Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Шакирова Насима Насимовна
Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичә
эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_3.docx16.33 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигырен сәхнәләштерү.

(Зурлар төркеме өчен)

Шакирова Нәсимә Нәсимовна

Тукай районы Түбән Суык-Су авылы “Ак каен” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат һәм бурычлар:

1) балаларга шигырьнең эчтәлеген аңларга булышу, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү, кайбер сүзләрнең мәгънәсен аңлату (алиһә),  кайгыртучанлык, ярдәмләшү хисләре уяту; матур әдәбиятка уңай караш тәрбияләү, бер-береңнең индивидуаль үзенчәлекләрен күрергә өйрәтү;

2) балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, игътибарын, ишетү хәтерен, йорт хайваны турында сөйләү теләген үстерү;

3) балаларда бер-берсенә карата татулык, ягымлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, йорт хайваннарына карата мәрхәмәтлелек хисләре,  уенчыкларга карата сакчыл караш булдыру.

Катнашалар:

Л а м и г а

П е с и

К ә т ү к

К у р ч а к

Ламигаларның өе. Курчагы, тәрәзәдән карый-карый, Ламиганы көтә. Песи йоклап ята.

К  у р ч а к. Нигә озак инде бу апам? Минем белән уйнарга да вакыты калмый аннары.

П е с и. (уяна)Ашыйсы да килә. (иснәнеп йөри).

Апа кая йөри икән,

Сагындым өзелепләр.

Ашыйсым килә шул бигрәк

Кая соң сөтләр, итләр?

Тычканнар курка килергә

Уңган Мыраубикәдән!

Булган тычкан, күселәрне

Тотып бетердем күптән.

К у р ч а к. Күлмәгемне тагын тегеп бетерә алмый инде.

П е с и. Синдә - күлмәк кайгысы, миндә -  тамак кайгысы. Бигрәк җилбәзәк инде үзең: сиңа – матур күлмәк, матур түфли, иннек...

К у р ч а к. Мин – матурлык алиһәсе! Миңа карап сокланалар, кызлар минем кебек матур булырга хыялланалар.

П е с и.  Алиһә, имеш. Егылып, тәгәрәп китәрсең. Мине дә яраталар, матур күлмәк кимәсәм дә, миңа да сокланалар. Мияу, ашыйсым килә. Ашарга пешер әле.

К у р ч а к. Минме? Нигә мыскыл итәсең? Без, курчаклар, уйнар, яратыр, сокланыр өчен генә яратылган.

Минем матурлыгыма

Барысы шаккаталар!

Чибәр шул мин, сылу да,

Шуңа да яраталар.

Эшләргә яратылмаган,

Минем нәфис кулларым.

Матур күлмәк, түфлиләрне

Мәңге киеп туймамын!

П е с и. (тәгәри-тәгәри көлә) Синең матурлыгыңнан ни файда? Мин, ичмасам, тычкан, күсе тотам.

К  у р ч а к. Эш белән генә тормыш бармый. Апам арып кайта, минем белән уйнагач, аның арыганнары бетә.

П е с и. Ул минем белән дә уйнарга  ярата. Мине сыйпый, иркәли.

К у р ч а к. Ә миңа күлмәкләр тегә, чәчемне матурлый.

П е с и. Мин  күлмәк кимәсәм дә  матур! Мияу! Ашарга бирегез!

Л а м и г а кайтып керә.

К у р ч а к. Апа, без сине шундый көттек. Күлмәгемне тегеп бетер инде, бәйрәм җитә бит.

П е с и. Ашыйсым килә апа,үләм хәзер. Мияу-у.

Л а м и г а. Хәзер, курчагым, хәзер, песием. Икегезне дә сагынып кайттым. Хәзер,  чәй эчеп алабыз да, күлмәк тегә башлыйбыз.

П е с и. Минем ашыйсым килә!

Ламига песигә ашарга сөт сала, бүтән ризыклар белән сыйлый. Курчагы белән чәй эчәләр.

К у р ч а к. Мин матур булгач, минем белән генә уйна инде, апа. Аннары күлмәк тегәрбез.

П е с и. Ялкау курчак ул, апа. Миңа ашарга да бирмәде. Мине генә сыйпа, минем белән генә уйна.

Л а м и г а. Әйдәгез әле, өчәү дус булыйк. Мин икегезне дә яратам, икегезне дә тигез күрәм. Сез талашу ягында гына.

К у р ч а к. Шул йонлач песи өйдәге тәртипне, тынычлыкны боза.

Песи комачаулый безгә:

Шаяра да, уйный ул!

Матурлыкны да аңламый,

Гел ашарга сорый ул.

Матур итеп тә сөйләшми,

Мырлый-мырлый йөридер.

Йоклауны да бик ярата,

Апам нигә сөядер?

П е с и. Ә син – чүпрәк-чапрак  патшабикәсе! Мияу-у-у.

Ламига, аптырап, бер курчагына, бер песиенә карый.

Л а м и г а. Мин икегезне дә тәрбиялим.(Икесен дә сыйпый). Бәйрәмгә курчагыбызга бик тәти күлмәк кирәк, бүтән курчаклар бик матур киенгән булалар, ә безнеке ямьсез булса, Мыраубикәм, икебезгә дә оят булыр. Мин күлмәк теккәндә, син миңа комачаулама, җепләремә, кәтүкләремә тимә, яме.

П е с и. Харап, харап, тәти күлмәк, имеш, мияу.

Ламига тегә. Песи кәтүккә тия башлый.

П е с и. Кәтүк, әйдә икәү уйныйк әле.

К ә т ү к. Юк, миңа уйнарга ярамый, җепләрем сүтелер, апама җепләр бик кирәк бит, күлмәк тегә бит ул.

П е с и. (кәтүкне тәгәрәтә, уйната) Уйныйк инде, кәтүккәем, минем тамагым тук, шаярасым килә бит.

К у р ч а к. Сез Ламига апама комачаулыйсыз, аңа тегәргә ирек бирмисез.

Л а м и г а. Уйнасыннар, алар уйнагач, минем кәефем генә күтәрелә.

П е с и. (пышылдап кына) И, селкенсен иде әле кәтүк, сикерер идем дә тотып алыр идем, шар ясар идем үзеннән, эх! Мияу-у...

Л а м и г а. Ишеттем, песикәем, миңа кәтүгем бик кирәк, шар ясамый гына тор әле, яме.

К у р ч а к. Ай-һай, песи ничек комачаулый апама... Ә мин нинди әйбәт, нинди акыллы!

Л а м и г а. Песи дә бик акыллы. Әйдәгез, дус яшик.

К у р ч а к. Кайгысы юк шул ул Песинең, уйнау турында гына кайгырта шул ул.

Л а м и г а. Шаяным бит ул, наяным! Уйнарга кирәк бит аңа көн буе! Түзегез инде, тегеп бетерәм дә, уйнарбыз песикәем, курчаккаем,  бергәләп, аннары бәйрәмгә барырбыз.

Ламига тегә, песи йоклап китә.

Л а м и г а. Менә, булды да, күлмәк әзер. Киеп кара әле, Курчагым.

Курчак күлмәкне киеп карый, сөенә, бии.

К у р ч а к. Рәхмәт, апам. Мин бүтән песигә бәйләнмәм. Аның дусты булырмын. Чыннан да, әнә Песиебез йоклап ята, миңа ямансу булып китте, Мырауны сагына да башладым.

П е с и. (уяна) Беттеме, матурлык алиһәләре, эшегез? Уйныйбызмы? Бәйрәмгә барабызмы?

К у р ч а к. Бетте эшебез.        

Күлмәкне тегеп бетердек,

Кәефләр күтәрелде.

Песием белән дуслаштык –

Шушы бәхет түгелме?

Апам сөенә безгә карап,

Өчәү тату яшибез.

Шаян да без, сөйкемле дә,

Матур киләчәгебез.

Уйныйлар.

Л а м и г а. Курчагымны да яратам,

Песием дә кадерле

Икесен дә назлап яшим,

Шуңа мин бик бәхетле.

Күлмәк тектем курчагыма,

Песинең тамагы тук.

Бәйрәмгә җыендык әле

Шуңа шатлыгыбыз зур.

Әйдәгез, барыбыз да Бәйрәмгә!

Чыгып китәләр.

Кулланылган әдәбият.

1. Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002. – 511б.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечение для детей: “Габдулла Тукайны искә алып”

Развлечение для детей : “Габдулла Тукайны искә алып”...

Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе.

Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру....

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган музыкаль кичэ.

Балалар бакчасында балаларны Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре һәм шигырьләре белән таныштыру. Аларга кызыксыну уяту....

Шаян песи

https://youtu.be/o0VQVSpCDTY...

“Габдулла Тукайның туган көне” бәйрәменә сценарий

ldquo;Габдулла Тукайның туган көне”бәйрәменә сценарий...

“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм әсәрләре буенча сәяхәт.”

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә, сөйләм теленнән  "Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм әсәрләре буенча сәяхәт" исемле бик кызыклы катнаш шөгель. Монда балалар "Туган тел" җыры б...