Ачык шөгыль " Йөк машинасы"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) на тему

Лутфуллина Миляуша Габбасовна

Икенче кечкенәләр төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tn_rayony_kushr_balalar_bakchasy.docx16.32 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Күшәр балалар бакчасы.

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль.

(Аппликация)

Тема: Йөк машинасы.

Төзеде: Газизова М.Г.

2017

Максат:

Күзәтүчәнлекләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерү; форма,төс турындагы белемнәрен ныгыту;  күзаллауларын үстерү.

Материал:

Уенчык йөк машинасы, төсле кәгазьдән киселгән турыпочмаклыклар, түгәрәкләр, квадратлар, ак битләр, клей, кисточкалар, салфеткалар.

Кулланылган белем бирү өлкәләре:

Танып белү, иҗади эшчәнлек(аппликация),сөйләү үстерү.

Эшчәнлек барышы.

1.Оештыру өлеше.

Тәрбияче зур яулык астында яшеренгән предметны өстәлгә куя һәм балаларга сорау бирә.

2. Уен “ Табышмак әйтәм”

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез нәрсә икәнен белергә тырышыгыз.

Дүрт көпчәк,

Резин шиналар,

Мотор һәм тормоз,

Нәрсә бу? – әйтеп кара.

Балалар: бу -  машина.

Тәрбияче: Әйе, бу йөк машинасы. Балалар, йөк машинасы комнар, ташлар ташый. Ул төзелештә дә бик кирәкле.

3. Уенчык йөк машинасын карау. Аппликация.

Тәрбияче уенчык йөк машинасын өстәлгә куя, балалар аны карыйлар, нинди өлешләрдән торганын әйтәләр: кабина, тәрәзәләр, руль, фаралар, арбасы, көпчәкләр. Аннары тәрбияче геометрик фигуралар күрсәтә( квадратлар, турыпочмаклыклар, түгәрәкләр)аларны йөк машинасының өлешләре белән чагыштырырга тәкъдим итә: кабина, тәрәзә квадратка, арбасы, турыпочмаклыкка,көпчәкләре түгәрәккә охшаган. Тәрбияче ярдәме белән балалар геометрик фигуралардан йөк машинасы төзиләр.

Физкультминутка.

Без атлап та барабыз,( урында атлыйлар)

Йөгереп тә барабыз( урында йөгерәләр)

Арып китсәк, утырып

Аякларны язабыз( урында тыпырдыйлар)

Балалар алларындагы ак битләрдә үзләре йөк машинасы төзеп карыйлар һәм аны ябыштыралар. Тәрбияче ярдәм итә.

4.Йомгаклау.

Без сезенең белән нәрсә ябыштырдык?

Йөк машинасы нәрсәләр ташый ала?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Йомры икмәк әкияте буенча ачык шөгыль

Занятие направлено на повышение двигательной активности детей, развитию диалогической речи через сказку....

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль

Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек  конспекты.Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар....