Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Дуслык” темасына бәйрәм конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Гильметдинова Лейсан Газинуровна

Районный семинар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon duslyk_kichese.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

                             

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Янил авылы балалар бакчасы”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Дуслык” темасына

бәйрәм конспекты  

Тәрбияче:

Гильметдинова  Ләйсән Газинур  кызы

2015

                                

Тема: Дуслык

Үткәрү формасы: бәйрәм

Үткәрү вакыты:

Балаларның яше :6-7 яшьлекләр

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше

Методик  алымнар: аралашу , сорауларга җавап,җырлар җырлау, шигырь сөйләү ,табышмак  чишү, уен.

Белем бирү өлкәләрен интегральләштерү:сөйләм үсеше

Үткәрү формасы: төркем белән

Программа эшчәнлеге :

Максат:Балаларның  үзебезнең төбәктә яшәүче милләтләр турындагы белемнәрен ныгыту.

 Үстерү бурычлары:  Милли биюләр,уеннар, мәкальләр табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен,сөйләм телен  үстерү.

Тәрбия бурычлары:   Безнең төбәктә яшәүче   халыкларга  соклану хисе һәм  аларның  милли  байлыкларына  мәхәббәт  тәрбияләү.

    Белем бирү бурычлары :  Балаларның шушы төбәктә яшәүче халыклардагы  кием-салымнары,бизәнү әйберләре  турындагы  белемнәрен  ныгыту, яңа очраган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын баету.

Җиһазлау: мультимедия ,милли бизәнү әйберләре,презентация.

Сүзлек өстендә эш: калфак ,тәкыя,чирек ,читек, чулпы,күкрәкчә,йөзек беләзек,түшлек,колакчын,җилән.

Алдан үткәрелгән эш: Җырлар өйрәнү, шигырьләр өйрәнү , төрле  милләт халыклары  турында әңгәмә оештыру, үзебезнең төбәктә яшәүче милләтләрнең  милли кимнәре ,бизәнү әйберләре белән таныштыру.

Эшчәнлек барышы

1.Кереш өлеш

-оештыру моменты

- максат кую

-әңгәмә

2.Төп өлеш

-  Җыр җырлау

-  Аралашу

-  Милли  биюләр бию

-  Сорауларга җавап

-  Табышмаклар чишү, мәкальләр әйтү

-   Төрле милләт уеннарын уйнау

3. Йомгаклау.

Зал бәйрәмчә бизәлгән,күңелле  көй яңгырый.

Бәйрәмнең  барышы:

Татар кызы биеп чыга һәм кул чабып тора,  аның артыннан керәшен кызы биеп чыга. Керәшен кызы белән татар кызы култыклашып әйләнеп биеп алалар

Татар кызы: 

Безнең халык кунакчыл.

Якты чырай , такта чәй, дип

Каршы ала кунакны.

Ата- баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәрбез.

Безгә кунакка килгәнсез,

Сезне сагынып көттек без!

Бәйрәмне күреп китәрсез,

Бергәләп ял итәрбез!

Керәшен кызы: 

Карап тормый ара еракка

Дуслар килә безгә кунака.

Дуслык- безнең тормыш бизәге

Дуслык- безнең бәйрәм үзәге.

Башкорт кызы һәм татар малайлары “Әссәләмегаләйкем ” җырын җырлап төркемгә килеп керәләр.

Тәрбияче: Хәерле көн балалар .Балалар тәрәзәгә карагыз әле ,нинди матур көн.Урамда матур булган кебек бүген безнең төркемебездә  дә ничек матур ,ничек күңелле.Балалар әйдәгез кулга –кул тотынышыйк та  ,бер- беребезнең кул җылысын тоеп,хәерле көн телик,килгән кунакларыбыз белән дә исәнләшик,аларга да күңел җылыбызны бүләк итеп хәерле көн телик.

(Килгән кунаклар белән шулай исәнләшәләр) 

3нче бала:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит.

Күңелсездер  сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә

4нче бала:

Күршем миңа алып килгән

Күчтәнәчкә башкорт балы.

Янәшәгә мин дә куям.

Җыйган татар бал кортлары.

Башкорт  кызы:

Гәрәбәдәй якты икән,

Икесе дә татлы икән.

Синең бал да кәттә икән,

Минем бал да яхшы икән.

Тәрбияче:Алып баручы:

 Әйе  балалар ,  бүген  сез  бу бәйрәмдә  төрле милләт халыкларның  , гореф-гадәтләре,милли уеннары , сәнгате белән тагын бер кат очрашырсыз кайбер яңалыклар белән  танышырсыз.

