Без табигать дуслары. Ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү;

Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын, логик фикер йөртә белү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен, күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен үстерү;

Кешеләрнең табигатьне саклау буенча эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итү;

Сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_plan_achyk_dres.docx27.26 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирә белән танышу

Ачык шөгыль

(Уртанчылар төркеме)

Тема: Без табигать дуслары.

Тәрбияче: 1 кв.категорияле

Шамсутдинова Л.М.

Сентябрь, 2020

Максат:

Балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү;

Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын, логик фикер йөртә белү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен, күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен үстерү;

Кешеләрнең табигатьне саклау буенча эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итү;

Сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү;

Җиһазлар: төрле музыкалар, экологик билгеләр, коллонка

Балалар ишек төбендә түгәрәктә басып торалар.

Тәрбияче: -Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы?

-Яхшы.

-Мин бик шат.

-Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар да килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик әле.

-Исәнмесез, кунаклар!

-Исәнмесез!

-Әйе, балалар, һәммәбез өчен дә көнебезнең хәерле, якты, матур үтүен теләп, беребезнең йөрәк җылысын беребезгә биреп, бүгенге көнебезне башлап җибәрик. (Балалар түгәрәккә басалар)

Тәрбияче:Аяклар бергә, куллар аста. Тирән сулыш алабыз. Кулларны әкрен генә өскә күтәрәбез. Без нык, көчле агачлар. Таза, юан агачлар кояшка үрелә. Безнең тәнебез көч-куәт, шатлык, сәламәтлек белән тула.

Балалар :

Чыршыдай биек бул,

Нараттай төз бул,

Имәндәй таза бул!

Сау-сәламәт бул!

(Бер-берсенә карап елмаялар)

Тәрбияче: Балалар, безнең бүгенге көнебез гадәти генә булмаячак, чөнки без сезнең белән бүген урманга сәяхәткә чыгарбыз.

-Телисезме, урманда сәяхәт итәргә?

-Әйе, бик телибез.

- Балалар, ләкин урман безнең бакчадан бик еракта урнашкан. Ләкин без күңелебезне төшермик, без сезнең белән үзебезнең бакчаның урманына барырбыз. Килештекме? (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче:  балалар, хәзер әйдәгез бергәләп сәяхәтебезгә кузгалыйк. (МУЗЫКА)

Минем нәни дусларым,

Тиктормас кошчыкларым,

Ягез әле, килегез,

Тирәли тезелегез.

Әкият сөйлим сезгә,

Тезеп сүзләрен сүзгә.

Ә сез отып калыгыз,

Күңелегезгә салыгыз:

Әкият төше – алтындыр,

Аңлаганга – акылдыр.

Әкиятне ишетерсез,

Әкиятне күрерсез,

Күп нәрсәгә өйрәнесез,

Күп нәрсәләр белерсез.

Аның өчен барыбызга

Урманга бару кирәк,

Табигатьтә йөри торган

Кагыйдә белү кирәк.

Сез аларны беләсезме?

Миңа әйтеп бирәсезме?

  1. “Урман” тукталышы

Балалар, урманга көз килгән.

  • Тыңлап карагыз әле, кошлар сайрыймы?(Балаларның җаваплары)
  • Балалар, карагыз әле, безнең алдыбызда нәрсәләр тезелеп тора, боларның нәрсә аңлатканын әйтмичә без алга таба бара алмыйбыз. Нәрсәләр болар? Дөрес, балалар, билгеләр. (Һәрбер экологик билгенең нәрсә аңлатканын әйтү)

Ә менә хәзер без урманның эченәрәк үтә алабыз.

Кем әйтер микән нәрсә соң ул урман? (Балаларның җаваплары)

Дөрес, балалар, урман ул – саф һавалы, агачлар, гөмбәләр, чәчәкләр күп үсә торган һәм кыргый хайваннар, кошлар яши торган җир.

Әйдәгез, урманның саф һавасын бергәләп сулыйк әле. Борын белән һаваны сулыйбыз, авыз белән өреп чыгарабыз. (2-3 тапкыр кабатлана)

(Бер агач ботагында хат- телеграмма эленеп тора.)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, монда безгә хат калдырып киткәннәр. Әйдәгез, аны бергәләп укыйк әле. “Хөрмәтле балалар! Бу хатны сезгә урманда яшәүче аю малае яза. Кыш җитеп йокыга талганчы шушы биремнәрне эшлисе иде, ләкин мин аны эшли алмадым, сез миңа ярдәм итмәссезме икән?”

Нишлибез инде, балалар, булышабызмы? (Балаларның җаваплары)

«Нәрсә нинди була?»

-  Мин сезгә төсен, зурлыгын әйтәм, ә сез аның нәрсәгә туры килүен әйтерсез. Игътибар белән тыңлыйбыз.

Яшел  – кыяр, яфрак, буяу…

Тәмле – варенье, торт, сок…

Кечкенә – песи баласы, тычкан, малай…

Биек – өй, башня, температура…

Түгәрәк – кояш, апельсин, туп…

Пластмасс – кубик, чиләк, уенчык…

Рәхмәт, булдырдыгыз, балалар!

Безнең бакчаның урманы нинди зур, матур!!!

(Керпе кыштырдаган тавыш ишетелә)

  1. “Гөмбәлек” тукталышы

Балалар, ишетәсезме, нәрсәдер кыштырдый бугай??? (балаларның җаваплары)

Ә бу бит керпе дус икән. Кулында ниндидер язу да бар, алып укып карыйбызмы? (балаларның җаваплары)

“Балалар, минем өнемдә кечкенә генә балаларым калды, без кышка әзерләнәбез, гөмбәләр киптерәбез. Ләкин мин гөмбәнең кайсы зур, кайсы кечкенә икәнлеген танымыйм, сез миңа булышырсыз микән?” (Балаларның җаваплары)

Булдырдыгыз, балалар!

  1.  “Бөҗәкләр аланы” тукталышы

Матур итеп ял иткәннән соң, без кая килеп чыктык соң? Игътибар белән карыйк әле, кырмысканың аркасында ниндидер язу бар, укыйбызмы?

“Кадерле балалар! Сез “бөҗәкләр аланы”нда. Бу аланда нинди бөҗәкләр яшәгәнлеген шушы табышмакларга дөрес җавап биреп белерсез” Балалар беләсегез киләме? (Балаларның җаваплары)

Безли дә безли,

Бигрәк җаны түзми,

Гел тәмлене эзли. (Бал корты)

Дөрес, балалар, бал корты. Бал корты чәчәктән баллы сок жыя.

Кырда кара казаным кайный.
(Кырмыска оясы)

Кырмыскалар – алар эшче бөҗәкләр. Менә шушындый катлы-катлы йортларында яшиләр. Кыш көне йоклыйлар. Яз җитеп көннәр җылыту белән уянып чыгып, эшкә керешәләр.

Кырмыскалар – урман санитарлары. Алар гаять күп санда корткыч бөҗәкләрне юк итеп һәм туфракны йомшартып, урманга зур файда китерәләр, алар саклауга мохтаҗ икәнен аңлату.

Канаты бар, каны юк.
(Күбәләк)

Күбәләкләр күп төрле һәм матур булулары белән бер-берсеннән аерылып торалар.

Ә сезнең нинди төстәге күбәләкләрне күргәнегез бар? (Балаларның җаваплары)

Һәм сезгә бездән тагын бер бирем.

«Авазлар белән уен»

Әйтегез әле миңа черки ничек җырлый? (з-з-з-з), жук ничек җырлый (ж-ж-ж), ә җил нинди тавыш чыгара (ш-ш-ш), елан ничек ысылдый (с-с-с)

Әйдәгез мин сезне уенның тәртибе белән таныштырам. Мин сүзләр әйтәм, кайсы сүздә шушы авазларны ишетәсез, кул чабасы була.

  • Черки җыры: (З)-зебра, машина, зонтик, чәчәк, Зилә;
  • Жукның җыры: (Ж) - жираф, өй, алма, жук, жевачка;
  • Җил тавышы (Ш) - шапка, тун, конфет, чирәм, машина;
  • Елан ысылдавы (С) - су, кул, сөт, самолет, агач.

Булдырдыгыз, балалар!

  1. “Зәңгәр күл” тукталышы

(Кыр казлары, кыр үрдәкләре очкан тавыш)

Балалар,(һавага карап) мин генә ишетәмме соң, нәрсә тавышлары килә? (балаларның җаваплары) Дөрес балалар, бу җылы якка очучы кыр казлары һәм кыр үрдәкләре тавышлары. Бәлки алар күлдән очып киткәннәрдер?

Карагыз әле, балалар: каршыбызда нинди матур күл! Бу күл гади күл генә түгел, бу “Зәңгәр күл”.

Балалар, әйтегез әле миңа, суда нәрсәләр яши? (Балаларның җаваплары) Балыклар, кайсыбер кошлар өчен азык та булып торалар. Мәсәлән, челән, торна судагы балыклар белән тукланалар. Безнең якларга алар апрельның икенче яртысында кайталар. Үзләренә ояны кешеләрдән ераграк урыннарда, су буйларында, сазлыкларда коралар. Алар бары тик 2 генә йомырка салалар. Балаларын авызына тутырып алып кайткан ризык белән ашаталар. Бу кошларның томшыклары бик озын, алар судан балык тоту өчен җайланган. Судагы балык белән туклансалар да, суда йөзә алмыйлар.

Исемә төште, без бит сезнең белән “Зәңгәр күл” турында җыр беләбез. Әйдәгез әле искә төшерик.

Зәңгәр күл – бик матур күл:

Тирәсе камышлык.

Аның белән без әле

Тик быел таныштык.

Күлнең зәңгәр суларын

Чәчрәтеп уйныйбыз.

Шундый рәхәт күңелле,

Уйнап һич туймыйбыз.  

Йөзәбез колач җәеп,

Баш белән чумабыз.  

Елмая күктә кояш,

Без ярга киләбез.  

Булдырдыгыз, балалар!

Урманчы: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез.

Урманчы: Мин – табигать каравылчысы, җәнлекләрне, кошларны җәберләмиләрме, агачларны сындырмыйлармы, берәр җирдә учак янып тормыймы икәнен гел карап йөрим. Сезнең урманга, аланга, күл буйларында булганыгыз турында белдем, барысын да ишеттем һәм тизрәк сезнең янга ашыктым.

 Минем матур табигатемдә нәрсәләр күрдегез? (балаларның җаваплары)

Сез чын табигать дуслары икәнсез. Моңа мин бик шатмын. Шуның өчен мин сезне үземнең ярдәмчеләрем итеп билгелисем һәм сезгә шушы яшел тасмаларны бүләк итәсем килә. Яшел төс ул яшеллек, яшәеш, табигать төсе. Балалар, сез минем ярдәмчеләрем, табигать дуслары булырга ризамы?

Балалар: Әйе, риза.

Урманчы: Рәхмәт, дусларым, бу яшел тасмаларны кулыгызга бәйләгез. (Балаларның кулларына яшел тасмалар бәйләү).

Ә хәзер миңа китәргә вакыт. Мине сезнең балалар бакчасында да көтәләр, ләкин мин юлны белмим. Сез миңа ярдәм итәрсезме икән?

Балалар, әйдәгез, бездә табигать каравылчысы белән бергә бакчабызга кайтыйк, анда безне бит анда дусларыбыз көтә.

 Ә без исә, кунакларыбыз белән саубуллашыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...

Уртанчылар төркеменең әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль конспекты. Тема: " Математика иленә сәяхәт"

Тема.“Математика иленә сәяхәт”. Максат: балаларның танып белү һәм  логик фикерләү сәләтен үстерү.Үстерү бурычы: 1 дән 5 кә кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунек...

БЕЗ- ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ. (Уртанчылар төркеме)

Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Урманда үз- үзенне тоту кагыйдәләрен үзлэштерү. Сөйләм телен үстерү....