Икенче кечкнәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү шөгыле
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Альшина Фануза Саимовна

 

Максат: -балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү
- балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү 
- светофор төсләренә карап ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү
- балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен камилләштерү;
-балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, тәрбияләү
         -балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү. 
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл magarifka_3_kuzd.docx17.01 КБ

Предварительный просмотр:

Казан  шәһәре Яна Савин районы  № 411 балалар бакчасы.

Тема: Өч күзле светофор.

Тәрбияче: Альшина Фэнузэ Саим кызы.

Икенче кечкенэлэр төркемендә юл йөрү

 кагыйдәләренә өйрәтү шөгыле

Максат: -балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү

-        балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү

-        светофор төсләренә карап ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү

-        балаларның уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен камилләштерү;

-балаларда юлда йөрү культурасы, игътибарлылык, җаваплылык, тәрбияләү

         -балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эшләр:

-        шәһәр урамын күзәтү;

-        төрле картиналар карау;

-        сюжетлы , дидактик уеннар уйнау;

-        матур әдәбият әсәрләре уку.

Шөгыльгә материаллар

-        төрле юл билгеләре рәсемнәре;стенд “Юл билгеләре”,картондагы светофор макеты(зур һәм  һәр бала өчен),пластилин(кызыл,сары,яшел һәм зәнгәр),эвэлэу очен такта,дымлы тастымаллар.

Эшчәнлек барышы:

(Эшчәнлек башланганчы балалар ярым түгәрәк ясап  махсус итеп жэелгэн оэтэл янына басалар).

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар . Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсез микән, шуны тикшереп үтәсем килә.Табышмак чиш.

                Алмаш – тилмәш өч күз яна:

                Яшел, сары һәм кызыл:

                Урамда исән йөрергә

                Булыша ул көнозын.

Балалар: Ул – светофор.

Тәрбияче:

Д өрес әйттегез.Ул – светофор

 Светофор булса урам чатында,

Игътибар  белән син аңа кара.

Тәрбияче :

Урам чатларын бу стендтан карыйк эле.Монда  буген танышасы юл билгеләре бар:зебра, балалар.Бу билгелэрне кайда куреп була ?

Балалар  җавабы.

Тәрбияче:  балалар, юлның җәяүлеләр йөри торган урыны нәрсә дип атала?

Балалар җавабы.

 Юлны жэуялегэ чыгу очен зебра поласасы кирэкТәрбияче:(Билгене курсэтэ)

Тәрбияче:(Билгене курсэтэ)

Ак тасмадан сон кара

Тагын гел шулай бара

Юлны аркылы чыккарда

Тасмалы юлны сайла.

“Автомобиль хэм чыпчыклар” уенын уйнап алабыз.

 Балалар  урындыкларны ярым тугэрэклэп куып утыралар.

Кузгалма-утырып торалар,сабыр –канат кагалар,яшел-очып уйнап йорилэр.

Тәрбияче :Янып тора алмашлап өч күзең,

Әйтеп торасың безгә өч сүзне:

—        Кузгалма! — ди кызыл күзең,

—        Сабыр! — ди сары күзең,

Ярый! —ди яшел күзең

Тәрбияче:

                                Очрамасын каршылыклар

                                Һич сезнең юлыгызда

                                Тик яшел ут янып торсын

                                Һәрвакыт юлыгызда!

(Балалар остэллэр артына утыралар ) Хәзер сезгә юл билгеләре турында викторина сораулары тәкъдим итәм. Сез бергәләп җавап бирегез:

•        Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?

•        Сары сигналдан соң нинди ут яна?

Светофорның яшел сигналы нәрсәне бел¬дерә?

Светофорның нинди сигналы җәяүлеләр хәрәкәтен тыя?

«Сак бул!» сүзе нинди төркемдәге билге¬ләргә кагыла?

Квадрат формасындагы билгеләр нинди төркемдәге билгеләрне аңлата?

Тэрбияче. Рәхмәт! Димәк, сез кагыйдәләр¬не аңлагансыз

 Дидактик уен. «Дуртенче куз»

Балаларга 3 тугэрэк тошерелгэн эзер светофор макетлары бирелэ,хэр остэлгэ 4 тосле пластилин куела

Тэрбияче. Юлда йөргәндә төрле хәлләргә юлыгырга мөмкин. Кайбер кыен очракларда тапкырлык, зирәклек кирәк була. Түбәндәге табышмаклы эш аша сезнең тапкырлыкны сы¬ныйбыз.

Селкенми дә, кычкырмый да

Тыныч кына тик тора.

Машина һәм кешеләрне

Дөрес юлларга бора. (Светофор.)

Әйдәгез светофорны рәсемгә төшерик.Макетны дорес итеп,пластилиннан шарлар эвэлэп сылап куярга. (Балалар остэл артында эшлилэр)

Тэрбияче. Йомгаклау.

-Нәрсә ул светофор? Ул ни өчен кирәк? Аның төсләре нинди сигналлар бирә? Юл билгеләре нигә кирәк? (Балалар җавабы)

Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?

Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "Әбиемнең истәлекләр саклаган сандыгы".

Балаларны татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, йолалары белән таныштыру,...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә....

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп - ябыштыру буенча шөгыль конспекты. Тема : Төлке баласына открытка

Максат: Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эштән позитив эмоцияләр уяту....