Балалар экранга күз төшереп алыйк әле,(1 слайд ,5милләт) анда күренгәнчә безнең

татар халкы, керәшен,башкорт ,чуваш, мари,  халыклары белән элек-электән үк дус һәм тату булып аралашып яшәгәннәр.Сез аларны экраннан  күрә аласыз. Бу гадәт әлеге көнгә кадәр сакланып килгән. Бүген дә без үзебезнең төбәкләрдә яшәгән татар,  керәшен , башкорт , милләтләре турында сөйләшербез ,аларның мили киемнәрен  киеп биюләрен башкарырбыз ,уеннар уйнарбыз .

Татар малае:(Инсаф)

 Ярый әле җирдә чын дуслык бар.

Дуслык булган җирдә терәк бар.

Чын дусларның бүгенге кичәдә

Биер  өчен теләк бар  

Башкорт кызы: 

Матур киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап- биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык бәйрәме, ди еп.

Дусларым, татар халкының матур биюен ,әйдәгез бер биеп күрсәтегез әле,ә без кул чабып торырбыз.

Балалар җавабы:

Тәрбияче:  Рәхмәт сезгә балалар, балалар ,әйдәгез әле хәзер экранга күз төшерик .Сез экранда кайсы милләт халыкларын күрәсез ?

Балалар җавабы:

Тәрбияче : Дөрес балалар , үзебезнең төбәктә яшәгән татар ,  керәшен һәм башкорт халыкларының рәсемнәре күрсәтелгән.Әйдәгез аларның милли киемнәрен   турында сөйләшеп алыйк әле.

Тәрбияче: Балалар, татар кызының һәм татар егетенең  киеменә игътибар белән карагыз  әле . Балалар татар егетенең баш киеме ничек дип атала?

Балалар җавабы: (Түбәтәй)

Тәрбияче: Күлмәк өстеннән кигән  киеменең исеме ничек?

Балалар җавабы:(Камзул)

Тәрбияче:Аяк киемен ничек дип йөрткәннәр?

Балалар җавабы:(Читек)

Тәрбияче: Рәхмәт балалар, молодцы ,ә  хәзер алар янәшәсендә басып торган керәшен халкының  киемнәре турында нәрсәләр әйтә аласыз ? (шул ук тәртиптә сораулар бирелә)

Балалар керәшен кызларының баш киемнәре ничек дип атала?

Балалар(Җаулык,тәкыя)

Т: Күлмәк өстеннән нәрсә кигәннәр микән?

Балалар (Алъяпкыч)

Т: Ә, нинди аяк киеме киеп йөрделәр микән?

Балалар: Чабата,туфли.

Т: Рәхмәт балалар,әйдәгез тагын бер кат кабатлап чыгыйк әле.(Чылбыр уены)

Балалар җавабы: (балалар җавап биргәндә экранга слайдлар чыгып бара)

Тәрбияче:  Дөрес балалар ! Барысын да дөрес әйттегез,булдырдыгыз бит.

Татар кызы:( Ралина)

Дусларым безнең якын дустыбыз башкорт кызыбыз да бик матур бию алып килгән ,әйдәгез биетик әле.( Башкорт бию)

Тәрбияче: Башкорт  халык биюе башкарыла.

Тәрбияче:  Рәхмәт сиңа башкорт кызы , биюеңне бик матур башкардың.Өстеңдәге милли киемнәрең , ай-хай,бигрәк матур.Сез минем белән килешәсезме балалар?

 Балалар ,татар һәм керәшен халкының милли киемнәрен карап киттек .Балалар ,ә,башкорт халкының милли киеме турында нәрсәләр әйтеп була.Экранга карап китик әле.(экранда  милли киемнән башкорт халкының фоторәсеме күрсәтелә).

Балалар җавабы:

Тәрбияче: Молодцы ,күргәнегезчә башкорт халкының киемнәре үзгәрәк бигрәк тә башкорт егетенең баш киеме –колакчын (активлаштыру)  һәм өстендәге озын киеме –җилән (активлаштыру)  аерылып тора.

Ишек шакыган тавыш ишетелә,балалар хор белән

Кем бар анда!!!!!!!!!!!!

Музыка астында, Милли ризыклар күтәреп  милли киемнәрдән әниләр килеп керә

Тәрбияче:Балалар карагыз әле,безнең кадерле әниләребез дә килгәннәр .Алар безнең бәйрәмебезне ямьләндереп милли киемнәр кигәннәр, рәхим итегез түрдән узыгыз.

Әниләр: Исәнләшәләр .

Балалар : исәнләшәләр  

Татар әнисе: Мин бүгенге бәйрәмгә татар халкының милли ризыгы- “Чәк-чәк “ алып килдем.(аның турында сөйләп китә)

Керәшен әнисе: Ә мин сегә..................

(аның турында сөйләп китә)

Башкорт әнисе:  Мин дә буш кул белән килмәдем .....................

(сөйләп китә)

Татар әнисе:  Балалар ишек  артында бик матур сандык калдырып киткәннәр ,кем калдырып китте икән аны?

