Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбияләү. Баланың сөйләм телен үстерү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп җиткерә белергә өйрәтү – безнең балалар бакчасында төп бурыч булып тора. Без эшебездә халык аваз иҗатын, схемалар, пиктограммалар кулланып эшлибез. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләме дөрес, сүзлеге бай булу, аның мәктәптә уку чорында төпле белем алуы өчен дә бик әһәмиятле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tele_barnyn_-_ile_bar_nod.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”  мәктәпкәчә белем   бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Төзеде һәм үткәрде: югары кв.категорияле тәрбиячеләр  Валеева Г.А., Ахметгалива М.Р.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Тема: “Теле барның – иле бар”.

Бурычлар:

  1. Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Пиктограммалар кулланып, бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү, ягымлы сүзләрне куллануда күнектерү; тел турында мәкальләрне, шигырьне ныгыту. Фикерләү сәләтен үстерү. Хайваннарга, табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
  2. Балаларны инглизчә хайван исемнәре белән таныштыруны дәвам итү; өйрәнелгән лексиканы яңа дидактик материаллар, уеннар, ишетеп аңлау күнегүләре аша ныгыту; инглизчә сүзләрне дөрес итеп әйтүләренә ирешү; чит телләрне өйрәнәсе килү теләге уяту.

Җиһазлау: кыш рәсеме, пиктограммалар, табышмаклар белән карточкалар, хайваннар рәсемнәре; уенчык – аю, магнитофон, СD диск.

Методик алымнар һәм ысуллар:  сөйләү, күрсәтү, сорау-җавап, әдәби сүз, уен, рәсем карау (УМК), сөенечле мизгел, техник чаралар куллану.

Алдан үткәрелгән  эш: мәкальләр, шигырь өйрәнү, рифмовка өйрәнү.

Эшчәнлек барышы:

- Балалар, әйтегез әле, ә сезнең кәефләрегез ничек соң?

Балалар: кояшлы иртә кебек.

- Бик яхшы, балалар! Кешенең күңеле теленнән таныла, диләр. Ягымлы, матур итеп сөйләшү – ул зур байлык. Без сөйләмебездә матур сүзләрне күп кулланабыз. Ягез, исегезгә төшерегез әле, ул нинди сүзләр? (исәнмесез, рәхмәт, сау булыгыз, зинһар өчен һ.б. ).

- Әйе, бик дөрес.Балалар, без тел турында мәкальләр өйрәнгән идек, шуларны искә төшерик әле.

1. Иң татлы тел  - туган тел,

    Анам сөйләп торган тел.

2. Татлы тел тимер капка ачар.

3. Теле татлының дуслары күп.

4. Тел – белем ачкычы.

5. Теле барның юлы бар.

- Әйе, дөрес, татар телендә бик матур  мәкальләр әйттегез. Барлык балалар, өлкәннәр, абый-апалар төрле-төрле телдә сөйләшәләр. Менә сез нинди телләр беләсез? (татар, рус, инглиз, үзбәк, башкорт һ.б.).

- Әйе, менә хәзер безгә Тимур үзбәк телендә  шигырь сөйләп күрсәтер:

                                          Арча, арча арчаҗан

                                          Яһракларин нинача

                                          Ясангансан гюзальсан

                                          Атрофинда айлянеп

                                          Кушик айтамиз барча.

   ( Миляуша Рифатовна керә)

- Балалар, сез рус телендә, татар телендә сөйләшәсез икән, әйдәгез, минем белән инглиз телендә дә сөйләшепкарыйк әле.

- Good morning,

  Good morning,

  Good morning to you/

  Good morning,

  Good morning,

  We are glad to see you!

- How are you today?

Балалар: Ok! (Good; Fine: So – so; etc)

- Dear children I’ve come here with my friend (Мин сезгә үзем генә килмәдем, үзем белән дустымны да алып килдем). Ira? What is it?

Балалар: it’s a bear.

- Балалар, аю баласы сезнең белән танышырга тели. I am a little bear. My name is Teddy. Tell me please, what is your name?

Балалар, аю малае үзенең дусларының рәсемнәрен алып килгән, әйдәгез алар турында да сөйләшеп китик.

- I’ll show you pictures, you will tell me what it is. (Тәрбияче балаларга рәсемнәр күрсәтә, ә балалар аның нәрсә икәнен әйтәләр).

- Tell me please, what is it?

Балалар: It’s a hare (a fox, a wolf, a cat, a dog, a cow, a horse, a bear, a pig).

Балалар: It is a grey.

Уен “Show me!” (Тәрбияче балаларга үзе әйткән җәнлекләрнең ничек тавыш биргәннәрен күрсәтергә куша).

- Show me a cat! (A dog …)

Бала: Мяу.  

Уен “Нәрсә җитми?”

- Балалар, хәзер рәсемнәргә тагын бер тапкыр игътибар белән карагыз. And now close your eyes (тәрбияче рәсемнең берсен алып куя). Нәрсә җитми? What is absent?

Бала: a bear ( уен 4-5 тапкыр уйнала).

