Конспект занятия "Йөк машинасы""
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Беренче кечкенәләр төркемендә УМК кулланып сөйләм теле үстерү шөгыле конспекты"Йөк машинасы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mashina.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

                                Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

                                  башкарма комитетының  “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

                                                        муниципаль учреждениесе

                                         «25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

            Йөк

       машинасы                                                                                                     

                                                                                         

                 

                   Шәһәребезнең беренче  кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен

                                  УМК кулланып сөйләм үстерү (коммуникация) шөгыле.

                                                                         Тәрбияче: Сөләйманова    Лилия  Наҗәт кызы

                                                                         

                                                                          Түбән  Кама.  

                                                          Тема: Йөк машинасы

     Шәһәребезнең беренче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Тәрбияче: Сөләйманова Лилия Назятовна

Дата:         

Программа эчтәлеге

    Белем бирү:

  • Балаларны уенчыкларның өлешләрен, төсен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтү.
  • Исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү.
  • Сүзлекне активлаштыру.
  • Уенчыклар белән таныштыруны дәвам итү.

Сәләтләрен үстерү:

  • Балаларның нинди? кайда? нәрсә ташый? сорауларына  төзек, гади җөмләләр белән җавап бирү осталыгын, игътибарын үстерү.

Тәрбия бурычы:

  • Шофер һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.
  • Әвәләүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: уенчык йөк машинасы, машиналар презентациясе, шакмаклар, әвәләүгә тозлы камыр.

Шөгыльнең структурасы:

1.Оештыру.

2.Төп өлеш.

- Йөк машинасың өлешләрен, төсен атау.

- Шакмакларның төсләрен атау.

-Йөк машиналарының презентациясе.

- Шофер турында  шигырь сөйләү.

- “Шофер”  көенә физкультминутка.

- Аппликациядәге йөк машинасына тәгәрмәчләр әвәләү.

3. Анализ.

                                                         Шөгыльнең барышы.

Ишек   шакыйлар.

   Тәрбияче: балалар, карыйм әле, кем ишек шакый микән?

(Малай керә,йөк машинасы тартып.)

Тәрбияче:балалар,карагыз әле безгә кунакка Данил килгән.Исәнме Данил!(Данил балалар белән исәнләшә.

   Данил:балалар,мин сезгә яңа уенчыклар алып килдем.Сез алар белән тату уйнагыз яме!

   Тәрбияче: рәхмәт Данил!Син безгә тагын кил яме!Сау бул!(Данил китә)

Балалар,карагыз әле,нәрсә алып килгән безгә Данил?

Балалар:машина(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)

  Тәрбияче: Ә машина нәрсәләр алып килгән икән ? (Шакмаклар). (Активлаштыру) Балалар, бу нинди машина соң? (Йөк машинасы).(Активлаштыру) Әйе, йөк ташый торган машина йөк машинасы дип атала. Йөк машинасы яңа шакмаклар алып килгән. Раян, шакмакларны нинди машина алып килгән? (Йөк машинасы) (Активлаштыру) Балалар, әйдәгез, машинаны карыйк әле, аның нәрсәләре бар икән? Эльвина, әйт әле: Бу нәрсә? (Кабина.).(Активлаштыру).Кабинада нәрсә бар? (Руль.) (Активлаштыру). Кабинада кем утыра? (Шофер.) (активлаштыру). Әйе, машинаны шофер йөртә.(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Кабина нинди төстә? (Сары.) (Активлаштыру). Булдырдың, Әмир! Сәмир, кил әле, машинаның кузовын күрсәт әле. Бу нәрсә? (кузов.) (Активлаштыру). Кузов нинди төстә? (Кызыл.) (Активлаштыру). Анда нәрсәләр төялгән? (Шакмаклар.) (Активлаштыру). Камилә, кил әле машинаның тәгәрмәчләрен күрсәт әле. Тәгәрмәчләр кечкенәме, зурмы? (Зур.) Әйе, йөк машинасының тәгәрмәчләре зур. Бу тәгәрмәчләр тагын нинди? (Зур, түгәрәк.) (Индивидуаль һәм күбәк кабатлаулар). Әйе, балалар, машинаның кабинасы, руле, кузовы һәм зур түгәрәк тәгәрмәчләре бар. Булдырдыгыз! Балалар, без хәзер сезнең белән йөк машинасын бушатабыз. Мин сезгә шакмакларны күрсәтәм, ә сез аларның нинди төстә икәнлеген әйтерсез. Милана, бу нинди төстәге шакмак? (Бу шакмак кызыл төстә.) (Активлаштыру). Эш шул рәвешле дәвам итә. Балалар, без нәрсә эшләдек? (Машинаны бушаттык.) (Индивидуаль һәм күбәк кабатлаулар). Балалар, ә йөк машиналары тагын нәрсәләр ташыйлар икән алар? (Ком, кар, төзелеш материаллары: кирпечләр, агачлар, бәрәңге һ.б. Азык- төлек, уенчыклар, киемнәрне ябык кузовлы йөк машиналары ташый.) (Экранда йөк машиналары карау.)