Тәрбияче:Әйдәгез алып керик әле.(сандыкны алып керәләр)

нинди матур сандык калдырганнар,нәрсәләр бар икән анда ,балалар  бу сандыкны кем калдырды микән?Чү, балалар безгә ,тагын кунаклар килә ахрысы (Күчтәнәчтән Дәү әни белән Йомшаккай килә)

Балалар:Аралашалар

Тәрбияче: Безнең төбәктә яшәүче халыкларның бизәнү әйберләре,милли киемнәре  турындагы белемнәребезне  тагын бер кат ныгытып куйдык.

    Балалар милли бизәнү әйберләре ,киемнәр турында күп сөйләштек, экраннан карап киттек. Без карап үткән милләтләрнең киемнәрендә төп аерма нәрсә икән.

Балалар җавабы:

Тәрбияче : Әйе,дөрес балалар киемнең бизәлешендә,ул бизәлешне икенче төрле орнаментлар дип атыйбыз.Әйдәгез әле бу сүзне барыбыз бергә ,дөрес итеп әйтик әле.Балалар әйдәгез бер уен уйнап китик әле.

Дидактик  уен:

Ә хәзер , әйдәгез экраннарда  бер уен уйнап алыйк. Уенның исеме “Ялгышын тап ” дип атала. Уенның тәртибен аңнатып китәм.Сезнең каршыгызда татар халкының милли орнаментлары куелган ,алар арасында башка халыкның да орнаменты бар,шулар арасыннан ялгышын табып алырга кирәк (Шул рәвешле керәшен ,башкорт халыкларының да милли орнаментлары белән уен уйнала )

Тәрбияче: Рәхмәт балалар,бик матур биедегез !

Керәшен  кызы:

Бәйрәмнәр кирәк илгә,

Бәйрәмнәр кирәк өйгә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә!

Дусларым  әйдәгез әле керәшен  халкының бер уенын уйнап алыйк әле. Уенның исеме “ Борылдырышлы  ” дип атала  (уенның тәртибен бала үзе аңлата,кирәк булса тәрбияче ярдәм итә).

Тәрбияче: Менә нинди матур җырлы- уен. Балалар татар халкы белән башкорт халкында да мондый уеннар бар бит. Мисал өчен  “Бишле уены”. Балалар безнең бу уенны  уйнаганыбыз бар ,кем уенның тәртибе белән таныштырып китә .

Татар малае : (уенның тәртибен аңлата)

Тәрбияче:  Балалар  уртада  калган парга табышмак яки мәкаль әйттерәбез, сез ризамы ?(мәкальләр дуслык турында )

Балалар җавабы:

Тәрбияче: Бик күңелле уйнадык балалар ,сезгә ошадымы?

Балар җавабы:

5нче бала:

Изге җир- ананың

Хезмәтчел улары

Яшиләр бу җирдә

Матурлап дөньяны.

6  нче бала:

 Кайсысы  шатлыклар

Кичерә- кичерә,

Кырларда шаулатып

Игеннәр үстерә.

7  нче бала:

 Кайсысы балкыта

Өр-яңа калалар.

Күк йөзе шикелле

Нур чәчеп яналар.

Шул нурлар эчендә

Ишетелә җыр гына.

Ә җыр гел туганлык

Һәм бәхет

Һәм шатлык

Һәм дуслык турында.

Балалар башкаруында  җыр “ Дуслык ”

8нче бала:

Бәйрәм бүләксез булмый ул

Барыгыз да беләсез

Безнең ничек тырышканны хәзер менә күрерсез

Нәни кулларыбыз белән, тик сезгә диеп кенә ,

Әзерләдек бүләкләрне,бик зур көч куеп менә.

Тәрбияче: Хөрмәтле кунакларыбыз ,шушы тырышып ясаган тынычлык кошлары-күгәрченнәрне кабул итеп алыгыз.

Тәрбияче: Балалар бәйрәмебез сезгә ошадымы? Безнең төбәктә  кайсы  милләт халыклары яши һәм без шулар арасыннан кайсыларын карап киттек?Аларның киемнәре, уеннары  ,биюләре сезгә ошадымы?Бу уеннарны кайда кулланып була ?Балалар без бүген нинди яхшылык эшләдек ,уйлап карыйк әле.(Без бүген монда утыручы кунакларның,дусларыбызның күңелләрен күтәрдек,яхшы кәеф бүләк иттек һәм әби-бабаларыбызның милли хәзинәсен сакларга вәгъдә бирдек)

Балаларның җаваплары:

Тәрбияче: Балалар бүгенге  бәйрәмдә барыгыз да бик матур катнаштыгыз,бик зур рәхмәт сезгә. Бәйрәм бүләге итеп сезгә менә шушы зур шарларны бүләк итәсем килә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...

“Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты).

Максат:  - сан  составы турында белемнәрне ныгыту;                    - бала...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...

“Нәни эколятлар” (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә экология темасына ачык шөгыль)

Максат: Балаларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү.Табигатьне яратырга, сакларга кирәклеген төшендерү.Танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үсте...

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...