- Балалар, мин сезнең татар, рус һәм инглиз телләрен белүегезгә бик шатмын. Телләр белү бик кирәк ул. Ә хәзер безгә аю баласы белән китәргә вакыт. Good bye! (чыгып китә)

Балалар: Good bye!        

- Балалар, ә без дәвам  итик. Балалар, әйтегез әле хәзер нинди ел фасылы? (яз). Рәсем күрсәтәм. Дөрес, әйдәгез, “Язның билгеләре” дигән уен уйнап алыйк. Мин сезгә ел вакытының билгеләрен әйтәм, яз вакыты булса – кулны өскә күтәрәсез. Тыңлагыз әле:

1. Умырзаялар үсә.

2. Кар ява, балалар чанада шуа.

3. Түбәдән тамчы тама.

4. Җил исә, буран уйный.

5. Балалар кар бабай ясыйлар.

5. Агачлар яфрак яра.

- Булдырдыгыз, балалар! Балалар, үткән эшчәнлегебездә без сезнең белән җөмләләр турында сөйләшкән идек. Җөмләләр ничә сүздән тора? (бер, ике, өч ...).

- Мин сезгә җөмлә әйтәм “Яз”. Мин ничә сүзле җөмлә әйттем? (бу җөмлә бер сүздән тора).

- Әйе, дөрес. Бер сүздән генә торса да – ул җөмлә була. Әйдәгез әле, пиктограммалар кулланып җөмләләр укып алыйк (1-2 пиктограмманы бергә уку, аннары һәрбер бала үзе алып укый).

- Булдырдыгыз, балалар! Балалар, әйтегез әле, ә урманда нинди хайваннар яши? (балаларның җаваплары).

- Әйе, дөрес. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез миңа җавабын әйтерсез.

1. Сорыдыр төсе,                                                 2. Нечкә билле,

    Үткендер теше,          Көлтә койрыклы.

    Урманда йөри,        (төлке)

    Бозаулар эзли (бүре)

3. Кош түгел, оча,                                                4. Җәен урманга патша,

    Ябалактан курка,         Кышын кардан аста.

   Чикләвек ярата,        (аю)

   Сызгырса, урманны яңгырата.

                                  ( тиен)

 5. Җәен соры,                                                   6. Ул энәле күлмәк кия,

     Кышын ак.                                                        Шулай да аны  әнисе

    Аңа шулай яхшырак.                                        Йомшагым дип әйтә.

                ( куян)          (керпе)

- Ә хәзер бераз ял итеп алык, “Күрсәт әле, үскәнем” уенын уйныйк.

      Уен ““Күрсәт әле, үскәнем” (кош, аю, төлке, куян)

- Менә ял да иттек. Балалар, мин сезгә бер вакыйга турында сөйлим, ә сез миңа әйтерсез шулай буламы, әллә юкмы. Тыңлагыз әле:

1. Җәй көне. Эссе, кояш кыздыра. Без урамга уйнарга чыктык. Анда кардан зур тау ясадык.

2. Бүген Маратның туган көне. Ул бакчага алма, тозлы кәнфит, баллы кыяр, кызыл лимон алып килде.

3. Барлык балалар да яз килүгә шатланды.Сыерчыклар килде, көннәр җылынды.

- Балалар, шулай буламы, әллә юкмы? Ни өчен алай дип уйлыйсыз? (балаларның җаваплары).

- Балалар, менә без сезнең белән бүген бик күп нәрсәгә өйрәндек, искә төшердек. Без җөмлә, хайваннар, яз; телебезне матур итүче ягымлы сүзләр турында сөйләштек. Шулаймы, балалар? (әйе).

- Балалар, без бит әле сезнең белән “Туган телем” дигән шигырь өйрәнгән идек. Кем сөйләп күрсәтә? ( бер бала сөйли)

                                                   Дөньяда иң-иң матур ил -  

                 Ул минем туган илем.

                                          Дөньяда иң-иң матур тел –

                                          Ул минем туган телем.

                                          Иң изге хисләремне мин

                 Туган телдә аңлатам.

                                           Шуңа күрә туган телне

                 Хөрмәтлим мин, яратам.

- Әйе, туган телне хөрмәтләргә һәм яратырга кирәк. Сез дә кояш кебек озын гомерле, ачык йөзле; хайваннарны, табигатьне, туган телебезне яратучы, тәмле телле балалар булыгыз.

- Шуның белән эшчәнлегебез  тәмамлана. Бик тырыштыгыз, актив булдыгыз.Рәхмәт, сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Ал кирәк, гөл кирәк”. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

“Ал кирәк, гөл кирәк”(мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе).Алып баручы:  Исәнмесез кадерле кунаклар, нәни дуслар! Хәерле көн! Без бүген сезнең белән “Ал кирәк, гөл кирәк” дигә...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...

“Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты).

Максат:  - сан  составы турында белемнәрне ныгыту;                    - бала...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән грамотага өйрәтү шөгыленең йомгаклау конспекты

Балаларда [к] һәм [къ] авазларын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләрен бирү: [к] авазын аерым килеш һәм сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү.   Фонематик ишетүне үст...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Жыен бәйрәме» темасына сценарий

Җыен – татар халкының борынгыдан килгән йола буенча үткәрелә торган милли бәйрәме....