     Балалар, карагыз әле машинабыз китә. Ул нәрсә эшли? (Китә.) (Активлаштыру). Машина киткәндә кычкырта: “Би- биип, би- биип!” Машина ничек кычкырта? (Активлаштыру).Балалар, ә хәзер бер шигырь тыңлап китик әле:

          Үскәч мин дә әти кебек

          Шофер булырга уйлыйм.

          Шуңа күрә һәр көнне

          Машинам белән уйныйм.

    Ә хәзер әйдәгез без дә шоферлар булып алыйк әле. (“ Мин- шофер” җырына кулларга руль тотып      “ машинада” йөрү).

        Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер әйдәгез әле өстәл янына килик. Нәрсәләр күрәсез сез балалар? (Өстәлдә йөк машинасыннан аппликация. Аның тәгәрмәчләре юк.) (Машина, йөк машинасы.) Ә аның нәрсәләре юк соң? (Тәгәрмәчләре.) Әйе балалар, безнең машинабызның кабинасы, руле, кузовы бар, ә тәгәрмәчләре юк икән. Әйдәгез әле без үзебез ясап куйыйк тәгәрмәчләрне. Менә безнең алдыбызда пластилин бар. Ул нинди төстә? (Кара.) Карагыз әле мин хәзер бер кисәк пластилинны кулыма алам һәм түгәрәк әвәлим. Аннары учларым белән басып изәм.һәм менә нинди тәгәрмәч килеп чыкты! Тәгәрмәчкә ошаганмы балалар? Ә хәзер шушы тәгәрмәчне машинама ябыштырып куям. Икенче кисәкне дә нәкъ шулай- башта түгәрәклим, аннары учларым белән изәм (сплющиваю). Менә нинди йөк машинасы килеп чыкты, әйеме балалар. Ә хәзер балалар тәгәрмәчләрне әвәли башлаганчы бармакларыбыз белән уйнап алыйк әле. (Бармак уены). Булдырдыгыз балалар, ә хәзер әйдәгез инде машиналарыбызга тәгәрмәчләр әвәләп куйыйк.

    Булдырдыгыз балалар! (Кулларны сөртәбез).

    Без сезнең белән ниләр эшләдек соң бүген? Нинди машина белән таныштык? (Йөк машинасы). Аның нәрсәләре булды? (Кабина, руль, кузов, тәгәрмәчләр.) Балалар, сез бүген бик яхшы шөгыльләндегез. Ә менә бу йөк машинасы сезгә мандариннар төяп килгән. Алыгыз әле барыгыз да мандариннарны. Булдырдыгыз, молодцы балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект логопедического занятия учителя - логопеда Туровской С. В.Конспект занятия" Звук "У""

Тема. Звук У. Цель. Закрепить навыки четкого произношения звука .   Задачи образовательные: 1.            Познакомить детей со звуком ...

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...

Конспекты развивающих занятий в ясельной группе Развивающие занятия В ясельной группе. (Конспекты занятий) Подготовила: Савченко Алина Рустамовна

Какой детский возраст требует наибольшего внимания к себе в плане предоставляемых возможностей для ускорения психического развития ребенка, использование или неиспользование которых может иметь с...