм.

Яшел ут янганда гына                                      

Юл аркылы чыгыгыз.

Шунда гына уңар сезнең

Бара торган юлыгыз.

Юлда тәртипкә чакыра

Светофорның утлары.

Әле кечкенә булсак та,

Без дә аның дуслары.

   

Җыр: “Светофор”

У.к: Бик күп беләсез икән сез балалар, миңа да күңелле булып китте.

Т-че: Убырлы без бик кызык уен да беләбез әле.

                        Уен: “Үз өеңне тап”

Һәр уенчыга юл билгеләре (медальон итеп эшләнгән) бирелә, көй яңгыраганда балалар биеп йөриләр, көй туктауга тиешле билге янына йөгерәләр.

Т-че: “Бу мин, бу мин. Минем якын дусларым” дигән уен уйнап алабыз. Мин сораулар бирәм, ә сез аларга җавап бирегез.

1. Кем светофорның яшел уты янгач кына юл аша чыга?

2. Кем киң, иркен юлда туп уйнарга ярата?

3. Кем автобуста  өлкәннәргә урын бирә?

4. Кем автобустан төшеп юл аркылы йөгерә?

5. Кем автобуста баргада шофёрга комачаулый?

6. Кем светофорның кызыл уты янгач туктарга кирәклеген белә?

                        

Бию: “Светофор”

Җыр “Йөрибез җир шары өстендә”

Т-че:Кичәбезне юл кагыйдәләре турындагы шигырьләр белән тәмамлыйк.

Урамда йөрү бигрәк күңелле,              Юл кырында тезелеп киткән

УРАМДА ЙӨРИ БЕЛЕРГӘ КИРӘК.               Төрле, төрле билгеләр.

Як-якка кара нәрсә барын күр,             Безне танып беләсеңме,

Машиналарга һәрвакыт юл бир.          Әгәр белсәң, әйт- диләр

Юл чатында басып торган                      Һәләкәт булмасын- дип

Светофорны күрегез,                              Телидер һәрбер йөрәк.

Шул чагында бәла-каза                           Шуңа күрә йөргәндә

Сезне читләтеп үтәр.                               Бик сак булырга кирәк.

Авылда яшәсәктә                                     Һәр минутның кадерен

Бар нәрсәгә өйрәник                                Белеп үсегез, дуслар.

-Нигә кирәк безгә болар                          Канатлар нык булсын безнең

- дип ,дуслар сөйләнмик.                         Чөнки без очар кошлар.

Юкка гына әйтмәгәннәр

“Ашыккан- ашка пешкән”

Юл тәртип ярата- диләр

Шуны чыгармыйк истән.

Т-че:  булдырдыгыз балалар, без бүген вакытыбызны бик файдалы үткәрдек Алёнушкага ярдәм иттек, Убырлының биремнәрен үтәдек, уйнадык, җырладык, биедек, юл йөрү кагидәләрен кабатладык. Ә хәзер инде бакчага да кайтырга вакыт җитте.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

Икенче кечкнәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү шөгыле

Максат: -балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү- балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү - светофор төсләренә карап...

Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган кичә"Урамдагы вакыйга"

балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;юл йөрү  билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык,...

Зурлар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план

Зурлар  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...