“Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты).
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему

Зямилева Алсу Рафаэлевна

 

   Максат:  - сан  составы турында белемнәрне ныгыту;

                    - балаларны мәсьәләләр чишәргә күнектерү;                     

                  - график диктантның дөреслеген тикшерү;

                    - логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

 

Җиһазлау:   4, 5 катлы өйләр рәсеме, цифрлы карточкалар, санау таяк-

                          чыклары,   геометрик фигуралар, шакмаклы дәфтәр бите, туп,

                          10 данә түгәрәк, ромашка чәчәге.

 

Эшчәнлек барышы.

-Хәерле көн, балалар! Тиздән сез укучылар булырсыз. Бүген без шаяннар һәм тапкырлар клубына җыелдык. Клубның утырышында 2 команда катнаша: «Белүчеләр» һәм  «Тапкырлар».

   Бүген без клубка Шаян һәм Наянны чакырган идек, ләкин алар килә алмадылар. Чөнки хэзер цирк мәктәбендә укулар бара. Әмма алар биремнәр җибәргәннәр. Бу биремнәрне үти башлаганчы, әйдәгез ял итеп алыйк.

Акыл  разминкасы:

 1). Өстәлдә 4 алма. Аның берсен урталай кискәннәр. Өстәлдә ничә алма? (4)

  2). Ике тәпидә торучы тавык 2 кг тора. Бер тәпидә торучы тавык ничә кг тора? (2 кг)  

 3). 3 кеше поездны 3 сэгать көттеләр. Һәр кеше поездны ничә сәгать көтте? (3).

 4). Бер аквариумда 4 балык, ә икенчесендә -берәү дә юк. Ике аквариумда ничә балык бар? (4).

 5). 5 баскычы бар, баскычы саен көе бар. Нәрсә ул? (ноталар).

  -Молодцы!. Хәзер клоуннарның биремнәрен үтик инде. Шаян белэн Наян күңелле кешелэр урамында торалар икән: Шаян -5 нче , Наян-6 нчы йортта. Бу өйләргә  күңел ачарга дип саннар җыела  икән. Шаяннын өендә ике санны кушкач 5 була торган саннар, ә Наянныкында 6 була торган саннар җыела. Аларны дөрес итеп урнаштырырга кирәк. ( балалар І нче биремне эшлиләр).

 

 

ІІ нче бирем- капитаннар конкурсы.

Рәсемдәгә карап геометрик фигура төзү. ( санау таякчыклары ярдәмендә геометрик фигуралар төзиләр, беренче булып төзеп бетергән бала җиңүче була).

Табышмаклар әйтешү:

 - 4 аягы бар, ләкин йөри белми. (өстәл)

 - 5 агайның исеме бер, яшьлэре дә бер, ләкин буйлары төрле. (бармаклар).

 - нәрсәнең бер аягы бар? (гөмбә).

 

- Әйдәгез «Атна көннәре» уенын уйнап алабыз.  Мин сезгә туп атам һәм бер атна көнен әйтәм. Сез тупны тотып, аннан соңгы көнне әйтергә тиеш буласыз.

 

ІІІ нче бирем- геометрик фигуралардан торган рәсем җыю.

СЕзнең алдыгызда геометрик фигуралар бар, бу фигуралар ярдәмендә предметлар ясарга кирәк.

- Молодцы, бу биремне дә уңышлы үттегез.

 

ІV нче бирем-  дидактик уен « Охшаган, охшамаган».

Сез билгеле бер формадагы предметны бүлмәдән табарга тиеш.

 Ял минуты.  Уен «Без инде хәзер зурлар»

                         Без инде зэзер зурлар,

                         Күп эшли безнең куллар.

                          Без керлэр дэ юабыз,

                          Һәм идән дә юабыз.

                          Тиздән үсеп җитәрбез,

                          һәм мәктәпкә китәрбез.

Клоун Шаян керә.

Тәрбияче:  Шаян,  сиңа нәрсә булды? Син бит хэзер цирк мәктәбендә булырга тиеш. Тукта эле, син нэрсэ эзлисең?

 

Шаян: Мин мәктәптә  булдым. Анда хэзер математика дэресе бара, укытучы безгә янәшә торучы саннарны табарга кушты. Мин аларны эзләп килдем дә инде.

Тәрбияче:  Балалар, янәшә торучы саннар дип нинди саннарны әйтәбез?

Балалар: бирелгән санның алдында һәм артында торучы саннарны янәшә саннар дип атыйбыз.

Шаян: Туктагыз, туктагыз. Мин бер нәрсәдә анламадым.

Тәрбияче: балалар, эйдэгез Шаянга цифрлы саннар ярдәмендә аңлатып бирәбез.

Шаян: Менә хэзер аңладым.

Тәрбияче:  Шаян, телисеңме, без сине санарга өйрәтәбез?

Уен «Түмгәкләр аша сикерәбез».

Шаян:  Тапкансыз мактаныр нәрсә. Без мәктәптә мәсьәләләр чишәбез инде.

Тәрбияче: Ашыкма, Шаян. Хэзер без сине сынап карыйбыз.

Мэсьэлэ: Синең 5 конфетын бар. 1 конфетыңны син Наянга бирдең. Синең ничә конфетың калды?

Шаян: 5 конфет.

Тәрбияче: ничек инде 5. 1 конфетны Наянга бирдең бит.

Шаян:  бирмәдем Наянга, конфетны  үзем бик яратам.

Тәрбияче: Балалар, Шаяннын ничэ конфеты калды?

Балалар:  дүрт.

Тәрбияче: Дөрес. Шаян дусларың белән бүлешә белергә кирәк. Оят түгелме сиңа?

Шаян:  Оят, мин бүтән алай эшләмәм.

Тәрбияче: Ярар, без сиңа ышанабыз. Хэзер икенче мэсьэлэне тыңла.  Синең ике шарың бар. Ә Наянның бер шары бар. Икегездә барысы бергә ничә шар бар?

Шаян:  Ә без ул шарлар белэн нишлибез?

Тәрбияче: Шарлар тотып парадка барасыз.

Шаян:  Ә тышта җил исәмә?

 

Тәрбияче: Исә.

Шаян:  Көчлеме?

Тәрбияче: көчле.

Шаян: Алайса бер шар да калмады.

Тәрбияче: Ничек инде калмады?

Шаян: Соң шарлар очып киттеләр.  Yзегез көчле җил исә дидегез бит. Очтылар да киттеләр шарлар.

Тәрбияче: Шаян, син безне көлдердең, ләкин мэсьэлэне дөрес чишмәдең.

Балалар, Клоуннарда ничэ шар бар?

Балалар:  3 шар.

Шаян: Әй, мэсьэлэлэрегез дэ әллә нинди сезнең. Балалар үзләре төзеп карасыннар эле. (балалар схемага карап , мэсьэлэлэр төзиләр)

Шаян:  Афэрин, балалар! Телисезме, мин сезгә фокуслар күрсәтәм?

Алле хоп! ( кесәсеннән уенчык елан чыгара)

Тәрбияче: Шаян, син мәктәпкә соңга калмыйсыңмы?

Шаян: Хәзер, хәзер. Балаларның ромашка таҗларындагы мисаллар чишүләрен генә карыйм да. (ромашка чэчэклэре алып килә. Командалар мисаллар чишәләр).

 

 

 

 

Шаян: Афэрин, балалар! Сез шундый  күп беләсез икән. Yзегезне конфет белән сыйлыйм әле. (конфет өләшә). Сау булыгыз, балалар! 

Тәрбияче:  Хөрмәтле командалар! Бүген  дуслык җинде, чөнки ике команда да бик тырышты. Котлыйм сезне!

 

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Ал кирәк, гөл кирәк”. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

“Ал кирәк, гөл кирәк”(мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе).Алып баручы:  Исәнмесез кадерле кунаклар, нәни дуслар! Хәерле көн! Без бүген сезнең белән “Ал кирәк, гөл кирәк” дигә...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән грамотага өйрәтү шөгыленең йомгаклау конспекты

Балаларда [к] һәм [къ] авазларын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләрен бирү: [к] авазын аерым килеш һәм сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү.   Фонематик ишетүне үст...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән "Күңелле сәяхәт" исемле шөгыль конспекты

Шөгыль конспекты әктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен төзелгән. Ел ахырында кабатлау өчен кулланып була....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты Максат:      Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–10-га кадәр тәртип буенча санау hәм...

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...