“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Шайхутдинова Юлдуз Фаритовна

 “Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль

(Уртанчылар төркеме)

Максат.

1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.

2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера белү күнекмәләрен булдыру.

3. “Серле капчык” уенын уйнау аша бәйләнешле сөйләм үстерү. 

Кулланмалар:

2 өстәлнең берсендә яшелчәләр, икенчесендә төрле салатлар. Алар салфеткалар белән капланган. “Серле капчык” эчендә яшелчәләр. Битлекләр, рәсемнәр. Слайдлы презентация.

 

Дәрес барышы.

Балалар ярымтүгәрәк ясап утырганнар.

 Тәрбияче. Балалар, әйдәгез бергәләп искә төшерик әле, хәзер елның нинди фасылы?

Балалар. Урамда хәзер көз.

Тәрбияче.  Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды,  бакчалардан яшелчәләр дә җыелды. Тыңлагыз әле. Мин сезгә көзге уңыш турында бер шигырь укып китәм.

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер,

Тик җыеп кына өлгер.

imageБалалар, хәзер монда карагыз әле. Болар нәрсәләр?

Балалар. Яшелчәләр.

Тәрбияче. Дөрес, болар – яшелчәләр. Алар бик күп (слайд 1)

Тәрбияче: Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын. Дөрес җавап бирсәгез экранда шул яшелчә чыгар. Игътибар белән тыңлагыз! (Слайдлар белән эш)

Озын, яшел — түтәлдә,

Сары, тозлы — кисмәктә. (Кыяр) (слайд 2)

 

 Җи р астында алтын казык ,

Алдык без аны казып.      (Кишер)  (слайд 3)

 

Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;

Гаҗәпләндем бераздан,

imageКояшсыз да кызарган.      (Помидор)  (слайд 4)

 

Үзе йомры — ай түгел,

Төсе сары — май түгел,

Койрыклы — тычкан түгел.    (Шалкан)   (слайд 5)

 

 Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм.     (Бәрәңге)   (слайд 6)

 

Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.     (Кәбестә)  (слайд 7)

 

Туп түгел — түгәрәк,

Күсе түгел — койрыклы.     (Чөгендер)  (слайд 8)

 

Агач, агач саен ботак,

Ботак саен оя,

Оя саен күкәй —

Сигездер дә тугыздыр.     (Борчак)   (слайд 9)

 

imageТәрбияче: Балалар яшелчәләрдән бик тәмле яшелчә ашы пешерәләр. Ә сез ашка  нинди яшелчәләр саласын беләсезме? Әйдәгез экранга карыйк әле. (Экранда кәчтрүл һәм яшелчәләр)

(Уен уйнала “Яшелчә ашы пешерәбез”)

Тәрбияче. Хәзер бергәләп биредәге яшелчәләрне карап китик әле.

Балалар. (Подностагы яшелчәләрне карыйлар, исемнәрен атыйлар): кыяр, кишер,суган, кәбестә, помидор, чөгендер, кабак.

Ә хәзер бер уен уйнап алыйк

image“Кәрзингә яшелчәләрне аерып җый”

Тәрбияче. Тагын бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

Үзе каты, түгәрәк,

Сары да, яшел дә була,

Бакчада үсә. Ул нәрсә? (Кабак) (слайд 10)

Тәрбияче. Дөрес, кабак. (Кабак күрсәтә.) Әйдәгез, бергәләп карыйк әле. Ул нинди формада, төсе нинди? Тотып карагыз, катымы, йомшакмы?

Балалар. Каты. Төсе сары, үзе түгәрәк, зур.

Тәрбияче. Яз төшерелгән рәсемгә күрсәтеп сөйли. (Слайд 11)

Яз көне көннәр җылынгач, шушы орлыкларны чәчәләр. Сабаклар, яфраклар үсеп чыккач, бераздан чәчәк ата, ә чәчәкләрдән кечкенә генә кабаклар барлыкка килә. Алар җәй буе үсәләр, ә көзгә менә шундый кабаклар үсеп җитә. Балалар, сезнең кабактан ясалган сок эчкәнегез бар, ә кабак бәлеше белән сыйланганыгыз?

Менә шушы серле капчыкта күчтәнәчләр бар. Капчыкны чишү өчен, балалар аны капшап карарга һәм эчендә ниләр барын әйтергә тиешләр.

Тәрбияче. Килегез, балалар, капчык эчендә ниләр барын карыйк әле. (балалар берәм-берәм чыгып, капшап карыйлар һәм сөйлиләр.)

1 нче бала. (Карый һәм сөйли.) Ул озынча, каты, балалар аны бик яраталар. Ул – кишер.

2 нче бала. Бу кытыршы яшелчә, аннан тәмле ис килә, үзе озынча. Ул – кыяр.

3нче бала. Ул түгәрәк, каты, койрыгы да бар. Бу – чөгендер. (Шул рәвешле балаларяшелчәләрнең исемнәрен атыйлар, ә тәрбияче берәм-берәм аларны өстәлгә чыгарып тезәтөсләрен атыйлар.)

Тәрбияче.  Балалар, сез яшелчәләрне бик яхшы беләсез икән. Хәзер инде уйнап алыйк.

Уен барышы. Түгәрәккә тезелеп басалар. Музыка уйный. Тәрбияче кәрзин күтәреп, музыка уңаена әйләнә. Кәрзиндә битлекләр. Музыка туктаганда тәрбияче кайсы бала алдында булса, шул бала битлекне алып кия һәм ул шигырь сөйли. Шул рәвешле өч шигырь сөйләнә.

4 нче бала.

Әй бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

5 нче бала.

Безнең бакча балалары

Яшелчә дә үстерә.

Бакча тубыннан да зур,

Мәсәлән, мин – кәбестә.

6 нчы бала.

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка.

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Тәрбияче. (Балаларны икенче өстәл янынына чакыра. Анда төрле-төрле салатлар, пешкән яшелчәләр.) Балалар, яшелчәләрне таныдыгызмы? Мин хәзер тикшереп карыйм. (Балаларга, күзләрен йомган хәлдә, берәм-берәм салатлар каптырып карый, балалар һәр салатны атыйлар.) Рәхмәт, балалар, сез яшелчәләр турында күп беләсез.

Тәрбияче. Балалар, без әле яшелчәләрне өйрәнүне дәвам итәрбез, ә бүгенге шөгылебезнебезне тәмамлыйбыз.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

Конспект . Зурлар төркемендә ”Яз” һәм “Күчмә кошлар” темасына ачык шөгыль.

№ 4 "Кыңгырау  балалар бакчасы тәрбиячесе "Богавеева Гюзелия Шамиловна. Интегральләштерелгән  белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү, танып-белү, физик үсеш, сәнгати - эстетик үсеш, соци...

"Татар кызы" темасына уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

В нашей многонациональной стране  детей с малых лет надо приучать уважать  людей  других национальностей, принимать их культуру, традиции.  И конечно же  знакомство с другими ...

“Нәни эколятлар” (Мәктәпкә хәзерлек төркемендә экология темасына ачык шөгыль)

Максат: Балаларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү.Табигатьне яратырга, сакларга кирәклеген төшендерү.Танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үсте...

«Безнең нәни кошчыклар» темасына ачык шөгыль конспекты (ясле төркеме)

laquo;Безнең нәни кошчыклар» темасына ачык шөгыль конспекты (ясле төркеме)...

Без табигать дуслары. Ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

Балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү;Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын, логик фикер йөртә белү күнекмәләрен, иҗади сәләтләр...