Мәктәпкә әзерлек төркемендә квест чарасы ярдәмендә үткәрелгән шөгыльнең конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Конспект занятия в подготовительной к школе группе по развитию речи в форме квеста

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgak_shog_26.02.20_kvest.docx24.91 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

«Квест. Куянга ярдәм итәбез »

Төп белем бирү өлкәсе:

сөйләм үстерү

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Матур әдәбият, танып белү, ФЭМП

Яшь үзенчәлекләре:

Зурлар төркеме.

Максат:

Балаларда танып белү күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү,. Уйлау - фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен, игтибарлыкларын үстерүне дәвам итү.

Танып белү өлкәсе:

Табибә, полиция, сатучы, пешекче хезмәткәрләре хөнәрләре, күчмә һәм кышлаучы кошлар турында белемнәрен системалаштыру, кышка хас үзенчәлекләрен ныгыту.

Сөйләм үсеше өлкәсе:

Тулы  җөмләләр ярдәмендә җавап бирергә күнектерү,  профессияләр хисабына сүзлек запасын баету, тәрбияченең сорауларына актив җавап бирергә күнектерү. Синквейн, мнемотехника ысуллары ярдәмендә сөйләм телләрен үстерү.

ФЭМП

Атна көннәрен, көн өлешләрен көндәлек тормышта актив кулланырга күнектерү.

Матур әдәбият

Мнемотаблица ярдәмендә Г. Тукайның “Гали белән кәҗә”, “Безнең гаилә” шигырләрен исләренә тешерү, табышмакларны чишү.

Методик алымнар һәм чаралар:  

Күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә, үрнәк күрсәтү, мактау, күмәк, индивидуал җавап бирүләр, эш.

Җиһазлау:

 Мнемотаблиса, хөнәрләр , күчмә, кышлаучы кошларның сурәтләре, сюжетлы картиналар, яшел агач, яфраксыз агач, коробкалар,  һәрбер бала санынча индивидуаль биремнәр

Сүзлек өстендә эш:

Табиб - табибә, полиция хезмәткәре, пешекче, мөләем, юмарт, тырыш.

Алдан үткәрелгән эш:

сөйләм үстерү, тирә – юнь, ФЭМП шөгелләрендә алдан үткәрелгән шөгелләрнең берничә темасын  кабатлаулар, сюжетлы - ролле уеннар, күзәтү, индивидуал, күмәк әнгәмә.

Алга таба эш:

мнемотехника, синквейн ысулларын шөгылләрдә, индивидуал эш вакытында куллану,  көндәлек тормышта тырыш, юмарт, мөлаем сүзләрен кулланырга өйрәтү; сюжетлы рәсем буенча хикәяләр төзүне шөгелләрдә, ирекле формада куллану.

Эшчәнлек структурасы:

I. Кереш өлеш: .Исәнләшү, куян үзенең кайгысы белән уртаклаша, анарга ярдәм итәргә теләк уяту.

II. Төп өлеш:

1. Квестның беренче биреме: сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзү.

2. 2 нче бирем. Күчмә һәм кышлаучы кошларны атау һәм төркемнәргә аеру.

3. Физ. минут

4.. 3 нче бирем. Мнемотаблицалар ярдәмендә Г. Тукайның шигырләрен сөйләү, табышмаклар чишү.

5. Кәгаздә индивидуал эш. Предметларны классификасияләү, артык предметны сызу.

6. Синквейн ысулы ярдәмендә хөнәрләрне сөйләү.

III. Йомгаклау.

 Куян баласы табыла, рәхмәт әйтү. Күчтәнәчләр бирү.

Шөгыль барышы:

Балалар исәнләшеп төркемгә керәләр.  Телефон шалтырый.

Тәрбияче: Балалар, әле генә миңа почтальон шалтыратты. Безнең төркемдә ул хат калдырган икән. Әйдәгез әле ул хатны эзләп табабыз. (Табалар) Бу хат кемнән  килгән икән? Сез ничек дип уйлыйсыз?

Балалар: - Куяннан.

Тәрбияче: -Ни өчен сез алай уйлыйсыз? Хатны тыңлагыз әле .

“Исәнмесез, кадерле дусларым. Мин,  11 нче төркем балалары бик акыллы, зирәкләр, тапкырлар дип ишеттем. Шуның өчен миңа сезнең ярдәмегез кирәк. Сез генә миңа ярдәм итә аласыз. Явыз, усал төлке минем кечкенә бәбиемне, куян баласын алып китте. Әгәр мин төлке биргән квестны чишә алсам, төлке миңа минем кечкенә куянымны кайтарып бирә. Чишә алмасам ул аны ашап бетерә!”

Тәрбияче: - Балалар, куянга ярдәм итәбезме? Менә квестның беренче биреме.

“Хәзерге ел фасылына туры килә торган сюжетлы рәсемнәрдән хикәя төзегез”

Тәрбияче: - Хәзер безнең нинди ел фасылы?

Балалар: - Кыш.

Тәрбияче: - Бик дөрес. Димәк кыш сурәтләнгән рәсем эзләп табарга кирәк безгә. (Төркемдә кыш сурәтләнгән  рәсем эзлибез. Рәсем буенча хикәя төзү. Хикәяне төзеп бетергәч рәсем артында киләсе бирем күренә.)

“Киләсе бирем йокы бүлмәсендә 8 нче номерлы караватта” (эзлиләр)

Тәрбияче: - Балалар, монда табышмаклар язылган. Безгә аларны чишәргә кирәк. Игътибар белән тыңлагыз! (Табышмакларның җавапларын тапкач, коробка төбендә киләсе бирем барлыкка килде)

“Төркемдә чәйнек рәсеме төшкән коробка тора. Аның эчендә киләсе бирем”

Тәрбияче: - Әйдәгез әле, балалар ул биремне эзләп табабабыз. (Коробка эчендә кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре. Һәрбер балага бер картинка бирелә) Балалар, бу рәсемнәрдә кемнәр сурәтләнгән?

Балалар: - Кошлар.

Тәрбияче: - Һәрберегезгә бер кош рәсеме эләккән. Монда ике агач тора. Бу агачлар бертөрлеме? Алар бер – берсеннән нәрсә белән аерылып тора?

Балалар: - Бер агач яфраклы, бер агач яфраксыз.

Тәрбияче: - Ә хәзер уйлап карагыз әле, сезнең кошларыгыз кайсы агач янына очып килергә тиеш? Сез ни өчен шулай уйлыйсыз?

Балалар: - Яфраксыз агач кышлаучы кошлар өчен, яфраклы агач күчмә кошлар өчен.

Тәрбияче: - Кем иң зирәкле, кем иң акыллы? Кошларның исемнәрен кемнәр әйтә алыр микән? (Балалар кошларның исемнәрен әйтәләр) Бик дөрес! Бу биремнедә үтәдегез!

(Телефон шалтырый)  Балалар, төлке шалтыратты, кайсыгызның карточкасында киләсе бирем яшерелгән? Игътибар белән карагыз әле ( биремне табалар).

Кайсы бүлмә ярдәмендә без чистарак булабыз?”

Балалар: -  Уборная

Тәрбияче: - Бәлки киләсе бирем шушы бүлмәдә, карап киләбезме? (керәбез,  стенага мнемотаблицалар беркетелгән) Балалар, монда мнемотаблицалар урнашкан. Сез ничек дип уйлыйсыз, бу мнемотаблицада нинди әсәргә төзелгән?

Балалар: - Шигырьгә

Тәрбияче: - Бу шигырьнең исеме ничек?

Балалар: - “Безнең гаилә”, “Гали белән кәҗә”

Тәрбияче: - Кем язган ул шигырьне?

Балалар: - Габдулла Тукай

Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, монда тагын мнемотаблицалар бар икән. Бу мнемотаблицаларда табышмаклар яшерелгән. Аларны бергәләп чишеп карыйбызмы? Куянга ярдәм итәргә кирәк бит. (Табышмакларны чишәбез)

Тәрбияче: - Табышмакларны чиштегез. Әтәч, бүре, чеби  бер сүз белән ничек атала?

Балалар: -  Хайваннар. Монда ниндидер кәгазь күренә. Бу киләсе бирем.

“ Төркемдә өстәл өстендә биремнәрне үтәгез”

Тәрбияче: - Балалар, монда предметлар сурәтләнгән, аларның арасында кайсыдыр предмет артык, аны сызарга кирәк (эшлиләр). Бу биремнәрне үтәдегез, әфәрин. Киләсе бирем, кәгазьнең  өске сул ягында квадрат ясагыз, аскы уң ягында түгәрәк, кәгаз уртасында овал, аскы сул  почмагында турыпочмак, өске уң ягында өчпочмак. Булдырдыгыз! Киләсе бирем кемнеңдер урындыгында яшерелгән, игътибар белән эзләгез (табалар).

“Киемнәрегез саклана торган бүлмәдә гномик сурәтләнгән шкафта киләсе бирем”

Карточкада сурәтләнгән профессияләрне бер сүз белән атарга, аңа хас ике сыйфат әйтергә, ул нишли? соравына җавап бирә торган 3 сүз әйтергә, 4 сүздән торган җөмлә төзергә. Ул профессиядәге кешене икенче сүз белән тагы ничек атарга була?”

(Синквейн технологиясен кулланабыз)

  1. Пешекче
  2. Матур, тырыш
  3. Пешерә, эшли бутый
  4. Пешекче тәмле аш пешерә
  5. Кулинар

  1. Сатучы
  2. Олы, ягымлы
  3. Сата, саный, күрсәтә
  4. Сатучы пироңки, алма сата.
  5. Кибетче

  1. Табибә
  2. Юмарт, кайгыртучанлы
  3. Дәвалый, уйлый, карый
  4. Табибә малайга дару бирә
  5. Доктор

  1. Полиция.
  2. Акыллы, игътибарлы
  3. Тикшерә, күзәтә, тота
  4. Полиция хезмәткәре безне саклый
  5. Хезмәткәр

Тәрбияче: - Әфәрин! Барлык биремнәрне үтәдегез (телефон шалтырый)  Балала, сез квестны үттегез, шуның өчен төлке куянны әнисенә кайтара. Ләкин куян ниндидер зәңгәр коробкага яшерелгән , әйдәгез ул коробканы эзлибез (табалар, эчендә куян, шар, шарны шартлатабыз, эченнән чупа – чупс коела. Куян рәхмәт әйтә, чупа – чупслар тарата)

ТР ТКМР  “83 – нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы” МАМБУ

11 – нче номерлы зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленә конспект:

“Квест. Куянга ярдәм итәбез”

(белем бирү өлкәсе “Сөйләм телен үстерү”)

Төзеде:

83 нче балалар

бакчасы тәрбиячесе

Гатина Г.Х.

Түбән Кама, 2019-2020 уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

“Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты).

Максат:  - сан  составы турында белемнәрне ныгыту;                    - бала...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән грамотага өйрәтү шөгыленең йомгаклау конспекты

Балаларда [к] һәм [къ] авазларын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләрен бирү: [к] авазын аерым килеш һәм сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү.   Фонематик ишетүне үст...

Республика күләмендә үткәрелгән ачык чара конспекты “Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.”

Ачык чара конспекты “Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.”  (4-5 яшьлек балалар өчен )...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән "Күңелле сәяхәт" исемле шөгыль конспекты

Шөгыль конспекты әктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен төзелгән. Ел ахырында кабатлау өчен кулланып була....

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...