Йөк машинасы
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

икенче кечкенәләр төркемендә тирә- юнь белән таныштыру шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yok_mashinasy.docx16.27 КБ

Предварительный просмотр:

Яшь үзенчәлекләре буенча төркем: II нче кечкенәләр.

Тема: “Йөк машинасы”.

Максат: 1. Балаларда йөк транспортына, өлкәннәр хезмәтенз карата кызыксыну уяту.

                2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, хәтерен, сөйләмен,уңай эмоцияләр үстерү.

                3.Балаларны йөк машинасың һәм аның өлешләрен танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтү; уенның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясау осталыгы булдыру; юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.

Җиһазлар: Уенчык машиналар, һөнәр ияләре төшкән рәсемнәр.

Шәхси эш: Пассив балаларны активлаштыру, кабатлау.

Сүзлек өстендә эш:Һөнәр, арба, кабина, йөк машинасы, гара

Алдан эшләнгән эш: Рәсемнәр карау, ял минуты “Тәгәрмәчкә өрәм” сүзләрен кабатлау.

Шөгыльнең төзелеше: 1.Кереш өлеш (дәвамы 2 мин.)

                                         Максат: балаларның игътибарын җәлеп

                                         итү, шөгыльгә кызыксыну уяту.

                                         2.Төп өлеш ( дәвамы 10 мин.)

                                         Максат: Максатларны үзләртерү.

                                         Методик алымнар:

                                           1.Машиналар турында сөйләшү.

                                            2.  Кунакка “Йөк машинасы” килә.

                                            3.Өлешләрен ачыклау.

                                            4.Ял минуты “Тәгәрмәчкә тын өрәм”.

                                            5.Шигырь уку ”Шофер булам”.

.

                                         3.Йомгаклау өлеше ( дәвамы 3 мин. )

                                         Максат: Шөгыльне йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез,балалар!

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, без нинди шәһәрдә яшибез?

Балалар: Түбән Кама шәһәрендә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз , ә  безнең шәһәрдә нинди урамнар бар?

Балалар: Мира, Химиклар һ.б. урамнар бар.

Тәрбияче: Балалар,урамда нинди транспортлар йөри?

Балалар: Ока,камАЗ.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, тыңлагыз әле, нинди тавыш ишетелә анда?

(ишек артында “би-бип” дигән тавыш ишетелә)

Нәрсә бу?

Балалар: Бу машина.

Тәрбияче: Бу нинди машина?

Балалар: КамАЗ машинасы.

Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп кабатлыйк әле.

Тәрбияче: Балалар, машинаның нәрсәләре бар?Бу нәрсә?

Балалар: Кабина,арба,тәгәрәч,руль.

Тәрбияче: Булат, бу машина ничек атала?

Балалар: Бу камАЗ.

Тәрбияче: Булат, машинаның тәгәрмәчен күрсәт әле?

(күрсәтә)

Тәрбияче: Ралина ә син машинаның кабинасын күрсәт.

 Тәрбияче: Балалар, КамАЗ машинасы ни өчен кирәк ул?

Балалар: Йөк ташырга кирәк.

Тәрбияче: Әйе, дөрес,КамАЗ машинасын заводта ясыйлар.Андый завод Яр Чаллы шәһәрендә бар. Яр Чаллы шәһәрен ишеткәнегез бармы?

Балалар: Бар.

Тәрбияче: Балалар, юлда кешеләр, хайваннар булса, машина нишли? Балалар: Кычкырта, сигнал бирә.

Тәрбияче: Машина сигнал биргәндә нинди тавыш чыга?

Балалар: “Би-бип”

Тәрбияче: Балалар, машина юлында йөрергә ярамый.Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга кирәк.

Тәрбияче: Игътибар белән карагыз әле,сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез?Машинаны кем йөртә?

Балалар: Шофер йөртә.

Тәрбияче: Ә хәзербез дә шофер булып уйнап карыйк әле. 

(Ял минуты “Тәгәрмәчкә тын өрәм”)

Тәгәрмәчкә тын өрәм

Һәм моторны кабызам,

Машинама утырам,

Бик еракларга китәм.

Би-бип!

Тәрбияче: Менә, балалар, машина йөртүчене шофер дидек.Ә кемнең үскәч шофер буласы килә?

Зәкия Туфайлова

“Шофер булам”

Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем.

Урамдагы бар баланы,

Утыртып йөрер идем.

Тәрбияче: Балалар, машинаның өе нәрсә дип атала?

Балалар: Гараж

Тәрбияче: Камил гараңдан сары кабиналы йөк машинасын ал.Дөрес алдымы, балалар?

Балалар: Әйе, дөрес алды.

Тәрбияче: Элина, гараңдан кызыл арбалы җиңел машинаны ал.

Тәрбияче: Молодцы, балалар,булдырдыгыз.Без бүген, сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар: Машиналар турында,ял иттек,уйнадык.

Тәрбияче: Балалар, сез миңа бүген ошадыгыз, бигрәк тә .....Молодцы,шуның белән шөгыль тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Йөк машинасы

балаларны транспорт чарасы буларак – йөк машинасы белән таныштыру....

Конспект занятия "Йөк машинасы""

Беренче кечкенәләр төркемендә УМК кулланып сөйләм теле үстерү шөгыле конспекты"Йөк машинасы"...

Презентация к занятию"Йөк машинасы""

Беренче кечкенәләр төркемендә УМК кулланып сөйләм теле үстерү шөгыленә презентация "Йөк машинасы"...

Ачык шөгыль " Йөк машинасы"

Икенче кечкенәләр төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль....