Йөк машинасы
план-конспект урока (окружающий мир) по теме

Закиева Гульнур Ильязовна

 

 

балаларны транспорт чарасы буларак – йөк машинасы белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yok_mashinasy.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Йөк машинасы” (I кечкенәләр төкеме өчен)

Максат: балаларны транспорт чарасы буларак – йөк машинасы белән таныштыру, шофер профессиясе турында белем бирү, машинаның өлешләре турындагы белемнәрен ныгыту (кабина, арба, тәгәрмәчләр), төсләр турында белемнәрен ныгыту (кызыл, яшел, зәңгәр, сары), өлешләрдән йөк автомобиле җыюны камилләштерү, игътибарлылыкны үстерү, тирә-юньдә ориентлашырга, сигналга игътибар итәргә өйрәтү.

Сүзлек запасын: йөк, шофер, кара сүзләре белән баету.

Алдан эшләнәсе эшләр: әңгәмә, рәсемнәр карау, китап карау, транспорт чараларын күзәтү.

Материал: йөк машинасы, жилетлар, төрле төстәге гаражлар һәм рульләр, һәр балага йөк машинасы өлешләре (арба, кабина, тәгәрмәчләр).

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар табышмак тыңлагыз әле:

Мин эшче машина

Бар арбам һәм кабина

Эшем - йөкләр ташучы

Исемем... (йөк машинасы).

Дөрес әйттегез, әфәрин.

Балалар, сез машина тавышы ишетәсезме? (пип-пип-пип дигән тавыш килә).

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: (тәрбияче бүлмәгә зур йөк машинасы алып керә) Балалар карагыз әле безгә нинди йөк машинасы килде.

Машина, машина чаба

Ә машинада шофер бара.

Пип-пип-пип, пип-пип-пип!

Ә йөк ташучы машина ничек дип атала?

Балалар: Йөк машинасы.

Тәрбияче: Дөрес балалар, бу машина - йөк машинасы дип атала. Ә  нәрсәләр төяп йөри икән йөк машинасы?

Балалар: Ком, шакмаклар.

Тәрбияче: Дөрес. Әйтегез әле балалар йөкне кая төйиләр?

Балалар: Арбага.

Тәрбияче: дөрес. Ә безнең йөк машинасының арбасы нинди төстә?

Балалар: Кызыл.

Тәрбияче: Дөрес. Һәр машинаның шоферы бар. Шофер ул – машинаны өйртүче кеше. Ә шофер кайда утыра икән?

Балалар: Кабинага.

Тәрбияче: Дөрес. Ә безнең йөк машинасының кабинасы нинди төстә?

Балалар: Зәңгәр.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә нинди өлешләре булмаса, машина йөрми икән?

Балалар: Тәгәрмәчләрсез.

Тәрбияче: Дөрес, тәгәрмәчләрсез. Тәгәрмәчләр түгәрәк формада, төсләре – кара. Формасы һәм төсе буенча тәгәрмәчләр нинди икән?

Балалар: Түгәрәк, кара.

Тәрбияче: Дөрес. Балалар, ә безнең машиналар кайдан йөриләр?

Балалар: Юлдан.

Тәрбияче: Ә хәзер без сезнең белән “Машинаны үз гаражына куй” уенын уйнарбыз. Сез барыгыз да машина шоферлары булырсыз. Барлык машиналар да минем белән түгәрәк буенча йөриләр. Ә мин “Машиналар үз гаражына бара” дип әйткәч сез үзегезнең рулегез төсендәге гаражга машинагызны куярга тиеш буласыз. (Тәрбияче балаларга төрле төстәге рульләр тарата).

Машина, машина

Юлдан алга бара

Арбада кирәкле йөкләр:

Ком, таш, кирпечләр.

Такталар һәм карбызлар.

Машиналар гаражга бара!

Әфәрин! Барыгыз да игътибарлы шофер булдыгыз, берегез дә гаражларыгызны бутамадыгыз.

Йөк машиналары бик күп авыр йөкләр ташыйлар. Ләкин менә нишләргә, алар ватылганнар. Йөк машиналарын төзәтергә ярдәм итик, өлешләрдән җыейк. (“Өлешләрдән җый!” уены. Һәр балага өлешләр бирелә. Аларны җыярга кирәк).

Менә нинди уңган балалар икәнсез, сез. Бөтен машиналарны да төзәттегез. Машиналар безнең дусларыбыз. Машиналарны гел карап торырга, аларга сакчыл карарга кирәк.

Ә менә бу зур йөк машинасы безнең төркемдә кала, һәм ул башка уенчыклар арасында яшәячәк.

Үзем шофер, үзем мотор

Педальгә дә мин басам

Машинам алга чаба

Уенчыкларга таба.

(Тәрбияче йөк машинасын башка уенчыклар янына куя).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Йөк машинасы""

Беренче кечкенәләр төркемендә УМК кулланып сөйләм теле үстерү шөгыле конспекты"Йөк машинасы"...

Презентация к занятию"Йөк машинасы""

Беренче кечкенәләр төркемендә УМК кулланып сөйләм теле үстерү шөгыленә презентация "Йөк машинасы"...

Ачык шөгыль " Йөк машинасы"

Икенче кечкенәләр төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль....

Йөк машинасы

икенче кечкенәләр төркемендә тирә- юнь белән таныштыру шөгыле...